Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

МИНЕМ ШАТЛЫГЫМ

Бөдрә чәчле иркәм, шатлыгым син,

Синең өчен яши бу йөрәк,

Син булмасаң,

Әйе, син булмасаң,

Бу йөрәгем үзе ник кирәк?

Гөл кебек ал, матур галстуклы

Пионер, син минем шатлыгым,

Син булмасаң,

Әйе, син булмасаң,

Яшәвемнең ниткән шатлыгы?

Яңакларың кипкән, әби жаным,

 Шатлыгым син күңел түремдә,

Син булмасаң,

Әйе, син булмасаң,

Нидер җитмәс иде күңелгә.

Көмеш чәчле бабай,

Шатлыгым син,

Синең өчен ага бу каным,

Син булмасаң,

Әйе, син булмасаң,

Боегыр иде төсле шул җаным.

Урманга бай, суга, гөлләргә бай,

Шатлыгым син, матур туган ил,

Син булмасаң,

Әйе, син булмасаң,

Кемгә кирәк, нигә кирәк мин.

Бөтен шатлык,

Кайнар мәхәббәтем,

Үз халкымда, туган илемдә.

Шулар өчен биреп бөтен дәртне,

Көлә беләм сугыш җирендә.

Көлә беләм,

Шаулап җырлый беләм,

Көрәшләрдә күңел ямь таба,

Күз алдымда, каты үлем күрәм,

Җиңә беләм,

Җиңү—мәртәбә.

Төньяк-көнбат һәм карт кәрлә,

Унбиш яшьлек улы янәшә.

Текә яр кырына китерделәр,

Сорау алыр өчен, үзләрен,

Әмма һичбер сорау әсирләрнең

Чишәлмәде шунда телләрен.

 Ачуланып король дәште шунда:

— «Ник калдыгыз телсез күк ду катып,

Бал кайнату серен әйтмәсәгез,

Җәза көтә сезне бик каты».

Карт һәм улы тагын дәшмәделәр,

 Яр кырында басып калдылар,

Зәңлә торды шаулап алларында,

Үкреп торды ярдан дулкыннар.

Һәм карт кәрлә кинәт телгә килде.

— «Тыңла мине, король, сүзем бар,

Әмма икәү калыйк синең белән,

Сиңа гына әйтер серем бар».

Икәү генә калгач кәрлә әйтте.

— «Картлык курка, король, үлемнән,

Бал кайнату сепен әйтеп идем,

Оялам мин әмма улымнап.

Аның өчен гомер берни түгел,

Ул кичерсен үзенең атасын,

Тик намусымны аның алдында

Бер дә килми минем сатасым.

Бәйләгез дә аны ныгытып һәм

Ыргытыгыз диңгез төбенә,

Шотландлзрны шунда өйрәтермен

Без кайнаткан балның серенә».

Король әмре белән көчле солдат

Кул ташлады шунда ук балага,

Бәйләде дә ныгытып, биек ярдан

Атып бәрде аны дәрьяга.

Һәм күмелде бала дулкыннарга,

Тынды аның соңгы тавышы да,

Шуны гына көтеп торган кебек

Телгә килеп, әйтте, карт шунда.

Мин улымнан бәла көтәм, диеп,

Шотландлылар, алдамадым мин,

Сакал кырмый торган малайларның

Ныклыгына ышанмадым мин.

Мине куркыталмас дәрьягыз да,

Янган утыгыз да, берсе дә,

Минем белән бергә үлсен әйдә

Зәңлә балының изге сере дә.

Әхмәт Фәйзи тәрҗемәсе.