Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОБОРОНА ХАЛЫК КОМИССАРЫНЫҢ ПРИКАЗЫ

Иптәшләр, кызылармеецлар һәм кызылфлотчылар, командирлар һәм политработниклар, партизаннар һәм партизанкалар, эшчеләр һәм эшче хатын-кызлар, крестьяннар һәм крестьян хатын-кызлар, интеллигент хезмәте кешеләре, фронтның теге ягында, немец-фашист гаскәрләре тылында, вакытлыча немец изүчеләр табаны астында калган ир һәм кыз туганнарыбыз! Совет Хөкүмәте һәм безнең большевиклар партиясе исеменнән сезне сәламлим һәм 1 нче Май көне белән котлыйм! Иптәшләр! Илебезнең халыклары быел халыкара Беренче Май көнен немец-фашист басып алучыларга каршы ватан сугышы шартларында каршылыйлар. Сугыш безнең тормышыбызның һәммә якларына да үзенең тәэсирен ясады. Шулай ук ул бүгенге көнгә, Беренче Май бәйрәменә дә тәэсир итте. Безнең илебезнең хезмәт ияләре, сугыш шартларын искә алып, бүгенге көнне ватаныбызның оборонасына тырышып» эшләү белән үткәрү өчен, бәйрәм ялыннан ваз кичтеләр. Алар, фронтыбыздагы сугышчылар белән бердәм тормышта яшәгән хәлдә, фронтка иң күп ярдәм күрсәтү өчен һәм аңа винтовкаларны, пулеметларны, орудиеләрие, минометларны, танкларны, самолетларны, сугыш припасларын, икмәкне, итне, балыкны, яшелчәләрне күбрск бирү өчен Беренче Май бәйрәмен хезмәт һәм көрәш көненә әйләндерделәр. Бу, бездә фронт һәм тыл дошманны җиңүгә бару юлындагы нинди генә кыенлыкларны да җиңәргә хәзер торучы, бердәм һәм бүленмәс сугышчан лагерь дигән сүз. Иптәшләр! Немец-фашист басып алучыларның Европаны сугыш упкынына кертүләренә, Европа континентындагы азатлык сөюче иллерне — Францияне, Норвегияне, Данияне, Бельгияне, Голландияне, Чех-Словакияне, Польшаны, Югославияне, Грецияне басып алуларына һәм немец банкирларын баету өчен бу илләрнең каннарын суыра башлауларына ике елдан артык вакыт үтте. Немец-фашист басып алучыларның безнең илебезгә кабахәт төстә һәм хыянәтчел рәвештә һөҗүм итүләренә, безнең авылларыбызны һәм шәһәрләребезне талый һәм җимерә башлауларына, Эстониянең* Латвиянең, Литваның, Белоруссиянең, Украинаның, Молдавиянең тыныч халкын көчли һәм үтерә башлауларына ун айдан артык вакыт үтте. Безнең илебез халыкларының, үз ватаннарының намусын һәм азатлыгын саклап калу өчен, котырынган дошманга каршы ватан сугышы алып бара башлауларына ун айдан артык вакыт үтте. Бу вакыт эчендә немец фашистларын җитәрлек кадәр яхшы танырга, аларның чын ниятләрен аңларга, аларның чын йөзләрен белергә, телдән әйтелгән белдерүләр нигезендә түгел, бәлки сугыш тәҗрибәсе нигезендә, һәркемгә билгеле булган фактлар нигезендә белергә безнең мөмкинлегебез булды.

 — Оборона Халык Комиссарының приказы. Алар, безнең дошманнарыбыз, немец фашистлары кемнәр соң? Алар нинди кешеләр? Бу турыда сугыш тәҗрибәсе безне нәрсәгә өйрәтә?

Немец фашистлары, алар, Германиянең бөтенлеген һәм бәйсезлеген башка дәүләтләрнең һөҗүменнән саклаучы милләтчеләр, диләр. Бу, билгеле, ялган. Норвегия, Дания, Бельгия, Голландия, Греция, Советлар Союзы һәм азатлык сөюче башка илләр Германиянең бөтенлегенә һәм бәйсезлегенә һөҗүм иттеләр дип алдакчыларның гына әйтүе мөмкин. Чынлыкта исә немец фашистлары милләтчеләр түгел, бәлки немец банкирларын һәм плутократларын баету өчен башка илләрне басып алучы һәм аларның канын суыручы империалистлар. Немец фашистлары башлыгы Геринг үзе, мәгълүм ки, беренче банкирларның һәм плутократларның берсе булып, уннарча заводларны һәм фабрикаларны эксплоатацияли. Гитлер, Геббельс, Риббентроп, Гиммлер һәм хәзерге Германиянең башка идарәчеләре — немец банкирларының чылбырдагы этләре. Алар бу банкирларның интересларын башка барлык интереслардан өстен куялар. Бу әфәнделәр кулында немец армиясе— Германия интереслары өчен түгел, бәлки немец банкирларын һәм плутократларын баету өчен үзенең һәм читләрнең канын коярга, үзен һәм башкаларны гарипләндерергә чакырылган сукыр корал. Сугыш тәҗрибәсе шуны күрсәтә. Немец фашистлары, алар, эшчеләрнең һәм крестьяннарның интересларын плутократлардан сакларга тырышучы социалистлар, диләр. Бу, билгеле, ялган. Заводларда һәм фабрикаларда коллык хезмәте урнаштырган һәм Германиянең һәм басып алынган илләрнең авылларында крепостнойлык тәртипләрен тергезгән немец фашистлары — эшчеләрне һәм крестьяннарны яклаучылар дип алдакчыларның гына әйтүләре мөмкин. Немец фашистлары урнаштыра торган коллык-крепостнойлык тәртипләре немец плутократларына һәм банкирларына файдалы икәнлекне, эшчеләргә һәм крестьяннарга файдалы түгеллекне оятсыз алдакчыларның гына ипкар итүләре мөмкин. Чынлыкта исә немец фашистлары — реакционер-крепостниклар, ә немец армиясе — немец бароннарын баету һәм алпавытлар властен тергезү өчен каз коючы крепостниклар армиясе. Сугыш тәҗрибәсе шуны күрсәтә. Немец фашистлары, алар, Европа культурасын алып килүчеләр, диләр, бу культураны башка илләрдә җәелдерер өчен сугыш алып баручылар, диләр. Бу, билгеле, ялган. Европаны дар агачлары белән каплаган, тыныч халыкны талаучы һәм көчләүче, шәһәрләрне һәм авылларны яндыручы һәм шартлатучы, Европа халыкларының культура кыйммәтләрен җимерүче немец фашистлары Европа культурасын алып килүчеләр була алалар дип профессиональ алдакчыларның гына әйтүләре мөмкин. Чынлыкта исә немец фашистлары Европа культурасының дошманнары, ө. немец армиясе — немец банкирларының һәм бароннарының кол биләүчелек культурасын урнаштыру өчен Европа культурасын җимерергә чакырылган урта гасыр караңгылыгы, армиясе. Сугыш тәҗрибәсе шуны күрсәтә. Безнең дошманнарыбызның сугыш тәҗрибәсе тарафыннан ачылган һәм яктыга чыгарылган йөзе әнә шундый. Ләкин сугыш тәҗрибәсе бу нәтиҗәләр белән генә чикләнеп калмый. Болардан тыш тагын сугыш тәҗрибәсе сугыш чорында фашистлар Германиясенең һәм аның армиясенең хәлендә дә, шулай ук безнең илебезнең һәм Кызыл Армиянең хәлендә дә җитди үзгәрешләр булганлыкны күрсәтә. Болар нинди үзгәрешләр һичшиксез, барыннан да элек, бу чорда фашистлар Германиясе һәм аның армиясе моннан ун ай элек булганга караганда зәгыйфьләнде. Сугыш Германия халкына зур өметсезлекләр, миллионнарча кешеләр корбаннары, ачлык һәм хәерчелек китерде. Сугышның ахыры күренми, ә кешеләр резервлары инде бетеп килә, нефть бетеп килә, чимал бетеп килә, Германия халкында Германиянең котылгысыз җиңеләчәген аңлау һаман арта бара. Германия халкы хәзерге хәлдән котылу өчен бердән бер юл Германияне Гитлерның — Герингның авантюристлар береннән азат итү икәнлекне торган саен ачыграк аңлый бара. Оборона Халык Комиссарының приказы Гитлерчы империализм Европаның, гаять зур территорияләрен басып алды, ләкин ул Европа халыкларының, каршылык күрсәтү омтылышларын сындыра алмады. Немец фашист юлбасарлар режимына каршы кол ителгән халыкларның көрәше гомуми характер ала башлады. Оккупацияләнгән илләрнең барысында да хәрби заводларда саботаж, немец складларын шартлатулар, немецларның хәрби эшелоннарының һәлакәте, немец солдатларын һәм офицерларын үтерү гади күренеш булып китте. Бөтен Югославияне һәм немецлар басып алган совет районнарын партизан сугышы ялкыны чолгап алды. Бу хәлләр барысы да Германиянең тылын йомшартуга, димәк гомумән фашистлар Германиясенең йомшавына китерделәр. Инде немец армиясенә китсәк, оборонада аның нык торуына карамастан, ул моннан 10 ай элек булганга караганда күп зәгыйфьләнде. Аның Рейхенау, Браухич, Тодт һәм башка шуның кебек тәҗрибәле, карт генераллары Кызыл Apмия тарафыннан үтерелделәр яки немец фашистларының югары катлавы тарафыннан куылдылар. Немец армиясенең кадровый офицерлар составының бер өлешен Кызыл Армия кырып бетерде, бер өлеше исә, граждан халкын талау һәм көчләү нәтиҗәсендә, череп таркалды. Аның сугыш операцияләре барышында бик нык зәгыйфьләнгән рядовойлар составы өстәмә көчләрне торган саен азрак ала. Икенчедән, һичшиксез, сугышның үткән чоры эчендә безнең илебез сугыш башында булганга караганда көчлерәк булып әверелде. Безнең илебезнең хәзер үз хөкүмәте тирәсенә кайчан гына булганга караганда да. ныграк берләшкәнлеген һәм тупланганлыгын, безнең илебез тылының һәм фронтының бер максатка удар ясаучы бердәм сугышчан лагерь булып берләшкәнлеген, совет кешеләренең тылда безнең фронтыбызга һаман күбрәк санда винтовкалар һәм пулеметлар, минометлар һәм орудиеләр, танклар һәм самолетлар, азык һәм сугыш припаслары бирүләрен безнең дусларыбыз гына түгел, бәлки дошманнарыбыз да икърар итәргә мәҗбүрләр. Инде ватаныбызның халыкара элемтәләренә килсәк, соңгы вакытларда бу элемтәләр кайчан гына булганга караганда да күбрәк ныгыдылар Һәм үстеләр. Немец империализмына каршы азатлык сөюче барлык халыклар берләштеләр. Аларның күзләре Советлар Союзына юнәлгән. Үзләренең азатлыгы, намусы һәм бәйсезлеге өчен илебезнең халыклары алып бара торган героик көрәш бөтен прогрессив кешелек дөньясын сокландыра. Барлык азатлык сөюче илләрнең халыклары Советлар Союзына бөтен дөньяны Гитлер чумасыннан коткара алырлык көч дип карыйлар. Бу азатлык сөюче илләр арасында беренче урында Бөек Британия һәм Америка Кушма Штатлары тора. Безнең белән алар арасында дуслык һәм союз элемтәләре бар. Алар немец-фашист басып алучыларга каршы безнең илебезгә һаман күбрәк хәрби булышлык күрсәтәләр. Бу хәлләр барысы да безнең илебезнең күп тапкырлар көчлерәк булып әверелгәнлеген күрсәтәләр. Ниһаять, һичшиксез, үткән чорда Кызыл Армия сугыш башланган вакыттагыга караганда оешканрак һәм көчлерәк булып әверелде. Немец империалистларының хыянәтчел һөҗүме аркасында вакытлыча чигенгәннән соң Кызыл Армиянең сугышның барышында борылыш ясауга ирешкән булуын һәм актив оборонадан дошман гаскәрләренә каршы уңышлы һөҗүмгә күчүен — һәркемгә билгеле булган бу фактны очраклы факт дип санарга ярамый. Кызыл Армиянең уңышлары аркасында ватан сугышының яңа чорга — совет җирләрен Гитлер шакшыларыннан азат итү чорына кергәнлеге— факт. Дөрес, Кызыл Армия бу тарихи бурычны үтәүгә күп карлы һәм салкын кышның авыр шартларында кереште, ләкин шулай булса да ул зур уңышларга иреште. Сугыш хәрәкәтләре инициативасын үз кулына алганнан соң Кызыл Армия немец-фашист гаскәрләренә күп кенә бик авыр җиңелүләр китерде һәм аларны совет территориясенең шактый өлешен чистартырга мәҗбүр итте. Басып алучыларның тын алу өчен һәм үзләренең оборона линияләрендә ныгып калу өчен кыштан файдалану турындагы исәОборона Халык Комиссарының җимерелде, һөҗүм барышында Кызыл Армия дошманның гаять күп җанлы көчләрен һәм техникасын юк итте, дошманның күп кенә техникасын тартып алды һәм аны үзенең терән тылдагы, язгы-җәйге операцияләр өчен билгеләнгән резервларын вакытыннан элек кулланырга мәҗбүр итте. Болар барысы да Кызыл Армиянең оешканрак һәм көчлерәк булып әверелгәнлеген, аның офицерлар кадрларының сугышларда чыныкканлыгын, ә аның генералларының тәҗрибәлерәк һәм үткенрәк булып әверелгәнлеген күрсәтәләр. Шулай ук Кызыл Армиянең рядовойлар составында да борылыш ясалды. Ватан сугышының беренче айларындa сугышчылар арасында дошманга карата булган тыныч күңеллелек һәм гамьсезлек юкка чыкты. Немец-фашист сасып алучыларның тыныч халыкка һәм совет хәрби пленныйларына карата эшләгән ерткычлыклары, талаулары һәм көчләүләре безнең сугышчыларыбызны бу авырудан терелтте. Сугышчылар усалрак һәм рәхимсезрәк булып әверелделәр. Алар немец-фашист басып алучыларны чын-чынлап дошман күрергә өйрәнделәр. Алар, дошманны бөтен җан көче белән дошман күрергә өйрәнми торып җиңәргә мөмкин түгеллекне аңладылар. Немец гаскәрләренең җиңелмәслеге турында сугыш башланганда булган һәм шуның артына немецлардан курку яшеренеп торган лыгырдау инде бетте. Ростов һәм Керчь янындагы. Москва һәм Калинин янындагы, Тихвин һәм Ленинград янындагы атаклы сугышларда Кызыл Армиянең немец-фашист басып алучыларны качарга мәҗбүр итүе безнең сугышчыларыбызны немец гаскәрләренең җиңелмәслеге турындагы лыгырдауның фашист пропагандистлар уйлап чыгарган әкият икәнлегенә ышандырды. Сугыш тәҗрибәсе безнең сугышчыбызны, немец офицерының батырлык дип аталган нәрсәсе чагыштырма батырлык кына икәнлеккә, немец офицерының коралсыз хәрби пленныйлар белән һәм тыныч граждан халкы белән әни иткәндә генә батырлык күрсәтүенә, ә инде Кызыл Армиянең оешкан көче алдына килеп баскач аның батырлыгы югалуына ышандырды. Халык әйткән мәкальне исегезгә төшерегез: «Молодец против овец, а против молодца — сам овца» (Сарыклар янында егет, ә егеткә каршы чыгарга кирәк булганда сарык). Немец-фашист басып алучыларга каршы сугыш тәҗрибәсеннән нәтиҗәләр шундыйлар. Алар нәрсәне күрсәтәләр? Алар, безнең киләчәктә дә немец-фашист басып алучыларны тәмам кырып бетергәнчегә кадәр, совет җирен гитлерчы кабахәтләрдән тәмам азат иткәнчегә кадәр кыйный алуыбызны һәм кыйнарга тиешлегебезне күрсәтәләр. Иптәшләр! Без ватан сугышы, азатлык сугышы, гадел сугыш алып барабыз. Безнең башка илләрне басып алырга, башка халыкларны буйсындырырга дигән максатларыбыз юк. Безнең максатыбыз ачык һәм изге. Без үзебезнең совет җирен немец-фашист кабахәтләрдәй азат итәргә телибез. Без туганнарыбыз украинлыларны, молдаваннарны, белорусларны, литвалыларны, латышларны, эстоннарны, карелларны немец-фашист кабахәтләр дучар иткән хурлыктан һәм кимсетелүдән азат итәргә телибез. Бу максатны тормышка ашыру өчен без немец фашистлары армиясен җимерергә һәм немец оккупантларын, әгәр дә алар пленга бирелмәсәләр, актык кешесенә кадәр кырып бетерергә тиешбез. Бүтән юл юк. Без моны эшли алабыз һәм ничек кенә булмасын эшләргә тиешбез. Бу бөек максатны тормышка ашыру өчен Кызыл Армиянең бөтен кирәк нәрсәләре бар. Тик бер генә нәрсәбезнең ватаныбыз аңа бирә торган беренче класслы техниканы дошманга каршы тульнсынча файдалана белү генә җитеп бетми. Шуңа күрә дә, Кызыл Армиянең, аның сугышчыларының, аның пулеметчыларының, аның артиллеристларының, аның минометчикларының, аның танкистларының, аның очучыларының һәм кавалеристларының бурычы — хәрби эшкә өйрәнүдән, бик тырышып өйрәнүдән, үз коралларын тулысынча өйрәнүдән, үз эшларе- йен. мастерлары булудан һәм шулай итеп, дошманны оста итеп кыйнарга Оборона Халык Комиссарының приказы өйрәнүдән гыйбарәт. Дошманны җиңү осталыгына бары тик шулай итеп кенә өйрәнергә мөмкин. Иптәшләр, кызылармеецлар һәм кызылфлотчылар, командирлар һәм политработииклар, партизаннар һәм партизанкалар! Сезне сәламлап һәм Беренче Май көне белән котлап, приказ бирәм:

1. Рядовой сугышчыларга — винтовканы бик яхшы итеп өйрәнергә, үз коралларының мастерлары булырга, дошманны немец оккупантларын кыручы данлыклы снайперларыбыз аткан кебек, төз атарга!

2. Пулеметчыларга, артиллеристларга, минометчыларга, танкистларга, очучыларга— үз коралларын бик яхшы итеп өйрәнергә, үз эшләренең мастерлары булырга, фашист-немец басып алучыларны тәмам кырып бетергәнчегә кадәр кыйнарга!

3. Гомуми гаскәри командирларга— гаскәрләр төрләренең бергәләшеп хәрәкәт итүләре эшен бик яхшы итеп өйрәнергә, гаскәрләргә җитәкчелек итү эше мастерлары булырга, Кызыл Армиянең үзенең бөек азатлык бурычын үтәргә сәләтле икәнлеген бөтен дөньяга күрсәтергә!

4. Бөтен Кызыл Армиягә—1942 нче елның немец-фашист гаскәрләрне тәмам тар-мар итү һәм совет җирен гитлерчы кабахәтләрдән азат итү елы булуына ирешергә!

5. Партизаннарга һәм партизанкаларга — немец басып алучылар тылында партизан сугышын көчәйтергә, дошманның элемтә һәм транспорт сред- стволарын җимерергә, дошманның штабларын һәм техникасын юк итәргә, ватаныбызны изүчеләргә каршы патроннарны кызганмаска! Бөек Ленинның җиңелмәс байрагы астында — җиңүгә таба, алга!

Оборона Халык Комиссары