Логотип Казан Утлары
Публицистика

В. И. ЛЕНИННЫҢ НЕМЕЦЛАР ПЕТРОГРАДКА ҺӨҖҮМ ИТКӘН ВАКЫТТА ЯЗГАН ПАТРИОТИК ӨНДӘМӘСЕ

I

1918 елның 21 февралендә, төнлә, Совнаркомның Эшләр Управлениесенә Псковтан: немецлар һөҗүмгә күчеп; Псковны алдылар һәм Дно станциясенә киләләр дигән телеграмма алынды. Немецлар нәкъ шул вакытта безнең белән солььхка кул куярга тиешләр иде. Безнең делегациябез шуның өчен Режицадан Двинскига барырга юлга чыккан һәм без солых төзелү турында алардан телеграмма көтә идек. Менә шул чакта бөтенләй бүтән телеграмма —немецларның вакытлыча төзелгән килешүне бозып, һөҗүмгә күчүләре турында хәбәр килде. һәрвакыттагы кебек бу юлы да без немецларның түбән җанлы алдакчылар икәнлеген күрдек. Без немецларның һөҗүм итүләре турында хәзер үк Петроград эшчеләренә хәбәр итәргә булдык. Тышта карангы, әче суык һәм буранлы төн иде. Петроград советының пленум утырышымда булган әниче депутатлары автомобильләргә утырып заводларга киттеләр һәм тиздән завод гудоклары эшчеләрне коралланырга чакырып гүләргә тотындылар. Бардык җирдә дә, төн караңгылыгын ярып, гудоклар гүли иде. «Бер сәгать тә үтмәде, Смольный дворецына эшчеләрнең коралланган беренче отрядлары» килә башладылар. Шәһәр уянды. Барлык тәрәзәләрдә дә утлар җемелдәргә тотынды. Шәһәр сагайды. Немецларның басып керүләре куркынычы тууын белеп, шәһәр халкьп Смольныйга агыла һәм доброволец булыш языла башлады. Төне буе шәһәрнең төрле якларыннан кораллы эшче отрядлар килә торды: хәрби частьлар да килде.Октябрь революциясе үзәге, эшче крестьян хөкүмәте урнашкан, Владимир Ильич яши торган Смольный дворецы тиздән бөтен бер сугыш лагеры төсен алды.

II

 Таң атты. Владимир Ильич үзенең кабинетына үтте. Ул тәрәзәдән Смольный тирәсендә барган бар хәлне дә күрә иде. Ильич борчылыш звонок шалтырату белән үк, мин аның янына керергә ашыктым һәм төнлә булган вакыйгалар турында бик тулы итеп сөйләп бирдем. Владимир Ильич без күргән чараларны бик яхшы дип тапты, ул:

— Дөрес төшенелгән патриотизм революция өчен һәрвакытта да файдалы ул, диде; И. В. Сталин килде, ул немецларның бу кабахәт хыянәтләренә бик ачуланган иде. Я М. Свердлов, ә аның артыннан бөтенләй атылып диярлек ялкынлы Ф. Э. Дзержинский килеп керде. Бөтен кеше до пышылдашып үзара сөйләшәләр, ә Владимир Ильич өстәл артыш утырган да нәрсәдер яза иде. Егерме минут та үтмәде, Владимир В. И. Ленинның патриотик өндәмәсе Ильич урпыннан торды һәм, безнең барыбызга да карап, кычкырып бик әсәрле итеп укый башлады:

«Социалистик ватан куркыныч астыңда! Арыган, таланган илне яна сугыш сынауларын нан коткару өчен, без иң зур корбаннарга бардык һәм немецларга, алар тәкъдим иткән шартларга күнеп, солых төзергә риза булганлыгыбызны белдердек. Безнең парламентерларыбыз 20 февральдә Режицадан Двинскига юлга чыктылар һәм әле һаман да алардан җавап юк. Немецлар хөкүмәте, күрәсең, җавапны юри тотып тора. Ул солыхны ачыктан ачык теләми. Герман милитаризмы, барлык илләр капиталистларының йомышларын үтәп, рус һәм украин эшчеләре белән крестьяннарын буарга, җирне — алпавытларга, фабрикалар белән заводларны банкирларга, властьны — монархия кулына кайтарып бирергә тели. Герман генераллары Петроградта һәм Киевта үз тәртипләрен урнаштырырга телиләр. Советларның социалистик республикасы иң зур куркыныч астында тора. Германия пролетариаты күтәрелеп чыкканга һәм җиңгәнгә кадәр, Россиянең эшчеләре һәм крестьяннары Советлар Республикасын буржуаз империалистик Германия өерләреннән үз-үзләрен аямыйча сакларга тиешләр. Бу аларның изге бурычы. Халык Комиссарлары Советы карар бирә:

1. Илнең барлык көчләре һәм средстволары революцион оборона эшенә тапшырыла.

2. Барлык советлар һәм революцион оешмалар һәрбер позицияне актыккы тамчы канга кадәр сакларга тиешләр.

3.Тимер юл оеГнмалары һәм алар белән бәйле булган советлар юл аппаратларыннан файдалануда дошманга бөтен көчләре белән каршылык күрсәтергә; чигенгән вакытта юлларны җимерергә, тимер юл биналарын шартлатырга һәм янды. Бөтен хәрәкәт составын — вагоннарны һәм паровозларны— хәзер үк көнчыгышка — илнең эченә җибәрергә тиешләр.

4. Дошман кулына төшү куркынычы булган бөтен икмәк һәм азык запаслары, шулай ук кыйммәтле барлык милекләр һичшиксез юк ителергә тиеш.

5. Петроград, Киев һәм фронт сызыгы буендагы барлык шәһәрләр, местечколар, авыллар һәм салаларның эшчеләре һәм крестьяннары хәрби белгечләр кул астында окоплар казу өчен батальоннар мобилизовать итәргә тиешләр.

 6. Дошман агентлары, спекулянтлар, талаучылар, хулиганнар, контрреволюцион агитаторлар, герман шпионнары җинаятьләре урынында ук атып үтереләләр. Социалистик ватан куркыныч астында! Яшәсен социалистик ватан!

 21 февраль: Петроград. Халык Комиссарлары Советы».

III

Бу өндәмә хәзер үк унар меңнәрчә данә басылып, бөтен җиргә таратылды. Владимир Ильичның бөек патриотизм белән сугарылган бу самими өндәмәсе совет патриотларының кайнар йөрәкләренә барып җитте. Фронтка китәргә доброволец булып язылу өчен Смольныйга бөтен яктан халык агылырга тотынды. Монда укытучылар да, врачлар да, эшчеләр дә, крестьяннар да, интеллигенция дә, карт хәрби кешеләр дә, отставкада булган солдатлар белән мотрослар да, руслар да, рус булмаган милләт кешеләре дә, хәтта чит ил кешеләре дә бар иде алар барсы да кабахәт хыянәт юлына баскан оятсыз немецларга отпор бирергә теләп яналар иде. Алар барсы да Владимир Ильичның чакыруына җыелганнар иде. Сөекле юлбашчының бу өндәмәсе бөек мөгъҗизалар эшләде. Смольныйга таба байракларын җилфердәтеп, оркестр белән, сугыш маршы астында төз басып бер Вл. Бонч-Бруевич дивизия килә. Ул, хөкүмәтнең кушуы буенча, фронттан кайткан һәм хәзер оешкан тәртиптә барлык хәрби милкен— коралын, байракларын, архивын, кассасын һәм башка әйберләрен — Смольныйга тапшырырга да, бөтен составын өйләренә кайтарып җибәрергә тиеш иде. Гаскәр соңгы маршында соклангыч рәвештә матур һәм төз атлап килә иде. Петроград халкы төз сафларда һәм нык атлап килгән бу хәрби частьны күргәч алкышлап кул чабарга кереште. Шул чакта каршыдан автомобиль килеп чыкты. Автомобиль туктады. Автомобильдән сикереп төшкән һәм кулына өндәмәләр пачкасы тоткан яшь кенә эшче дивизиянең командирлары һәм комиссарлары булган алгы башына йөгереп барды.

— Ленинның өндәмәсе! — дип кычкыра иде ул.

—Немецлар Петроградка һөҗүм итәләр! Ул шулай дип кычкыра һәм өндәмәләрне унга һәм сулга өләшә иде. Дивизиянең комиссары атлап барган көенчә өндәмәне тиз генә карап чыкты да, командирга нәрсәдер әйтте һәм кинәт бөтен дивизия буенча команда бирелде, һаман да төз һәм нык атлап алга барган шеренгаларга таба борылган командир буйсындыра торган яңгыравык тавыш белән:

— Дивизия, тукта! — дип кычкырды. Команда артыннан команда тиз- тиз генә сафларын үзгәртеп, урам чатында каре оештырдылар. Дивизия, мылтыкларын җилкәдән төшереп, смирно басып тора иде. «Смирно!» дигән команда яңгырады, һәм бөтен мәйданга дивизия комиссарының:

— «Социалистик ватан куркыныч астында!» —дигән тавышы яңгырады. Бар кеше дә сагаеп тындылар. Мәйданны тынлык басты. Урамнан үтә торган халык катын калгандай тукталды. Хәрби комиссар Владимир Ильичның тирән рухлы өндәмәсен әсәрләнеп, кычкырып укый иде. Менә ул укып бетерде. Тулы тынлыкта бик озак булып тоелган бер минут үтте. Кинәт комиссар каты тавыш белән:

— Ягез, иптәшләр, Смольныйга барабызмы?—дип сорады. Меңнәрчә авыздан:

— Фронтка, дигән көчле аваз чыкты. Бу аваз дәһшәтле дә, көчле дә һәм тетрәткеч дә иде. Яңадан команда артыннан команда кабатланды. Дивизия яңадан сугыш маршы тәртибенә тезелде, һәм шунда ук, команда белән, кирегә борылды. Оркестр уйнарга тотынды. Дивизия, байракларын җилфердәтеп, элеккечә үк төз һәм нык атлап фронтка, окопларга, басып килә торган дошманга каршы, явыз немецларга каршы аяусыз сугышка кузгалды. Дивизиянең командиры, ике комиссары һәм офицерлардан бер кеше, автомобильгә утырып, Смольныйга килделәр. Алар штабка кереп, Владимир Ильич каршында: Халык Комиссарлары Советының приказы үтәлде, өенә кайта торган дивизия, барлык сугышчыларның теләге белән, киредән фронтка барырга чыкты, дип рапорт бирделәр. Владимир Ильич хәрби депутациянең кулларын бик нык кысып чыкты. Ул империалистик сугыш вакытында безнең илебезнең җирләренә басып кергән явыз дошманга каршы барган каты сугышларда чыныккан, йөзләрен окоп җилләре кискән бу намуслы һәм батыр кешеләрнең рухланган битләренә шатланып карый иде. Хәзер үк, телефон белән, Варшава вокзалына шалтыратылып, бу данлыклы дивизия өчен эшелоннар булдырырга кушылды. Штаб задание бирде. Дивизиянең депутатлары хәрби тәртип буенча честь биреп патриотик өндәмәсе, үзләренең дивизияләрен куып җитәргә чыгып киттеләр. Дивизия шул сәгатьтә үк вагоннарга төялеп фронтка китте. Ул анда, килеп җиткән бүтән частьлар белән бергә, немецларга бик каты һәм җимергеч удар биреп, аларны Дно станциясеннән чигенергә мәҗбүр итте. Дивизия немецларның үкчәләренә басып куып барды. Немецлар Псковтан китәргә һәм солых төзү шартларына шунда ук күнәргә мәҗбүр булдылар. Бу «яшен тизлегендә» удар ясап, Петроградны алырга теләгән немецларны кызыл гаскәрнең беренче җиңүе булды. Мактанчык немецларның «яшен» удары, яшь Кызыл Армиянең ныклыгына бәрелеп, чәлпәрәмә килде. Безнең илебезгә басып кергән немец ерткычларына каршы аяусыз көрәшкә чакырган юлбашчыбыз, онтылмас Владимир Ильичнең авазы бүген дә — бөек Ватан сугышы барган көннәрдә дә нык яңгырасын! Бөек юлбашчыбыз И. В. Сталин җитәкчелегендәге героик Кызыл Армиябез көчле һәм мәкерле дошманга каршы көрәштә үз-үзен аямау һәм чиксез егетлелекләр, батырлыклар күрсәтсен. Явыз һәм бахәт дошманга каршы сугыша торган хисапсыз күп миллионлы гаскәрләребезгә ул: «Сезнең өстегездә бөек Ленинның җиңүчән байрагы җилфердәсен!» диде. Ул безнең сугышчыларыбызны «Ленин байрагы астында — алга, җиңүгә!» чакырды. Владимир Ильичның безнең «Социалистик ватан куркыныч астында!» дигән чакыруы Иосиф Виссарионовичның «Яшәсен безнең данлыклы ватаныбыз, аның азатлыгы, аның бәйсезлеге!» дигән куәтле авазы белән бергә кушылсын. Безнең гранит кыя кебек нык булган сөекле юлбашчыбыз Сталин 1941 елның 7 ноябрендә «Немец оккупантларына үлем!» дигән лозунг бирде һәм бу лозунгысын беренче Майдагы приказында да кабатлады. Без бөек социалистик ватаныбыз өчен тормышыбызны бирергә хәзер торабыз һәм бөек Сталин артыннан:

—«Немец оккупантларына үлем!» дип кабатлыйбыз.