Логотип Казан Утлары
Публицистика

АЛАРНЫ БЕЗ ГАФУ ИТМӘБЕЗ!

Данлы һәм бөек Москва. Аның төрле якларга китә торган, йөзәр чакрымнарга сузылган гүзәл юллары, Москва тирәсен матурлап үсә торган зифа каеннар, наратлар. Москва тирәсенә җәелеп киткән йөзләрчә, меңнәрчә авыллар, тарихи калалар, күп санлы хезмәт халкы. Ул халыкның тыныч һәм бәхетле тормыш төзүе. Игенчеләрнең киң кырларны матурлап машиналар белән бодай урулары, яшь егетләрнең һәм яшь кызларның шатлыклы җырлар җырлап завод-фабрикалйрдан эштән кайтулары, балаларның мәктәпләргә йөрүләре, күңелле уеннары — болар барсы да безнең күз алдыбызда торалар. Ләкин Москва тирәсендәге матур юллардан, кырлардан һәм кала урамнарыннан, халыкларның еллар буена үз кулы белән төзегән һәм җыйнаган байлыкларын бушлыкка әверелдереп, үтерүчеләр һәм талаучылар ордасы үтте. Калаларда һәм меңнәрчә авылларда бандитлар йортларны яндырдылар, җимерделәр. Алар аяк баскан җирдә халык каны елга булып акты. Фашистлар Москва өлкәсенә талау, рәнҗетү, үтерү, җимерү, көчләү алып килделәр. Шуны алар «яңа тәртип» — дип атадылар. Алар дистәләп һәм йөзәрләп гаепсез хатын-кызларны һәм карт-корыларны тотып аттылар. Сабый балаларны коеларга һәм янган утларга ташладылар. Яшь кызларны мәсхәрә иттеләр. Халыкның актык киеменә, актык сынык икмәгенә кадәр таладылар. Фашистларча «яңа тәртип урнаштыру» менә шушы иде. Безнең кадерле, тыныч юлларыбызны фашист бандитлар үтерү, кыру, җимерү юлларына әверелдерделәр. Ул юллардан үлемле, агулы чума давылы үтте. Каменка авылы. Иңрәү тавышлары. Әче төтен. Пожардан калган ыслар, күмерләр һәм көлләр. Халык канына буялып кызарган кар. Монда немецлар «яңа тәртип» урнаштыралар. Алар колхоз председателе Анисимовны тотып алганнар. Менә аны мәйданга китерәләр. Шул ук мәйданга барлык халыкны куалар. Допрос башлана. Офицер Анисимовтан авыл коммунистларының исемлеген сорый. Ләкин Анисимов авызын да кыймылдатмый. Офицер Анисимовның кулларын каерырга куша. Солдатлар председательнең кулларын каера башлыйлар. Анисимов тешләрен кысып түзә. Офицер тагын сорый: «Кая коммунистлар?». Совет патриоты бер сүз дәшми. Немец солдатлары Анисимовның бармакларын кисеп алалар, ике кулын сындыралар. Моңа түзә алмыйча Анисимов һуштан яза. Фашистлар аны яңадан һушына китерәләр дә, баганага сөяп, бәйләп куялар. Тагын сорау башлана. Анисимов бер сүз әйтми. Офицер аның күзен штык белән чукып чыгара. Халык түзә алмыйча үксеп елый. Фашист тагын да котырына: «Әйтмисеңме?» дип җикеренә. Аписимовның икенче күзенә штыгын кадый. Аннан соң борынын һәм колакларын кисеп ала. Тик шуннан сон гына атып үтерә. Фашистларның ерткыч лыкларыныд исәбе-хисабы юк. Без бу ерткычлыкларны бер вакытта да онытмабыз. Аларны без гафу итмәбез! Бу вәхшәтне безнең балаларыбыз да мәңге онытмас Фашизмның варварлыгы юылмаслык кара тап булып тарих битендә мәңге калыр! Колхозчы И. С. Федотовның сөйләве буенча, Солнечногорск районы, Веревская авылында немецлар генә яшәгәннәр. Ләкин аларның андагы вәхшәтләре сөйләп бетерегесеэ. Авылда булган йортлар һәм барлык каралтылар яндырылган. Барлык терлекләрне фашистлар суеп ашап бетергәннәр. Авыл халкын ничек мыскыл этүләре турында колхозчы Федотов түбәндәгечә сөйли:

— «Немецлар авылга килеп керү белән таларга керешәләр. Өчәр, дүртәр кеше бергәләп өй саен кереп йөриләр. Үзләрен ошаган йорт әйберләрен Германиягә озаталар. Баштарак кергәннәре әйберләрне сайлап ала, ахырдан кергәннәре нәрсә күрсә шуны алзып чыга. Минем сарыкларымны, тавыкларымны, өн җиһазларымны, ашау-эчү әйберләремне — барын да алып чыгып киттеләр. Урындык-өстәл, кровать кебек әйберләрне утынга яктылар. Өемне яндырдылар. Без балаларны, иске-йоскы чүпрәкләргә төреп, урманга алып китәргә мәҗбүр булдык. Анда тагын берничә семья белән бергәләшеп, туң җирне казып, бер чокыр ясадык. Шул!чокырга балалар белән бергә 15 кеше урнаштык. Авылдагы башка крестьяннар бәрәңге подвалында тордылар. Подвал өстенә фашистлар атларын кую аркавында, бөтен пычрак подвалда яшәгән кешеләр өстенә агып торды. Бала-чагалар чирләп үлделәр. Немецлар чигенеп киткән вакытта колхозчылар торган подвалга туп утып юнәлттеләр. Бик күп кеше (олылар һәм балалар) шунда һәлак булды. Страдальня исемле күрше авылда немецлар авылдагы барлык ир кешеләрдә җыеп кооператив магазинына ябалар. Тыштан ныклап биклиләр дә, керосин сибеп, магазинга ут төртәләр...» Немецларның «яңа тәртип» урнаштырулары менә шушы рәвештә алып барыла. Немец башкисәрләре Москва өлкәсендәге Рождествено авылын басып алу белән кышкы салкында барлык халыкны урамга куып чыгаралар, үзләре җылы йортларда урнашалар. Балалы хатыннар һәм картлар салкын подвалларга төшәләр. Немецлар өйдәге әйберләрне актаргалап, талап алып бетергәч, подвалларга, кешеләр янына, төшеп, аларның кулындагы әйберләрен талап йөриләр. Алар олыларның туннарын һәм аяк киемнәрен салдырып алу белән генә чикләнмичә, хәтта балалар өстенә япкан юрганнарга кадәр алып чыгып китәләр. Немецларның ерткычлыклары моның белән генә бетми. Алар кешеләрне үтерә башлыйлар. Семериков фамилияле колхозчыны үзенең йорты янында атып үтерәләр. Ләкин аның ни өчен үтерелүе беркемгә дә билгеле түгел. Майоров исемле картны подвал янында атып үтерәләр. Ул колакка катырак булу сәбәпле, часовойның кычкыруын ишетмәгән. Шуның өчен часовой аңа төзәп ата. Карт Майоров тынсыз булып әйләнеп төшә. Подвалда яткан 3 балалы колхозчы хатын Шмыгина сыерын савып, балаларына сөт алып килмәкче була. Шмыгина башын күтәрү белән, фашист аңа автоматтан ата. Пуля Шмыгинаның башын туздырып ташлый. Фашистлар авылда шул рәвештә хөкем сөрәләр: көн дә кеше үтерү, көн дә кеше сую, көн дә кеше асу... Берничә көннән соң халыкны яңадан, бала-чагалары белән, урамга куып чыгаралар. Бер немец солдаты подвал ишегеннән чыгып барган колхозник Лялишевка төзәп ата. Андрей Лялишев каты яралана һәм егыла. Мескен хатыны яралы ирен чанага салып, Снегири авылына алып китмәкче була. Ләкин немецлар аны юлда туктаталар. Яралы Лялишевның өстендәге тунын салдырып алалар. Үзен карга ташлыйлар. Чананы үзләренә алалар, Лялишевның хатыны елый-елый ирен күтәреп, альт китмәкче була. Ләкин Лялишев актык сулышын ала. Подвалдан халыкны куып чыгарган вакытта, шул ук Лялишевның яшьлек Борис исемле улын, күзенә штык кадап, күзен чыгаралар. Колхозчы хатын-кыз Никонова 2 айлык баласын подвалда калдырып, башка 3 баласын урнаштыру өчен чыга. Ләкин немецлар үзе кергәнче аның баласын коега аталар. Бу авыр газаптан колхозчыларны Кызыл Армия генә коткарды. Кызылармеецларны күрү белән колхозчылар, бала-чагалар күз яше белән еладылар. Ләкин бу күз яшьләре, газап яшьләре түгел, шатлык яшьләре, авыр газаплардан котылу яшьләре иде. Немец фашистлары зурларны интектерү, талау, үтерү, асу-кисү, яндыру белән генә чикләнмиләр. Алар безнең балаларны да һәлак итәләр. Фашистларны куып баручы кызылармеецлар алдында куркыныч бер картина ачыла. Сугышчылар ирексездән тукталалар. Аларның тәннәре эсселе-суыклы була. Телеграф баганасына кечкенә генә бер кыз баланы кадаклап куйганнар. Аның нәни кулларын, аякларын сындырганнар. Мескен бала үлгән. Ул кечкенә кызны немецлар халыкны куркыту өчен газаплаганнар. Күргән кешеләрнең әйтүенә караганда, ул баланы тере килеш кадаклаганнар. Кызылармеецлар бер сүз дәшмичә тукталып карап торалар. Аларның күзләрен эссе яшь әрнетә. Алар сугышларда күп йөрегәннәр. Бик күп нәрсәне башларыннан кичергәннәр. Ләкин мондый чиктән чыккан рәхимсезлекне, мондый коточыргыч картинаны беренче тапкыр күрәләр. Нәни балаларны иң матур сүзләр белән иркәләргә өйрәнгән, үзләренең юл сумкаларында булган иң тәмле әйберләрен балалар белән бүлешергә өйрәнгән кызыл сугышчыларның аңына мондый ерткычларча җинаять сыймый, сәер һәм артык ят тоела. Тешләр кысыла. Йоды- рыклар йомарлана. Фашистларның бөтенләй кеше түгеллекләренә тәмам ышаныла. Тизрәк үч аласы килә. Синево авылыннан качкан вакытта фашистлар бөтен халыкны авыл кырыена куып чыгаралар. Халыкка фашистлар белән бергә барырга приказ бирәләр. Балалы хатыннар, балаларының юлда туңып һәлак булуыннан куркып, фашистлар белән барудан баш тарталар. Офицер: «Балалы хатыннар, алга чыгыгыз!» дип кычкыра. Хатыннар офицер тирәсенә сырылалар. Ике аяклы ерткычтан игелек көтәләр. Офицер шунда ук солдатларына елга бозын уярга куша. Аның боерыгы берничә минут эчендә үтәлә. Шуннан соң хатыннарның балаларын тартып алалар. Солдатлар, офицерның кушуы буенча, балаларны берәмләп, таш ыргыткан кебек, бәкегә ташлыйлар. Бала аналары бу хәлгә түзә алмыйча, елга ягына ташланалар. Ләкин офицерның кулында автомат. Ул автоматның көпшәсен хатыннарга таба юнәлдерә. Боз өстенә сыеша алмыйча җылы кан ага... Данлыклы Кызыл Армия Москва өлкәсенең халкын фашизм җәһәннәменнән коткарды. Үлем чәчеп йөрүче немец ерткычлары үкчәләрен күтәрделәр. Алар, тау-тау үләксәләрен калдырып, чигенделәр. Безнең героик Кызыл Армиябез бөек совет халкы белән берлектә фашист бандитларын юкка чыгарачак. Аналарның түккән яшьләре, безнең газапланган балаларыбыз, халкыбызның кайнар каны, янган авыллар, җимерелгән калалар, мәсхәрәләнгән кызлар, таланган милекләр өчен — фашистлар үзләренең башлары белән җавап бирәчәкләр. Изге үч, утлы нәфрәт белән безнең күзләребезне әрнетә. Нәни балаларның каннары, сыкранулары үч алырга чакыралар.

Москва