Логотип Казан Утлары
Публицистика

УОЛТ УИТМЕН

1819—1892

Балта остасы, наборщик, укытучы, аракының зарары турында үгет китабы язучы, ә үзе тәүлекләр буенча трактирда аракы эчеп ятучы, әгәр кәефенә килсә, дөньядагы бөтен эшне булдыра алучы, ә кәефенә килмәсә, үзенә кунган черкиләрне куарга да иренә торган бу ялкау американец, 1819 нчы елны туып, 35 яшенә чаклы булган гомерен зур гәүдәсе белән, күбесенчә диярлек, комда аунап уздыра. Мәшһүр кеше булу турында уйлап та карамый ул, мәшһүрлек аңа кинәт. Африка җиле төсле, кайнар булып, яндыра торган булып килә һәм бу шаукымлы җил комда кызынып ятучы 35 яшьлек «малайны» үзе белән бөтереп алып китә. 36 нчы яшендә чагында Уитмен «Үлән яфраклары» дигән юка гына бер китап яза һәм бу юка гына китап соңыннан аны бөтен дөньяга мәшһүр итә. Тышында үзенең исеме дә куелмаган бу китапта Уитмен үзе турында: «Мин, Уолт Уитмен, балкисәр, американец, ләкин миндә бөтен дөнья утыра» дигән сүзләрне яза. Аның турында сөйләгәндә бу сүзләр чынлап та эпиграф була алырлык сүзләр һәм ул, 35 яшенә чаклы дөньяның барлык тәмле һәм ачылы-төчеле якларын эченә сеңдереп ялкау гына атлап йөргәннән соң, кинәт кочагын җәя, «Үлән яфраклары» ның селкенүләреннән алып, диңгез сугышларына чаклы—барсын да кочаклый, барсын да җырлый. Уртача итеп түгел, кыланчык рәвештә боргаланып та түгел, җирдә ничек булса, шулай итеп җырлый, дәртле итеп, кайнар итеп, бер үк вакытта көя-көя һәм көлә-көлә җырлый. Уитмен аерым кешеләрнеке генә түгел, Уитмен бөтен кешенеке. Иң яхшы, иң каты һәм иң талантлы итеп җырда демократия байрагын күтәреп чыгучыларның берсе шул инде. Аның ишекләре барсы өчен дә ачык: корольләр һәм хәерчеләр, бизәккә күмелгән актрисалар һәм әрмәккә төрелгән сукбайлар, банкирлар һәм сифилитиклар —Уитмен аларның берсеннән дә җирәнмл, шулай ук берсең дә күпертми. Шуңа күрә аны буржуаз тәнкыйтьчеләр, этләр төсле, һау-һаулап каршы алалар. «Үлән яфраклары» дөньяга чыккач та «тирес», «чепуха», «шапшаклык» дигән бәяләргә очрый, ләкин шагыйрьнең моңа исе дә китми. Мыскыл ителгән, сүгелгән, ишекләрдән куылган бу җырчы-кемгә булса да баш ияргә теләмәстән, горур рәвештә һаман үзенекен кабатлый: «Минем җырларым дөньяда яңа эпоха тудырачаклар» ди. һәм чынлап та: аны «тирес» дип сүккән вак тәнкыйтьчеләр үзләре аяк астында тирес булып калалар, ә Уитменның демократик рух белән сугарылган утлы юллары дөньядагы күп телләргә күчерелеп, Америка һәм Европа әдәбиятларында үзенең меңләгән иярченнәрен таба, яңа бер эпоха ясый. Ә ул үзе, бронза өстенә басып, Нью-Йорк мәйданнарының берсендә әле һамап да кояшны мактап җырлап тора төсле. Киң халык массаларын, дуслыкны, туганлыкны җырлаучы Уитмен бел әп безнең революциябез арасында гаять зур якынлык бар. Шуның белән бергә Уитмен Американың демократик поэзиясенә нигез ташы салучылардан берсе һәм иң күренеклесе ул. Без биредә аның ак шигырь, яки, безнеңчә әйтсәк, нәсер белән язылган берничә шигырен бирәбез.