Логотип Казан Утлары
Публицистика

КӨНДӘЛЕК ДӘФТӘРЕМНӘН

Карелия фронты 19 апрель. Финнар бер туктаусыз аталар да аталар. Уң флангта аларның станковый пулеметы, сулда буыла-буыла эре калибрлы пулеметлары йөткерә. Алда автоматлар зәңгәр һава җәймәсен ерткалыйлар. — Эчләре поша, менә аталар! — ди Мишков, ярым русча, ярым украинча. Ул минем отделениемдә наводчик. Булган егет. Дошман уты астында аптырамый. «Әнием мине бер тапкыр тудырган, бер мәртәбә үләрмен. Мин, иптәш сержант, үлемнән курыкмыни» ди ул. Аның әтисе, әнисе һәм хатыны немецлар кулында. Исәннәрме, юкмы, билгесез. Мишков алар өчен бик борчыла. Шул хакта сүз кузгалса, яисә без туган җирләрдән хатлар алсак, ул я читкә борыла, я бер якка китеп утыра да башын ия. Җанлы, уенчак күзләре моңсуланалар... Бүген ул землянкабыз алдында постта тора. Өстендә шинель, башында корыч каска, билендә патроннар, гранаталар.

— Төнлә, ичмасам, курыкканга күрә аталар, ә көндез ни пычагыма тырылдыйлар,—ди ул, сүзен дәвам итеп, үзе һаман да тирә-якны күзәтә. Землянкадан замполит Крамник, наводчик Алексеев, Коваленко чыгалар. Бергәләп, ату тавышларына колак салабыз.

— Азимут 270 станковый пулемет. Азимут 180 эре калибрлы пулемет,—ди Николай Коваленко. Замполит, компасын кулына алып, геонтрны тавыш ягына бора.

— Дөрес,—ди ул һәм геонтрны кояшка юнәлдереп вакытны билгели.

Сигез туларга унбиш минут. Завтракка барырга вакыт. Сержант Степанов ике сугышчы белән завтрак алырга китә. Ә без яңадан землянкага керәбез, чөнки тышта бергә җыйналырга, кычкырып сөйләшергә рөхсәт ителмн. Финнар бездән күп булса 250—300 метрда. Безнең якта тавыш фәлән ишетелсә, пычкы чыңласа, хәзер атарга тотыналар. 17 сәгать. Ячейкадан связной Юнгов һәм Дудин килделәр. Приказ: барыбызга да юлга әзерләнергә. Иптәшләр арасында җанлану. Кая? 17 сәгать 35 минут. Без хәзәр. Наводчиклар минометларын, икенче номерлар лотокларын аркаларына астылар. лейтенанты көтәбез. Ул килә һәм яңа приказны белдерә —минем һәм сержант Степановның отделениеләре аерым боерыкка кадәр монда кала. Лейтенант үзе дә безнең белән кала. Башкалар, помкомвзвод старшина Калабухов кул астында, хәзер үк юлга чыгалар. Бер-беребезнең кулларын кысышабыз. Аннары алар китәләр. Без калабыз. Озаккамы? Көндәлек дәфтәремнән  20 апрель. Безнең взводның яртысы чыгып киткәнгә, гадәттәге тәртип үзгәрде. Төнлә замполит белән миңа, алмаш-тилмәш, секретта торырга турьп килде. Әгәр дә финнар безнең участокта үзгәреш барын, яисә частьларның алмашуларын сизсәләр — тынычлык күрсәтмәячәкләр. Шуңа күрә бу төнне без беребез дә йокламадык. Коралланып, киенеп, һәр минут хәзер булып тордык. Дежурный Стерков унбиш минут саен постларны тикшерә торды. Төн буенча финнар ак ракеталар чөйделәр, пулемет, автоматлардан аттылар. Куе зәңгәр күктә әледән әле трассир пуляларның якты коерыклары сузылып торды. Ләкин оборона сызыгын чыгарга маташучылар булмады. Иртән, сәгать сигез тульип тугызынчы. Иптәшләр шаярталар,

— Тирә-як та диңгез, диңгез уртасында бер утрау, ул утрауда без. Укчыларга алмаш килде. Озакламый безгә дә килергә тиеш. Мин землянкабыз каршындагы ак каенга сөялеп, ашыга-ашыга блокнотыма шушы юлларны сызгалыйм.

Һаман язасың икән, сержант,—диде Степанов минем янын ма килеп. —- «Бишйөз»дә безнең ничек яшәвебезне язгансыңдыр бит. Без монда бары егерме көн яшәдек, шул вакыт эчендәдер генә фин да матур «Биш йөзнең» туфрагына аяк басарга батырчылык итмәде. Көндезен дә, төннәрен дә без сакта идек. Монда пуля яисә мина кисәге тимәгән бер генә агач та юк. Син сөялгән аккаен.да кичә мин унлап , пуля эзе санадым. Безнең янга лейтенант Иващенко килде. Ничәнче көн инде, аның йоклаганы юк. Матур йөзе сулган, зәңгәр күзләре эчкә батканнар.

— Егерме минуттан мине уятыгыз,—диде ул һәм землянкага кереп китте. Бары 20 минут! Без кичкә каршы гына кузгалдык. Вакыт гаҗәп әкрен үтте. Элек шундый җыйнак, ямьле, җыльп булган землянкабыз—хәзер шыксыз, буш, салкын. Тимер мичне кичә үк алып киттеләр. Иптәшләр нарларга сузылып, «Катюшаны» әкрен генә җырлыйлар. Оборонада безнең взвод урнашкан урын «Пятисотка» дип атала иде. Аның иңе һәм буе 500 метр иде. Замполит башлый, аңа Стецанов, Мишков, лейтенант кушылалар.

...Мин алдан барам. Юл йомшарган, каралган, аяклар бата. Сазлыклар су белән капланган калку урыннарда җир ачылган. Алга киткән саен хәтергә нык сеңгән таныш урыннар арттарак кала баралар. Менә бу үрдә без беренче мәртәбә дошман уты астына эләккән идек. Менә шушы нарат төбендә мин, тегендәрәк старшина Калабухов, сержант Озетков ятканнар иде. Менә монда, сазлык читендә, сержант Степановның группасы обед алып кайтканда, фин автоматчикларынып уты астына эләккән иде. Аларның урман эченә борылып киткән эзләре хәзер дә бар әле. Төн. Һаман барабыз. Күктә яна туган айның көмеш урагы асылынып тора. Юл бормалана. Ай әле уңда, әле сулда кала. Искиткеч арылды. Аяклар чак-чак кьпна атлыйлар. Лямкалар җилкәләрне кисә, винтовка иңбашны талдыра. Менә алда утлар күренеп кигә. Сак кына якынлашабыз. Бераздан үзебезнең обозга очрыйбыз. Минем яныма Катапкнн йөгереп килә.

 — Сержант, саумы?

— Катапкин, синме? Я, эшләр ничек?

— Ничек дип әйтергә... Менә, мордвача әйткәндә, безнең ташпулат, русча әйткәндә салаш. Урман белән тоткан, күк белән япкан.

 — Безнекеләр еракмы?

 — Юк. Моннан бер километрда гына. Бу бер километр — бер түгел, биш булгандыр, әй. Барабыз, барабыз, һаман җитеп булмый. Ниһаять, туктадык. Калабухов безне каршы алды. Кечкенә генә салаш. Уртада учак янып тора.

— Рәхим итегез, иптәшләр! Озак та үтмәде, кайнар аш һәм икмәк китерделәр. Тәүлектән артык ашаган юк иде, күз ачып йомганчы котелокларны, ялт иттердек. Тагын берничә минуттан соц иптәшләр учак тирәсендә бер-берләренә сыенып йоклыйлар иде инде. Мин, арудан күз алларым караңгылануга карамастан, блокнотымны чыгарып, язарга тотындым...

22 апрель. Урман шаулый. Җил. Яңгыр катыш кар яга. Салаш эчендә учак янса да, салкын. Тамчылар тама. Без яңа салаш эшләү турында планнар корабыз. Ләкин планнар гамәлгә ашырылмый кала. Яңа приказ. Ярты сәгатьтән моннан да китәбез. Кая? Тиз-тиз генә ашадык. Капчыклардагы бөтен артык әйберләрне бушаттык. Мин, хәтта, йөрәгем әрнесә дә, моңа кадәр саклап килгән барлык хатларымны учакка ташладым. Хәзер минем янымда барьп комсомол билетым һәм көндәлек дәфтәрем генә калды. Анардан үлгәндә дә аерылмам. Тар сукмакта рота тезелде. Лейтенант Шканов приказны аңлата.

— Бүгеннән без һөҗүм итә башлыйбыз... — ди ул. Сугышчыларның йөзләре яктырып китә. Сафларда хәрәкәт, җанлану.

«Бу копне без күптән көтә идек!» Батальон штабы янында туктап торганда, Нәбиуллинны очраттым. Безнең ике арада булган дуслык Мари урманнарында. Смолонгелия башланды һәм Карелиянең карурманнарында да дәвам итә. Мине күргәч тә ул йөгерә-йөгерә минем яныма килде һәм каты итеп кулымны кысты.

— Ну, Әпсәләм, әйткән идем тагын бер күрешербез дип, таки күрештек. Моннан соң да күрешербез әле.

— Әлбәттә. — һөҗүмгә диген? Исән бул, туган. Мин обозда. Обозның эше башкарак бит. Очсыз кырыйсыз урман, урман. Саперлар эшләгән юл буенча меңнәрчә суылшчылар, повозкалар, артиллерия, поход кухнялары агыла. Миңа, нигәдер, бүтән җирдә һич тә кеше калмагандыр шикелле тоела. Кояш бер күренә, бер болытлар астына кача. Яңадан җепшек кар ява башлый. Инде караңгы төшеп килгәндә, билгеләнгән җиргә килеп җиттек. Алла артык юл юк. Бары сукмаклар гына. Без биек бер нарат гәбендә. Учак ягарга рөхсәт ителми. Аисьпэ да финнар безнең хәрәкәтне сизгәннәр булса кирәк бер туктаусыз батальонный минометлардан сиптерәләр. Ләкин миналар безгә зарар итмичә, сулдарак, ак фонтаннар ясап, сазлыкта ярылалар. Безгә кайнар аш китерделәр. Аяк үрә генә ашадык. Төнлә һөҗүм башланырга тиеш. Безнең минометный взвод 4 нче укчылар ротасына беркетелде. Замполит безне үз янына җыйды һәм әзрәк дулкынланган тавыш белән,

— Дусларым, — диде, — тиздән һөҗүм итә башлыйбыз. Безнең күбебез өчен бу һөҗүм беренче зур сынау. Онытмагыз, сугышта бер-береңә ярдәм иггү безнең закон. Киттек.

 — Шауламаска. Тәмәке тартмаска. Бер-береңнән калышмаска. Отделение командирлары отделениеләре алдыннан баралар.

Караңгы. Тавыш-тын юк. Хәтта ай да күренми. 23 апрель. Төн үтә, таң сызыла, ә һөҗүм һаман башланмый әле. Разведка туктаусыз хәрәкәт итә. Финнарның ныгытмаларына якыл ук шуышалар. Анда җиде рәт тимер чыбык. Тимер чыбыклар алды миналанган. Финнар нык күзәтү алып баралар. Разведчиклар белән бергә барган саперлар тимер чыбыкларны кисә алмыйча кире кайталар. Ахырда командование финнарның бу ныгытмаларына икенче яктан һөҗүм итәргә карар кылз һәм без яңа урынга күчәбез. Обед вакытында безгә хатлар китерделәр. Миң берьюлы ике хат Көндәлек дәфтәремнән  алдым — әниләрдән һәм М... дан. Шатлыгым этемә сыймын. М...ның хаты ахырында түбәндәге шигырь мине аерата дулкынландырды:

Если будешь ранен, милый, на войне…

 

Если будешь ранен, милый, на войне,
Напиши об этом непременно мне.
Я тебе отвечу
В тот же самый вечер.
Это будет тёплый, ласковый ответ:
Мол, проходят раны
Поздно или рано,
А любовь, мой милый, не проходит, нет!

Может быть, изменишь, встретишься
с другой
И об этом пишут в письмах,
дорогой! —
Напиши… Отвечу…
Ну, не в тот же вечер…
Только будь уверен, что ответ придёт:
Мол, и эта рана,
Поздно или рано,
Погрущу, поплачу… всё-таки пройдёт.

Но в письме не вздумай заикнуться мне
О другой измене — клятве на войне.
Ни в какой я вечер
Трусу не отвечу.
У меня для труса есть один ответ:
Все проходят раны
Поздно или рано,
Но презренье к трусу не проходит, нет!

 

Никадәр мәхәббәт, никадәр җанлылык, никадәр гаделлек бу юлларда! Бәгърем, рәхмәт, мең рәхмәт үзеңә. Ышан, кабахәт дошманнарга каршы көрәшкән чакта минем кулым калтырамас. Туган илемне, сине никадәр көчле сөйсәм, гитлерчы бандитларга шул кадәп рәхимсез булачакмын. Бер генә секундка да шикләнмә.

24 апрель. Ялтырап кояш күтәрелә. Төнлә һәм иртән кар яуды. Хәзер биек наратлар ак шәлләр бөркәнгән, башларына асыл ташлар белән бизәлгән ак шлемнар кигән кызлар шикелле, соклангыч матурлар. Күк йөзе зәп-зәчгәр һәм чиксез тирән. Карга карасаң көчле яктылыктан күзләр камаша... Политруклар листовкалар тарата. Мин аларның берсен алам һәм нарат төбенә утырып укыйм: «...Товарищи! Настал момент разгрома уничтожения немецко-финских банд и на Кестенгском направлении». Онтылмас минутлар! Безнекеләр һөжүм итә башладылар. Озакламый без дә кузгалачакбыз. Әгәр дә бу сугышта мин һәлак булсам, коммунист дип санагыз. Туган илчем, матур туган илем. Никадәр мин сине яратам! Син мине үстердең, син мине кеше иттең. Синең изге туфрагымны кабахәт дошманның шакшы итекләреннән таптатмабыз. Үлем яисә җиңү! Изге җиңү! Һөҗүм. Билдән кар ерып алга барабыз. Пулеметлар, автоматлар такылдый. Сызгырып килеп, миналар ярыла. Безнең лейтенант кайдадыр алда. Мин Положенковны һәм Ларкеловны гына күрәм. Алар артыннан үземнең отделениемны алып барам. Әледән-әле артыма борылып карыпм да, кулымны изим. Мишков, Пидсадный һәм Горбачев, шул ук секундта яткан урыннарыннан сикереп торалар да, йөгерә башлыйлар. Алда сазлык аркылы тар сукмак сузыла. Сукмакның ике ягы да финнар тарафыннан миналанган. Шул тар сукмак буенча без, урман белән капланган үргә ыргылабыз. Анда дошман. Аны бәреп чыгарырга кирәк. Яралылар, үлекләр очрый. Үзәккә үтә торган ыңгырашулар ишетелә. Йөрәк атлыгып тибә, күзләр яна, тамак кибә. Алга! Алга! Кинәт миннәт берничә метрда гына мина ярыла. Мин су белән тулган чокырга ташланам. Аркама кар һәм туфрак коела. Башымны күтәрәм. Снаряд чокырында садный ята.

– Исәнме?

 — Исән. Чигенәләр. Без беренче биеклекне алабыз. Ватылган зотлар, актарылган землянкалар, туракланып ташланган наратлар... Финнар утларын көчәйтәләр. Яраланган сугышчылар егылалар. Без ятабыз һәм шуыша башлыйбыз. Кинәт Положенков кычкырып җибәрә. Мин аның янына шуышам.

— Кай җирең?

— Иңбашым...

Мин аның аркасыннан минометын алам, шинелен, фуфайкасын салдырам. Мина кисәге аныц киемнәрем тишеп чыккан, ләкин тәнен зарарламаган.

— Бернәрсә дә юк. Тизрәк киен. Минометыңны мин үзем алам. Чабабыз. Сержант Озетковны куыл җитәм.

— Сержант, минометыңны ал.

 — Положеков кайда?

— Хәзер килеп җитә... Мин аңа берничә сүз белән эшнең нәрсәдә икәнен аңлатам да, лейтенант янына йөгерәм.

— Товарищ, лейтенант, все в порядке,— дим. Дошман икенче үрдә. Ара— 500 — 550 м. Шул үргә каратып минометларны корабыз. Наводчиклар бер-бер артлы кычкыралар:

— Минеметлар сугышка әзер!»

25 апрель. Сугыш кызганнан-кыза. Икенче биеклек өчен ярсулы, канлы көрәш бара. Ату тавышлары бер генә минутка да тынмый. Югалтулар шактый. Мин ара-тирә иптәшләргә күз салам. Берәүнең дә йөзендә курку күрмим. Күзләрендә бары чиксез нәфрәт кенә яна. Менә безнең яратканыбыз зәңгәр күзле лейтенант Иващенко. Дошман уты астында ул нинди тыныч. Автоматы белән ул көрәшнең иң кызу урыннарына килеп керә, һәрвакыт алда, һәрвакыт күтәренке күңелле.

26 апрель. Сугыш һаман дәвам итә. Без көне-төне алгы сафта. Шунда ашыйбыз, атышлар әзрәк тынган арада шунда ук нарат төбендә черем итеп алабыз. Финнар бетәселәрен сизгәнгә нык каршы торалар. Ләкин, ничәмә генә рәт тимер чыбыклар артына качып, бишәр, алтынлар накатлы дзотлар, землянкаларга яшеренсәләр дә, барыбер аларга үлем. Бүген булмаса, иртәгә. Кызыл сугышчыларның ярсуын һич нәрсә тоткарлый алмаячак. «Дошманның ут нокталарын юк итәргә!» — дип лейтенант безгә приказ бирә. Минометларыбызныц утларын корректировать итәр өчен штаб начальнигы белән мин алга китәбез. Финнарның тимер чыбыкларына 50—75 м. җитмичә, уңай урын сайлап, ятабыз. Безне күреп алалар һәм «пулялар бызылдап баш өстеннән үтәләр. Мин җиргә уыграк сыенам. Берничә минут үтә. Ату туктый. Мин башымны чак кына күтәреп карыйм: безнең миналар дошман окоплары алдында ярылалар.

— Дистанция больше 50,—дип команда бирәм. Икенче минутта миналар окопларны, актара башлый.

- Беглый огонь! Дошманның ут нокталары берьюлы тыналар. Шул минуттан файдаланып, безнең саперлар тимер чыбыкларга якын ук киләләр һәм аларньп кисәргә тотыналар. Ул арада, финнарның батальонный минометлары ата башлый. Безнең минометлар кинәт атудан туктыйлар. Нәрсә булды? Мин алга йөгерәм. Килсәм, ни күзем белән күрим.

— Лейтенант Иващенко, безнең сөекле лейтенантыбыз, помкомвзвод старшина Калабухов, сержант Степнов яраланганнар. Мин лейтенант янына тезләпәм.

— Иптәш лейтенант... —дим, артык сүз әйтә алмыйм, күземә яшьләр килә.

— Вот я и отвоевался, Абсалямов,—ди ул әкрен генә һәм өсти:

- Син минем урыныма каласын... алмаштырыгыз. Чирек сәгатьтән соң безчең минометлар яңадан ут ачтылар. Мин бер окоптан икенчегә күчә-күчә, лейтенант өчен старшина өчен сержант өчен! дип кычкырам. Яралыларны санчастька алып киткән иптәшләр кире кайттылар. Старшина санчастька җитмичә үҗан блргән. Алар аның комсомол билетын гына алып кайттылао. Мин апа бик озак карап тордым һәм әкрен генә: Көндәлек дәфтәремнән.

 — Хуш, безнең старшина! Онытмабыз. Үч алырбыз... —дидем. Кичкә таба финнар икенче биеклектән дә чигенә башладылар. Тимер чыбыклар күн җирдә өзгәләнгән, актарылган иде инде. Укчылар хәлиткеч көрәшкә атакага хәзерләнәләр. Алар белән бергә без дә хәзерләнәбез. Ләкин миңа бу минутларны күрергә туры килмәде. Кинәт, миннән ике-өч метрда гына мина шартлады, һәм шул ук секундта мин, сул аягым буйлап җылы кан акканын сиздем...