Логотип Казан Утлары
Хикәя

Ана

1941 нче елның шомлы көзе иде бу. Немецлар, авылда кечкенә генә отряд калдырып, танкларга төялделәр дә, көнчыгышка таба чыгып киттеләр. Авыл үлгән кебек иде. Танклар чыгып беткәндә, кояш, урман сыртын үтеп, күздән югалды. Күләгәләр куердылар. Күз бәйләнде. Авыл караңгылык эченә кереп чумды. Каядыр, якында гына, туп тавышлары гөрселди башлады. Тәрәзә пыялалары зыңгылдап куйдылар. Түгәрәк тау башында, канатларын дырбайтып җил тегермәне янарга тотынды. Көчәя барган ялкын шәүләсе өй түбәләрен, сузылып киткән буш урамнарны, тырпаеп торган кое сиртмәләрен яктыртып җибәрде, һавада дары исе, янгын исе һәм тагын ниндидер ят исләр аңкый иде. Тәрәзәләрдә ут күренмәсә дә, авылда берәү дә йокламый. Кое янындагы карт өянкедә төн үткәрүче каргаларның да күзләренә йокы керми: янгын шәүләсе һәм ботакка асып куелган кеше гәүдәсе аларны шомландыра булса кирәк. Хәтта абзардагы терлекләргә хәтле, нәрсәдер сизенгән шикелле, бер ятып, бер торып, арлы-бирле сугылып йөриләр. Мария җиңгинең ябып куярга оныткан дуңгыз баласы, ишек алды буйлап әле тегендә, әле монда чабып йөри. Хатын, дуңгызның кылмыйча калуына пошынып, «Теге ләгънәтләрнең берсе тотып суймасын тагын» дип борчылса да, мондый шомлы төндә ишек алдына чыгу түгел, башын мендәрдән калкытырга да курка, иде. Шулай да ул сакланып кына — тәрәзәдән карады: дуңгыз баласы тәрәзә турысына килеп яткан; ишек алды кызыл яктышык, ниндидер сәер күләгәләр белән тулган; ә өянке ботагындагы мәетнең ябык йөзе, сузылып төшкән ялан аяклары аерым-ачык булып күренеп торалар. Хатын, башын тәрәзәдән алды да, йоклый алмыйча яткан улына сыенып, — Муеннары асларына килсен, бүтән ни әйтим...—диде. Малай да тәрәзәдән сузылып карады: аның йөзенә кызыл шәүлә төште.

— Я, тик кенә ят әле, зинһар!— дигәч, әнкәсе аны кире урынына яткырды. Малай бераздан йокыга китте, ләкин ананың күзенә һаман йокы керми: шылт иткән тавышка да сискәнеп китә һәм тынын кысып тыңланып ята башлый. Хәзер, менә хәзер килеп керерләр дә, ишекләрне каерып ташларлар, баласын, үзен өстерәп алып чыгып китәрләр шикелле тоела аңа. Төн урталарында туп тавышлары басылды», янгын сүрелде һәм Мария җиңги йокыга талды. Иртән, ул уянып киткәндә, кызыл нуры мич сырына төшкән иде инде. Ул ялт итеп тәрәзәгә күзен төшереп алды: өянке ботагында мәет юк иде. Күрәсең аны төнлә белән якыннары алганнар. Мария иркен сулап җибәрде: «Әле авылда безнең кешеләр бетмәгән икән» дип уйлады ул. Иңбашларына йон шәлен салды да, дуңгыз баласын карап керергә дип, ишек алдына йөгереп чыкты: чыкса, дуңгыз баласы юк. «Алып киттеләр ахыры, дошманнар!» дип, каушап, ул ары чапты, бире чапты, ләкин бер каян да таба алмады.

— «Тукта әле, малайны уятып эзләргә чыгарып карыйм» дигән уй белән өйгә йөгереп керде һәм, йокысыннан айный алмыйча, күзләрен йозырыклары белән уып торган малаен ашыктырып өйдән чыгарып җибәрде. Үзе дә шунда ук ишек алдына йөгереп чыкты һәм улының бакча буйлап, юеш бәрәңге саплары арасыннан, үкчәләрен ялтырата-ялтырата йөгереп китеп баруын карап калды. Менә ул бакча башына барып җитте: дуңгыз монда да юк иде. «Каян эзләргә соң моны?» дигәндәй, малай артына борылып карады һәм анасының: «Бар, улым, күрше бакчалардан караштыр» дип кул изәвен күргәч, атылып читән башына менде. Соңыннан улының шушы минутлары искә төшкәндә, ананың йөрәге өзгәләнә башлый иде. «Нинди хәерсез сәгатьләрдә генә чыгарып җибәрдем соң мин аны? Нигә үзем генә бармадым?» дип, тыела алмыйча елый иде ул. Малай читәнгә генә менеп баскан иде, кисәк, аткан тавыш гөрселдәп китте һәм шул минутта ук бала, атып төшерелгән кош кебек, иртәнге дымлы, туфрак өстенә чалкан барын төште. Анасы йөгереп килеп җиткәндә, бичара баланың кысыштан иреннәре : апасыннан, борын тишекләреннән канлы күбек килә башлаган иде. Хатын, сәер генә кычкырып, аның янына килеп тезләнде дә, шашып калды. Ләкин ул әле ни булганын төшенеп җитми иде шикелле. Кисәк ул бөтенесен дә аңлап алды һәм пайрап яткан баласы өстенә ташланып, аны очынып кочаклый, үбә, уятырга теләгәндәй, тарткалый башлады. Иңбашындагы шәле җиргә шуып төште; чәчләре таралып китте һәм ул, ләгънәтләр яудырып, яралы коштай бәргәләнергә тотынды. Малае каршында үзен бик зур гаепле санап, ул үз-үзен шелтәли башлады. Әйе, исән чагында ул аның кадрен белмәде. Бер дә юкка әрләп, хәтта кыйнап ташлаган чаклары да була иде... Шушы- сөякләрнең кай җирен кыйный алды икән соң ул! Ничек кулы барды икән! Ничек череп төшмәде икән аның куллары! Бичара ана бу авыр минутта бөтенесен дә онытты: үз авызыннан өзеп булса, да, иң яхшы сыныкны, аңа ашатуларың; авырып, ут эчендә саташып яткан чакларында, керфек тә какмыйча төн ката аның баш очында утырып чыгуларын; туна күрмәсен, ач йөрмәсен, бүтән балалар арасында өсте-башы ким-хур булмасын дип, аның өчен җан атып йөрүләрен,—барсын да, барсын да онытты ул бу минутта. Үзен гел яман яктан гына күреп, «Мин шәфкатьсез булдым», «Миңа бала төс түгел!», «Шул кирәк миңа! дип, үзен-үзе һич шелтәләп туя алмады. Бераздан ул тынды һәм, телсез кеше кебек, тавышсыз-тынсыз еларга тотынды. Тилергән кешедәй күзләрен бер урынга текәп, бернәрсә күрмичә, бернәрсә ишетмичә, хәтта үзенең кайда һәм нишләп утыруын да онытып, ул шулай бәрәңге яфраклары арасында бик озак утырды. Кояш аның аркасын, ачык муенын кыздыра; бакча өстендә иртәнге дымлы томан йөри; умарта кортлары быжылдап үтеп китәләр; чия ботагына бер кызыл түшле кош килеп кунды; як-ягыпа ялт-йолт каранып алды ла, сәерсенеп, очып китте: нәзек ботак салмак кына тирбәнеп калды; кинәт һава шыелдаган тавыш ишетелде, һәм нәрсәдер хатынның янына ук килеп төште; ул сискәнеп башын күтәреп карады: ике тилгән, канатларын авыр җилпеп, менеп киттеләр, ә коты алынган күгәрчен бәрәңге саплары арасына кереп поскан иде. Хатын, биредә утыруына гаҗәпләнгәндәй, як-ягына каранып алды да, улының суына башлаган гәүдәсен беләкләре өстенә салып, бакча буйлап абына-сөртенә кайтып китте. Күршеләр керделәр; мәетне җыярга булыштылар; кичен, караңгы төшкәч, бичара баланың гөнаһсыз тәнен җир үз кочагына алды. Төннең төн буена ана күзен йоммады: бер сүзсез, бер хәрәкәтсез караңгы өй эчендә утырып чыкты. Иртәгесен, бераз яктыргач, бакчадагы әле суынып та җитмәгән кабер янына тезләнеп, бик озак елады; улы өчен, шушы әче газаплары өчен үч алырга ант итте;' һәм шуннан соң гына беркадәр җиңеләеп киткән шикелле булып, кире өйгә кайтып керде. Өй эче буш, күңелсез; эшкә кул бармый; тамактан аш үтми; аптырагач. ул күршеләренә кереп китте, ләкин анда да озак утыра алмады; кире чыгып, тагын бакчага—улының кабере янына барып утырды. Шулай берничә көн бәргәләнеп йөргәннән соң, бер көнне ул каядыр китеп югалды: бер атна буена аны күргән, ишеткән кеше булмады. Бер атна үткәч, ул яңадан кайтып керде. Килеп керсә, ишекнең йозагы ватылган, өй эче асты өскә килгән; бакчадагы бәрәңге йолкынган, улының кабере тапталып беткән иде. Күрделәр кереп бөтенесен дә аңлатып бирделәр: ул югалып торган чакта, немец солдатлары» бөтен авылның астын-өскә айкап йөргәннәр; өй борынча кереп, кайсының сыерын, кайсының, сарыкларын, кайсының кош-кортларын талаганнар; кайсының бәрәңге бакчаларын утаганнар, нәүрәпләрен әрчегәннәр, өй әйберләрен күтәрел чыканнар; каршы торучы булса, аны шунда ук атып үтерә барганнар. Бу күңелсез хәбәрне тыңлаганда һәм тынлап бетергәч тә, ул бер сүз дә әйтүне кирәк тапмады. «Кайда югалып тордың?» дигән сорауга да,

 — «Күрше авылда, әниләрдә булдым» дип кенә җавап кайтарды. Улы үтерелгәннән соң ул сүзсез, уйчан һәм кеше сөймәс бер хатынга әйләнде, һәрвакыт ялгыз, рәтләп күзгә-башка да күренми, күренгәндә дә кеше кебек сөйләшми иде. «Малае үлгәннән бирле әллә нишләде бу Мария, бераз акылга җиңеләйде ахыры» дип сөйләшәләр иде күршеләре. Ул кайтып берничә көн торгач, авылга партизаннар һөҗүм итте. Авыл эчендә пулеметлар чатырдый, гранаталар шартлый башлады. Мария уянып, сикереп торганда, ян тәрәзә пыяласында кызыл шәүлә уйный нде. Ул тәрәзәгә ташланды: авыл уртасында ялкын сикеренә, ә урманнар, ишек аллары, каралты башлары яп-якты булганнар иде. Бераздан янгын басылды», атышулар тукталды. Авыл тагын көзге караңгылык эчендә чумды. Иртәгесен авыл халкын урамга да чыгармадылар. Хәтта тәрәзәдән карарга да ярамады: пыялага борыннарын төртеп карап торган ике баланы шунда ук атып үтерделәр. Ул көнне урамда немец солдатлары гына йөрделәр. Кич белән, урамнар караңгыга чумганнан соң, алар үзләренең мәетләрен җыеп күмделәр. Шул төнне Мария тагын авылдан чыгып китте. Кайчандыр, әле кыз чагында ук, җиләккә, гөмбәгә, юага йөргән сукмак белән ул туп-туры урманга китеп барды. Ул байтак вакыт шулай бер китә, бер кайта йөрде. Ләкин бер китүдән ул бик озак кайтмады. Инде берничә тапкыр кар да төшеп эреде. Салкын яңгырлар, суык җилләр башланды. Кыш якынлашып килә иде. Ә Авариянең өе һаман йозаклы: әллә немецлар тотып харап иттеләр үзен, әллә берәр бәрелеш вакытында һәлак булды, әллә бөтенләйгә отрядта калырга ният итеп, авылга кайтмаска булдымы,— беркем бернәрсә дә белми иде. Ләкин бер көнне, күз бәйләнер алдыннан, күләгә шикелле тын гына ул тагын кайтып керде. Күрше хатыннары, хәл сорашу хәйләсе белән, шунда ук аның өенә кереп тулдылар. Бераз аны-моны сөйләшеп утырганнан соң, хатыннарның берсе кинәт әйтә куйды:

— Кара әле, Мария, ник син бездән яшереп йөрисең? Мария аңа күзләрен тутырып карады, ләкин җавап бирмәде. Бөтенесе дә җайсызланып киттеләр. — Бакчаңдагы бәрәңгене аласы иде, кар астында кала бит...— диде шул ук хатын. Иртәгесен бәрәңге алдылар. Эшне бетереп, кулларын юып, берәм- берәм өстәл янына — кайнар бәоәңге ашарга утырганнан соң, Мария аларга бөтенесен дә сөйләп бирде.

— Сездән яшереп йөргән юк,— диде ул. Курыкмыйча, үзенең барлык планнарын ачып салды». Хатыннар тынып калдылар. Куркыныч эш иде бу. Шулай да ярдәм итәргә сүз бирделәр. Көне билгеле түгел иде әле. «Кайчан?» дигән сорауга Мария: «Вакыт җиткәч, үзем әйтермен» диде. Көтә башладылар. Сәгатьләр — тәүлеккә әйләнде. Төнлә күзгә йокы керми, көндез эшкә кул бармый: күңел ашыга! «Булса тизрәк булсын иде!» Ә Мария китте дә батты. «Әллә тотып алдылар инде үзен?..» «Булса тизрәк булсын иде инде!» Ниһаять, ул кайтты. Барлык күзләр аңа текәлделәр, «Бүген» —диде ул. Барлыгы да җиңел сулап җибәрде. «Димәк бүген?» — Бүген төнлә. Беренче граната шартлау белән үк башлыйсыз. — диде ул. Һәм төн җитеп, беренче шартлау тавышы ишетелүгә, фашистлар гарнизоны урнашкан йортның артында ялкын сикеренә башлады. Бераздан ул бөтен йортны үзечең кайнар, кызыл кочагына йомарлап алды. Өй эчендәге шашып калган немецлар, тәрәзәләрне ватып, урам ягына сикерешә башладылар. Килеп җиткән партизаннар аларны гранаталар белән өзгәләделәр. Иртәгесен, улының кабере белән саубуллашып, Мария авылдан бөтенләйгә китеп барды. 1942