Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПАТРИОТ АНТЫ

1

Социалистик ватаныбызга бандитларча һөҗүм иткән ерткыч фашистлар өеренә каршы көрәшкә бөтен совет халкы күтәрелде. Бөек юлбашчыбыз һәм атабыз иптәш Сталинның аяусыз көрәшкә өндәгән ялкынлы сүзләренә җавап итеп, һәрбер сугышчы, Советлар иленең һәрбер патриоты канын да һәм җанын да кызганмыйча сугышырга, дошманны тар-мар итү өчен бөтен кирәк булганнарны бирү өчен армый-талмый эшләргә ант итте. Совет патриотларының уйларын, патриотлык хисләрен шагыйрь Әхмәт Исхак «Ант» исемле шигырендә тасвирлый. Яшь сугышчы фронтка китә. Ул сафта басып тора. Ул дулкынлана һәм аның уйлары —туган иле, чиксез кырлары, бай басуларй, завод һәм фабрикалары, туганнары һәм дуслары турында. Ул ант итә, аңа барсы да караган, анасы да шунда «аркасыннан сыйпап баласын, сорый кебек аннан һәр вакытта, үз иленә туры булуын».

Көчкә тыеп йөрәк ашкынуын,

 Горурланып карап барсына:

— Мин ант итәм!—диде, винтовкасын

 Кысып тоткан килеш кулына,

— Актык сулышкача Ватаныма

Һәм халкыма туры булырга!

 — Мип ант итәм! — диде, — Ватанымны

Каным кызганмыйча сакларга!

Ул, яшь патриот, антын бозмас, иленә бер вакытта да хыянәт итмәс. Чөнки: Яктылыкка барган кешелекнең

Байрагы ул минем ватаным.

Мин телимен аның тагы да шаулап,

Тагы да күкрәп чәчәк атканын.

Әхмәт Исхаковың җыентыгы «Ант» дин атала, һәм бу очраклы» түгел. Бөтен җыентык фашистик варварларга каршБу җыентыкка кергән тәрҗемәләре дә шундый. Аеруча Җамбул шигыренең уңышлы. тәрҗемә ителүен әйтергә кирәк. Казахстанхалык җырчысы Җамбулның «Ленинград халкы, минем балаларым» дигән ялкынлы шигыре, фашистлар тарафыннан» басып алынган Черногория иленең шагыйре Радуле Стийенский һәм антифашист немец шагыйрәсе Клара Блюм шигырьләре дошманга нәфрәт тойгысы уяталар, гаделлек, ирек өчен сугыш алып баручы батырларга карата чиксез мәхәббәт, ышаныч хисләрен үстерәләр. һичшиксез Ә. Исхакның оборона тематикасына багышланган бу җыентыгын укучылар канәгатьләнү белән каршы алачаклар. Бик кирәкле һәм бик вакытлы чыккан китап ул.