Логотип Казан Утлары
Хикәя

БИСТӘ ЕГЕТЕ

 I

Салкын январь төне иде. Батальон һөҗүмгә хәзерләнде. Ак-карга төренгән куе урман эче, кырмыска оясыдай кайнап торды. Сугышчыларның кайсылары автомат дискларына патроннар тутырдылар; кайберләре, ранецларын алып, азык запасын барлап чыктылар; кайберәүләре чаңгы бауларын ныгыттылар, һәр кеше үзен алда торган сугышка хәзерләде. Шакир үзенең җитезлеге һәм тапкырлыгы белән взводта танылган егет. Эшне тартып-сузып тора торган гадәте юк аның. Ул, кулына алган эшне башкаларга караганда ничек тә алдан- рак очлап чыгарга ярата. Бу юлы да шулай булды. Ул, взвод командирына барып, үзенең әзерләнеп бетүе турында рапорт биргәндә, тирә-юньдәгеләрнең күбесе пирамидадан чаңгыларын алырга да өлгермәгәннәр иде әле. Взвод командиры Данченко җавап кайтармады. Ул иңбашларын җыерды да, Шакирга күзләре белән ишарә ясап, уңга ымлады. Уңда—юан нарат агачына сөялеп, кыска буйлы, ләкин киң җилкәле батальон комиссары басып тора иде. Шакир эшнең нидә икәнен бик тиз төшенеп алды.

«Командирны да уңайсыз хәлдә калдырдым, үземне дә сынаттым. Миңа бит, командирга мөрәҗәгать итү өчен, комиссардан рөхсәт сорарга кирәк иде. Уставны боздым...» дип үкенде ул эченнән һәм үзенең абайламыйча йөрүенә ачуы килде. Комиссар, нәрсәнедер хәтеренә төшерергә теләгәнсыман, күзләрен кыса төшеп, Шакирга текәләп карап тора иде.

— Мин сезне күрмәдем, иптәш комиссар, — диде Шакир, гафу үтенеп. Комиссар елмайды:

— Зарар юк. Тик карагыз аны, иптәш Шәйхаттаров, сугышта игътибарсызлык күрсәтмәгез, — диде. Комиссар, озак гәп корырга җыенган кеше төсле, уң кулын Шакирның җилкәсенә салды һәм, аның күзләренә сынаулы караш ташлап, кинәт әйтеп куйды:

— Ә менә сез утка керергә курыкмыйсызмы?.. Бу көтелмәгән сораудан Шакир аптырап калды. Комиссарның җитди йөзе. җилкәне басып торган авыр кул. йөрәккә үтеп керерлек тирән күз карашлары, хәтта аны каушаттылар да. Ни дип тә җавап бирергә белмәде. «Курыкмыйм дияргәме? Алай дип теләсә кем әйтә ала. Мин курыкмыйм дип сөйләнеп тору егетлекмени?» Аның башындагы уйлар чуалдылар, һәм, кинәт, беренче тапкыр заводка баруы хәтеренә килеп төште. Ул көнне чандыр гәүдәле цех мастеры да: «Булдыра алырсыңмы?» дип сораган иде ич. Шакир айда озак уйлап тормады. «Бистә егетләре сынатмаслар» дип әйтеп салды. Һәм ул сынатмады. Ә комиссарга алай дип әйтү, ничектер ятышмый. Ул бит хәзер сугышчы. Тагын берничә сәгатьтән бәлкем ул сугыш утына керер. Ә утка керергә — нәкъ менә шул комиссар әйткән утка керергә Шакир чынлап та курыкмый. Уйлар, бер-бер артлы Шакирның, башыннан үттеләр. Аның «минем курыкканым юк һәм курыкмам да!» дип әйтәсе килде. Бу уе Шакирның йөзенә чыкты.

— Димәк, курыкмыйсың?! —диде комиссар һәм кулындагы кәгазь тарт маны Шакирга сузды, — мә ал. Яңа ел бүләге. Казан кызы җибәргән... Бәлкем, таныш кызыңдыр. Шакир пөхтәләп дүрткә бөкләнгән кулъяулыкны тартмадан чыгарды да, тез өстенә җәеп салды. Читләре ал ефәк беләй каелган ак батист яулыкның бер почмагына болай дип язылган иде:

«Кулъяулыгым насыйп булсын

Егетнең уңганына,

Ил әчеп утка керергә

Курыкмый торганына.

 Хәдичә*

Зәңгәр ефәк белән чигелгән бу сүзләрне Шакир тонык ай яктысында кат-кат укыды һәм комиссарның кинәт кенә ни өчен андый сорау бирүен аңлап алды. Шул минутта аның хыялында зәңгәр күзле, кара чәч толымнарын иңбашына асылындырып төшергән, уйчан кыз Хәдичә гәүдәләнә иде. «Әйе, кем белә бит, бәлкем бу сүзләрне чыннан да аның сөйгәне — бистә кызы Хәдичә язгандыр» дигән уй килде аның башына. Ә уйлар, татлы уйлар аны еракка — үткән көннәр эченә алып киттеләр.

...Шакир—сыната торган егет түгел иде. Җырларга дисеңме, гарь-моньда уйнарга дисеңме — бөтенесен дә булдыра ул. Кирәк чакта, киң чалбар балакларын итек кунычы өстенә асылындырып куеп, ашкынып-ашкынып биеп тә җибәрә иде. Үзе уйнап, үзе бии торган бу егетне Бишьбалтада бик күпләр беләләр иде. Язын — боз аккан чакларда — Идел буенда, җәен Маркиз атавында — ком өстендә, кыш көннәрендә завод клубында, аның тальян гармоне ярсый иде. Аның оста бармаклары бер-берсеп куышып гармонь телләре өстендә йөгерделәр. Бистәнең эшчән егетләре, уңган кызлары Шакир янында үзләрен бик рәхәт сизделәр. Аның уңганлыгын мактап җырлар җырладылар. Шакир моны үзе дә сизә иде. Ул еш кына, Ачыла да ябыла. Безнең авыл кибете.

Белмәгәннәр белеп калсын

Без Бишьбалта егете*

дип җырлап җибәрә иде: Сәгатьләр көнне, көннәр айны, айлар елны тудырдылар. Вакыт үтте. Үткән вакытның һәр көне, һәрбер ае Шакирның тормышына яңалык китерде. Ул бер ел эчендә заводның оста слесаре булып әверелде. Шакир комсомолга керде. Аңа, завод клубы каршында оештырылган драмтүгәрәккә языл, диделәр. Ул гармоней күтәреп, клубка йөри башлады. «Галиябану» пьесасыннан Хәлил ролен уйнарга үтенделәр. Шакир каршы килмәде. Вакыт үтте... Үткән вакытның һәрбер көнен Шакир сагынды. Цехта, станок янындагы шау-шулы эш сәгатьләренең, комсомол җыелышларының үтүен, репетиция үткәрелгән кичләрнең күңелдән тиз генә узып китүләрен теләмәде, чөнки ул аларны юксына, сагына иде. Кинәт, бөтенләй көтмәгәндә тормыш үзгәрде. Сугыш башланды. Сугыш! Йөрәкләрдә җан ачуы кузгатты бу сүз. Сугыш башлану турындагы хәбәр заводка өермә булып бәреп керде. Эшчеләрнең йөзләре җитдиләнде. Алар башларын күтәрмичә икешәр смена эшләделәр. Завод фронт өчен корал койды. Шакир сугыш башлану турындагы хәбәрне ишетү белән Военкоматка йөгерде. Ләкин аны армиягә алмадылар. «Фронт өчен коралны күбрәк эшлә» диде аңа военком. Шакир эшләде. Икешәр-өчәр тәүлек заводтан кайтмыйча эшләде. Ләкин аны ул гына канәгатьләндермәде. Үзе эшләгән коралны кулына алып сугышка китәсе килде аның. Ул цех начальнигына гариза язды. Комсомол комитеты секретаре белән сөйләште. Парткомга керде. Күп йөри торгач, ахры, үзенекен итте. Тик бер шарт белән — Шакир үзе урынына бер кеше өйрәтеп калдырырга тиеш. Аңа өйрәнчек булып завод бухгалтериясендә хисапчы булып эшләүче бер яшь кыз килде. Бу кыз Шакирның йөрәгенә кереп урнашкан аз сүзле, уйчан кыз Хәдичә иде. Шакир аның белән бер айдан артык вакыт бергә эшләде. Аны эшкә өйрәтте. Яшь комсомолканың эшкә тиз төшенүенә Шакир сокланды, һәм бу соклану аның, йөрәгендә яңа хисләр уятты. Ул Хәдичәне якын күрде һәм үз итте. Ләкин бу турыда аңа сиздермәскә тырышты. Шакир армиягә китәсе көнне, саубуллашырга дип цехка керде. Ул үзенең таныш станогы янында, бөтен күңеле белән эшкә бирелгән Хәдичәне күрде. Хәдичә бер генә минутка да күзләрен станоктан алмый, ул башын түбән игән дә, бер туктаусыз кулларын хәрәкәтләндерә, иңбашына асылынып төшкән куе чәч толымнарын еш кына кулы белән аркасына алып ташлый. Шакир үзен тыныч тотарга тырышып, Хәдичәгә кулын сузды:

— Я, хуш, Хәдичә, сынатма, — диде ул аңа. Хәдичә башын күтәрде. Аның бит алмалары кызарды. Ул үзенең дулкынлануын яшерергә теләп, елмайды, ләкин күзләрдә — тирән мәгънәле уйчан күзләрдә—елмаю билгеләре аз гына да чагылмадылар. Киресенчә, аның күзләре тирән газаплану, пошыну турында сөйлиләр иде. Бу минутта яшь кызның ни турында уйлаганын Шакир белми иде, ләкин аның Хәдичәне башыннан сыйпыйсы, аны иркәлисе, аңа үзенең йөрәгендә булганнарның барсын да сөйлисе килде...

Таныш тавыш Шакирны сискәндереп җибәрде. Взвод командиры Данченко үзе тирәсенә җыелган сугышчыларга, гадәттәгечә, өзеп-өзеп әйтте:

— Иптәшләр! Батальон командирыннан приказ бар. Взводтан 10 кеше, безнең батальон һөҗүм итәсе Раковино авылына разведкага китә. Бурыч — гаять җаваплы. Я, кем тели?

Тын да алмыйча, командирның сүзләрен тыңлап торган сугышчылар төркеме кинәт хәрәкәткә килде. «Мин барам», «Мине языгыз, иптәш лейтенант», «Мине, мине», диделәр сугышчылар. Командир Данченко планшетын тез өстенә куйды да, ашыгып-ашыгып яза башлады. Аннан соң язган кәгазен кулына алып команда бирде:

— Тыңлагыз! Исемлеккә кергән кешеләргә чаңгыларга басарга һәм хәзерләнергә! Ләкин исемлектә Шакирның фамилиясе юк иде. Бу аның өчен көтелмәгән хәл булды. «Командир мине беренче итеп язып куяр» дип уйлаган иде Шакир. Чөнки ул бит бөтенесеннән дә алдан хәзерләнеп бетте, «Мине языгыз!» дип барыннан да элегрәк кычкырды. Шакирның тәненә салкын су коелгандай булды. Аның күз аллары караңгыланды. Үзенең җитезлеге белән башкалардан аерылып торгав бистә егете хурланды, кимсенде һәм командирның алдына басып:

— Булдыра алмам дип уйлыйсызмы, иптәш лейтенант? — дип әрнеп әйтүен үзе дә сизми калды. Командир Шакирны тынычландырды:

— Икенче вакытта... Мин сезне тагын да җаваплырак задание үтәргә җибәрермен. Сезнең бит әле сугышта булганыгыз юк. Икенче вакытта,— диде ул, Шакирның беләгеннән кысып һәм үзе, җитез хәрәкәт белән чаңгыларга менеп басты һәм команда бирде.

— Разведкага билгеләнгән сугышчылар, минем арттан!

Тирән кар өстендә тигез эз калдырып, чаңгычылар урман эченә кереп югалдылар.

Шакир озак уйлап тормады, аягына чаңгыларын киде дә, комиссар янына китте. Комиссар аны елмаеп каршы алды. Шакир комиссардан ялынып сорады.

— Рөхсәт итегез, иптәш комиссар. Мин, кирәк булса, утка да, суга да керермен. Тик рөхсәт кенә бирегез. Мин аларны куып җитәм. Ничек тә куып җитәм. Шакир бөтен йөрәге белән сөйләде, ул, чабышка ярсыган ат кебек иде. һәм комиссар аңа разведкага китәргә рөхсәт бирде.

— Әгәр отрядны куып җиггә алмасаң, кире әйләнеп кайт,—диде комиссар. Шакир бөтен көченә шуып китте. Аның күзенә ак-кара күренмәде. Менә- менә хәзер мин аларны куып җитәчәкмен, дип өметләнде ул. Ашкына-ашкына алга ыргылды. Күкрәген киереп салкын һава сулады. Кесәсенә Хәдичәнең чиккән яулыгын салып, уттан курыкмыйча разведкага баруы аңа горурлык бирде.

Белмәгәннәр белеп калсын:

Без Бишьбалта егете! дип кычкырып җырлыйсы килде аның. Ләкин нәкъ шул минутта уйланмаган һәм бөтенләй көтелмәгән бәхетсезлек китеп туды: юан нарат агачы төбенә бүкәнгә төртелеп, Шакирның сыңар чаңгысы сынды. «Күзеңне ачып бармасаң, менә шулай була ул» дип үз-үзен тиргәде ул. «Инде нишләргә? Бу кадәр тирән кардан җәяү барыргамы? Барыбер куып җитеп булмас. Нишләргә? Кире кайтыргамы? Юк, юк! Хурланмыйча кире кайтыргамы? Кайтмыйм!..» Шакир чаңгыларын ташлап калдырды да, биленнән кар ярып, алга атлады. Ләкин бу килеш чаңгыдагы кешеләрне куып җитү мөмкин түгел иде. Шакир бата-чүма ике йөз метр чамасы барганнан соң, бер тар юлга барып чыкты. «Бу юл, һичшиксез, авылга барырга тиеш. Әйе, әйе, бу юл разведка киткән авылга барырга тиеш» дип ул үз фикерен ныгытты һәм кызу-кызу атлап, юл белән китте. Шакир инде иптәшләрен куып җитү өметен югалтты һәм аның күңелендә бер генә теләк кабатланды: ничек кенә булса да авылга барып җитәргә һәм разведка өчен нинди дә булса файдалы бер эш эшләргә. Ул атлаган саен үзенең адымын кызулатты һәм бераздан, аркасына аскан автомат каешын уң кулы белән кысып тотты да, йөгерә башлады.

II

Данченконың кечкенә отряды авылга якынлашты. Яр өстендә өйләр генә түгел, яртылаш карга күмелгән бакча коймалары да күренә иде инде. Чаңгычылар тирән кар белән капланган елга эченә төштеләр, ә аннан яр буйлап авыл кырыена ук килеп җиттеләр. Командир разведчикларны туктатты һәм отряд алдына куелган авыр бурычны тагын бер төшендерде:

— Безнең алда ике бурыч: беренчесе— сакка куелган немец солдатларын юк итү, икенчесе—авылга урнашкан дошман гарнизонының күпме кешесе һәм техникасы барлыгын белү. Ягез, егетләр, эшкә тотыныгыз! Данченко сайлап алган сугышчылар— тәҗрибәле егетләр иде. Алар командирның кабатлавын көтеп тормадылар, һәр кайсы үзенең эшен белде. Сугышчылар командир тарафыннан алдан ук әйтелеп куелган бурычны үтәргә керештеләр, һәм ярты сәгать чамасы вакыт эчендә сакка куелган солдатлар юк ителделәр, гарнизонның ничә ротадан торганлыгы, күпме коралы барлыгы да беленде. Отряд, кире кайтырга хәзерләнеп, яр кырыена җыйналды. Ләкин шул вакытта гарнизонда тревога ясалды һәм йокыларыннан айнырга өлгермәгән солдатлар һәм офицерлар пулеметлардан, винтовкалардан тәртипсез рәвештә ата башладылар, яр астында уңайлы позиция сайлап алган разведчиклар автоматлардан ут янгыры яудырдылар. Немецлар, авылга зур бер подразделение һөҗүм итә, дип уйладылар, күрәсең. Бөтен гарнизон аякка басты. Боз өстендә миналар шартлады. Авылны ут давылы чолгап алды. Данченко тирә-юньгә сибелеп яткан сугышчыларга кычкырды:

— Утны бер генә минутка да туктатмаска! Бер генә пуляне дә бушка җибәрмәскә!

— Патроннар азаеп килә, иптәш командир, — дип кычкырды сугышчыларның берсе. Дошман отрядның аз икәнлеген төшенеп алды һәм немецлар котырынып атакага ташландылар. Данченко автоматлары аларны, үлән кискән кебек, кырып тордылар. Ләкин дошман һаман якынайды. Тонык ай яктысында немецларның шыксыз чырайларына кадәр күренә иде. Отрядның язмышы кыл өстендә калды. Сугышчыларның икесе үлде, өчесе яраланды. «Чигенергәме?» дип уйлады лейтенант Данченко. «Ярамый. Текә ярны ташлап, ачык боз өстенә чыгу — ул үзе үлем дигән сүз».

Данченко приказ бирде:

— Актык патроннар беткәнче атарга! Позицияне ташламаска! Нәкъ шул чакта Һич көтелмәгән хәл килеп туды. Койма артыннан бер туктаусыз ут яудырып торган дошман пулеметы кинәт атуыннан туктады, һәм икенче минутта яңадан ата башлады. Ләкин инде ул яудырган ут давылы совет автоматчылары өстенә түгел, ә уң флангтан немецларның үзләре өстенә ябырыла иде. Пулеметтан атылган ут немецлар өчен шул кадәр көтелмәгәндә булды, отряд өстенә атакага ташланган офицерлар һәм солдатлар берсе дә калмый кырылып беттеләр. Бу хәлне лейтенант Данченко башына сыйдыра алмады:

— Бу кем булыр? Немец солдатымы? Әллә югыйсә... Юк, юк, безнекеләрнең булуы мөмкин түгел. Кем бу? Кем? — дип үзенә үзе сорау бирде. Ә пулемет бер туктаусыз атты. Немецлар котырынып пулеметка ташландылар, пулеметтан чыккан ут бураны аларны, әкияттәге кебек, тагын кырып салды. Бу вакытны батальон авылның пкенче ягыннан уратып алган иде инде. Батальон авылга өермә булып бәреп керде, һәр урам, һәрбер тыкрык, һәр йорт өчен каты көрәш барды, һәм таң атканда авыл безнекеләр кулына күчте. III

Клуб халык белән шыгырым тулды. Кешеләр, бер-берсен кысышып, алга - сәхнәгә якынрак урыннарга утырырга тырыштылар. Митинг башланды. Трибунага партбюро секретаре күтәрелде. Ул тонык тавыш белән сүзгә кереште:

— Иптәшләр, безнең заводтан фронтка киткән Шакир Шәйхаттаровны бик күпләрегез беләсез. Ул заводның алдынгы стахановчысы булу белән бер рәттән, актив җәмәгать эшчесе һәм инициативалы комсомолец та иде. Иптәш Шәйхаттаров хезмәт иткән батальонның комиссары безнең заводка хат җибәргән. Без бүген шул хатны уку өчен митинг җыйдык. Секретарь кулындагы кәгазьне трибуна өстенә җәеп салды да, кычкырып укый башлады. Залда тирән тынлык урнашты. Меңнәрчә күзләр сәхнә түрендәге ак полотнога текәлделәр. Анда Шакирның зур рәсеме эленгән иде. Рәсем өстенә эре хәрефләр белән «Татар халкының намуслы улы Шакир Шәйхаттаров» дип язылган. Залда утыручылар күзләрен рәсемнән алмадылар. Хатка язылган һәрбер сүз тыңлаучыларның йөрәгенә үтеп керде.

— Батыр сугышчы каушап калмый,— дип секретарь укуында дәвам итә, — ул авылга керә торган капка янында сакта торучы немец солдатын сугып үтерә дә, аның шинелен салдырып алып, үз өстенә кия һәм немец гарнизоны урнашкан авыл эченә кереп китә. Шул вакытта безнең батальоннан разведкага җибәрелгән отряд белән немецлар арасында каты бәрелеш башлана. Шәйхаттаров отрядның язмышы куркыныч астында калуын бик тиз төшенеп ала. Ул, дошман гарнизоны эчендә килеп туган буталыштан файдаланып, солдатлар арасына барып керә. Күзләре акайган офицерлар һәм солдатлар аны танымыйлар һәм аңа игътибар бирүче дә булмый. Шәйхаттаров бакча коймасы артыннан безнең разведчикларны утка коендырып торучы пулемет расчетын юк итә һәм дошман пулеметын үзләре өстенә юнәлдерә. Отряд өстенә атакага ташланучы немецлар, чабылган үлән кебек, җиргә егылалар. Куркуны белмәүче совет сугышчысы бер үзе йөздән артык немецны аяктан ега. Шакир Шәйхаттаров һәлак була.

— Ул соңгы сулышына кадәр пулеметны кулыннан ычкындырмый. Бистә егете Шакир Шәйхаттаров үзен мәңгелек данга күмде. Аның батырлыгын татар халкы гына түгел, бөтен милләтләрнең халыклары да зур хөрмәт һәм мәхәббәт белән искә алырлар. Партбюро секретаре хатны укып бетерде. Завод коллективы фронт өчен тагын да күбрәк корал коярга ант итте. Этчеләрнең сөялле куллары йомарландылар, йөрәкләрдә дошманнан рәхимсез үч алу тойгылары кабынды, күзләрдә ачу, нәфрәт билгеләре чагылдылар...

Митинг бетте. Халык таралды. Ланин, озын чәч толымнарын иңбашына асылындырган бер яшь кыз баскан урыныннан кузгалмады. Ул, күзләрен тутырып Шакирның рәсеменә караган килеш, хәрәкәтсез басып торды. Аның кара куе күз керфекләре яшькә чыланды. Озынча бите буйлап эре-эре яшь бөртекләре тәгәрәделәр. Кычкырып-кычкырып җылыйсы килде аның. Аңа Шакирның рәсеме белән аерылышу авыр иде. Ул кире урынына утырды да, күзләрен җиңе белән каплап, үксеп-үксеп җылый башлады. Бу кыз — Хәдичә иде. Хәдичә яулыгы белән күзләрен сөртеп алды да, башын түбән иеп, әкрен генә клубтан чыгып китте. Ул инде үзенең сменасын башкарган иде. Ләкин аның аяклары өйгә тартмадылар. Ул, туктап бераз уйлап торганнан соң, ашыгып цехка кереп китте. Хәдичә төн буе эшләде. Аның күз алдында һаман Шакир гәүдәләнде. Ләкин ул бистә егете Шакирның аны ничек өзелеп яратканлыгын белми иде. Төн йокламыйча чиккән батист кулъяулыгының Шакирга насыйп булуын да Хәдичә белмичә калды.