Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘЙБӘТ КИТАП

Элендә, урман чишмәсе төсле, бай һәм талгын һавалы шигърият бәреп торган бу хикәя китабын зурлар да, кечкенәләр дә, хәсрәтлеләр дә, табигать тарафыннан күбәләк булып яратылган җилбәзәкләр дә— барсы да, барсы да бер кат укып чыксын иде. Анда җилбәзәкләр өчен сабак булырлык гыйбрәтле хәл, ә хәсрәтле кешеләрнең күңелләрен күтәрерлек чын шатлык бар. Анда азатлык сөюче борынгы Франция, анда ике яшьнең саф мәхәббәте, анда урман итәгеннән иркәләнеп агып ята торган серле Морель суы, анда немец тупаслыгының фаҗигалы эзләре, анда күңелсезлектән башкасы барсы да бар. Укыйсың һәм гаҗәпләнәсең. Натуралист язучы дип, дөнья әдәбиятында бераз кырын кагылыбрак йөртелгән Эмиль Золя шушы биеклеккә чаклы күтәрелә алыр икән! Ә чынлабрак карасаң, аңлашыла торган хәл бу. XIX йөзнең соңгы яртысында, 1870-71 нче елларда, Франция милли трагедия кичерә, аның виноград бакчаларын немец оккупантлары таптыйлар, Париж камалу эчендә кала, гади чиркәү хадимнәре немецларга каршы утлы нәфрәт белән тулып яши башлыйлар, алар, оккупантларның катгый рәвештә тыюларына да карамастан, Франциянең милли бәйрәмен билгеләп чиркәү кагалар һәм чиркәү манараларыннан үзләрен-үзләре тотып аталар. Менә шундый давыллы вакыйгалар француз әдәбиятына бик законлы рәвештә бәреп керәләр һәм анда мәңгеләшеп калалар. Әнә шундый давыллы елларның бөек монументы булып Эмиль Золяның бу хикәясе туып кала.

Һәрбер бөек нәрсәдә шулай булганы төсле, бу китапта да даһилык гадилек белән бергә орынып яши. Бер яктан дәртле нәфрәт, көчле патриотик тойгы, икенче яктан һәрбер укый-яза белә торган кешегә ачык аңлаешлы итеп хикәя кылу. Әгәр бу нәрсә художникның рухын рәнҗетү булмаса, без кыска гына итеп аның эчтәлеген сөйләп карар идек. Ә эчтәлеге аның болай: Бик матур Морель суына, озын-озын агачлар күләгәсенә салынган Һәм инде үзе дә өч ягыннан үрмәле үләннәр белән күмелгән карт тегермәндә гомеренең ахыргы елларын уздыручы тегермәнче Мерлье картның бердәнбер кызы унсигез яшьлек Франсуаза үзе болай «чандыр гына» булса да, яшьлек кануннарына каршы килә алмыйча, Доминник дигән бер егетне зур дәрт белән яратып йөри башлый. Карт тегермәнче моның өчен башта бераз кәефсезләнә, соңыннан «бер көнне кич белән, бер сүз дә әйтмәстән, ул аны үзе ияртеп» өенә алып кайта. Тиздән туй булырга, ике яшь йөрәк бергә кушылырга тиешләр. Ләкин шул арада пруссакларның бөтен Лотарингияне үз кулларына алып килүләре ишетелә. Тупас немец итеге Франциянең кояшлы кырлары һәм шук калалары белән бергә, ике яшьнең назлы бәхетен дә таптый, туй булырга өлгерми кала. Француз гаскәрләреннән бер төркем, карт тегермәнгә ышыкланып, немецларны тотып торалар һәм шул вакытта, үзе дә сизмәстән, бары тик кәләшен саклау теләгеннән генә чыгып кулына ау мылтыгы ала Доминник. Ала һәм ахыры чигенә чаклы сугыша. Регуляр гаскәрләр китәләр, немецлар тегермәнне камап алалар, егет пленга эләгә һәм аңа немецлар бер хыянәт хакына «тормыш» тәкъдим итәләр. Доминник хыянәт бәрабәренә килгән «яшәүгә» риза булмый, егетне әгәр иртәгә чаклы «акылга килмәсә» атарга булып ябып куялар. Франсуаза төнлә белән, бик зур башсызлыкл-ар күрсәтеп, егетне качыра. Тик бу котылу юлы түгел, иртә белән немецлар кызныц сөекле әтисен ябып куялар. Я әтиең, я кәләшең, диләр алар. Кыз ике ут уртасында кысылып кала. Тагын ике сәгатьтән аның карт әтисен атып үтерәчәкләр, кыз, дивана кеше төсле, ни эшләргә белмичә кырлар буенча әкрен генә атлап йөргәндә, бер хәерче карт аркылы мәсьәләнең нидә икәнлеген ишеткән Доминник үзе кайтып немецлар кулына бирелә. Егетне дә, аңа кушып карт тегермәнченең үзен дә аталар. «Чандыр кыз» карт әтисенең һәм сөйгән егетенең мәетләре янында япа ялгызы утырып кала, ләкин бу ялгызлык озакка булмый. Кызга иптәшкә француз гаскәрләре киләләр һәм алар бөек бүләк — җиңү алып киләләр. Бөек француз әдәбиятының энҗеләреннән берсе булган бу хикәяне татар телендә чыгарып һәм аны бүген чыгарып Татгосиздат бик яхшы эшләгән. Ачык итеп әйтергә була: вакытында һәм тиешле җирлеккә төшкән орлык бу. Ә мондый орлыкның әйбәт җимеш бирәчәге алдан ук билгеле. Монда китапның тәрҗемәсе әйбәт булуны да искә алмыйча китеп булмый. Ачык итеп, аңлаешлы итеп, шул ук вакытта әсәрнең эчке музыкасына зарар китермичә эшләнгән. Ибрай Газыйның тәрҗемәчелек эшендәге уңышы бу. Укучыларның йөрәкләренә туп-туры барып керә торган мондый китапларны күбрәк һәм тизрәк таратырга иде. Бусы китап сатучы кешеләргә карата әйтелә.