Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПАРТИЗАН ИВАН

Ватаныбызның вакытлыча немец оккупантлары тарафыннан басып алынган җирләрен азат итү өчен җиңүле сугыш алып барган бер вакытта, талантлы язучы Мирсәй Әмир тарафыннан язылган «Партизан Иван» пьесасын сәхнәгә кую зур роль уйнаячак. Җир йөзендә охшашы күрелмәгән ерткычлыкларны тудырган гитлерчыларның. кабахәт йөзләрен сәхнәдә күрү ул чирканычларга карата нәфрәтебезне тагын да көчәйтәчәк. Иван Дударьлар семьясының кыю хәрәкәтләре, Бойкодагы җитезлек, Кызыл Армия сугышчыларыннан Васюк һәм Мостафиннарның батырлыклары тамашачыларны изге көрәшкә рухландырачак. Иван Дударь образында без колхоз хуҗалыгы белән оста җитәкчелек итә белүче председательне генә түгел, бәлки сугыш шартларында массаны үзе артыннан ияртә алучы көчле оештыручыны партизаннарның нык юлбашчысын да күрәбез. Ул тыныч шартларда, семьяда, яшьләр арасында уенчан, шат күңелле кеше булган шикелле ук, ватанны азат итү өчен көрәштә дә нык һәм җитди була белә. Ул ватаны өчен тормышын, хатынын, балаларын корбан кылырга хәзер торучы чын патриот иптәш бу үзәк фигураны бөтен тулылыгы белән, бик оста җанландырган. Дударьның бөтен семьясы үзе шикелле патриотлардан тора. Полинадагы чыдамлык, дошман алдында каушамау чын совет аналарына хас булган характер. Партизан Ивани дагы дуслык ачык күренә һәм бу образлар Кызыл Армиядәге дуслык, иптәшлеккә нигезләнгән аңлы дисциплинаның үрнәге булып торалар. Автор дошман типларын бирүдә дә шаблон юллар белән эш итми. Ул аларның эчке һәм тышкы кабахәтлекләрен тамашачыда нәфрәт тудырырлык итеп ачып сала белгән. Рихард Бауэр, Ганс Краузе, Роберт Бишеле шикелле немец офицерлары бер-берсеннән нык аерылып торалар. Алардагы үзенчәлекләр нык сакланган һәм алар үзләренең кабахәт омтылышларында бер-берсенә ошамыйлар. Автор вакыйгаларның куелыгына, үсешенә һәм кызыклы булуына нык әһәмият биреп эш иткән, бу яктан алганда, беренче картинадан башкаларны уңышлы дип санарга мөмкин. Ләкин беренче картинада вакыйгалар бик сыек һәм ул, яшьләрнең күңел ачуларын күрсәткән күренеш булырга тиешле булса да, артык сүрән бирелгән. Ул пәрдәдә тик торганда такмак әйтеп биеп, юкны бушка әйләндереп сүз көрәштереп утырудан башка бер вакыйга да юк. Васюк белән Бойко арасындагы сүз уйнатулар, Иван белән Полинаның топ-томалдан ачынып биеп йөрүләре һич тә урынлы түгел. Бу хәрәкәтләрне бернинди обстановка да акламый, икенчедән, тик торганда биеп-җырлап утырулар арзанлы пьесалардагы алымнарны хәтерләтәләр. Яшьләрдәге күңел ачу—шатлык чаткыларын башкачарак күренешләр аша да бирергә мөмкин булыр иде. Автор, кызганычка каршы, бу турыда эзләнеп тормаган. Иванның Васюкны яратуы һәм кызыма пар булуы турында уйлавы бик мөмкин. Ләкин ул турыда Марусяга әйтүе һич тә акланмый, бигрәк тә ул фикерне Васюк алдында әйтүе һич мөмкин булмаган эш. Шулай ук, Мостафинның ашап утырган вакытында, Полина, Маруся һәм Гришаларның аны бүлдереп сорашулары бик кызыклы алым булса да, аны, урынсызга, берничә тапкыр кабатлап озынга сузу уңышлы түгел. Әсәрне сәхнәгә куйган вакытта бу кимчелекле урыннарга нык әһәмият бирергә, аларны кыскарту яки төзәтеп бирү өстендә эшләргә кирәк: Тулаем алганда, пьесада актерларга уен өчен материал күп. Сәхнәгә кую, оформление ягыннан да пьеса җиңел эшләнгән. «Партизан Иван» пьесасы колхоз-совхоз театрларының репертуарында һәм клуб сәхнәләрендә күренекле урын алыр дип ышанабыз.