Логотип Казан Утлары
Хикәя

АПЕЛЬСИН САТУЧЫ

Гайнеттин абзыйның, эшләре көннән-көн уңышлы бара. Шуңа күрә дә бит ул, көчле, дәртле итеп, сузып-сузып кычкыра:

 —Ә-әәә-флисун, лимууун!..

— Ә-әә-флисун, лимууун... Ихма!..

Гайнеттин абзый таң алдыннан ук уянып, порт эшчеләре бистәсенә юнәлә (үзе ул, төрмәдән чыккан көннән башлап, кытай фанзасында куна). Бистәдә апельсиннар да, лимоннар да хәзерләнеп куелган була. Апельсиннар һәрвакыт күп, тик лимоннар гына җитешми калгалыйлар. Лимоннар җитешмәгән көннәрдә Гайнеттин абзыйның эче поша, моңлана, кайгыга бирелә. Соңгы көннәрдә лимоннар күбәйде зур карзинга төяп, алып китәргә генә өлгер.

Апельсин, лимоннарны зур корзинга ашыгыч төягәндә, хуҗа белән аз гына сөйләнгәләп алалар:

— Файда каламы?

— Азрак бар. Гайнеттин абзый файда өчен тырыша да. Ул, файда ничек тә күбрәк төшсен өчен, ашау-эчүләрен онытып, тиешле урамнарны таңнан алып, караңгыга хәтле әйләнеп чыгарга өлгерә.

— Ә-әәә-флисун, лимуун. Ихма!.. Урамнарда очраганга кайберәүләр, Гайнеттин абзыйны туктатып, бер апельсин алыр өчен бер сәгать сатулашудан да тартынмыйлар. Гайнеттин абзый, ачуыннан апельсинны бушлай биреп котылырга риза булл.

Ләкин ярамын: алучыга ошарга кирәк.

Шунда, дәшми генә карап кузгалган Гайнеттин абзыйны яңадан туктата:

— Әй, купеза, твоя лимона есә?

Гайнеттин абзый, кадерле вакытның юк-барга тотылуыннан ачуланып, тагын ашыга:

—Твоя мая лимона не продавайло!..

Көннәрнең берендә, үзәк урамнарны үткәндә, соңгы мода белән киенгән спекулянт Жамалеттин әфәнде очрады. Жамалеттин әфәнде, бөкере кешедән җирәнсә дә, аны туктатырга булды, — Гыйлминур абыстай белән Нәфисә туташлар лимонлы чәйне сагыналар. Алар алдына берничә лимон алып килеп салсаң, Җамалеттин әфәнде өчен ни кадәр бәхет булачак. Зур корзинны башына куеп, як-ягына карангалап. кычкырып барган Гайнеттин абзыйны бармагы белән генә янына чакырып алды: Гайнеттин абзый, авыр корзины җиргә куйды да, чиста һәм матур киемле кешегә зур шик белән карап:

— Ни боерасыз, әфәндем?—диде.

— Лимоннарыңны күрсәт.

—Лимоннарым юк, әфәндем.

— Алай булгач, пычагыма лимон дип кычкырасыңмы?

— Икесен дә кычкырсаң, матуррак чыга ул, әфәндем.

— Как-так матуррак чыга?

— Так... кычкырырга өйрәнелгән: кәсебем шул, әфәндем. Кайчак аның әфлисуны бетеп китеп, лимоны гына торган ефәк киемле бай гына кытайлы апельсинын сатып, урыннан кала, әфлисунын да кычкырасың. Җамалеттин әфәнде, урыныннан кузгалган Гайнеттин абзыйны яңадан туктатып:

 — Лимоның булганда менә шушы адрес белән китерерсең,—дип, кәгазь кисәген сузды. Гайнеттин абзый, укый белгән кешесыман, кәгазьгә карап алды:

— Була ул, әфәндем бик була...

— Ә-әәфлисун, лимон. Ихмаһ. Гайтеттин абзый шәһәр читенә җиткәч, аны ике кеше туктатып, карангалап алдылар да, акрын гына:

— Кайнар лимоннарыңны бир?

— Кайнар канфитларың бармы? — диештеләр. Гайнеттин абзый, шатланып: — Бар, бар, кызыл алмакайларым, бар. Бу юлы аларның икесе дә бар,— дип, корзинының апельсиннар астындагы икенче, яшерен төбеннән лимоннарга ошаган унлап бомбаны һәм патроннар белән тулы бер пулемет тасмасын чыгарды. Каннар «лимон» һәм кайнар «конфетларны сагынып килгән порт эшчеләре, аларны тиз генә куеннарына яшереп, сопкаларга — партизаннарга таба юл тоттылар. Корзин җиңеләеп калды. Кайнар лимон, кайнар конфетларны салкынча, тәмле, хуш исле апельсиннар астына төяп, шәһәрнең икенче, өченче читләренә дә ашыгырга кирәк.

— Ә-әә-флисун, лимуун...

— Ә-ә-ә-флисун, лимон... Ихма!..