Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОППЕКГЕЙМНЕР СЕМЬЯСЫ

1

Фашизмга каршы алып барыла торган кискен көрәшнең алдынгы сафында торып иҗат итүче атаклы немец язучысы Лион Фейхтвангерның исеме матур әдәбият укучылары арасында нык танылган һәм аның күп сандагы тарихи романнары киң популярлык казанганнар. Шуңа карамастан, моңарчы аның бер әсәре дә татар теленә тәрҗемә ителмичә килүе безнең әдәбиятыбызның зур гына кимчелеге булып тора иде. Шунлыктан, «Оппенгеймнар семьясы» романының татар телендә чыгуын алкышлап каршы алырга кирәк. Лион Фейхтвангер тарафыннан немец фашизмының ерткычлыгын, Дан эчүчәнлеген, варварлыгььн фаш итеп язылган башка романнар («Уңыш», «Ялган Нерон», «Сөрелү») арасында «Оппенгеймнар семьясы» романы үзенең эмоция көче, ышандыру куәте, укучыны һичбер көчәнүсез үзенә тарта алуы белән аеруча күренекле урында гора. Бу романда борын-борын заманнардан бирле Германия җиренә урнашып, үзенең эш сөючәнлеге, намуслылыгы, авторитеты белән шунда танылган бер еврей семьясының Фашистлар власть башына килгәч һәлакәткә очравы, табан астында изелергә мәҗбүр ителүе һәм, ниһаять, тәмам юкка чыгуы сурәтләнә. Иң яхшы укучылардан берсе булган Бертольдка гимназиянең «яңа укытучысы»— фашист Бернд Фогельзанг әдәбияттан доклад ясау өчен провокацион тема бирә. Ул аңарга борынгы герман чоры персонажы Арминий Херуейснең эшчәнлеге турында сөйләргә тәкъдим итә. һәрбер адымда намуслы булган, саф күңелле Бертольд Оппенгейм күп кенә тарихи әсәрләрне өйрәнә, ул Германиянең фашистик тарихчылары Арминийның эшчәнлеген артык күпертәләр, Арминий андый зур тарихи шәхес булмаган, дигән нәтиҗәгә килә һәм гимназиядә ясаган докладында шул фикерен әйтә дә. Фогельзангка шул гына кирәк. Ул шунда, бөтен класс алдында, Бертольдны хәкарәтли һәм аннан гафу үтенүен таләп итә. Үзенең хаклы икәнлегенә ышанган Бертольд әлбәттә баш ими. Оппеигеймнар акыллы, осөрмәтле, идеалист кешеләрдән саналалар. Ләкин алар өскә ыргылып килә торган фашизм куркынычы алдында аптырап калганнар, алар үзләрен чыгырларыннан чыгарып ташланган итеп сизәләр, аларның күп еллар буенча ныгып килгән барлык карашлары йөз түбән килгән. Үзенең хаклы булуын белгән, шуңарга нык ышанган һәм шул хаклык өчен бөтен нәрсәсен бирергә хәзер торган Бертольд, ярдәм сорап, әтисе, туганнары янына, гимназиянең директоры хөрмәтле педагог Франсуа картка бара, ә алар аны, баш ияргә, хаксызлык каршы и да буйсынырга өндиләр. Газаплы каршылыклар алдында калган Бертольд бу түбәнлеккә түзә Берлинда, королева иевдәге гимназиядә егет, яшь кенә еврей алмый, агу эчә. Бертольд үләр алдыннан Германиядәге миллионнарча кешеләрнең язмышлары турында уйлый. «Миллионнарча кешеләр үзләренең фашистларга каршы икәнлекләрен белдерәләр, меңнәр моның өчен Жаннары белән түлиләр, йөзләр турында, меңнәр турында билгеле була, ләкин миллионнар турында берәү дә белми. Шулай булгач, Германия кем соң ул? Бугаз киереп кычкыручы һәм законга каршы корал саклап, кулга корал тотып, башбаштаклык итүче коричневый күлмәкләрме? әллә бүтәннәрме? законга буйсынып, коралларын тапшырган һәм хәзер инде берәр сүз әйтергә теләгәндә баш сөякләре ваттырыла торган миллионнарча беркатлы кешеләрме? Юк, ул, Бертольд, ялгыз Түгел. Аның иптәшләре бар, йөз меңнәрчә, миллионнарча иптәшләре бар. Билгесез солдатка һәйкәл куйганнар, ә билгесез немец турында, аның Билгесез иптәше турында һичкемнең һичбер сүз әйткәне юк. «Минем Билгесез иптәшем», дип уйлый Бертольд: «Алар сине эзәрлеклиләр, кыйныйлар, төрмәләргә ябалар... Ләкин көне килер, син күтәрелерсең...» Бертольд үлә. Аның әтисе Мартин Оппенгеймның предприятиесен фашистлар тартып алалар, шәһәрнең атаклы хирургы булган Эдгар Оппенгеймны операция ясаган җиреннән штурмовиклар чыгарып ташлыйлар, сәнгать сөюче, артык нечкә җанлы, гуманист Густав Оппенгейм, концентрация лагерендагы газаплардан соң, сәламәтләнә азмыйча үлә. Густавның секретаре антифашист Клаусс Фришлин Густав Оппенгейм үлгәннән соң мондый хат яза: «Без үзебезнең эшебезне дәвам иттерәбез һәм нәрсә эшләргә икәнен беләбез. «Безне, мин сезнең абзагыз төсле үк, немец халкының бик зур бер өлеше мәгънәсендә әйттем. Мин аны, безне җиңә алачак түгелләр дип ышандырдым» ди. Роман «Без үзебезнең эшебезне дәвам иттерәбез һәм нәрсә эшләргә икәнен беләбез» дигән юллар белән, фашизмга каршы кешеләрнең актив көрәшкә оешуларын күрсәтү белән, җиңүгә ышануларын раслау белән очлана. «Оппенгеймнар семьясы» романы гитлерчыларның—«тутый кош каурыйлары белән бизәнгән каргаларның» чын йөзен ачуы, «милләтчеләр», «социалистлар» киеменә киенеп, империалистик юлбасарлык эшләрен алып бара торган ерткычларның чын йөзен ачуы белән әһәмиятле. Лион Фейхтвангер бу романында: «Өченче империя хуҗаларының эшләгән һәм кушкан бөтен нәрсәләре акылсызлык һәм ялганнан гыйбарәт. Аларның сүзләре дә ялган, дәшми торулары да ялган. Алар ялган белән йокыларыннан торалар, ялган белән йокларга яталар. Аларның бөтен властьлары ялган, аларның законнары ялган, аларның хөкемнәре ялган, аларның немец теле дә, фәннәре дә, хокуклары да, иманнары да ялган. Аларның «национализмы!» да, «социализмы» да ялган. Барсы да ялган. Тик бер генә нәрсә, аларның. кешене күрә алмаулары гына чын» ди. һәм романның һәр бите фашистларның бу ялганнарын фаш итә, шул ялган юлны, ерткычлыкны бөтен җир шарына урнаштырырга, кешелек дөньясын иң караңгы вәхшәт патшалыгына кайтарырга тырышкан ерткычларга каршы тагы да аяусызрак көрәшергә чакыра. «Оппенгеймнар семьясы» ның татарча тәрҗемәсе яхшы эшләнгән. Тәрҗемә итүче М. Максуд иптәштә, редакцияләүче А. Шамов иптәш тә зур язучының әсәрен яхшы сыйфатлы итеп чыгару өчен шактый зур көч куйганнар.