Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ПРАВДА» НЫҢ 30 ЕЛЛЫГЫНА КАРАТА

«Правда»ны Владимир Ильич Ленин һәм иптәш Сталин төзеде. Бөтен Россия күләмендә партия газетасы төзүнең беренче нигез шартлары киң катлау эшчеләр массасының, бигрәк тә Петербург пролетариатының теләктәшлеге һәм материаль булышлыгы булды. «Правда» чыннан да, Россиядәге һәм, барыннан да элек, Питердагы эшчеләр сыйныфының тырышлыгы нәтиҗәсе булды. Шушы тырышлык булмаганда ул яши алмаган булыр иде» (Сталин). Билгеле, «Правда», чыга башлавының беренче көннәреннән үк, Россия эшчеләр сыйныфының сугышчан органы булып әверелде. «Правда»—дөньяда бердәнбер газета, башка андый газета булганы юк әле һәм хәзердә дә юк. Билгеле, дөньяда зур средстволары, яхшы техникалары булган шактый күп газеталар бар. Бу газеталарның хәрефләре яхшырак, рәсемнәре техник яктан бик әйбәт итеп эшләнгән. Күп кенә газеталарның күләме, һич югында сугышка кадәр, «Правда» күләменә караганда берничә тапкыр зуррак иде. Андый газеталарның сотрудниклары бик күп була. Алар арасында бөтен дөньяга исемнәре танылган әдәби работниклар һәм публицистлар да аз түгел. Шулай булса да, бер генә газетаның да «Правда»ныкы кебек аны халыкның киң катлавына якын, кадерле һәм туган итә торган мөмкинлекләре юк. «Правда», чыга башлавының беренче көннәреннән үк, масса газетасы» булды, масса өчен булган газета түгел, бәлки масса газетасы булды; эшче, ярлы крестьян, батрак аны үз газеталары дип санадылар. Ни өчен? Бер яктан алганда, формаль рәвештә шуның өчен, чөнки алар аның расходларына үзләренең тиеннәрен бирделәр. Асылда исә шуның өчен, чөнки ул аларның интересларын чагылдырды. «Правда» газетасы яши башлаганнан бирле, большевиклар партиясе органа буларак, һәрвакытта да, масса белзн берлектә, көрәшүче көчләрнең авангардында барып, халыкның төп интереслары өчен көрәште. «Правда» беркайчан да халыкка игътибарсыз булмады, артта калган настроениеләргә яраклашмады. Момент никадәр генә кыен булмасын «Правда» һәрвакытта да ныклы» пролетар революцион юлны яклап килде. Ахыр чиктә бу юл һәрвакытта да хезмәт ияләренә иң күп нәтиҗәләр бирде. Газета шул юлны яклавы белән үзенә халыкның гадәттән тыш ышанычын казанды. «Правда» күңел ача торган романнар, фельетоннар, сенсацияле хәбәрләр басмады, ләкин аның укучылары һәрвакытта да үзенең тиражына караганда күбрәк булды». Кыюлык белән әйтергә мөмкин, әгәр хәзер «Правда»нын тиражын 4—5 тапкыр арттырсаң иде, анда да әле «Правда»ны алырга теләүчеләр санына караганда кимрәк булыр иде. Безнең илебездә эшләүче һәм уйлаучы һәрбер кеше үзенең эшен, үзенең хәрәкәтләрен беркетергә, аларның принципиаль дөреслегенә ышанырга тели, «Правда» битләрендә үз хәрәкәтләренең һәм фикерләренең мотивларын һәм юнәлешен ышанычлы рәвештә беркетә торган җаваплар эзли һәм таба. Безнең илебезгә барлык Правданың 30 еллыгына карата 57 яшәүчән нәрсәләр «Правда»га таба омтыла һәм бу бик табигый, ул шулай булырга тиеш тә. «Правда» халык алдында тора торган мәсьәләләрне хәл итүдә һәрвакытта да турыдан-туры катнаша. Әгәр дә «Правда» совет халкы арасында гаять зур авторитет казанган икән, аның каравы халыкның йогынтысы да, аның хисләре һәм омтылышлары да һәрвакытта да «Правда» да урын табалар. Монда «Правда» белән халык һәм халык белән «Правда» арасында ниндидер үзара бергәләшеп эш итү бар. Хәер, безнең советлар илендә башкача булырга да мөмкин түгел, чөнки «Правда», партиябез Үзәк Комитетының органы буларак, һәрбер практик мәсьәләнең принципиаль ягын яктырта. Һәм шуның белән бергә ул халык тырышлыкларының нәтиҗәләрен бер урынга туплап, аларны халыкка күрсәтә, иртәгесе көннең перспективаларын ача. Мәкерле дошманга — немец фашизмына каршы совет халкының рәхимсез көрәшенең хәзерге тарихи моментында «Правда»ның бурычы мактаулы һәм җаваплылыгы зур. Безнең илебездәге барлык кешелек көчләре җиңүгә ирешү өчен кыл кебек тартылырга тиешләр. һәм «Правда» газетасы, халыкның фикерен чагылдыручы буларак, бөтен халык белән бер фикердә булып, көн саен көрәшкә, дошманга каршы нәфрәткә чакыра, халык көрәшенең төрле формаларын күрсәтә һәм аларны үстерә, һәрбер совет кешесен, ул безнең киң территориябезнең кан җирендә генә булмасын, фашист басып алучыларга каршы актив көрәшкә, барлык чаралар белән фронтка булышлык күрсәтү эшенә тарта. «Правда» — фронтны, аның данлыклы сугышчыларын тылга, фронт өчен эшләүче, үзләренең бөтен күңелләре һәм бөтен йөрәкләре белән фронт ягында булган кешеләргә һәм үз ватаннарының гражданнары һәм патриотлары булу ягыннан фронтның һәрвакыт алгы линиясендә булырга хәзер торучы кешеләргә бәйли торган гаять әһәмиятле буын. «Правда» — совет халкы газетасы. Ватан сугышы көннәрендә ул алдынгы фронт газетасы да. Сугышчылар белән берлектә «Правда» көрәшнең барлык авырлыкларын кичерә. Ул — сугышта актив катнашучы һәм «Правда» номерының окопларга сугышның алгы линиясенә килүе сугышчылар өчен бәйрәм. «Правда»ның партизаннар отрядына килүе отрядның көчләре, нык торучанлыгы һәм сугыш осталыгы арту белән бер дәрәҗәдә. «Правда» газетасы — безнең партиябез Үзәк Комитеты органы, — фашист варварларга каршы, Ленин — Сталин байрагы астында ватаныбызның намусы һәм бәйсезлеге өчен, СССР халыкларының бәхете өчен совет халкының героик көрәшенә җитәкчелек итүче партия Үзәк Комитетының органы. Эшчеләр сыйныфы һәм барлык хезмәт ияләре эше өчен көрәштә большевиклар партиясенең данлыклы тарихы безне һәрвакытта да бөек батырлыкларга рухландырды һәм рухландыра. «Правда»га киләчәктә дә, СССР халыкларын яклаудан, ныгытудан һәм үстерүдән гыйбарәт булган данлыклы эшне дәвам иттерүен чын күңелдән телим.