Логотип Казан Утлары
Публицистика

СТЕРЕОТРУБА ЯНЫНДА

Командир блиндажыннан берничә адымнар ераклыкта мачталар ясала торган төз, зифа һәм биек чьвршылар үсеп утыралар. Агачларның төбендә шактый текә сөялгән баскыч буйлап югарыга менәсең. Бүрәнәләрдән корыштырып ясалган мәйданчык. Тагын баскыч. Тагын мәйданчык. Өченче мәйданчыкта күзәтү пункты: чыршының чәнечкеле, йонлач ылыслы түбәсеннән посып-посып кына ике мүгезле стереотруба карый. Стереотрубаның окуляторына кояшта янган, башына пилотка кигән яшь егет иелгән. Якында гына телефон аппараты күренә. Дүртенче мәйданчыкта да шундый ук стереотруба һәм күзәтче тора. Төрле вак кына сызыклар һәм крестлар белән чуарланып беткән объективта бу урыннан күзәтелә торган пейзаж аеруча ачык күренә. Монда бер өзлексез дошманны күзәтәләр. Бөтен тирә-як секторларга бүленгән, һәрбер секторга махсус номер сугылган һәм һәрбер сектор иң кечкенә генә куаклыгына кадәр җентекләп өйрәнелеп куелган. Күзәтчеләр аеруча сизгерләр. Алар карау хәтеренә ия, искиткеч чыдамнар. Ләкин дошман әллә нинди хәйләләр кора. Барсын да вакытында сизә белергә Һәм зарарсызландырырга кирәк.

...Немецларның батареясы ата. Сызгырып снарядлар узалар. Еракта, чыршылар артында, орудие залплары төтене күренә. Күзәтче, алдана күрмә! Немецлар, безнең артиллериянең игътибарын үзләренә тарту өчен, юри төтен җибәрәләр, ә батарея бөтендә бүтән җирдән Менә яңа дзот. Ул үткән өн эчендә генә ясалган, аны әле тиешенчә маскировать итәргә дә өлгермәгәннәр: бер кырыенда юеш сары балчык та күренә. Ләкин болар барсы да ялган. Бу дзот — ялган дзот. Немецлар гадәттә начар маскироваться итмиләр. Юри начар эшләнгән маскировка фашистларның хәйләсен ача: алар безнең бу дзотка игътибар итүебезне телиләр. Безнең күзәтчеләребез немецлар кулында булган авылларның берсендә, авыл читендә торган озын бер сарайдан шикләнәләр. Бер караганда, ул колхозның ат араны яки терлек абзарьпна ошый. Төзелеше дә аның бик гади: уртада юллык, як-якларда бүлемнәр, ә стеналарда тәрәзәләр уелган. Гадәттә мондый корылмалар аркылы якты үтеп тора. Ләкин менә күзәтчеләрне үзенә тарткан бу сарай үтәле якты үтми, аның тәрәзәләре кап-кара булып караеп торалар. Күрәсең, арт яктагы тәрәзәләр нәрсә белән булса дз капланганнар. Нигә? Сарай эчендә кем булганын белдермәс өчен, әлбәттә. Безнекеләр берничә көн бик ныклап бу сарайны күзәтәләр. Сарай янына бер кем дә килми. Ул ташландык, буш бер җир булып тора. Ләкин тәҗрибәле разведчик ышанмый, ул һаман күзәтә. һәм җилле бер көнне арткы тәрәзәләрнең берсе кинәт кенә яктырып китә. Җил маскировка пәрдәсез кузгата. Пәрдә ачылгач, яп-якты булып калган ачыклыкта, аерым ачык булып стереотруба мүге. Стереотруба янында күренә. «Булды!» ди разведчик. Табышмак табыла. Батареяга телефон шалтырый. Күптәннән инде билгеләнеп куелган цельга совет гаубицалары төз залп бирәләр. Ут һәм төтен өермәсе күтәрелә. Эченә кереп яшеренгән фашист күзәтчесе белән бергә сарайның көле күккә оча.

...Урманны җил дер селкетә, агачлар чайкалалар. Күзәтче тагы да сизгерләнә. Ерактагы бер агач ботагы ничектер сәерерак селкенеп китә. Анда дошман утыра. Анда да күзәтәләр. Алар да күзәтәләр... Немец күзәтчесе саксыз хәрәкәтләнеп үзен сиздерде. Ләкин мондый хәрәкәтне вакытында күрә һәм төшенә белергә кирәк. Разведка командиры сержант Александр Алексеенко болай дип сөйли:

— Без бер авылны күзәтә идек. Карыйбыз: бер йорт тыштан үрә торгызылган бүрәнәләр белән капланган. Фрицларның дзот төзегәннәре әллә каян беленә. Ләкин йорт яныида бер кеше дә күренми. Хәтта йортның морҗасыннан төтен дә чыкмый. Бүтән дзотлардан төтен чыга, ә моңардан чак кына да чыкмый... Шулай да мин күзәтүемне туктатмадым һәм, беләсеңме, көткән нәрсәмне күрдем бит. Бер көнне, томанлы иртәне, карыйм,— йорт өстеннән әз генә сизелерлек булыш төтен сузыла. Нәкъ менә папирос төтене инде. Немецлар, томан булгач күренмәс дип уйлап, мич ягарга, тотынганнар. Я, шулай итеп үзләрен сиздерделәр. Әлбәттә, без шунда ук билгегә алдык, һәм... Кабарынкы пыялаларга кашлары белән терәлгән күзәтче немецлар ягында нәрсә булганын карый. Менә җимерек бер өй янында яшел шинельле кеше күренде дә шунда ук юк та булды. Юлда тузан тузгый пехота колоннасы килә. Немецлар үзләрен тыныч сизәләр. Юкка алай уйлыйлар. Стереотруба алдындагы. кеше, телефон белән батареяга хәбәр итә дә, күргәннәрен журналына язып куя. Кинәт кенә юл өстендә йонлач кара баганалар күтәрелә, снарядлар шартлап ярылган авыр гөрселдәү ишетелеп китә. Дошман солдатларының төрле якларга чабышканы, колоннаның бик тиз эреп бетүе күренә. Кайвакытта, немецлар, ачуланып, урман эченә ата башлыйлар. Кайсы да булса тиер әле дип агач башларыма аталар. Трассировать итә торган пулялар кичке һаваны фәйрүзә һәм алтын төсендәге сызыклар белән бизәп очалар.

— Чыршы янына кадәр үк килеп җитәләр, ихтыярсыз башыңны иясең, ди сержант Иван Пулькин, үзе елмая. Аның зәңгәр күзләрендә акыллылык, зирәклек күренеп тора. Бөтен яңагын сипкел баскан, пилоткасы егетләрчә кырын салынган.

Шулай да немец элекке немец түгел инде, дип Пулькин сүзен дәвам итә:

Элек ул гаҗәп оятсыз иде. Бөтенләй ачыктан-ачык, көтүләре белән йөри торганнар иде. Ә хәзер алай түгел инде. Аткан тавыш ишеттеләрме, муеннарын сындырырдай булып йөгерәләр, землянкаларына пикировать итәләр. Кереп посалар да, караңгы төшкәнче күтәрелмиләр.