Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАЙРАК

1941 нче елның ноябрь урталарында, туган илнең язмышы зур куркыныч астында калган караңгы көз көннәрендә, немец гаскәрләренең һөҗүме, болганчык су дулкыны булып, Москва янындагы күмер шахталарына да җәелә башлый. Шахтерлар тора торган шәһәрләрне, бистәләрне ялкын чорнап ала. Шахтерлар үзләренең күмер казый торган отбой чүкечләрен, обушокларын җиргә күмеп калдыралар да, ишек-тәрәзәләрен томалап, үзләре семьялары-семьялары белән генерал майор Терешковның сугышчан частьларына китәләр. «Болоховуголь»нең 18 нче номерлы шахтасында эшләүче шахтерлар тора торган бистә дә кинәт бушап кала, — хәвефле көн аның урамнарына да бәреп керә. 18 нче номерлы шахта Социалистик ярышта өстен чыгып, Советлар Союзында иң яхшы шахта, дигән исемне алган шахта бит син! Авыр... бик аЪыр синнән аерылу. Шахтерларның күбесе Кызыл Армиягә, партизан отрядларына китәләр. Хатын-кызлар, бала-чагалар кайсы кая яшеренәләр. Немецлар керүдән бер генә көн элек шахта мөдире Гиллер, инженер Мельников һәм участок механигы Якимкин — өчәүләп — шахтага төшеп китәләр. Алар штреклар буенча җай гына атлый-атлый һаман эчкә үтәләр. Ә кулларында зур гына тимер сандык, алар, бу сандыкны каешлар белән күтәреп алып баралар, ә тимер сандыкның эчендә байраклар. Барлыгы җиде байрак. Шахта коллективы бу байракларны героик хезмәт куеп алды. Бу җиде байракның арасында берсе аерата матур — зур, үзе кызыл бархаттан, читләре чуклы. Үзе дә «Правда» байрагы шул ул! Шахтерлар бу байракны бик еракка, заваллар артына, су белән күмелә торган дөм караңгы чо^кыр артына илтеп яшерә: ләр. Ничек яшермәскә соң, дан билгесе бит ул, алдынгылык өчен бирелгән байрак, «Правда»ның күчмә кызыл байрагы. Яшерәләр һәм бу тимер сандык сер булып кала. Шахта төбендә саклана торган бу серле сандык турында бик азлар гына беләләр. һәм бу бик азлар арасында бер кеше, шахтаның данлыклы стахановчысы, проходчик Зиятдин Гайнеттинев тә була. Соңыннан партиөан отрядына китә ул. Элек җир асты байлыкларын эзләүче булса, соңыннан партизан отрядының сугышчан разведчигына әйләнә. Көннәрнең берсендә, Зиятдин шахтерга поселокка барып, немецларның штабларын, күпернең һәм шоссеның ничек саклануын белеп кайтырга кушалар. Зиятдин шахтер төнлә белән үзенең йөрәккә якын бистәсенә әйләнеп кайта, кача-поса үтеп, үзенең өенә керә, сөекле балаларын, рәхәтләнеп йоклап ята торган җанкисәкләрен кочаклап үбә. Хатыны немецларның эшләгән кабахәтлекләрен ачынып-ачынып иренә сөйләп бирә. Монда, шахтерлар бистәсенә килеп керү белән алар халыкка күз күрмәгән, колак ишетмәгән җәберләрен салалар. Өерелеп-өерелеп талау дисеңме, хатын-кызларны көчләү, җәзалау, астыру, аттыру дисеңме — барсын да эшләп өлгерәләр. Менә ничә көнләп инде гитлерчылар, тиреләреннән ярылып чыгарга җитешеп, дуңгыз урынына шахта тирәсендәге җирләрне актаралар, бистә кешеләреннән сораштыралар, «Правда» байрагын эзлиләр. Аларның тәлинкә ялаучысы булып Боргес дигән бер инженер, киләчәктә бистә башлыгы булып калырга борынын сузучы сатлык җан йөри. Бу исемне ишеткәч Зиятдин кинәт тешен кысып куя: ярты сәгать чамасы гына элек ул бит, ялгышлык аркасында, аның күзенә чалынып киткән иде. Ләкин хәзер инде нәрсә булса да эшләргә соң була. Зиятдин ишек алдыннан чыгып китәргә дә өлгерә алмый, аны эләктерәләр, кулларын бәйлиләр, штабка алып китәләр. Штабта Зиятдин шахтердан полковник сорау ала.

— Германия армиясе сезнең шахталарыгызны һәм бистәләрегезне җиңеп алды. Син эшләгән шахтада большевиклар газетасының байрагы булганлыгын әйттеләр. Байраклар — Германия армиясенең трофейлары. Син ул байракның кайда ишерелгәнлеген беләсеңме? Зиятдин шахтер, бер сүз дә әйтмичә, басып тик тора.

— Байрак кайда диләр сиңа. Зиятдин шахтер бер сүз дә дәшми. — Байракны яки җаныңны бирәсең! Дәшми дә дәшми Зиятдин. Әйе, ул әлеге байракның кайда ятканын да, аның нинди матур икәнлеген дә, шахта коллективының ул байрак белән ничек масайганын да белә. Алай гына да түгел, Зиятдин шахтер ул байракны шахтерларның тантаналы җыелышы вакытында үзе, үз кулы белән кабул итеп алды, — нинди салмак һәм нинди янып тора иде ул байрак әлеге кичне. Зиятдин шахтер аның кайда ятканлыгын әлбәттә белә. Белә, ләкин әйтми. Әйтми һәм әйтмәс тә. Зиятдинны чишендерәләр, анадан тума калдырып тышка, кар көртләре эченә бәйләп салалар, өстенә су коеп катыралар. Ә соңыннан, бозланып катканнан соң, өйгә алып кереп эретәләр дә, аның тәненә яндырып биш почмаклы йолдыз уялар. Ә аннан да соңырак, инде яртылаш үлгән шахтерны, Зиятдинны, корзинга салып шахта коесына ташлыйлар. Ул тәмам хәлсезләнгән булганлыктан, бас кычтан әйләнеп менә алмый, ә подъем ватылган була, эшләми. Өч солдат хәлсезләнгән Зиятдинны караңгы, ташландык штреклар буенча куалап йөртәләр. Хыянәтче Боргес кесә фонаре белән юлны яктырта: борылышлар, озын-озын коридорлар саргылт яктытылык астында сузылып күренәләр, ә монда инде Зиятдин шахтер һәр ташны, һәрбер креплениянең ничек ятканын белә. Белә, ләкин әйтми. Серле сандык һәм аның эчендәге байрак та кайдадыр шушында гына. Ләкин әйтми Зиятдин щахтер, серне ачмый, байракны дошман кулына бирми һәм аны көчле характерлы шахтерны, татар халкының намуслы улын, шунда, шахта төбендә аталар. Гитлерчы юлбасарлар 18 нче номерлы шахтаны җир йөзеннән юк итәргә уйлыйлар. Тупас немец төгәллеге белән алар биек-биек йортларны, промышленность учакларын, мәктәпләрне, якты клубларны берсе артыннан икенчесен яндыралар, янмый икән» шартлаталар. Шахта өстендәге корылмаларны яндырырга теләп аларга бер ничә тапкыр ут төртәләр, ләкин ут корылмаларны кызгана — барлык агач затларына утта янмый торган махсус сыекча сеңдерелгән. Шуннан соң немецлар шартлатмакчы булып мина куялар, барып чыкмый. Иң соңгы минут гына кемдер һәлакәт үрләп бара торган шнурны өзә, шартлаткычларны алып ташлый, корылмалар исән калалар. Ә инде соңыннан шахтерлар бистәсендәге барлык кешеләрнең уртак шатлыгы һәм бәйрәме булып Кызыл Армия килепкерә. Җир астындагы серле сандыкны өскә чыгарып, аннан «Правда» байрагын һәм тагын 6 байракны алу тантанасында без шунда идек. Җиде кат җир астында, су белән күмелгән дөм караңгы чокыр артында байтак кына ятуларына карамастан, алар бик яхшы сакланганнар, кояш яктысына чыгаргач кинәт ялкынланып яна башлаган төсле булып җилфердәргә тотыналар. Гишлер белән Мельников байраклар каршына килеп башларын ияләр һәм, гвардия байрагын үбеп ант иткән гвардеецлар төсле, байракны үбеп куялар. Шахта коллективы шахтаны бик тиз арада төзәтеп эшләтә башларга ант итә.