Логотип Казан Утлары
Очерк

TEPE ТРОФЕЙ

И. Закиров тәмәкене төреп кабызды. Ул арада транспорт самолетын да хәзерләп өлгерттеләр. Свастикалы каракош, гөрелдәп, һавага күтәрелде. Райхенгольц болытлар өстендәге һаваның ничек икәнлеген дә белми калды, әлеге кечкенә шәһәрчек өстенә килеп җитте. Райхенгольц «безнекеләр тагын да чигенгән булсалар минем өчен тагын да яхшырак буласы икән, ерак очмаска туры килер иде» дип уйлап алды. Ләкин шунда ук үзенең уен кем дә булса сизмәдеме икән дип, шикләнеп, бөтен тәне чымырдап куйды — өстенә салкын су коелгандай булды. Аста русларның зениткалары ата башлаганнар иде инде. Райхенгольц, бу бәләдән котылу өчен; каш чыкларны ашык-пошык кына ташлатты да, тиз генә кире борылды... Ләкин... капчыклар немецларга да түгел, русларга да түгел... ә нәкъ уртага килеп төштеләр. Самолетны дүрт күзләре белән көтеп торган һәм тәмле икмәк исен тоя да башлаган гитлерчылар кинәт шашып калдылар. Мичен яккан, суын җылыткан, җиңен сызганган, бары тик камыр басарга он гына көтеп тора торган повар Михель Вагнер, телен тешләп, бусагада баскан хәлендә, катып калды. Солдатлар, иңбашларын җыерып, ни әйтергә, ни уйларга да белмичә, бер-беренә караштылар. Майор Гртонвен. болыт астына кереп югала барган самолетка карап, арганчы сүгенде, револьверына ябышты. Ул, самолет белән бернәрсә дә эшли алмасына ышангач, башкача һич ничек тә басарга мөмкин булмаган ачуын солдатлар өстенә яудырды. Ниндидер аңлашылмаган мыгырданулардан сон, ефрейторга бу онны ничек кенә булса да алып кайтырга приказ бирелде. Зиг Андреас та самолетны ашкынып көтә иде. Онның урынсыз төшүе аны да изде. Яңа гына мичтән чыккан кайнар икмәк исен иснәп рәхәтләнәсе һом шул икмәкне туйганчы ашыйсы килә иде аның, Шулай да, ефрейтор Хренмиг онны алы-п килергә кушкач, Зигның йөзеннән кан качты. Бу приказны үтәмәс өчен ул гомерендә икмәк күрмәскә дә риза иде. Ә приказны үтәргә кирәк. Ләкин аның аяклары атламады — алар, агулы балга ябышкан чебен тәпиләре шикелле, бер урынга ябышып калганнар иде. Андреаска карап торган офицер ефрейторга:

— Нәрсә карап торасың? Аракы салып бир, дип кычкырды. Зиг Андреасның башы эшләми иде. Ач карынга күп кирәкми бит. ике рюмка җитә калды. Градуслар күтәрелде. Зиг Андреас, мөмкин кадәр егетләрчә атларга тырышып, чыгып китте. Ул посып-посып кына кырга чыкты. Хәзер менә капчыкларга таба үрмәләп барырга да, очына ыргак бәйләнгән бауны капчыкларга эләктерергә генә кирәк. Аракы белән кызган баш аны һаман алга сөйрәде. Ләкин укмашып ява торган юеш кар биткә сибә, күзләрне томалый, баш очыннан сызгырып пулялар очалар. Андреасның йөрәге атылып чыгардай булып типте. Зиг Андреас чыдамады: кире әйләнеп кайтты. Ерткыч кебек карап торган офицер белән ефрейторньь күргәч, Зигнын күз аллары караңгыланып китте. Ул үзенә төзәлгән маузердан башка бер нәрсәне дә күрми иде. Офицер, күзләрен акайтып: «Капчыкларны алып кайт!» дип приказын икенче тапкыр кабатлады. Зиг Андреас, автомат машина кебек, тагың алга кузгалды. Менә инде ул кар өсләтеп яңадан шуышып барырга тотынды. Бу юлы, нигәдер, руслар атмадылар. Туктаусыз явып торган кар аның гәүдәсен, хәтта кашларын, керфекләрен дә акка төрде, табигый маскировка туды. Күзәтеп торган офицер да, солдатлар да руслар сизмиләр дигән фикергә килделәр, алар онның үз кулларында Терс трофей булуында шикләнмиләр иде инде. Офицер Зиг Андреасны батырлыгы өчен тимер тәре белән бүләкләргә ярар иде дигән уйга да килде. Онны көтеп яткан повар мичкә тагын берничә пулән өстәде. Зиг Андреас алга таба үрмәли дә үрмәли. Ул хәзер инде тынычлана төшкән, ләкин әле һаман да бернәрсә дә уйлый алмый иде. Ул киемнәренең манма су булуын да сизмәде. Бик озак үрмәләп баруына карамастан, капчыклар нигәдер бер дә якынаймыйлар иде. Зиг Андреас һаман үрмәләде. Күзләрен алмыйча «карап торган офицер да, солдатлар да, үзләре дә сизмәстән, ничектер капчыкларны аз-азлап күздән югалттылар. Озакламый Зиг Андреас, диңгез дулкыннары эченә кереп югалган каек шикелле, бөтенләй күздән югалды. Кар бураны көчәйгәннән көчәйде. Ниһаять, Зиг Андреаска капчыклар якыная башлаган шикелле тоелды. Тәненә яңа көч бөркелгән шикелле булды. Пуляларның борчымавы да аның дәртен көчәйтте, ул тырышыбрак үрмәләргә тотынды. Ара якынайганнан-якынайды. Курку, калтырау онтылды. Шулай ук ару да сизелмәде. Ниһаять, аның туңган бармаклары онлы капчыкларны капшап xapav бәхетенә дә ирештеләр. Ул чак кы-па хәл җыеп алды. Нигәдер кесәсенә дә тыгылды. Аннары, үз-үзенә «ашыгырга кирәк» дип пышылдап, билендәге каешына беркетелгән озын бауның ыргаклы очын капчыкка эләктерде, һәм менә шул чакны капчыклар хәрәкәткә килделәр. Ул «Ах!» дияргә дә өлгермәде аны бәреп ектылар һәм сөйрәп алып киттеләр... Кызыл йолдызлы кешеләр Зиг Андреасны штабка алып килделәр. Хәзер инде аның уйларга хәле дә, вакыты да бар. Үзенең пилоткадан гьрна булуын, битен аякчу белән чорнаганлыгын, френче астында хатын-кызлар сорочкасы булганлыгын хәтерләп, ул әллә ничек уңайсызланып куйды. Битенә кан йөгерде. Аннан соң ул әйтеп бетерүе мөмкин булмаган тынычлану сизде. Аның уйлары туган шәһәре Дортмундтка киттеләр. Ул үткән сугышта, украин партизаннары атып үтергән әтисен күз алдына китерде, һәрвакыт үзенең ачыгуы турында язып йөдәткән карчык әнисен кызганып алды. Хатыны Мартаны хәтерләде, йөрәге ачынып куйды. Ул шул уйлары белән питабка килеп җиткәнен сизми дә калды. Штабта допрос алучы командир:

— Сез капчыкларга таба үрмәләгәндә, аларның акрын гына безгә таба шуганлыгын сизмәдегезмени?— дип сорагач, Зиг Андреас аптырап калды. Ул иңбашларын тарткалап:

— Менә ничек? Мин чынлап та бернәрсә дә сизмәдем шул, — дип җавап бирде. Озакламый аның алдына булары чыгып тора торган борщ белән тәмле ис аңкыта торган кайнар икмәк китереп куйдылар. Кызыл командир көлеп: — Үз икмәгең шикелле иттереп аша! — диде. Кызылармеецлар да елмаештылар. Ә немецлар лагерында Зиг Андреаены озак көттеләр. Ахырда ефрейтор аңардан калган бауны тартып алды. Аның ыргагы өзелгән иде. Майор Грюнвен күзләре акайганчы котырыныш сүгенде, Зиг Андреас белән бәйләнештә булган бөтен солдатларны каты җәзага тарту белән янады. Ә бил каешларын кысыбрак бәйләгән немец солдатларының борыннары тагын да түбәнрәк салына төшче.