Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

НӘБИ ХӘМИТ

ГРЕЧАНКА МОНОЛОГЫ

Чү, елама, бәбкәм! Батыр әткәң

Танк тулган кырда калды, дип,

Ялкын баскан шәһәр, өйләр белән

Гомер китаплары янды, дип.

Чү, елама! Кургаш уйга тулып

Мин елый дип, рухлы күз нурым,

Барлык яра өчен дару булып,

Ана күңеле белән мин елыйм.

Чү, елама! Сиңа ачу тулы

Грек каның бирәм имәргә...

 Ксеркска бик күп кирәк булды

Леонед  каны өчен түләргә.

Ксеркс—безнең эрага кадәре 480 ел элек Грециягә яу белән килүче Персия патшасы.

Леонед—грек полководецы.

МӘХМУД ХӨСӘЕН

 СИНЕҢ УЛЫҢНЫ

Тиздән күрешербез,

Пуля астында, юеш окопларда

Кул бирешеп, бер үбешербез.

Тиздән туыр ул таң: шул чак, атам,

Мин басырмын синең яныңа,

Кискен, авыр һәм дә каты булыр

Безнең һөҗүм фашист явына.

Снарядлар белән теткәләнгән,

Ыңгырашкан канлы кырларда

Балкытырбыз бөек ил байрагын,

Үлем символы итеп дошманга.

Ә хәзергә, әткәй, тыныч бул син,

Данга бизә көрәш юлыңны,

Үз баласын көткән ана кебек

Фронт көтә синең улыңны. Әйе,

Безнең өчен гадел бу сугышта

Ул һәм ата бергә сугыша,

Һәр семьядан хәзер иң кимендә

Берәр кеше йөри фронтта.

...Шулай, әткәй, еллар үзгәрделәр,

Тынычлыгы илнең югалды...

Барлык халык фашизмга каршы

Дәһшәтле көч булып кузгалды!

Шулай, әткәй, еллар үзгәрделәр,

Тынычлыгы илнең югалды,

Син фронтка киттең, ләкин минем

Йөрәгемдә кайнар эз калды.

Ул көчәя, күтәрелә барды,

Теләк уты булып кабынды, һәм...

Кышның бер якты иртәсендә

Армиягә улың алынды.

Туган җирем! Мин бәхетле бүген:

Яшь командир дигән исмем бар,

Давылларда сынмас канатым бар,

Илгә биргән кызыл антым бар.

Туганнарның өзелеп сагынуларын

Күптән сизә шагыйрь йөрәге,

Сагынудан ләкин өстенрәк

Туган илне саклау теләге.

Әнкәй!

Син һаман да мине көтәсеңдер,

Күз кабакларыңны талдырып,

Давыл чакыра улың-лачыныңны,

Син борчылма, йокың калдырып...

Әткәй! Бер күрергә мине зарыгасыңдыр

Син зарыкма…

ФАТИХ КӘРИМ

 АЛГА БАРА ИДЕК

Калтырый җир.

Таудай танкларның

Дәһшәтләрен күрсә идегез!

Шул танклар арасында, алга

Ата-ата бара идек без.

Җиңеп, җимереп алга бара идек

Нәфрәтләнгән вәхшәт дөньясына,

Эх, аягым... яралады мине,

Яралады фашист минасы.

Өстән туплар оча улашып,

Яна күктә апрель кояшы.

Ирнем тешләп карга тезләнәм мин,

Хәлсезләнә канлы тезләрем...

Җепшек карның сансыз бөртекләре,

Елтыраган яшьле күзләрен

Миңа текәп, гүя, моңаялар,

Аннан кинәт: «Сау бул!» дигәндәй,

Мөлдерәп торган тамчы булалар да,

Төшеп югалалар түбәнгә.

Яна күктә апрель кояшы.

Елгаларда язгы су ташый.

Мин зарыгып алга... алга карыйм:

Җир тетрәткән дошман тупларын,

Дошман миналары өермәсен

Ерып алга бара дусларым;

Язгы тамчылар күк мөлдериләр

Күземдәге яшьләр бөртеге:

Ник хәзер дә алар арасында

Алдан барган егет мин түгел!

Нигә соң ул егет мин түгел,

 Шуңа зарыгып сыкрый бу күңел.

Аягымнан кайнар каным ага,

Кар өстендә кала эзләре,

Син шаһит бул, кояш, язгы кояш.

Аккан каннарыма тезләнеп

Мин ант итәм: соңгы тамчы каным,

Күкрәгемнең соңгы сулышын,

Бөтенесен сиңа, сиңа бирәм,

Ватанымның изге сугышы!

Җиргә тамган безнең һәр тамчыкай

Кан түгел ул—матур ал чәчәк,

Алар безнең изге җиребездә

Бәхет гөле булып үсәчәк.

1942

 ШӘЙХИ ТА

 ИКЕ ШИГЫРЬ

Ул гаепле

Иркәм, иркәләнә идем,

Иркә булдым янында,

Каршы чыгып ала идең,

Эштән кайткан чагымда.

Инде, дустым, аерылдык,

Кош балаларысыман,

Барсына да ул гаепле,

Шул фашист башлы елан.

Сөйгәнең, иркәм дигәнең,

Көрәштә ватан өчен,

Санияга Аямый турый этләрне,

Кызганмый җанын, көчен

Илемә биргән антымны

Үтимен саф күңелдән,

Кайтмам әле гаксларны

Себермичә җиремнән.

Теләгемне, бүләгемне,

Җырларым алып барсын,

Сиңа булган саф сөюнең

Серләрен ачып салсын.

 Сау бул Биек тауларның башында

Тигез үскән ак каек;

Фашистларны тар-мар итми

Кире кайтма, җайкаем.

Халык җыры.

1

Кызыл вагоннар кузгалды,

— «Сау бул, сөйгәнем,

Яшьлегемнең язгы таңы,

Тиңем, дигәнем.

Озакламый күрешербез,

Ямансулама,

Тиздән каршыма чыгарсың,

Кайтыр юлыма».

2

Китте егет, яулык болгый

Аңа сөйгәне,

 Калды, калды аерылып

Тиңе дигәне.

— «Бәлкем күрешербез әле.

...Тирән күзләрен,

Кичен куйнымда сөйләгән

Җылы сүзләрең

 Мәңге-мәңге йөрәгемдә

Чәчәк үрерләр, һәр таң саен яшәү хисе

Алып килерләр.

Кем онытыр, бу дуслыкны?

Бары исемдә.

 Көрәштә туды мәхәббәт —

Утлар эчендә.

Бәхетебез өчен барам

Сугышка, тиңем,

Әгәр дә ишетә калсаң,

Изге үлемем,

Ямансулама, аккошым,

Ямансулама,

 Кайгы басмасын йөзеңне,

 Яшеңне койма.

Май. 1912. Горьки