Логотип Казан Утлары
Хикәя

ИКЕНЧЕ ГОМЕР

Өч тәүлек буенча коры, үзәккә үтә торган салкын җил исте. Әле күптән түгел генә ап-ак чапан төсле ак бәсләргә төренеп, тирән хыялга, очсыз-кырыйсыз уйларга чумган биек наратларның ылыслары, яшь килендәй нәфис ак тульгә бөркәнгән аккаеннарның ботаклары шәрәләнделәр, каралдылар. Урман, карурман, кемнәргәдер үч иткән сыман, меңнәрчә тавышлар чыгарып шаулады, үкерде. Кургашын төсендәге авыр соры болытлар белән капланган күк йөзендә көндез—кояш, төннәрендә—ай һәм йолдызлар күренмәде. Бары вакыт-вакыт, төнге караңгылык чаршавын ертып, ак ракеталар гына күккә күтәрелде һәм ерак тупларның ялкыннарыннан кабынып-кабынып киткән шәүләләр генә бик азга ялтырадылар. Фронт сызыгы артта, еракта. Андагы пулемет һәм автомат тавышлары монда бик тонык ишетеләләр. Биредә, дошман тылында, бары тик урман гына шаулый һәм бер үзләренә генә билгеле булган эзсез сукмаклардан үткен разведчиклар гына йөри... Таңга таба җил басыла төште. Урман, хәлдән тайган аю шикелле, тынды. Озак та үтмәде, күбәләк-күбәләк кар ява башлады. һаваның бу үзгәреше безне ифрат шатландырды. Без өч тәүлек буенча дошман тылында йөреп, өстебезгә йөкләнгән бурычны үтәгәннән соң, туган йортыбызга кайтып килә идек. Артта, ап-ак тасма шикелле, чаңгы эзләре сузылып кала. Менә шул эзләр күңелне әзрәк борчый. Буран безгә ярдәмгә килде. Хәзер чаңгы эзләре кар белән күмеләчәк һәм дошман һичбер вакытта да безнең кайдан килеп, кая китүебезне белә алмаячак. Коерыкны тоттырмый торган кызыл разведчикларны ул коты очып, төннәр буенча әле уңнан, әле сулдан, әле арттан, әле алдан көтәчәк. Ә безгә шул кирәк тә, әйдә тик ятмасыннар, далада искән җилне эзләгән кебек, безне эзләсеннәр. Иртә белән кар яуудан туктады. Күк йөзе авыр болытлардан әкрен- әкрен генә арчылып, зәңгәр күлсыман, урман өстенә җәелде. Бу зөбәрҗәт зәңгәрлеге шул кадәр көчле иде ки, ул, яңадан ап-ак чапаннарга төренеп өлгергән наратларга да, нәфис тульгә бөркәнгән зифа каеннарга да, ап-ак мамык юрган ябынган аланнарга, күлләргә, сазлыкларга да йокты. Аннары ялтырап якты кояш күтәрелде. Их, бу минутта Карелия урманының матурлыгын күрсәгез иде. Меңнәрчә, миллионнарча кар энҗеләре җем-җем итеп балкыйлар. Наратларның ябалдашлары, кояш яктысында, сихри алтын шәмнәр төсле яналар, һава саф, урманда шылт иткән тавыш юк. Кайчагынца кайдадыр, еракта-еракта тукран тукылдаса, апың тавышы ап-ачык булып ишетелә, әйтерсең, ул берничә адымда гына. Бик еш, яна яуган кар өстендә, урман тавыкларының бөдрә эзләре, болан сыерларының сукмаклары очрый. Бу күренеш алдында нинди сунарчының каннар йөрәге типмәс тә, нинди сунарчы шушы эзләр буенча урман эчләренә кереп китмичә түзәр иде!? Командир разведчикларны ялга туктатырга карар бирде. Менә шушы ачык аланны үтәсе дә, әнә теге түгәрәк үргә күтәреләсе генә бар. Анда, ял итәр өчен ифрат җайлы урын. Ләкин командир «киттек!» дияргә өлгермәде, головной дозордан хәбәр китерделәр. — Иптәш Андрианов, алда ниндидер ят ис бар,—диде связной тирән-тирән сулап, — көйгән чүпрәк һәм янган ит исенә ошый. Разведчиклар, связнойны чолгап, сораштыра торган арада, ара-тирә исеп үтә торган җил дулкыны әлеге исләрне бирегә үк алып килде. Разведчиклар арасында борчылу, мәсьәләне тизрәк хәл итәргә ашкыну сизелде. Барсы да автоматларын хәзерләделәр. Ул арада берәү кулы белән үрнең сул як почмагыма төртеп күрсәтеп,

— Әнә... күрәсезме, учак... Зәңгәр төтене күтәрелә,—диде. Барыбыз да ул күрсәткән якка борылдык.

 Учак янына адаеп туктагач, коточкыч бер күренеш алдында шак катып калдык. Безнең һәркайсыбыз үз башыннан үлем куркынычларын кичергән, бик күп авыр хәлләргә очраган, ак финнарның ерткычлыкларын күп күргәи булса да, тәннәребез чемердәп, китте. Әйе, бу минутта кичергән тойгыларны, күкрәктә кайнаган нәфрәтне аңлатырлык сүзләр кеше телендә юк әле. Тамак төбенә каты төен килеп тыгылды, куллар автоматларны ныграк кыстылар. Һәркем шунда эченнән ант итте:

— Үч, үч, рәхимсез үч алырга! Разведчиклар сүзсез, башларын иеп карап торган күренеш менә нинди иде ул: (онытмагыз, иптәшләр!). Инде сүнеп барган учак өстендә аркылы ташланган бер кеше ята. Аның киемнәре янып беткән диярлек; аяк киемнәре юк; аяк бармакларының тырнаклары астына тимер кисәкләре кадакланган; йөзе коточкыч газаплардан чытылган; уң күзе ярым ачык, анда үлем дәһшәте чагылган. Кем ул, монда кайчан, ничек килеп эләккән без һичнәрсә белә алмадык. Аның янында документ фәлән юк, бары киеменең янмый калган өлешендәге йолдызлы төймәләр генә аның кызыл сугышчы икәнен сөйлиләр. Бер-ике секунд вакыт үткәндер. Уннарча куллар исемсез геройның гәүдәсен учак өстеннән алып, йомшак ятакка салган кебек, яңа яуган кар өстенә салдылар. Берәүләр аның әле төтәп торган киемнәрен сүндерергә тотынды, ә санинструктор аның янына тезләнеп, изүен чиште, күкрәген ачып карады.

Пуля ярасы... берәү, икәү...

Кинәт санинструкторның бармаклары җитезрәк хәрәкәт итә башладылар, ул кычкырып ук җибәрде:

— Иптәшләр! — һәм колагын сугышчының күкрәгенә куеп өстәде,— иптәшләр, җаны бар! Йөрәге тибә! Тере!

Ял итәргә, тамакны туйдырырга туктаган идек. Берсен дә эшләмәдек. Бөтен ару-талуларыбызны онытып, безнең һәрберебез өчен чиксез якын дустыбыз булып әверелгән әлеге сугышчыны, бер иптәшнең җылы тунына төреп, чаңгыларга салдык та, частебызга ашыктык. Юлда ничек барганбыздыр, нәрсәләр эшләгәнбездер,— берсен дә хәтерләмим. Безнең бөтен теләгебез, бөтен уйларыбыз бу билгесез геройны коткарырга юнәлдерелгән иде. Кич белән өебезгә кайтып җиттек. Иптәшне санчастька тапшырдык. Санчастьтан аны санбатка, санбаттан, самолетка салып, госпитальгә озатканнар. Шуннан соң без аның турында һичнәрсә ишетмәдек. Аның кем икәнен, фашистлар тырнагына ничек килеп эләгүен, ниһаять, үлеме-тереме икәнен дә белә алмадык. Әгәр дә очраклы бер хәл туры килмәгән булса, бу вакыйга безнең өчен гомер буена онытылмаслык серле бер фаҗига булып калган булыр иде. Апрель азагындагы сугышларның берсендә мин яраландым һәм госпитальгә килеп эләктем. Операциядән соң, хәлем әзрәк рәтләнә төшкәч, сестрадан укырга берәр нәрсә алып килүен үтендем. Бераздан соң ул берничә брошюра алып килде. Ләкин мин аларны күптән үк укыган идем инде, шуңа күрә китапларны тәрәзә төбенә куйдым да, терсәгемә таянып, таныш булмаган шәһәрнең урамына карый башладым. Тышта инде май ае; кояш көлә; ләкин бу ерак шәһәрнең урамнарында кар бетмәгән әле. Кызыл чүлмәк белән ябылган биек һәм текә түбәле, сырлап эшләнгән ак террасалы һәм шулай ук сырлап эшләнгән ак балконлы йортларга хәрби кешеләр кереп-чыгып йөриләр. Гражданский халык бөтенләй күренми диярлек.

Шулай уйланып карап торганда, кемдер,

— Их, бездә хәзер сандугачлар сайрый инде, ә монда кар ягва әле,— дип куйды. Мин тавыш ягына әйләнеп карадым. Койкам янында өстенә кара халат кигән, чөм кара чәчле, кош канатлары сыман кыйгачланып киткән шундый ук кара кашлы, урта буйлардагы берәү басып тора иде.

— Син татармы әллә?—дип сорады ул. Җавап урынына мин аның йөзенә текәлдем.

— Нигә болай өздереп карыйсың, әллә күргәнең бар идеме?— дип яңадан сорады ул һәм балаларча ачык итеп елмайды;

 — Кайдадыр күргән идем шикелле, ләкин хәтерли алмыйм. — дидем мин. Бик мөмкин, күргәнсеңдер дә... Шулай без аның белән таныштык һәм шуннан соң госпитальнең озын көннәрен кыскарта-кыскарта, озак-озак сөйләшә торган булдык. Аның исеме Вакыйф, фамиялиясе Гарифуллин, үзе Татарстан егете булып чыкты. Мин байтак вакытларга чаклы «улмы, түгелме?» дип эчемнән уйланып йөрдем-йөрдем дә, бер көнне кисәктән генә, — Вакыйф, сөйлә әле, кайда яраландың, кайчан, ничек?—дип сорадым. Моңа кадәр мин аның яралары турында һичбер вакытта да сүз кузгатканым юк иде. Ул авыр итеп сулады һәм уң кулы белән маңгаен сыпырып алды.

— Бүгенгә кадәр сорашмагач, һичкайчан сорамассың дип уйлаган идем. Сорамавың яхшырак булган булыр иде, әлбәттә...— диде ул. Аның тавышында мин бүгенгә кадәр һич тә ишетмәгән әллә нинди сагыш, үкенү, әрнү сиздем һәм үземнең бу саксызлыгым өчен аңардан гафу үтендем.

— Зарар юк,—диде ул бераз тынычланганнан соң,—хәзер ул кадәр авыр түгел инде... Авыр көннәр артта калды... Ярар. Шулай итеп,— ул елмайды,— февраль башларында без разведкага чыгып киттек. Мин разведчик бит. Ике тәүлек чамасы бугай, дошман тылында йөргәннән соң, көтмәгәндә финнарның разведкасына туры килдек. Сугышсыз гына котылырга мөмкин түгел иде. Без дә, алар да ут ачтык. Караңгы төшкәнче ике яктан да көчле атыш барды. Алар берничә мәртәбә безне камап алырга маташтылар. Ләкин һәрвакыт яралыларын һәм үлекләрен калдыра-калдыра чигенделәр. Эңгер-меңгер вакытында финнарга өстәмә ярдәм килде. Алар тагын да ныграк һөҗүм итә башладылар. Мин ике тапкыр яраландым, патроннар бетте. Иптәшләрнең дә байтагы я яраланды, я үлде. Topa-бapa мин бөтенләй ялгыз калдым. Гранаталарымны кулыма алам. Финнар якынлаша, түшләре белән шуыша-шуыша миңа таба киләләр. Берне чөям. Тегеләр чигенәләр. Бераздан яңадан килә башлыйлар. Аларның ак халатлары кар белән. Мин күзләре мне авырттырганчы карыйм. Тагын, тагын гранаталар көям. Тегеләр ягыннан ыңгырашулар ишетелә, сүгенәләр. «Рус, сдавайся!» дип кычкыралар. Шунда мине өченче тапкыр яраладылар. Хәзер чигенү турында уйларга да мөмкин түгел иде инде. Кул да, аяк та эшләми. Их, Мин әйтәм, үләргә туры килә ахыры. Ә яшисе иде. Мин бит әле өйләнмәгән егет, сөеп йөргән кызым да бар... Ләкин дошман кулына тереләй эләккәнче, үлем артыграк. Үләргә, ләкин кызыл сугышчының исемен тапламаска күңелемнән карар кылдым да, соңгы гранатамны кулыма тотып, финнарның мине чолгап алуларын көтә башлыйм. Озак көтәргә туры килмәде. Менә алар якыная, якыная. Тагын бер, ике секунд... Атмыйлар, күрәсең тереләй алырга уйлыйлар. «Их сез, мескеннәр. Кемне алырга уйлыйсыз!» дим мин эчемнән һәм, гранатамны янымдагы ташка бәрәм... Гарифуллин башын иде һәм берничә минут сүзсез торды, ишетелер - ишетелмәс кенә белән сүзен дәвам итте. — Ләкин, бәхетсезлеккә граната шартламады. Мин пычагыма сузылдым, тик соң иде инде... Менә шулай мин дошман тырнагына эләктем. Анда нәрсә булганын, туганкай, сорама да, сөйләмим дә. Шуны гына кабатлап әйтәм, фашистлар кулына эләккәнче, үлем мең мәртәбә артыграк. Мине дәвалаган өлкән врач әйтә, син, ди, Гарифуллин, дөньяга икенче тапкыр тудың. Сине монда алып килгән чакта, кеше дип атарлык бернәрсәң дә юк иде, ди. Янып, көеп беткән бер ит кисәге генә идең сиң, ди. Кемнәр мине кеше ашаучыларның канлы авызыннан тартып алгандыр, кемнәргә мин гомерем буенча рәхмәт укырга тиешмендер белмим. Әгәр дә мин ул кешеләрне очратсам, алар өчен нәрсә генә эшләмәс идем дә, аларга нинди генә рәхмәтләр укымас идем. Менә шундый хәлләр, туганкай баштан үтте. Хәзер рәтләнеп киләм инде. Тиздән яңадан фронтка барырмын дип уйлыйм. Элек мин башка кеше идем. Күңелем йомшак иде минем. Хәзер зәһәрләндем, дошман миннән пощада көтмәсен - өзгәләп ташлаячакмын үзләрен. Мин, дулкынлануымны сиздермәс өчен, тәрәзәгә таба борылдым. Ә Вакыйф, әкрен генә урыныннан торды да үзенең, палатасына юнәлде. Мин аны туктатмадым. Тагын берничә көн үтте. Мине носилкага салып, перевязкага алып киттеләр. Операция өстәлләрендә башка авырулар булганлыктан, миңа әзрәк көтәргә туры килде. Башымны күтәреп язу өстәле ягына карасам, өлкән врач каршында Гарифуллин басьпп тора.

— Менә, иптәш Гарифуллин, безгә аерылырга туры килә, — диде өлкән врач салмак кына.—Без сине дәваладык. Дөресен әйткәндә, син икенче тапкыр дөньяга тудың. Терелерсең дип башта мин үзем дә ышанмаган идем. Ләкин... яхшы. Без сине алты айга туган илеңә кайтарабыз. Сезгә ял кирәк. Иртәгә китәсез… — Туган илгә! Туган илгә!—дип пышылдады Гарифуллин. Их, белсә идегез, аның тавышында никадәр шатлык, никадәр бәхет иде.

— Рәхмәт, иптәш өлкән врач, рәхмәт,— Гарифуллин кинәт туктап калды һәм бераздан бөтенләй икенче тавыш белән дәвам итте:

—Ләкин, илгә кайтыр чак түгел, иптәш өлкән врач... Илтифатыгыз өчен бик зур рәхмәт. Ләкин мине фронтка, частема җибәрегез,—диде.

— Мөмкин түгел, мөмкин түгел, иптәш Гарифуллин. Сезнең организмыгыз бик нык талчыккан, сезгә ял кирәк әле.

— Сугыш беткәч ял итәрбез. Мине фронтка җибәрегез. Сез, мин икенче тапкыр дөныяга тудым, дисез. Туган илем өчен, ике түгел, өч гомерем булса да, кызганмас идем. Шул чакта мине операция өстәленә салдылар һәм мин Гарифуллинның сүзләрен артык ишетә алмадым. Бары палатага кайтып, берничә сәгать үткәннән соң гына минем яныма Гарифуллин үзе килде. Аньпң йөзе кояш кебек балкый иде.

— Я, туганкай, аерылышыр көннәр дә килеп җитте, — диде ул.— Чын күңелемнән әйтәм: бик яраттым үзеңне. Моннан соң, давай, хат язышып торыйк.

— Яхшы. Кая, илгәме? — дип сорадым мин.

— Юк, частема. Фронтка. Җибәрәселәре килмәгән иде, малай, комиссарга, госпиталь начальнигына кадәр барып җиттем. Күп даулаша торгач, риза булдылар. Сине, диләр, Гарифуллин, үлем җиңә алмагач, без генә җиңә алмабыз, әйдә cинеңчә булсын, диделәр. Үзләре көләләр. Чыннан да, үзең уйлап кара, илгә кайтсам мин нишләр идем? Ял итә алыр идемме? Юк. Ә фронтта мин кирәк. Бәлки, мине коткарган иптәшләрне дә очратырмын. Син ничек уйлыйсың, очратырмынмы?

— Фронт бик зур зурын, шулай да бәлки очратырсың,—дидем мин. Бу төнне без икәү бик озак сөйләшеп утырдык. Ә икенче көнне, Гарифуллинны озаткач, кулыма каләм алдым да, иптәшләремә, фронтка хат язарга утырдым.