Логотип Казан Утлары
Новелла

АМЕРИКА СОЛДАТЫ

Одель бүлмәләренең берсе: Тәрәзәсе ачык. Якында яткан җирдән алдынгы позицияләрдә, моннан унҗиде квартал ераклыкта гөрселдәгән Ятыш тавышларын тыңлап ятасың. Мылтыктан атышкан тавышлар төннең төн буе өзелми. Чатыр-чотыр винтовка тавышы, шуңа пулемет килеп кушыла. Пулеметның көпшәсе зуррак, ул ешрак тырылдый— ронг, караронг, ронг, ронг. Моннан соң траншея тупларының гөрселдәүләре һәм тагын пулемет, тырылдавы башлана. Ятасың, яткан җиреңнән атыш тавышларына колак саласың, — менә бу минутта анда, Университет шәһәрчегендә яки Карабанчельдә булмыйча, монда, җылы ятагыңда сузылып яту рәхәт тә соң! Тән җылылыгың белән өстеңдәге җәймәләреңне әкрен-әкрен генә җылыта бирәсең. Кемдер аста, синең тәрәзәң төбендә карлыккан тавыш белән җырлап җибәрә, син йокыга китеп өлгермисең, ике-өч исерек сүгенә-сүгенә узып китәләр. Иртә белән, будильник челтерәргә дә өлгерми кала, авыр снарядларның колак тондыргыч тавыш белән ярылуларыннан уянып китәсең, торып тәрәзә янына киләсең, башыңны тәрәзәгә тыгып урамга карыйсың һәм якасын торгызган, ә башын түбән игән бер кешенең таш түшәлгән мәйдан уртасыннан барлык көченә чабып барганын күрәсең; Һава ачы дары исе белән тынчыган, син инде кичә бу дарылы Һаваны иснәмәсәм иде, дип уйлагап булсаң да, бүген тагын иснәмичә хәлең юк,—халатыңны өскә салып, аякка туфлиларыңны эләктереп мәрмәр баскычтан аска йөгерәсең һәм сиңа корсагы яраланган олы яшьтәге бер хатын, бу хатынны отель вестибюленә кертә килүче күк блузалы ике ир кеше очрый. Хатын кулы белән үзенең ярасына ябышкан, кан аның бармак араларыннан бәреп, сузылып агып килә Урамда, бер почмакта, унбиш егерме адым читтәрәк ватык ташлар, кирпеч сыныклары өеме, цемент кыйпылчыклары, актарылып ташланган балчык, үтерелгән бер кеше аның тетелгән киемнәре яртылаш балчык белән күмелгән — тротуарда тирән бер чокыр, чокыр эченнән, ярылаган трубадагы газ күтәрелә — һәм болар барсы да иртәнге һавада әллә нинди бер саташу төсле булып күренәләр. Гражданский гвардеецны очратып аннан:

— Үлүчеләр күпме?—дип сорыйсың.

 — Берәү генә,—ди ул.

Снаряд тротуарны ватып аска чумды һәм ярылуын да аста ярылды. Әгәр өстә, таш арасында ярылган булса, үлүчеләр иллеләп булыр иде. Икенче бер гвардеец балчык арасында ята торган гәүдәнең баш урынын каплый— өзелгән баш үзе әллә кая очкан. Алар снаряд белән ватылган газ трубасын төзәтү мәшәкатеннән арына алмыйча калалар, ә син отельгә иртәнге ашны ашарга әйләнеп кайтасын. Күзләре кызарган уборщица вестибюльнең мәрмәр идәненнән кан тапларын юып ала. Үтерелгән кеше әле ярый син түгел, синең таныш кешең дә түгел һәм Гвадалахара фронтында булган озын көннән, салкын төннән соң барсы да бик нык ачыкканнар. Иртәнге ашны ашап утырганда, кемдер синнән:

— Сез аны күрдегезме?—дип сорый.

— Күрдем,—дип җавап кайтарасың.

— Без бит аннан көненә унар тапкыр үтеп йөрибез. Нәкъ шул почмактан. Тешсез калуың бар бит,—дип шаяртмакчы була кемдер. Аңа, мондый эш белән шаярмыйлар, дип җавап кайтаралар. Барсы да сугыш вакыты өчен гади булган тойгылар. Әһә, әле ярый мин түгел! Бусы әле мин түгел! Анда, Гвадалахара янында үтерелгән итальяннар да ярым әле син түгел, гәрчә алар, үтерелгән итальяннар, Капоретто белән бәйләнешле булган истәлекләр аркасында үзләре болай һаман безнең үтерелгән кешеләребез» булып күренсәләр дә, ярый әле, син түгел. Юк. Иртәләрен иртүк кызганыч бер автомобильчиккә утырып һәм рульгә аннан да кызганычрак шоферны», фронтка якынлаша барган саен тынычсызлыгы көчәя барган егетне утыртып фронтка чыгып китәсең. Аның каравы кичен, кайвакытларда тәмам караңгы төшкәннән соң, утсыз грузовиклар белән узыша-узыша һәрьяктан уңайлы итеп төзелгән отельга әйләнеп кайтасың, ә анда сине йомшак ятагың, тәүлегенә бер доллар түләү шарты белән алган һәм тәрәзәсе урамга карый торган җыйнак бүлмәң көтә. Түрдәгеләр, отельнең эчке ягындагы бүлмәләр —аларга снаряд төшү куркынычы юк һәм шуңа күрә алар, синең бүлмәңә караганда кечрәк булсалар да, кыйбатрак торалар. Снаряд отельнең янәшәсендә үк, тротуарга төшеп ярылганнан соң, бик яхшы ике бүлмәдән торган номерны да бөтенләй юк бәягә алып була башлады. Үтерелгән кеше мин түгел! Әһә! Ярый, бусы әле мин түгел! Хәзергә әле мин түгел! Соңыннан, көннәрнең берендә, Испания демократиясенә ярдәм җәмгыятенең госпиталендә, Морат фронты сызыгының аргы ягында, Валенсия юлы өстенә салынган госпитальдә миңа:

— Сезне Рзвен дигән бер кеше күрергә тели,—диделәр.

— Ә мин аны беләмме соң? — Сез аны белмисез бугай,—диделәр миңа.

—Юк, сез аны белмисез, ләкин ул сезне күрергә тели.

— Кайда ул?

 — Югарыда. Югарыда, палаталарның берсендә, ниндидер бер чырайсыз кешегә кан күчереп маташалар,—ул кеше, кулларын сузып, койкасында ята, бернәрсәгә дә карамый, ә үзе эч пошыргыч тавыш белән ыңгыраша да ыңгыраша. Аның бу ыңгырашулары, алдан ук шулай көйләнгән төсле, тынып-тынып тора, тыныш аралары тигез, гомумән, бу тавыш аннан чыкмыйдыр төсле.

— Ровен дигән кеше кайда монда?— дип сорыйм мин.

— Мин монда,—дип җавап бирә Рэвен. Бу тавыш иске генә соры одеял белән капланган ниндидер бер өем эченнән килә. Ике кул, берсенә-берсе тотынышып, соры одеял өстендә ята, кайчандыр бит булып та, хәзер инде сары төстәге кытыршы яссылыкка әйләнеп калган бер нәрсә одеял читеннән күренеп тора, бу сары яссылык бинт белән аркылы уратылып бәйләнеп куелган — күзләренең урыннары да, күзләре үзләре дә бинт астында калганнар.

— Кем бу?—дип сорый Ровен. Аның иреннәре бөтенләй юк дип әйтерлек, шулай да аның сүзләре ачык ишетелә, тавышы ягымлы яңгырый.

— Хемингуэй,—дим мин.

—Сезнең хәлегезне белергә дип килдем. Ул дәвам итә: Америка солдаты — Башта мин битем харап булды дип тордым. Граната шулай яралап китте аны. Өч мәртәбә тиресе кубып төште, хәзер төзәлә башлады инде.

— Битегез әйбәтләнеп килә сезнең, төзәлүедер инде. Моны әйткән чакта мин мөмкин кадәр аның битенә карамаска тырышам. — Америкада нинди яңалыклар бар? Анда, безнең кебекләр хакында, ни сөйлиләр?

— Настроение бик нык үзгәрде хәзер,— дим мин,—анда хәзер республика хөкүмәтенең җиңеп чыгуын аңлый башладылар инде.

 — Сез шулай булыр дип уйлыйсызмы?

Һичшиксез,—дим мин.

— Бу сүзегез мине бик нык куандыра,— дип куя ул,—беләсезме нәрсә, әгәр, дөнья хәлләренең барсын да белеп барсам, эчем дә пошмас иде минем. Сызлану пустяк ул, мин һәрвакыт шулай карап киләм. Ләкин мин барсын да гаҗәп дәрәҗәдә беләсем килә, барсы белән дә кызыксынам, әгәр дә вакыйгалардан артка калмасам һәм бөтен нәрсәне аңлап бара алсам, сызлануга исем дә китмәс иде. Мин хәтта кая булса да берәр эшкә дә ярап куяр идем әле. Беләсезме нәрсә, сугыштан куркуның ни икәнен дә белмәдем мин. Әйбәт итеп сугыштым. Мин инде моңа чаклы да бер яраланган идем, унбиш көн дә узмады, терелеп үзебезнең батальонга әйләнеп тә кайттым. Шунсыз чыдап буламы соң. Аннан соң менә болан булдььм. Ул үзенең кулын минем учыма китереп сала. Бу кул — эшче кеше кулы түгел. Сөялләре дә юк, нечкәрәк кенә бармакларының тырнаклары да ялтырап, очланып торалар.

— Сез ничек яраландыгыз соң?

— Бер часть какшый башлаган иде дә, без шунда тәртип урнаштырырга дип киттек. Тәртипне урнаштырдык, аннан соң фашистлар белән бәрелешеп алдык, аларньп бик әйбәтләп кыйнадык. Каты булды сугыш, ләкин без аларның тетмәләрен теттек һәм әнә шунда кайсысыдыр миңа граната белән җибәрде. Аның кулы минем учымда, үзем аның сөйләвен тыңлыйм, ә үзем ичмасам бер генә сүзенә дә ышанмыйм. Бу кешенең дөньяда калган бу сәләмә тәненә карап, мин, нишләптер, кискәләнгән солдатны күз алдыма китереп бастыра алмыйм. Мин аның кичек яраланганын белмим, шуның белән бергә мин аның сөйләвенә дә ышанып бетә алмыйм. Әгәр чын булса, ул сөйләгән хәлдә калып яраланудан берәү дә баш тартмас иде. Шулай да мин аның сүзләренә ышанган төсле булып күренергә тырышам.

— Сез үзегез кайдан соң?—дип сорыйм мин аннан.

— Питсбургтан. Мин анда университетта укый идем.

— Ә сез монда килгәнче тагын берәр эш эшли идегезме соң?

— Мин тагын благотвооительное обществода хезмәт итә идем,—ди ул. Моннан соң инде мин аның сүзләренә бөтенләй ышанмый башлыйм, тик шулай да аның бу дәрәҗәдә каты яралануы мине һаман гаҗәпләндерә бара. Гаҗәпләндерә, ләкин шаккатырмый. Теге сугыштан соң да кешеләр, үзләренең яралануларьь турында сөйләгәндә бераз арттырып җибәреп, киртә аркылы да сикереп чыккалый торганнар иде. Сугыш вакытында түгел, соңыннан шулай булды. Вакытында мин үзем дә киртә аркылы сикереп чыккалаган кеше. Бигрәк тә кичләрен. Ул мине, мин аның сүзләренә ышана, дип уйлый, бу нәрсә мине шатландыра һәм без аның белән китаплар турында гәпләшә башлыйбыз. Ул язучы булу турында хыяллана икән, мин ана Гвадалахараның төньягында булган хәлләр турында сөйлим, Һәм икенче тапкыр килгәндә, Мадридтан нннди дә булса берәр нәрсә алып килергә вәгъдә бирәм. Бәлки, пичек булса да җаен табып, радиоприемник алып килермен, дим мин.

— Рәхмәт, Эрнест, — ди ул. — Мин сезне Эрнест дип әйткәнгә сез ачуланмый торгансыз бит? — дип кайтарып сорый. Яңгыр көнне барган сугышта теткәләнеп, соңыннан кояшта көйгән калкулыкка ошап күренә торган бу биттән тавыш йомшак һәм бик ачык булып чыга. Ләкин аңа җавап бирәм:

— Нишләп ачуланыйм, ди. Зинһар өчен һич тә тартынмыйча сөйли бирегез. Карагыз әле, дускай, сез тиздән терелеп җитәчәксез һәм эшкә дә ярый башлаячаксыз. Сезгә, минемчә, радио аша чыгышлар ясарга мөмкин булыр. — Ихтимал, — ди ул. — Сез бит әле монда килерсез?

— Киләм, билгеле, һич шиксез киләм.

 — Хуш хәзергә, Эрнест,—ди ул. —

 Хуш сау бул, — дим мин аңа. Түбәндә миңа ул кешенең ике күзе һәм бите һич тә төзәлмәслек дәрәҗәдә һәлак булуын, шуның өстенә тагын балтырларының, аяк табаннарының да яраланганлыгын әйтәләр.

— Аяк бармакларының берничәсе кубып төште инде, ләкин ул аны үзе белми,—ди врач.

— Ә бәлки инде ул аны беркайчан да белмәс.

— Юк, белер. Чөнки ул хәзер терелеп килә инде, — дип врач минем сүзгә аркылы төшә. Шунысы ярый әле — яраланучы кеше син түгел, тик шулай да бусы инде синең ватандашың. Пеисильваниядән килгән синең ватандашың, кайчандыр без анда Геттисбург янында сугышып та йөргән идек. Аннары мин миңа каршы атлап килүче бер офицерны, Британиянең кадровый офицерына хас сугышчан әтәч кьияфәте бел-ән атлап килүче Кэннингхэмны, Равен хезмәт иткән батальонның командирын күрдем. Аның сул кулында өр яңа өч яра, пуля яралары (мин аның ул яраларың үз күзләрем белән күрдем, берсе эренли дә башлаган иде), бер пуля күкрәгенә кереп, калак сөяге астында утырып калган. Ул миңа батальонның уң флангысында торган икенче бер частьны чигенә башлаган җиреннән ничек итеп туктатуларын, бер башын фашистлар, икенчесен республика гаскәрләре тотып торган окоп өчен ничек тартышуларын һәм соңыннан бу окопны ничек итеп үзләренә алуларын, алты сугышчының бер пулемет берлән сиксән фашистка ничек итеп каршы торуын, республика гаскәрләре килеп җиткәнче ничек итеп позиция тотып торуларын, соңыннан республика гаскәрләре килеп җиткәч һөҗүмгә күчен, фронт сызыгын тигезләү өчен барган каты сугышны — барсын да, барсын да сөйләп бирде. Аның бу сүзләре ачык, төгәл, җыйнак, ышандыра торган сүзләр һәм аның сөйләвендә Шотландия акценты бик көчле булып сизелеп тора иде. Күзләре үткен, тирәннән очкынланып күренә торган карчыга күзләре һәм аның сөйләвен тыңлаганнан соң, бу кешенең сугышта ничек булганлыгын хис итәсең. Узган сугышта мондый операция өчен ул орден алган булыр иде. Бу сугышта аерым батырлыкларны билгели торган билгеләр юк, батырлыкның бердән-бер билгеләре — яралар, ә яралар өчен монда хәтта нашивкалар да бирелми.

— Бу бәрелештә Рэвен дә катнашты,— ди ул.—Мин хәтта аның яралануын да күрмәдем. Егет кеше булып чыкты ул. Ул миннән Соңрак яраланды булса кирәк. Без өзгәләгән фашистлар яхшы өйрәтелгәннәр иде. Алар бер пуляны да бушка җибәрмәделәр. Алар, без сизгәнче, караңгылык эчендә качып, безне көтеп утырган булганнар, аннары, сизеп алгач, кинәт, берьюлы, залп белән ут ачтылар. Менә ни өчен мин бер үк урынга дүрт пуля эләктердем. Без бу командир белән озак кына сөйләшеп утырдык, ул миңа тагын күп кенә хәбәрләр сөйләде. Аның миңа сөйләгән хәбәрләре барсы да мөһим хәбәрләр иделәр, ләкин Дж. Рэвенның, Питсбургтагы благотворительное общество хезмәткәре, хәрби хәзерлек үтмәгән бер кешенең миңа сөйләгән сүзләренең дөрес булып чыгуы барсына караганда да мөһимрәк булып чыкты. Бу ниндидер яңа, искиткеч сугыш һәм бу сугышта син кеше ышана алган нәрсәләрнең барсын да күрәсең.

1937