Логотип Казан Утлары
Хикәя

ПОЛКОВНИК КЫЗЫ

 I

Сугышка кадәр мин полковник Корольчукта ездовой, безнеңчә әйтсәк, кучер булып хезмәт иттем. Безнең полк чик буендагы кечкенә бер шәһәрдә тора, җил көнбатыш ягыннан искәндә Польша төтене безнең борынга чаклы килеп җитә торган иде. Начальство тирәсендә чуалуның азмы-күпме файдасы да тими түгел, баштарак мине зарядкаларга алып миемне чыгардылар да, соңыннан, хозротага күчеп полковникның кучеры булып алгач, үзем дә койрыкны сыртка салдым. Иртүк торам да, ат сараена китәм. Андый-мондый сүз чыга башласа, «иптәш полковникның үзе белән сөйләшегез, мин аның кучеры гына» дим. Ә иптәш полковникка атны чиста, тук тотсаң, пролеткаң төзек, сбруйларың нык булса, аннары тагын вакытында аны алырга барып, вакытында өенә илтеп куйсаң шул җиткән, — хәер, боларында мин сынатмый идем. Әллә чынлап инде, әллә маташтырган булып, әледән-әле әйтә торган иде полковник:

— Телим икән машинада да йөри алам мин, Хәкимҗанов, әмма ләкин синең белән йөрү күңеллерәк,—ди торган иде. Полковник үзе шулай дип әйтә торган иде бит! Ә миңа, бер катлы кешегә, шул җитә кала, дилбегәне кагып җибәрүем була, ат элдерепме-элдерә, тояклар астында җилләр уйный... Шулай да бер чакны сынаттым. Ничек кенә сынаттым әле, уйласам әле дә чигәләрем тартыша башлый. Атны чиста тотуда түгел, сбруйларда да түгел, политзанятиедә дә түгел — нәрсәдә сынатуымны үзем генә беләм. Аннары тагын безнең полкка бернинди дә катнашы булмаган бер кеше белә. Дөресе, шул бер кеше аркасында сынаттым мин. Моны мин хәзергә чаклы берәүгә дә әйткәнем юк иде, сездән яшереп булмас, әйтәм,— тик бераз гына сабыр итеп торыгыз. Алда кирәк булыр, белеп китик: безнең полковникның симез генә, ак кына, күл төсле тыныч кына бер хатыныннан башка тагын әйбәт кенә бер кызы да бар иде. Мин әйбәт дим икән, чынлап та әйбәт дигән сүз инде ул. Ни генә димә, кызларны күргәләгәнем бар минем, армиягә киткәндә минем өчен авылда өч кыз бер буйдан елашып калдылар. «Китәсеңмени дә китәсеңмени, Хәсән» диләр. «Саулыгым бар, йөрәгем бар, керфекләрегезне юкка гына суга манмагыз, китәм!» дидем мин аларга. Мин тагын әллә кая, авылга кайтып киттем, сүз полковник кызьп турында, Лиза турында бара иде бит әле. Шул, Лиза атлы иде ул кыз. Уналты яшьләрендә. Нечкә генә билле, буе-сыны коеп куйган күк, ә күкрәкләре... менә монысына инде минем телем җитми, егетләр! Яз көне, безнең авышның урманында үскән гөмбәләр дип әйтер идем, күбегезнең безнең авыл урманында булганы да юк. Кыскасы, җанкисәк инде. Чәчләрен толымлап үреп сала, башына бик килешле кара шляпа кия. Кара шляпа, аппак маңгай. Аппак маңгай, кап-кара күз. Ул сиңа турырак итеп бер карамасын инде, әгәр караса, беттем диген. Йокының да рәте китә, рәтләп уяу да булып булмый, һәм һичшиксез, уставка сыймый торган берәр эш эшләп, кухняга берьюлы өч наряд аласың. Моның белән генә калсаң сәдәкасы диген әле. Кыз турында полкта берәү белән дә сөйләшмим. Шулай да көн аралаш кулга пәке алып, барлы-юклы мыекларны кырып маташуымны күреп иптәшләр шикләнәләр. «Нәрсәдер бар синдә, Хәкимҗанов, бик купшыланып йөри башладың әле» диләр. Җавабым кыска: «Иптәш полковник чисталыкны ярата!» дип кенә җибәрәм. Политзанятиеләргә, аннары тагын класста үтелә торган бүтән занятиеләргә дә бик тырышып йөри башладым. Кичләрен, ял сәгатьләрендә, башка иптәшләр ленуголокка кереп гармонь уйныйлар, шар сугалар, кайберләре увольнительное алып шәһәргә чыгып китәләр, ә мин — юк. Бер почмакка сенеп утырам да, кычкырып-кычкырып русча китап укыйм. Аңлавым тегеләй-болай гына, кычкырып укысаң тел шомара диләр. Шуның өчен кычкырып укыйм. Тел шомартудан тыш тагын бер ниятем бар барын да, анысын әле хәзергә үземә үзем әйтергә дә шикләнеп йөрим. Полковникны алырга барган җирдә, әледән-әле Лиза минем күз алдымнан күбәләктәй пырылдап узып китә, кайбер көннәрне ниндидер сүзләр дә кушкалый, ә мин ык-мык итәм дә калам. Әйтсәм әйтергә сүзләрем дә бар, кычкырып китап укый торгач телем дә шактый ук шомарды бугай инде, сакал-мыек та ялап алган төсле итеп кырылган, шулай да кызны күргәч онтылам да калам. Кыз минем янымнан пырылдап узып китә дә, урам буенча бераз баргач, тыкырыкка кереп күздән югала. Анда аның укый торган мәктәбе бар, Лиза ул мәктәпнең унынчы классында укый, Лизаның портфеле һәрвакыт калын-калын китаплар белән тулы була. Ул инде дөньяның әллә нинди серләрен белеп бетергәндер, тик, шулай да ул әле бер нәрсәне белми. Калын-калын китаплардан башка тагын дөньяда ездовой Хәкимҗанов дигән бер егет бар. Ул кычкырып-кычкырып русча укый, ул Лизаны төшендә күрә, ул аның чәч толымнары турында җырлар җырлап йөри. Ялгыз гына калган минутларымда шулай уйлаштыргалыйм, бәхет сынап бер мәртәбә хат язып карарга да исәп юк түгел, унынчы класста укый торган кызлар егетләр хатына ачуланмый торганнардыр инде алар. Шулай да полковник алдында бер сынатасым бар икән, хат язарга өлгерми калдым, минем башка бәла килеп төште. Бер көнне кич белән, хозротанын старшинасы, килеп, миңа: «Полковник Звонить итте, ат сорый, атыңны җик тә хәзер үк текай!» дип кушып кипе. Соңыннан белдем, полкка ниндидер кунаклар килергә һәм полковник полкны ишек алдына, парадка бастырырга тиеш булган икән ул кичне. Миңа ул турыда бер сүз дә э'йтмэделэр, мин парадны чак кына өзмәдем. Ә бу болай булды. Мин полковникның ишек төбенә атым белән килеп туктадым гына тик, өйдән чыр-чу килеп көлешә-көлешә Лиза белән бер кыз килеп чыкты. Бусы» Ливаның иптәш кызыдыр инде, төскә-билтә Лиза чаклы ук чибәр булмаса да, телгә зәһәр нәрсә икән. Мине күргәч туктап шаярта башлады:

— Кавалеры үзе болай шәп күренә, эполетлары гына юк икән, — ди бу. Сүзләрен бик үк аңламасам да, җавапсыз кала алмадым:

— Кошы болай ошамаслык түгел, бары тик башында кикриге генә юк,— дидем мин. Минем сүз кызларга ошады булса кирәк, икесе дә берьюлы шаркылдап көлеп җибәрделәр. Ике кызны берьюлы болай көлдерә алу ялгыз бер ездовой өчен бик зур нәрсә ул, — әгәр каушамасам, авызым белән кош тота алам икән мин. Кинәт батыраеп киптем, кызларга сүз куша башладым: — Хәер, без алай һавалы кешеләр түгел, безнең өчен кикрик булса да, булмаса да ярый. Лиза бер читтә басып, сүзгә кушылмыйча көлемсерәп торды, ә теге кыз белән мин» аны-моны сөйләшеп, кырлы-мырлы сүзләр әйткәләшеп алдык.

Атым бер урында тик торырга теләмичә, тояклары белән карны тырный башлады, нәкъ шул минутта Лизаның көмештәй тавышы колак төбемдә яңгырап китте: — Бик күп сөйләшәсең син, Зоя, кинога соңга кала күрмик тагын. Әле безнең барасы җиребез дә байтак ич.

— Сөйләшәм икән, берәр мәгънә чыгарып булмасмы дип сөйләшәм мии,— дип хәйләкәр рәвештә күз кысып җавап кайтарды Зоя дигәне. Аннары керфек астыннан гына елмаеп миңа таба карап торды:

— Барасы җиребез байтак булса, бәлки менә бу егетнең рәхиме килеп, безне аты белән илтеп куяр. Керфек астыннан елмаюларны гына күргәнем бар минем, — бик тиз җебеп калыр бу дип уйламагыз. Мин службадагы кеше, уен сүз белән службаны бергә буташтырырга ярамын. Ләкин, күрәчәккә каршы, шунда. Лизаның вак кына тешләре күренеп китте, ул елмаеп ниндидер бер-ике сүз әйтте, мин кинәт төтенгә әйләндем дә куйдым. Службада икәнемне дә оныттым, нәрсә булганлыгын да, нәрсә булачагын да — берсен дә уйламадым, дилбегәмне кулга алып, пролетканың башына менеп утырдым да, кызларга түрдән урын күрсәттем. Һәм киттек без... Атның тояклары тигән җиргә тия, тимәгән җиргә тими. Урамда малайлар очрап, «әх!» дип кычкырып калалар. Тирә-юндә кар тузаны уйный. Электр утлары тоташ яшенгә әвереләләр. Үз сулышым үземнең эчемә сыймый, кычкырып җибәрәсем килә. Сиздермичә генә кызларга куз салам: икесе дә янганнар, битләре алма шикелле булып кызарган, чак кына курыкканнар да ахрысы, атышып төшеп калмагаек дип, берсе икенчесенә ябышкан, Ә Лизаның куркудан авызы ачылган, матур гына булып тешләләре күренеп бара, — үбеп җанын алыр идем каһәр суккан кызның. Үз дәртемнән үзем пешә башлаган төсле булдым, уйлап тору бетте, шуклык кына, аннары тагын Лизаның тешләре генә калды. Без кинога җиткән идек инде, атымның йөрешен аз гына да киметмичә, кызларга карап кычкырдым:

— Шәһәрне тагын бер әйләнеп киләбезме, кызлар? Алар ни дип җавап кайтардылар — ишетмәдем. Атка берне селтәнеп җибәрдем, без үзебез кузгаткан җилдән үзебез чак кына артка очып калмадык. Бер дә, ике дз әйләндек. Ат манма тиргә төште. Кызларым рәхәтлектән икесе дә сүзләрен әйтә алмас булдылар. Тагын шул: бу шуклык өчен миңа чираттан тыш өч наряд эләкте. Аннары тагын полковник үзенең кабинетына чакырып алып, нык кына кыздырды үземне. «Бусы булды, моннан соң булмас, иптәш полковник» дип кабатлаудан башканы белмәдем. Шулай да ул чаклы ышандыра алмыйм, иптәш полковник, сезнең Лизагыз тагын шулай мина очраштыргалап торса, ә минем эчтәге тиле дәрт һаман шулай дөрләп янса, сезгә киләчәктә дә җәяү йөргәләргә туры килгәләр әле. Бу вакыйга Лиза белән минем араны шактый ук якынайтты, тик шулай да аның алсу иреннәренә барып җитә алганым юк әле. Күрәсең, ездовой белән полковник кызы арасындагы ераклыкны ат чаптырып кына узып бетеп булмый торгандыр. Шуннан соң мин тагын үземнең иске гадәткә: кычкырып-кычкырып китап уку гадәтенә керештем. Дисциплинаны да нык кына саклый башладым, нарядларга да үз чиратымда гына йөрим, хәтта берчакны шулай хозротаның стена газетасына үземне мактап та яздылар. «Атны яхшы карый, мылтыгы һәрвакыт отлично саклана, полигзанятиеләр буенча зур тырышлык күрсәтә» имеш. Болары бәлки дөрестер, әмма ликин стена газетасына язылмаган, язарга ярамый торган бер гаебем бар минем. Үзем генә беләм, зур гаеп ул. Күпме вакыттан бирле хыялланып йөреп, Ливаны ичмасам «Хәсән җаным!» дип тә әйттерә алганым юк. Шулай да сер бирергә бик ашыкмыйм әле, шәһәрне уң яктан барып алып булмый икән, сул яктан барып алырга кирәк. Тырышып-тырышып китап укуларның тагын бер файдасы тиде, алардан йогып калган матур сүзләрне җыйнап, ә кайбер юлларын турыдан-туры китаптан күчереп, бик шәпләп хат яздым. Хатның ахыргы юллары болай бетә: «Тешләрең бик әйбәт синең, Лиза, ә иреннәрең тешләреңә караган Фатих Хөсни да да әйбәтрәк». Күрәсез, мишень дөрес сайланган. Инде болай да барып чыкмаса, аннары шул коры ездовой булып кына калам дигән сүз. Булмагач булмас икән, алай да барып чыкмады. Полковникны алырга барган җирдә, хатны Лизаның алгы бүлмәдә эленеп тора торган пальто кесәсенә тондырган идем дә, кесә дигәнем төпсез кое булды ахрысы. Хат калдырып кайткан көнне кайда басканымны белмичә йөрдем, төнен рәтләп йокламыйча саташып чыктым. Иртәгесен атны җиктем дә, киттем. Ишек төбендә ат белән торам. Полковникның. үзе чыкканчы, яшьрәк кеше — кызы чыгарга тиеш». Исәп шулай. Дөрес исәпләгән икәнмен, — чыкты. Чәчләре иңбашына таралып төшкән, үзе шундый матур, әллә инде бүген йокысыннан бигрәк тә матур булып уянган. Хат турында сүз башлый инде бу дип йөрәгем жу итеп тора. Көлә бу. Әллә нинди хәйләкәр көлү белән келә. Миңа дисә, шайтанның үзе булып көлсен, бары көлсен генә.

— Кичәдән бирле безнең Мусик-пусик күренми, сиңа ияреп берәр җиргә китмәгәндер ич ул? — ди бу миңа. Мусик-пусик дигәне — мәче аның. Күптәннән беләм: зур койрыклы, кабарынкы йонлы ак песи. Лиза аның муенына чәчәкләп ал тасма бәйләгән. Аннары тагын, Лизанын миңа әйтүенә караганда, ул песи чикләвекне үзе ватып ашый имеш. Бәхәсем юк, әйбәт песи, Лиза аны бик ярата да, шулай да минем ни катнашым бар соң монда? Мусик-пусикны күрмәдеңме, имеш. Ә мин, тинтәк баш, йокымны качырып хатыма җавап көтеп азапланган булам. Мусик-пусикның югалуы чынлап та хак булып чыкты. Полковник юлда барганда миңа сөйләп барды. Лиза мескен эзли-эзли тәмам йөдәп беткән, күршеләрен калдырмаган, дәрес хәзерләвең оныткан, ашарга-эчәргә чыкмаган. Мина да шул аптыраганнан килеп бәрелгәндер әле ул. Бер-ике көннән Мусик-пусик табылды, ә минем югалган тынычлыгым табылмады. Тырышып-тырышып язылган хатка каршы нинди дә булса җавап көтәргә хакым бар ла инде минем. Шул ният белән бер көнне тагын, полковникны алырга килгән җирдән, аларның өйләренә кердем. Керсәм, ни күзләрем белән күрим, Лиза шул зур башы белән өйдә Мусик-пусикны кочаклап йөри. Җитмәсә тагын шул матур иреннәре белән песинең битеннән үбә. Бер дә, ике дә. «Нигә соң мин Мусик-пусик булып тумаганмын? Нигә соң мин булып туганмын?» дигән уй үтте минем баштан. Ул да булмый, Лиза песиен кочаклаган көйгә минем каршыма килеп баса да, ягымлы елмаю белән елмаеп мина карый:

— Бер кояшлы көнне, Мусик-пусик белән икебезне атыңа утыртып, теге вакыттагы төсле, урамнардан әйләндереп алып кайт әле, Хәкимҗанов,— ди бу. Рәхмәт, үзең өчен өч наряд алдым, инде Мусик-пусигың өчен өч наряд алырга кирәк, дидем мин эчемнән генә. Ә, дөресен әйткәндә, ак песи күтәреп каршымда басып тора торган уналты яшьлек ул сабый өчен мин тагын ун нарядны берьюлы алырга да бик риза идем. Хат шул җавапсыз көйгә онтылды, минем белән Лизаның иреннәре арасындагы ераклык шул ераклык көенчә калды, немецлар безгә каршы сугыш башладылар.

II

Безнең полкның чик буенда торганлыгын әйтеп үткән идем инде. Погран-отрядларга ярдәм күрсәтүдән башка тагын дошманның беренче ударларын кире кайтару, аны билгеле бер сәгатькә чаклы тотып тору бурычы да безнең полкка йөкләтелгән иде. Полковник Корольчук, алгы сафта торып, сугыш белән җитәкчелек итте. Ул һаман да тыныч хәрәкәтле, кабалануны белми, ә үзе йомыры гәүдәсе белән анда да, монда да тәгәрәп килеп чыга.

— Немец шау-шуны ярата, ышаныгыз миңа, аның көче аның шау-шуына караганда азрак,—дип үзенең командирларын бер туктаусыз тынычландырып торды ул. Тик шулай да анык күзләрендә моңа чаклы миңа бөтенләй таныш булмаган әллә нинди куркыныч ут яна иде ул көнне. Кайчандыр миңа, үзенең кучерына, кызынып мәчесе турында уен-көлке сөйләп барган полковник ул көнне каты, салмак, аннары тагын тау төсле сүзсез иде. Минем җиңел пролетка җигеп полк артында чуалып йөрүемне күргәч, шулай да мыек астыннан гына көлемсерәмичә булдыра алмады ул:

— Бар, егет, син бу чикерткәңне арткарак алып кит, югыйсә аның канатын канатча, аягын аякча өзеп ташлаулары бар. Мин «чикерткәмне» калдыргач та үзем тагын килергә булып, арткарак киттем. Ләкин миңа тагын барырга туры килмәде, безнекеләр чигенделәр, мин полковникны шәһәр капкасы төбендә очраттым.

— Атың кайда? — диде ул миңа. Үзе минем җавабымны да көтеп тормыйча, боерык бирә башлады:

— Хәзер үк минем семьямны төяп, N. станциясенә илтеп куй. Әйбер җыйнап маташмасыннар, полковникның приказы шулай диген. Мин аның боерыгын кабатладым да, атымны алып ал-арның өйләренә киттем. Кулга эләккән берничә чемоданны алып, полковникның хатынын, Лизаны утыртып шәһәрдән чыкканда, безнең өстән немец снарядлары сызгырышып уза башлаганнар иде инде. Лиза, каушаудан мине кочаклап дип әйтерлек, әтисе турында сорашырга тотынды:

— Кайда калды ул? Ни эшли? Кайчан килә? Җүләр дисәң дә җүләр, әйтерсең лә, аның әтисе шәһәрдә шар сугып йөри. Мин Лизаны кызганып куйдым, дөньяга җиңел карый торган бу иркә кызның шушы бәрелешләр астында сытылып калу ихтималы да юк түгел иде. Аның моңсу кара күзләре бу минутта миңа әллә ничек, оялу катыш яну белән карадылар. Күрәсең, ул кыз нәрсә булса да берәр нәрсә хәтерләде бугай. Дөрес, хәтерлим дигән кешегә безнең арада кайбер нәрсәләр булды, ләкин узганны хәтерләп тору көнеме соң бу. N. станциясенә барып җиткәч, мин аларны бушаттым да, үзем тагын атымны бора башладым. Лиза:

— Син тагын кая бармакчы буласың?— дип атымның башыннан килеп тотты. Матур кыз дигәннәре гаҗәп була икән, тыныч вакытта кулга ияләштереп булмый үзен, сугыш вакытында кулдан китмичә теңкәңә тия.

— Сезне алып килеп ташлау белән генә эш бетмәде бит, анда минем полк, аннары тагын барып полковникны тынычландырырга да кирәк, —дип кырт кистем мин. Әтисе турында ишеткәч, кыз бераз тыйлыгып калды, шулай да аның керфекләре юешләнеп өлгергән иде инде.

— Зинһар өчен сакланып йөри күрегез, әтигә дә әйт, Хәсән, зинһар өчен дим... саклык! Зинһар өчен түгел, синең яшьле күзләрең өчен ничек булса да пуля күзенә чагылмаска тырышырмын, кызый.

Киттем. Мин үзебез торган шәһәргә килеп җиткәндә, полкның соңгы подразделениеләре шәһәрдән чыгып киләләр иде инде. Шәһәр артындагы яшь урман өстеннән тулган ай күтәрелә, шәһәр берничә җиреннән гөрләп яна, безнең подразделениеләребез өстенә дошман артиллериядән, минометтан өзлексез ут яудыра. Мин таныш-белешләремнең берсен дә очрата алмадым, полк нык кына өзгәләнгән иде. Штабның кайда икәнлеген сорагач, аның моннан ярты сәгатьләр элек күчеп китүен әйттеләр, полковникның да шунда булуы бик ихтимал иде. Ләкин мин тыны бетеп йөгереп кишүче связной кызылармеецларны очратып (полковник аларны задание белен штабка йөгерткән булган) алар белән сөйләшкәч, бу уйның дөрес түгеллегенә тиз төшендем. Полковник полкның төп көчләренә, штабка чигенергә боерык бирү белән калмыйча, үзе, бер рота алып, полкны каплап торырга дип артта калган, ул хәзер кайдадыр шушы тирәлә булырга тиеш. Без, связной кызылармеецлар белән бергәләп, аны эзләргә тотындык. Каплап тору өчен калган ротаның кешеләрен күреп, алардан да сораштык. Әле хәзер генә шушында иде, яр башындагы калкулыкта торып сугыш белән җитәкчелек итте, диделәр. Ул арада якында гына бер снаряд төшеп, балчыктан манара ясады, мнн связной кызылармеецларны күздән югалттым. Тагын әле ары, әле бире сугылып карадым. Полковник һаман күренми дә күренми. Мин шәфәкъ белән кушылып янган сугыш кырында ялгыз гына калдым. Күңелгә әллә ничек, уңайсыз булып китте. Тукта, бу ничек болай килеп чыкты соң әле?! Тамагым кипте, иреннәрем чатнап яна башладылар. Шуның өстенә тагын немецларның ут яцгыры көчәйгәннән-көчәя бара иде. Эсселектән янып, яр астына, су буена чаптым. Монда ут яңгыры да ул чаклы түгел икән. Камышлар арасына килеп яттым, йотлыгып су эчтем. Хәл кереп китте, инде ничек булса да полковникны табасы гына калды. Тагын теге җәһәннәм астына күтәрелмәкче булып аяк атладым. Тик өлгермәдем, якында гына ыңгырашкан тавыш ишетелеп калды,— кайдадыр, шушында гына. Камышларны ерып эзлим, ай минем белән ияреп йөри, ул да минем белән бергә эзләшкән төсле була. Йөри торгач ыңгырашучы кешенең өстенә килеп чыктым, — безнең полковник. Чак кына кычкырып җибәрмәдем. «Сезгә ни булды, иптәш полковник?» дим. Дәшми. Дәшә алмый. Бераздан күзләрен ачып җибәрде — зәп-зәңгәр күзләр. Томырылып айга карап торды, аннары миңа күз ташлап:

 — Су! — дип ухылдады. Каскама салып су алып килдем, күп кенә эчте, — ахрысы ул үзе дә су эзләп шуышкан булса кирәк.

— Мине калдырыгыз, Хәкимҗанов! Барыгыз, бар! Актык пулягызга чаклы сугышыгыз! Миңа иптәшкә ай калса шул җиткән. Үзем беләм... Күзләремнән яшь бөртекләре тәгәрәделәр, «Мин сезнең үзегезне генә калдыра алмыйм, иптәш полковник» дидем. Күтәреп иңемә салдым да, камышлар буйлатып, кача-поса, артка чигендем. Күпме кайтылгандыр, полковникны кыр госпиталенә алып кайтканчы мин үзем дә нык кына алҗыган идем. Йотлыгып су эчтем, — азрак хәл кергән төсле булды. Өстәвенә тагын врачлар полковникның ярасы зурлыкны, ләкин тырышканда аны терелтеп чыгару мөмкин булачагын әйтеп үземне шатландырдылар. Шуның янына тагын Лизадан сөенче алу теләге дә йөрәгемне дерелдәтеп тора иде. Хәзергә сау булыгыз, дидем дә, чыгып N. станциясенә йөгердем. Әнисе белән Лиза, күзләрен дә йоммыйча, миннән хәбәр көтеп торалар икән, күзләренә күренү белән икесе бер авыздан:

— Безнең әтиебез ни хәлдә? —дип кычкырып җибәрделәр.

— Иптәш полковник исән, бүтәнне сорамагыз, — дидем мин, хәлем китеп җиргә егылдым. Миңа тагын су китереп бирделәр, Лиза килеп чигәләремне әллә нинди майлар белән сөртте. Лиза килеп чигәләремне әллә нинди майлар белән сөртте, миңа шул җитте, ун минуттан мин тагын аяк өстендә идем. Хәл китү аркасында онытып җибәргән икәнмен, кинәт полковникның портфеле исемә төште. Ударның тиз булуы, ашыгычлык аркасында ул аны өйдә, язу өстәленең тартмасында онытып калдырган булган икән, кирәкле язулары шунда калган булса кирәк. Полковник, үзе хәл эчендә генә булуга карамастан, бу турыда бик борчылып, берничә кат исенә төшергәч, мин аңа ничек кенә булса да ул портфельне алып чыгарга сүз биргән идем. Минем тагын юлга җыенуымны күреп, Лиза агарынып калды. Сөт төсле таң беленеп килә, сөт төсле таң каршында кечкенә генә булып Лиза басып тора, ә аның моңсу күзләре әле һаман да нәрсәнедер юксыналар иде.

— Мин хәзер, Лиза, мин ярты сәгатьтән монда булачакмын, — дип аны юаткан булдым. Ул, кулларын бутый-бутый, кычкырып калды, мин борылдым да, чыклы үзәннәр буйлап артка, немецлар ягына йөгердем. Ярты сәгатътән генә әйләнеп кайта алмадым, шулай ук йоклаган шәһәрне уятмыйча гына котылып та булмады. Мин шәһәргә кергәндә берәүгә дә күренмичә керә алсам да, шәһәрдән чыкканда андый осталыкны эшли алмадым. Мине күреп калып, артымнан ата башладылар. Кыр кәҗәсе төсле, су буена, камышлыклар арасына йөгердем. Алай да бер зирәк пуля артымнан куып җитеп, сул беләгем аркылы үтеп китәргә өлгерде. Күп кенә как акты, шулай да N. станциясенә кайтып җитәрлек көчне әллә, кайдан гына таптым шунда. Артык хәлем китеп чайкала башласам, туктап торам, шунда минем күз алдыма сөт төсле таң, сөт төсле таң алдында басып торучы моңсу күзле Лиза килә. Шуннан соң тагын хәл кергән төсле була, тагын йөгерә башлыйм. Ничек кенә булмасын, полковникның портфеле хәзер минем кулда, шуның белән бергә миндә тагын бер нәрсә бар. Кайтып җиттем дә, шинель чабуым аегыннан Лизаның песиен, Мусик-пусикны чыгарып аңа суздым. Башканы белмим, күз алларым кинәт караңгыланып китте, хәлем бетеп җиргә аудым. Бераздан айнып күземне ачсам, Лиза минем баш очымда утыра. Бер кулында Мусик-пусик, икенчесендә минем беләк — пульсымны тыңлый иде булса кирәк. Энҗедәй яшь бөртекләре аның битләре буенча тәгәрәп төшеп бара иде, мин күзләремне ачып җибәргәч, ул оялып, битләрен тиз генә сөртеп алды.

— Нигә бу чаклы башсыз кыланасың син, Хәсән? — дип шелтәле тавыш белән әйтеп куйды ул.

— Нигә? Әллә Мусик-пусикны алар ягында калдырыр идеңме? — дидем мин. Лиза иреннәрен минем битемә китерде, — ездовой кызылармеец белән полковник кызының иреннәре арасындагы ераклык әллә кая югалган иде. 1942 ел. Май