Логотип Казан Утлары
Публицистика

1812 ЕЛГЫ ВАТАН СУГЫШЫНДА КАЗАН ТАТАРЛАРЫНЫҢ КАТНАШУЫ ТАРИХЫННАН

Немец оккупантларына каршы алып барыла торган бүгенге бөек Ватан сугышы көннәрендә, француз оккупантларына каршы 1812 елны алып барылган сугыш тарихын искә алу, аның белән кызыксынуның көннән-көн үсүе бик табигый. Без 1812 елгы сугышның героик традицияләре данлыклы кызыл сугышчыларыбыада партизаннарыбызда һәм гомумән барлык совет халкында нык сакланганын гына түгел, бәлки аларның социалистик ватан өчен көрәш тәжрибәләрен тагын да күп мәртәбә үстергәнен, тирәнәйткәнен күрәбез. 1812 елгы безнең ил халкының Наполеон армиясенә каршы сугышы изге сугышларның берсе иде. Ул халык сугышы иде. Наполеон армиясенә каршы алып барылган ватан сугышында ул вакытта Россия территориясендә яшәгән барлык халыкларның да, бөек рус халкы белән берлектә, актив хатнашканлыклары билгеле. Мәсәлән, шул заман газеталарының берсендә («Северная почта» газетасында, 4 декабрь, 1812 ел) якут халкының бу сугышта актив катнашуы языла. Бу сугышта рус халкы белән берлектә мордва, типтәр, мишәр, татар, башхырт һәм башкаларның катнашуын шулай ук С. Глинка да күрсәтеп үтә. 1812 елгы ватан сугышы турында аеруча соңгы вакытларда күп кенә материаллар игълан ителсә дә, академик В. Пичета әйткәнчә, безнең совет тарих фәне бу сугыш турында тирән марксистик әсәр биргәне юк әле.

1812 елгы ватан сугышына татарларның катнашуы тарихы исә әле өйрәнелмәгән бер өлкә булып тора. Хәзерге вакытта безнең кулда булган материаллар 1812 елгы ватан сугышында Казан татарларының катнашуын тулы чагылдырмасалар да, аларның бу сугышта актив катнашканнарын күрсәтәләр. Киң халык массасында бабаларыбызның безнең илнең бәйсезлеге өчен алың барган героик көрәшләре истәлекләре нык сакланган. Бухал ык фольклорында да чагыла. Хәзергә кадәр 1812 елгы ватан сугышы турында безгә татар телендә «Рус—француз сугышы бәете» исемендә, өч варианттан торган бәетне табарга мөмкинлек булды. Бу вариантларның берсе 1899 елны профессор Н. Ф. Катанов тарафыннан «Известия общества археологии, истории и этнографии Казанского Университета»да игълан ителгән, ә калган ике варианты Татарстан тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институты гыйльми сотрудниклары тарафыннан табылган. Наполеон Эшченең «җиңелмәс» армиясе көтмәгәндә 1812 елның 22 июнендә Россиягә һөҗүм башлый. Бу талау армиясенә каршы. Россиянең бөтен халкы күтәрелә. Бөек рус халкы белән берлектә, илнең 1812 елгы ватан сугышында Казан татарлары бәйсезлеге өчен украиналылар, белорусслар, башкырт дивизиясе, калмыклар, татарлар һәм башка милләтләрнең солдатлары да геройларча көрәшәләр. Наполеон армиясенә каршы көрәшүче регуляр армия белән берлектә, беренче көннәрдән үк диярлек, төзелә башлаган ополчение отрядлары да актив катнашалар. Ополчение Россиянең төрле районнарында төзелә. Бу ополчениене төзүдә Россия халкының төрле катлаулары, аеруча крестьяннары актив катнашалар. Оплочениене төзү турында император Александр I нченең 1812 ел 6 июль манифесты турындагы хәбәр Казанда һәм Казан губернасында бик тиз тарала. Бу манифестны мәйданнарда, чиркәүләрдә (соборларда) кычкырып уку оештырыла. 1812 елгы сугыш вакытында Казанның һәм Казан губернасының тормышы шактый, үзгәрә. Казан шәһәренә Москвадан күп кенә учреждениеләр күчерелә: 1812 елның сентябреннән 1813 елның июненә кадәр Казан гимназиясе бинасында Екатеринский институт эшен алып бара. Аннан башка Казанга Хөкүмәт Сенаты департаментлары, Опекун советы һәм башка учреждениеләр дә күчерелә. Шәһәрдә торучыларның саны тагын да утыз меңләп кешегә үсә. Димәк, сугышка кадәр булган халыкка чагыштырганда, йөз процентка үскән дип әйтә алабыз. Профессор Загоскин ул вакыттагы Казан хәленә характеристика биргәндә: «1812—1813 елларда дошман тарафыннан басып алынган һәм актыктан яндырылган һәм таланган Москваны Казан берникадәр алыштыра иде» ди. 1812 елгы ватан сугышының Казан губернасының экономикасына да тәэсире була. Профессор К. Ф. Фукс үзенең «Казанские татары в статистическом и этнографическом отношениях» (Казан, 1844 ел) дигән әсәрендә 1811 ел белән 1817 ел 6 Н. Катанов.—«Исторические песни казанских татар», изд. ОАИЭ при Каз. УН-те», т. XV, вып. 3. 1899 г. стр. 292-297. 7 Проф. К. В. Базилевич и др.—«История СССР». Учебник для IX кл. сред, школы. М. 1940, стр. 10. 8 «Отечественная война и русское общество», т. IV, стр. 228. 4 Газ. «Казанские известия», 1812 г. № 30. арасында Казан сәүдәсенең аеруча чәчәк атуын әйтеп китә. Казан губернасының бөтен промышленносте сугыш өчен хезмәт итә башлый. Осокин фабрикасы армия өчен сукно эшләп чыгаруын, көчәйтә. Бу фабриканың эшчеләре: «Без дошманга каршы көрәшүчеләргә мич шикелле җылытырлык яхшы» сукно эшләргә тиешбез» диләр. Шул көннәрдә чыгып килгән «Казанские известия» газетасы, 1812 елны Казан губернасында алпавытлар хуҗалыгында сукно эшләп чыгаруның, аеруча Москва фабрикалары ябылганнан соң, күтәрелеп киткәнен әйтә. Казан ополчениесе төзү өчен (ул 1812 елны төзелә) халык тарафыннан акча җыю эше оештырыла. Императорның манифесты буенча дворяннар үзләренең кул асларында булган крестьяннар хисабыннан һәрбер кешегә берәр сум, актыктан бер сум егерме бишәр тиен кертергә тиеш булалар. Моннан башка алар 140 мең сумлап акча кертәләр. Казан губернасының купецлары 80 мең сумлап, Казан шәһәренең мещаннары 10 мең сум, цеховойлар 2 мең сум акча кертәләр. Губернаның бөтен өязләреннән акчалата һәм әйберләтә: кылычлар, мылтыклар, киндерләр һәм башкалар җыела. Шулай ук Осокин йөз пот бакыр тапшьпра, аерым кешеләрдән күл кенә санда көмеш әйберләр керә. «Казанские известия» газетасы битләрендә ул вакытта сугыш кирәкләренә һәм Москва халкына ярдәм өчен күп кенә акчалар һәм әйберләр бирелгәне турында хәбәр ителә. Бу хәрәкәттән Казан татарлары да читтә калмыйлар. Алар бөек рус халкьп белән бергә булалар, Казан ополчениесен төзүдә актив катнашалар. Казан татарлары ополчение төзү өчен 8 мең сумнан артыграк акча җыеп бирәләр. Монда, әлбәттә, шул вакыттагы Казан губернаторы Б. А. Мансуров тарафыннан сугыш турымдагы манифестларның татар телендәге басмасы таратылуы да ярдәм иткән булса кирәк. Казан губернаторы Б. А. Мансуров үзенең полиция министрыма 1812 елның 28 июлендә язган хатымда Казан гимназиясенең директоры профессор Яковкинга манифестны татар теленә тәрҗемә итәргә бирелгәнен хәбәр итә һәм бу манифест, тәрҗемә ителгәч, 200 экземпляр басылып, Казан һәм Казан тирәсендәге татарлар арасында таратылганын әйтә. Б. А. Мансуров бу манифестның татарчага тәрҗемә ителеп таратылуының татарларга нык тәэсир ясаганын һәм нәтиҗәдә күп файда биргәнен дә күрсәтеп үтә. Болай документларны татар теленә тәрҗемә итү методы Казан губернаторы тарафымнан берничә мәртәбә кулланылганы билгеле. Мәсәлән, дошман армиясен җиңү турымда игълан ителгән манифест (25 декабрь, 1812 ел) татар теленә тәрҗемә ителә. Бу манифест хәтта кыргызлар арасында да таратыла. Ләкин, югарыда әйткәнчә, татар теленә тәрҗемә ителгән бу документларның берсе дә бүгенгә кадәр сакланмаган. Казан татарларының патриотизмы ополчение төзү өчен акча җыю белән генә чикләнми. Алар үзләре, башка милләт вәкилләре белән берлектә, Казан ополчениесен төзүдә турыдан-туры катнашалар. Татарлар арасыннан берничә унлап кешенең ополчение составында катнашканы безгә ачык билгеле (тула исемлеге сакланмаган). Әле күптән түгел генә табылган документлар арасында татар хатымы Нигъмәтуллинаның Казан Ратушасына биргән заявлениесе безнең өчен аеруча кыйммәтле. Нигъмәтуллина үзенен заявлениесендә улларының берсе регуляр армия составында дошманга каршы көрәштә катнашуын әйтә һәм икенче улын ополчение сафына алуны үтенә. 1Бу Нигъмәтуллинанын патриотик заявлениесен укыган вакытта бөек рус язучысы А С. Пушкинның «Рославель» дагы патриоткасы Полинасы! искә төшә. Патриотка Нигъмәтуллинанын. заявлениесе бик әһәмиятле документларның берсе. Чөнки ул шул заман да татар хатынының бөтен яктан (сыйнфый яктан, милли яктан һәм семьяда) кол булып яшәвенә карамастан, үзенең патриотик хисләрен югалтмавын, аңарда ватанчылык тойгылары яшәвен күрсәтә. Казан ополчениесе сугышчылары гомумән, шул җөмләдән аның сафында булган Казан татарлары да, оккупантларга каршы» көрәштә актив катнашалар. Германия территориясендә барган каты сугышларда Казан ополчениесе, шул исәптән татарлар да, бик батыр, сугышалар. Бу турыда безнең кулда булган бәетләрдә дә әйтелеп үтелә. Дүрт-биш кердек сугышка, каннар билдән актылар, Сугышыбыз тәмам булгач, безгә медаль тактылар, диелә бәеттә. Партизан отрядларын оештыручы патриот Денис Давидов үзенен «Опыт теории партизанских действий для русских войск» дигән әсәрендә дә татарларның активлыгына тукталып, татар полкларының юлларны саклауда күп кенә файдалары тигәнлеген күрсәтеп уза. 1812 елгы ватан сугышы чыннан да халык сугышьп булды. Бу сугышта регуляр армия һәм ополчение белән берлектә, партизан отрядлары да киң хәрәкәт иттеләр. Казан татарларының партизан отрядларында катнашулары турында 1812 елгы ватан сугышында Казан татарлары 55 бүгенге көндә безнең кулда ачык материаллар юк әле. Шулай да алар булырга һәм ныклап эзләгәндә табылырга тиеш дип уйлыйбыз. Наполеон I нче, Россия империясенең күп кенә вак милләтләрдән торганын искә алып, хәзерге немец фашистлары, шикелле, милләтләр арасында каршылыкны көчәйтү нигезендә, Россиянен, тылын какшатырга омтылышлар ясый. 1812 елгы, ватан сугышы алдыннан Россия белән Төркия арасында каршылыклар шактый кискен була. Шунлыктан Наполеон I нче Төркияне Россиягә каршы сугышта үз ягында катнаштырырга тырыша. Ләкин бөек полководец Кутузов, күренекле стратег һәм иң яхшы дипломат та булганлыктан, 1812 елның май аенда ук Россия өчен файдалы солыхны төзүгә ирешә. Наполеон бу солых турында белгәч: «Моңарчы мин Төркия белән мондый ахмаклар идарә иткәнен белмәгән идем» ди. Ә соңыннан үзе дә: «Миңа, Төркия һәм Швеция. Россиягә каршы сугыш алып барырга теләмәүләрен белү белән үк, Россиягә каршы сугышны, туктату файдалырак булган булыр иде» ди. Наполеон I нче, Казан татарларының кайберләре арасында берникадәр Төркия белән берлектә хәрәкәт итү омтылышы барлыгын сизеп, Казан татарларының бу өлешен үз ягына аударырга да омтылышлар ясап карый. Ул үзенең шпионнарын, диверсантларын җибәреп карый. Вильно губернаторыннан Литва татарларьнның бер слеше Наполеон армиясе сафында хезмәт итәргә теләкләре барлыгын белгәч, ул алардан аерым полк төзеп, әгәр дә мең кеше җыелса, бу полкны Казанга таба җибәреп, анда Казан татарларын русларга каршы күтәртергә план төзи. Ләкин бу план үтәлми кала. Литва татарлары һәм Казан татарлары Наполеон яклы булмыйлар. 1812 елгы ватан сугыш Наполеон империясенең тар-мар ителүе белән тәмамланды. Бу вакыйга бөгеп Россиядә һәм шул җөмләдә Казан губернасында: Тәтештә (Казанские известия», № 10, 1814 ел). Чистайда («Казанские известия», № 22, 1814 ел), Алабугада («Казанские известия», № 25, 1814 ел) һәм башка җирләрдә зур тантаналар белән каршыланды, Мондый тантаналар Казанның үзендә дә үткәрелде, «Казанские известия» газетасы Казанда үткәрелгән бу зур тантаналар турысында бодай дип яза: «Черек күлдәге тантаналарда руслар белән берлектә татарлар да катнашлы. Бөтен Казанда бу гомуми тантанага катнашмаган бер генә кеше дә калмады, һәркемнең йөзендә шатлык тойгылары күренде. Бу тойгыларны рус кешеләре гади рәвештә һәм чын йөрәктән күрсәттеләр. Татарлар да үзләренең мәхәббәтен горурлык белән күрсәтәләр. Алар да үзләренең Россиянең турылыклы уллары булуларын һәм аның данын саклауда башкалар белән бергә катнашуларын күрсәтәләр».

1815 елның 24 февралендә, Казан ополчениесе Казанга кайткач, тагын Казан халкының зур тантаналар үткәргәне турында газеталарда хәбәр ителә. Сугыштан җиңеп кайткан ополченецлар турында яңадан яңа лирик әсәрләр басыла. Профессор Френнең сөйләгән рече үзенә аерым китапчык итеп басын лып таратыла. Бу китапчык сатылганнан җыелган акча сугыш инвалидлары файдасына тотыла. 1812 елгы ватан сугышының традицияләре бүгенге көндә, бөтен прогрессив җәмгыятьнең дошманы булган фашистик Германиягә каршы сугышта тагын да ныгыдылар. Безнең социалистик ватанны- саклаучы батыр улларыбыз һәм кызларыбыз, иптәш Сталин әйткәнчә, безнең бөек полководецларыбыз Александр Невский, Дмитрий Донской, Кузьма Минин, Дмитрий Пожарский, Александр Суворов һәм Михаил Кутузовлардан үрнәк алалар. Безнең социалистик ватанны саклауда, аның иреклеге өчен, бәйсезлеге өчен көрәштә, Советлар Союзының бүтән халыклары белән берлектә, татарлар да геройларча көрәшәләр, Гитлерньщ талау армиясен тармар итүдә геройлык күрсәтәләр. Элекке вакытта изелеп килеп, Сталин Конституциясе кояшы» астында, бөек рус халкының туганнарча ярдәмендә, бәхетле, матур, иркен һәм мул тормыни белән яши башлаган татар халкы Бөек Октябрьның уңышларын саклап калу өчен үз-үзеи аямыйча көрәшә, бу уңышларын саклап калуда моңарчы күрелмәгән геройлык, батырлык күрсәтә. Хәзерге вакытта Советлар Союзы Геройлары арасында татарлардан да күп кенә Геройларның булуы моңар иң ачык раслау булып тора. Кабахәт гитлерчыларның безнең Советлар Союзында яшәүче халыклар арасына милли каршылыклар кертеп, милли дошманлык тудырырга һәм безнең тылны какшатырга тырышулары җимерелде. Бөек Советлар Союзының халыклары Ленин-Сталин партиясе янына тагын да ныграк оештылар һәм тылны ныгытуда активлыкларын көннән-көн көчәйтәләр.