Логотип Казан Утлары
Хикәя

АВЫЛ ХИКӘЯЛӘРЕ

КАРАМА ТӨБЕ

 Урман. Читендә карт бер карама агачы үсеп утыра. Калын-калын ботаклары, учарланыш, тирә-якка таралганнар. Яфраклары куе, салмак, нинди генә эссе көн булганда да әйләнә тирәгә дым сирпеп торалар, янына килсәң рәхәт, ә төбендә аунап ятуы тагын да рәхәтерәк. Куе яфраклар арасыннан ахак тәңкәләр төсле булып зәңгәр күк күренә әллә нидә бер, куян балаларыдай куркынып-куркынып кына, ак болыт кисәкләре үтеп китәләр. Әбәт вакытларында без, әнкәләре янына җыелган балалар төсле, шушы карама агачы күләгәсенә жыелабыз. Без дигәнем уракчылар, көлтә бәйләүчеләр, көлтә ташучылар, эскерт куючы чукрак карт, аннары Москвадан әнисе белән кайтып торучы ундүрт яшьлек бер малай. Бу малай бер кеше белән дә берни, турында да сөйләшми, бер читкә килеп утыра дач олы кешеләр төсле тезләрен кочаклап уйланып кала, бу минутта аның зәңгәр күзләре йомшак моң белән тулалар, бу минутта аның исемен соравы ничектер уңайсыз ә бүтән вакытта без аның белән бөтенләй очрашмыйбыз да. Шулай итеп, без аның, ул безнең исемнәрне белмәгән көйгә йөрибез дә йөрибез. Карама агачы төбендәге талгын һава безнең барыбызны да җанландыра, талгын һавадан да бигрәк безне Миңҗамал түтинең сөтле токмачы, аның артыннан яңа бал белән эчелә, торган чәй җанландыра. Ундүрт яшьлек әлеге малайдан бүтәннәребез гөрләшергә тотынабыз, сүз теге турыда да, бу турында да була, бал белән чәй эчкәннән соң сүзне үлчәп торырга туры килми.

— Әгәр иртәгә, үләсеңне белсәм бүген мин сиңа кияүгә чыгар идем, карт шайтан, — дип, шаярып чукрак картның колак төбенә килеп кычкырып китә унҗиде яшьлек Бәдәр. Чукрак карт, берни дә ишетмәмешкә салышып, керфексез кабакларын чылт-чылт йомып утыра бирә. Аннары кинәт, яшьләрчә бер җитезлек белән сикереп тора да, Бәдәрне куып китә. Тегесе чырылдап кача, алар карама агачының күләгәсеннән чыгалар, ә карама агачының күләгәсеннән чыкканнан соң ни булса шул гафу ителә. Карт йөгерә торгач Бәдәрне тота, кысмакчы була, тик тегесе үткенерәк булып чыга, картның кул астыннан бөтерелеп ычкына да, йөгереп карама агачы төбенә әйләнеп кайта.

— Үзенә күрә карт шайтан түгел, капшанырга белә,—ди Бәдәр көлә-көлә.

— Бер үзенә бер сыерның маен, унике тавыкның күкәен ашап тора ич ул, сикермичә нишләсен. Карт дигән булып задание дә салмыйлар үзенә. Өченче берсе, арттан торып, сүзгә кушыла:

— Әнә шуңа күрә дә шул Бәдәр кияүгә чыкмакчы була аңа. Сыеры майлы, тавыгы күп, үзе чукрак. Барсы да шаркылдап көлешеп куялар, теге ундүрт яшьлек малай да авыз чите белән генә елмаеп куймыйча булдыра алмый. Ул арада кайсыларыдыр урманнан ал тутырып кап-кара шомырт алып чыгалар баш очында шомырт тәлгәшләре Фатих Хөсни очып йөри башлый. Мин монда ялгыз миңа шомырт тәлгәше белән атучы кеше юк, шулай да серне бирмим, миңа шомырт тәлгәше белән атмыйлар икән, мин үзем аларга чая сүз белән атам. Кыскасы, без шуклыкта бер-беребездән калышмыйбыз, сәгать өчтән торып кичке җидегә чаклы эшләсәк тә шуклык безнең белән янәшә йөри, безнең белән бергә ятып йоклый, иртә белән безгә ияреп тагын кырга бара. Шомырт ашап авыз эчләребез каралып беткәннән соң без, инде үзебезне тәмам түгәрәкләндек дип хис итеп, кайсыбыз кая черем итеп алырга ятабыз. Тик күзне йомарга да өлгермибез, машинист Хәйдәр белән гның янында йөрүче малай, юри безнең баш очыбызга ук килеп, урак машинасының пычагын кайрый башлыйлар. Шулай итеп, черем дигәнебез тагын концертка әйләнеп кала. Учарланып үскән карама агачы, безне кояшка пешермичә, өстебездә күләгәләп тора без Миңҗамал түти пешергән сөтле токмачны ашыйбыз, яңа бал белән баллап чәй әчебез, без шомырт тәлгәшләре, шаян сүзләр белән бәрешәбез, барсы да безнең янда һәм'безнең янда тагын, шулар белән бер рәттән, телсез кеше төсле ләм-мим сөйләшми торган зәңгәр күзле бер малай йөри. Балаларга хас булмаган уйчан күзләрен әлдән-әле бер ноктага текәп торучы бу серле малай мине нык кына кызыксындыра, мин аның белән сөйләшеп китмәкче булып я теге, я бу турыда сүз башлап карыйм мин хәзер аның исемен дә беләм инде, ни өчен, килүен дә беләм, аның әтисе Москвада хәрби заводларның берсендә эшли, әлдән-әле хат язып акча җибәреп тора, әнкәсе авырый, кыр эшенә чыга алмый икән — болары барсы да шулай. боларын мин беләм, ләкин, минемчә, бу малайда мин белми торган, берәү дә белми торган ниндидер бер яшерен моң яши төсле. Сер ачылды, ләкин мин көткән яктан түгел. Бер көкне без, әбәттән соң ял итеп утырганда, сүз иярә сүз чыгын, кошлар турында сөйләшә башладык. сөйләшә торгач җае шулай чыкты, күккә менмичә кала алмадык. Бер хатын үзенеи күршесендә утыра торган икенче бер хатынга, гаҗәп беp хәл сөйләгән төсле итеп, тавыкларының берничә көн исереп йөрүе турында әйтеп ташлады.

— Тоз ашаганнардыр, — диде тегесе. Алар очында бу сүз шуның белән бетте, икенче очта, малай-шалайлар арасында шуның белән кабынып китте. — Тоз ашатып күгәрченнәрне дә исертеп була, — дип куйды, урак машинасында ат куып йөрүче бер малай. Аның янында бүтәннәр дә бар иде, сүз күгәрченнәр турында кузгалгач теге зәңгәр күзле малай да алар янынарак шуышып утырмыйча булдыра алмады. Шуышты, тик ул сүзгә кушылмады. Малайлар шаулаша-шаулаша кошлар турында бәхәсләшә башладылар. Барсы дз азмы-күпме белә, барсы да күпне белгән төсле булып күренергә тырыша. Мин шунда бер читтә торып теге малайның күзләренә карап утырам, аның зәңгәр күзләре элек әллә нинди: томан пәрдәсе белән капланган төсле булдылар, аннары кинәт ачылып ялкынланып яна башладылар, ул малай шунда кинәт телгә килде, безнең барыбызны да гаҗәпләндереп, күгәрченнәр турында ашыгып-ашыгып сөйләп китте. Без тынып калдык. Чөнки безнең өчен шуннан да әйбәтрәге юк иде, чөнки монда белгеч кеше сөйли иде.

...Ул безне Москвада, кошлар базарында әйләндереп йөретте, ул безгә җырлый торган һәм җырын оныткан кинарейкалар турында сөйләде, ул Митсыр күгәрченнәренә тукталып, аларның мондый күгәрченнәрдән ни белән аерылганлыкларын һәм Мисыр күгәрченнәре дип мондый күгәрченнәрне сатып авызлары пешмәгән кешеләрнең авызларын пешерергә мөмкин булганлыкны сөйләде.

— Кругом машиналар тулы булгач, сезнең ул Мәскәвегездә күгәрченнәр кай төштә торалар соң? — дип дуамал гына итеп сорап куйды бер авып малае. Бу малайның мавыгудан авызы ачылып калган иде, икенче бер малай җирдән бер чеметем туфрак алып, искәртмәстән генә аның ачык авызына туфрак салды. Теге малай тончыгып пырхылдарга тотынды, бүтәннәр аннан шаркылдап көлә башладылар. Бераздан Москва малае тагын элеп алды:

— Хәйләң булмаса кошлар базарына барма да инде син. Синең акчаңны алалар, үзеңне җүләргә санап, кесәңә кош тизәге тутырып җибәрәләр.: Авызына туфрак эләккән малай тонычыгып туктаган иде инде, берни дә булмаган төсле, яңадан шулай элеккечә якты чырай белән:

— Сатып җибәргән күгәрченнәр ияләренә кире әйләнеп кайта икән дип сөйлиләр, шулаймы? дип сорап куйды.

 — Аңарга гына хәйләсе табыла аның, Мин үзем күгәрченнәрне базардан алып кайта идем дә, авызларын каерып, авызлары эченә берәр бал кашыгы аракы тамыза идем. Шуның белән изериләр дә төшәләр, ә шулай итмәсәң... оча да китә шулай итмәсәң. Парына илле сумың очты дигән сүз һәм кинәт тукталып калдә. Москва малае. Аның зәңгәр күзләре тагын томан пәрдәсе белән капланган кебек булдылар, аннан соңгысын ул безгә күрсәтмәде, урыныннан сикреп торды да, йөзен куллары белән каплап, йөгереп урман эченә кереп китте. Мин урман эчләтеп ул зәңгәр күзле малайны эзләп йөрдем. Таптым. Ул куе агачлар арасында кысылыш калган дип әйтерлек, бите белән карт юкәгә сөялеп, сулыгып-сулыгып елап тора иде. Башта миңа ни дип тә җавап бирмәде ул, соңыннан мин аның сулыгу аралаш әйткән өзек-өзек сүзләрен ишетеп калдым:

— Сигез пар иде минем... Шуларның тугызы ак, акларның өчесе кара борынлы иде. Бер көнне шулай һава тревогасы булды. Иртә белән торыш чыксам минем голубятнигымньпң көле күккә очкан. Канлы кавырыйлар гына яталар. Барсы да шул ләгънәт төшкән немчура эше:

Ә тегеннән карама агачы төбеннән, Бәдәрнең шук тавышы чырылдап ишетелә:

— Мин синең үзеңә түгел, тавыкларыңа гашыйк, карт шайтан. Тавыкларың күкәйне бик күп сала дип әйтәләр. Ул тагын теге чукрак картны үчекли башлаган иде булса кирәк. Олы кешеләр йокыларыннан торалар да, кайсыкая эшкә китәләр, атлар да эшкә китә, авылда әбиләр кала, мәчеләр кала, тавык чебешләре кала, аннары тагын әнисе белән Москвадан кайтып әбисе янында торучы Рафаэль кала. Аңа әйтәләр, балалар бакчасына бар, диләр -  бармый. Андагылар Рафаэльдән кечерәк. Аңа әйтәләр, әнә мәктәп балаларына ияреп кырга чүп утарга бар, диләр — бармый. Андагылар Рафаэльдән зуррак. Шулай итеп, берсеннән зур, икенчеләреннән кечкенә булып, Рафаэль әбисе янында кала, көннең көн буе шунда, кояш астында тәгәрәп уздыра. Ә көн шундый озын, Нигъмәш көтүченең чыбыркысы да бу чаклы озын түгелдер. Бер көнне, урамда чавып йөри торгач тәмам арып, бүрәнә арасына кысылып йоклап калды ул. Әбисе аны эзләп ары чапты, бире йөгерде. Күршеләреннән сораштырды, су буена төште, табып кайткан кешегә ике күкәй бирергә вәгъдә итеп, төрле якка малайлар йөгертте. Малайлар кайсы-кая таралыштылар, шуны гына көтеп торган төсле, Рафаэль йокысыннан уянып өйгә үзе кайтып керде. Ике күкәй кемгә? Рафаэльгә. Шулай да, барыбер көн коточкыч озын монда. Иртәдән кичкә чаклы әбисе янында чуалып йөри торгач Рафаэльгә әбисенең борын кимерчәге янындагы бер миңе ике булып күренә башлый. Миңе икәү, ә күкәйне берне генә бирә, кайбер көннәрдә берсе дә эләкми. Алай да болай, «мин сиңа баздан бик тәмле итеп катык алып чыгып бирермен» имеш. Әллә тагын бүрәнә арасына качып йоклап калырга инде. Зур гына авылда кечкенә генә башына урын таба алмыйча, әбисенең үчекләп йөргәндә, Рафаэльгә кинәт көн җитми башлады. Кич була, кырдан әнисе кайта, әбисе аш өлгертә, карыйлар, Рафаэль юк. Кычкыралар, җавап юк. Эзлиләр, эзе калмаган. Аннары, күкәй кабыгыннан ярылып чыккан чебеш төсле, әллә кайдан гына килеп чыга тагын үзе. Бер көн шулай, ике көн шулай, ун көн шулай. Әнисе борчыла башлый, әбисе ут күздән коты чыга. «Әллә кайда шырпы белән уйнап йөрмәгәе». Ләкин юкка гына. Шыплы белән уйнап йорми Рафаэль. Уйнарга вакыт та тими аңа, сугыш вакытында уйнап йөрергә тиле түгел лә ул. Абыйсы сугышта йөри, әтисе заводта самолетлар ясый, әнисе колхозга булыша, ә Рафаэль, менә унбиш көн инде, чыбыркы ишә. Киндерәме, юкә затымы, кылмы — барсы да чыбыркыга. Ә чыбыркы үзе нигә? Ансы сер. Ансын Рафаэль үзе генә белә. Бүрәнә араларында йоклап ятулар бетте хәзер, әбисенең мине дә берәү генә калды, көн кыска, ә чыбыркы озын... озын булачак чыбыркы, әнисе кызыксына, белмәкче булалар, ансат кына сер, алмакчылар. Көн артыннан көн үтә, Рафаэльнең чыбыркысы үскәннән-үсә бара, бер көнне ул аны бригада амбары янына алып барып, дегет чиләгенә манып та кайтты. Чыбыркы хәзер, озын кара елан төсле, җирдә сузылып ята, башында ак кылы бар, болгабрак шартлатсаң тавышы чыелдап әллә кайларга китә... Көндез эш, көндез уйланырга вакыт юк, кич белән, бөтен кеше йоклап авыл тынып калгач, одеалын башыннан үк бөркәнеп, гаҗәеп-гаҗәеп уйларга тала Рафаэль һәм аның бу уйлары төш белән ялганып китәләр.

 ...Менә ул Москвага, әтисе янына кайткан. Аның янына ишек алларындагы, күрше ишек алларындагы бөтен малайлар җыелып килгәннәр. Алар, төрлесе төрле яңалык күрсәтешеп, мактанышлар. Берсендә кесә фонаре, икенчесендә төнлә белән яктырып күренә торган компас, өченчесендә өч аерылы пәке, дүртенчесен чи немец пистолеты, ләкин шартламый торганы.

— Алай булса миндә шартлый торганы бар аның, — ди Рафаэль, йөгереп өйгә кереп китә, чыбыркысын алып чыга, ишек алды уртасына туктап болгый-болгый шартлатып җибәрә. Үз чыбыркысының тавышыннан үзе сискәнеп уянып киткәндәй була ул, күзләрен ача, ни арада төн узган, ни арада кояш ныгып килә;

Беренче тапкыр күрә Рафаэль: кояш тәбәнәк, тау башына менсәң аны кул белән тотып булырлык, бәйләнеп куелган төсле. Чынлап та, бәйләнеп куелган икән шул, кояш түгел, бозау; Ахырсы аны төнлә белән әнкәсен имеп бетермәсен дип шулай бәйләп куйган булганнардыр. Ә бозау тик ятмаган, үзе бәен үзе чәйни яткан. Ә бик бәе ни дисез? Рафаэльнең чыбыркысы; Төштән соң беребез авырып өенә кайтып китте. Салам кагучы кызларның берсен алып, авырып китүче иптәш урынына салам өяргә куеп карасак та, барып чыкмады, кагылмаган салам орлык катыш кибәк белән кушылып машинаның артына тыгыла башлагач, кызны яңадан элекке урынына кайтарырга туры килде. Шуның өстенә Ниса үзе дә серне бирергә бик үк теләмәде.

Көчем җиткәнчә үзем дә өярмен мин, машинадан кешене алмагыз, диде ул, ике кеше урынына бер ялгызы калып, егермеләп кеше, бер молотилка аша үтә торган саламны үзе генә өеп барырга өстенә алды. Бу аның яхшы күңеллелеге иде, тик катлаулы машинадан чыккан саламны коры яхшы күңел белән генә өеп бетереп булмый, моның өчен яхшы күңелдән башка тагын берничә пар көчле беләк тә кирәк иде. Бүтән вакытта булса бу эшне ир кеше башкара торган иде югыйсә, ирнең дә уртачасы түгел, яхшысы, сынар ир генә түгел, ике ир, ике яхшы ир. Ә хәзер, сугыш вакытында, яхшы ирләрнең урыннары башка җирдә булганлыктан, чандыр гына Ниса менә берүзе. Башта ул, сәгать, сәгать ярым чамасы өлгереп тә барды, сонга таба салам күбәйде, көч азайды. Шунсы гаҗәп: молотилканы хәрәкәткә китерә торган трактор ник кенә бер туктап карасын. Ә бит башка вакытта, минут саен булмаса да, ун минутка бер туктап, «тешен казып» ала торган иде. Шул арадан файдаланып кешеләр азрак сулыш алып кала торганнар иде. Тракторист Хәнәфи—«Кара карчыга»—тузан арасыннан тешләрен ялтыратып көлеп тора: Аннары Ниса ягына карап чәнечкеле тавыш белән кычкыра:

 — Кемгә буксир кирәк, әйтегез, яшермәгез? Машинага көлтә бирүче Садыйк абзый күзләрен тузаннан саклау өчен кигән шакмаклы күзлек астыннан Хәнәфинең кыланышларын ошатмыйча карап ала, шулай ук өелмәгән салам арасында күмелеп калган Нисаны да күрә ул. Кыз тәмам янган, тирләп күлмәге тәненә ябышкан, яшь кенә күкрәкләре тертәеп аерым-ачык булып беленеп тора, бит алмалары пешкән— кояшы да, яшьлеге дә шунда бергә. Трактор бер туктаусыз гөрли, шкиф су төсле агып тора, көлтә кулдан-кулга күчә дә, аннары машинаның үткен тешләре арасына кысылып шунда тетелә, кайсысыдыр машина көенә такмаклап: «Эшлик әле шушылай, тормыш булсын бал да май!» дип кычкырып җибәрә. Нисаның кулындагы сәнәктә кояшның кичке нурлары чагылып китәләр, Садыйк абзый күзләрен күзлеге астына яшерә: «йөгереп җитәр җир түгел, мин кочасы бил түгел,— нием калган соң минем Минсафа кызында?»

Ул арада колак төбендә тагын теге «Кара карчыга» тавышы, бу юлы инде ул көйгә салып кычкыра:

— Нәрсә булган Нисага, тиргә чумган бичара?

 Ниса берни дә дәшми—дәшсә дә тракторның рәхимсез гүләве астында барыбер ишетелмәс иде. Садыйк абзый күзләрен шакмаклы күзлек астына яшереп озак чыдап тора алмый, кемгә ачуы килгәнен үзе дә рәтләп төшенмәстән, үзенә көлтә биреп торучы хатынга «җайлабрак бирергә булмыймы сиңа?» дип кычкырып җибәрә: Хатыннар гаҗәпләнеп аңа бердәм күтәрелеп карап куялар мокый Садыйкмы соң бу? Тракторист Хәнәфи суктырып әйтүләр белән генә алдыра алмагач, шәһәрне маңгайдан бәреп алырга уйлый. Тракторы бер җай белән эшләп торган арада, кулына сәнәк тотьш, Нисаның янына килә, аңа булышмакчы була: Молотилкада Садыйк абзый тавышы (ул үзенә көлтә бирүче хатыннарга ачуланып кычкыра):

— Менә барысы да сезнең эшегез бу: көлтәне көлтә төсле итеп бәйләргә кулыгызны кызганасыз да, аннары монда азаплан. Көлтәгезне муеныгызга тагып җибәрәсе бар.

Салам өеме янында тракторист Хәнәфи басып тора кулында сәнәк, телендә шома сүз:

— Мин сиңа ничә кеше артыннан ничәмә тапкыр әйттердем инде, Ниса, нигә ул чаклы борыныңны күтәргән буласьпң?

Ниса ана яны белән борыла—кызарып пешкән бит түгел, шулай ук тертәеп торган күкрәкләр дә түгел, колак йомшагы Хәнәфигә. Шулай да Хәнәфи әрсезлек күрсәтә, китми, салам өяргә булышкан булып сөйләнә дә сөйләнә: — Әгәр яхшылык белән чыкмасаң, мин сине төнлә тышка чыккан жиреңнән тракторга эләктереп, тарттырып алып китәрмен, беләсеңме шуны?

Ниса кулындагы сәнәге белән каерып салам ала да, үзе шул саламның артында посып кала бу юлы инде Хәнәфигә колак йомшагы да юк.

— Минем көтә торган кешем бар, Хәнәфи абый, зинһар өчен башымны катырма минем.

Ниса дим! Соңгы эндәшүенә каршы Нисадан нә яхшысын, нә яманын бернинди дә җавап ала алмагач, Хәнәфи кулындагы сәнәген атып бәрә дә, бөтен кешеләргә ишетелерлек итеп сүгенә-сүгенә үзенең тракторы янына таба атлый:

— Борын асларын җыя белмәгән бала-чаганы кушкач әдәм рәтле эш чыгамы соң! Дөньяны салам баскан монда, йөрер урын да юк. Молотилка янындагы Садыйк абзый күзлек астыннан гына хәйләкәр көлемсери, якындагы; хатын-кызларга шаярып сүз ташлый:

— Алла кул аякларыгызга саулык бирсен сезнең, тутый кошларым. Сез исән-сау булганда эшнең сыртына атланып йөрергә була. Ә трактор янында тракторист Хәнәфи» тракторның кай җирендер ошатмый, аны дөньядагы белән сүгә, кай җирендер бора, трактор тагын да шәбрәк тырылдый башлый, шкнф тагың да тыгызрак агарга тотына, молотилка тагын да тйбешрак эшли башлый, Ниса янында өелмәгән салам тагын да күбәя. Чандыр кыз, Ниса, өелмәгән салам уртасында бер үзе басып кала, аның түгәрәк муеныннан тир тамчылары тә-гәри, аның бит алмалары яна, кинәт күңеле тула аның, елыйсы килеп китә. Тракторист Хәнәфи салам арасында бер ялгызы күмелеп калган Нисаны күреп тавышсыз гына көлә, аның тешләре ялтырап күренәләр, һәм ул тагын көйләргә тотына:

— Нәрсә булган Нисага, тиргә чумган бичара?

Ләкин Ниса аны тәкәббер рәвештә җавапсыз калдыра. Озак та үтми, үзен икенче кеше алмаштырганнан соң, Садыйк абзый кулына сәнәк алып, Нисаның янына килә дә, аңа булыша башлый. Берсеннән-берсе калышмыйча, алар ашыгып-ашыгып өяргә тотыналар. Арада бер җайлы минутны табып, Садыйк абзый Нисага сер итеп кенә әйтә:

— Кичә минем малайдан, Заһиттан хат килде әле. Каты сугышлар булды, дошманны бик шәпләп турадык, шунда күрсәткән егетлегем өчен минем дәрәҗәмне күтәрделәрб — старший сержант мин хәзер, дигән.

Садыйк абзыйның бу сүзләренә җавап итеп Ниса нәрсә әйтергә дә белмичә оялып җиргә карап тора — бу сүзсезлек, оялып җиргә карап тору үзе генә дә бик күпне сөйли түгелме соң белгән кешегә. Садыйк абзый, хәйләкәр көлемсерәп, аның иягеннән тотып ала, йөзен күтәрә, күзләренә карый:

 — Кызарма, куян баласы. Мин карт булсам да барсын да белеп йөрим. Яшь вакытта була торган хәл ул. Пәйгамбәрләрдән калган. Минем Заһитым ул, исән-сау кайтса, сер сыната торган егет түгел, менә дигән итеп туй итәрбез. Кинәт керфекләре авыраеп киткән күк була Нисаның, һәм ул, ни дә булса булмагае, дип тизрәк сәнәгенә ябыша.