Логотип Казан Утлары
Шигърият

ПОЭЗИЯ

ИКЕ САТИРИК ШИГЫРЬ ИМӘН ИТЕК

Киез итек, күн итек,

Исен, китте шуңамы.

Син әйт менә дөньяда

Имән итек буламы?

Була икән, егетләр,

Имән төпле итекләр.

Дөньяның бер җирендә,

Ерак түгел, Берлиндә

Бер итекче яшәгән,

Дәшмә, дигәч, дәшмәгән,

Эшлә, дигәч, бил бөккән,

Аптыраган, интеккән,

Өстәвенә бер көнне

Илдә кинәт күн беткән.

Моңа килгән фашистлар:

 «Доннер, веттер, вас ис дас,

Бездән сиңа сабак аз,

Нигә итек текмисең.

Забастовка, саботаж?»

Карт эндәшкән: «Сүзем юк,

Тегәр идем күнем юк».

Җикергәннәр фашистлар:

«Әйт син бездә нәрсә бар?

Юк дип торыр заманмы,

Юк дияргә эш үткән,

Безнең яуның яртысы

Аякларын өшеткән».

Көн ката һәм төн ката

Итекчебез баш вата,

Төрле юллар өйрәнә,

Кисеп ала бүрәнә,

Аны яра тактага,

Хоть макта, хоть мактама,

Бүрәнәдән шәп итеп

Эшләп куя шәп итек.

Аршау олтаны калын,

Питерныкы тагын да,

Ә моныкы боларның

Сугып ега барын да.

Бар да китә йөз-түбән,

Нигә дисәң бу — имән.

 Тагын килә фашистлар

Һәм тикшерү ясыйлар.

Юк дип булмый, бар итек,

 Җылы, таза пар итек.

Каеш таккан артына,

Итек түгел, картина.

Итекчене мактыйлар,

Вот ариец карт, диләр.

Берәм-берәм һәммәсе

Тотыналар итеккә,

Тик берсе дә итекне

 Кузгата алмый ничек тә.

 «Доннер, веттер, вас ис дас,

Сиңа бездән сабак аз,

Нигә авыр бу итек?

Забастовка, саботаж...»

Фашистлар киңәшәләр,

Бер-берсенә дәшәләр:

«Бу итекне, без тукта,

Сынап карыйк фронтта,

Оборона чорында

Торырбыз бер урында.

Тик торырга ял итеп,

Бәлки ярар бу итек».

...Суык, буран, кар, авыл.

Ганс тора каравыл,

Итек имән, тик менә

Күтәреп булмый, авыр.

Як-яктан да, чит-читтән,

 Ганс чыга итектән,

 Ганс чаба өметсез,

Ялан аяк, итексез. Рапорт:

 «Миллион күшеккән,

Аякларын өшеткән»,

Итекчегә фашистлар

Кыска хөкем ясыйлар:

Йортын килеп басалар,

Картны тотып асалар.

Киез итек, күн итек,

Исең китте шуңамы.

Син әйт менә дөньяда

 Имән итек буламы?

Була икән, егетләр,

Имән төпле итекләр.

 

БАТЫР СОЛДАТ ТУРЫНДА БАЛЛАДА

— Солдат, солдат, кая барасың?

— Москваны басып алырга,

Москваның иң шәп пулатында

Дөнья рәхәтенә тарырга!

— Солдат, солдат, нигә туктадың?

— Ял итәргә бераз, алҗыдым,

Мәскәү ерак икән, бераз гына

Юл мәшәкатенә тарыдым.

— Солдат, солдат, нигә агардың?

— Агардыммы? Бәлки шуннандыр:

Мин буласы пулат ерактан

Минем йөздә чагыла торгандыр...

— Солдат, солдат, кая качасың?

— Минем шулай аяк йөгерек,

Утыра, утыра талган аякларны

Язып алыйм, дидем йөгереп.

— Солдат, солдат, нәрсә кабызасың?

— Шырпы сызам, авыл яндырам,

Большевикка авыл урынына

Тоташ җимерек һәм көл калдырам.

— Солдат, солдат, кемне куасың?

— Хатыннарны, бала-чаганы,

Танысыннар безнең немец көчен,

Төшенсеннәр безнең чаманы.

— Солдат, солдат, нәрсә төядең?

— Җиңеп алган сугыш байлыгы.

Бер самовар, ике патефон,

Туфля, оек, борын яулыгы.

— Солдат, солдат, нигә чигендең?

— Партизаннар сугыша белмиләр,

Алдан, арттан атып алар безнең

Кырылып бетүебезне телиләр.

— Солдат, солдат, нәрсә югалттың?

— Ике аяк белән ике кул,

Ике колак белән ике күз,

Телем генә калды, менә шул!

Әмма Ганс юана

Дивана шул дивана:

«Тиздән салыныр бу агач,

Безнең һөҗүм башлангач,

Җиңел итек табарлар,

Рәхәтләнер табаннар».

Уйлап та бетермәде

Әйтергә өлгермәде,

Ут оча, ут бөркелә,

Совет гаскәре килә».

Мөмкин түгел җиңәргә,

 Чигәргәме, нишләргә?

Талпынгалый интегеп,

 Кузгата алмый итеген.

Ай-яй кызу бәрәләр

Снарядлар, ядрәләр.