Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙ — ПАТРИОТ

(Үлүенә 29 ел тулу уңае белән)

Патриотизм—үз ватанын, туган илен сөю – шуңа чын күңелдән бирелгәнлек дигән сүз. Бөек Франция революциясе вакытында Франциянең революцион группалары, король властен сакларга тырышучыларга— роялистларга каршы көрәштә, үзләрен патриот дип атадылар. Чөнки роялистлар француз халкына каршы чит ил феодаль-монархистик дәүләтләр белән бәйләнешкә кереп, аларның интервенциясе ярдәмендә, революцияне басарга маташтылар, француз революционерлары исә үз ватаннарын чит ил интервенциясеннән саклаучы патриотлар иделәр. Октябрь Социалистик революция чорында, илебезнең иң бөек патриотлары Ленин һәм Сталин җитәкчелегендә, Советлар иленең хезмәт ияләре эчке һәм тышкы дошманнарга каршы кискен көрәш алып бардылар, үз ватанының бәйсезлеген, азатлыгын саклап калдылар. Хәзерге бөек Ватан сугышы чорында бөтен совет халкын гаять көчле патриотик хис чолгап алды. Чөнки «Ватан куркыныч астында, аналар, хатыннар һәм балаларны зур юлдагы юлбасарлар хурлыйлар, мыскыл итәләр икән нинди намуслы» кеше мондый явызлыкны тыныч кына күзәтеп тора алсын» (Калинин). Менә шуның өчен дә безнең батыр кызыл гаскәрләребез үз-үзләрен аямыйча дошманга каршы сугышка ташландылар. Татар халкының бөек шагыйре Г. Тукай капиталистик җәмгыятьнең чиксез авыр шартларында яшәде. Буржуазны һәм буржуаз милләтчеләр аны дошман күрделәр, хәтта аны шагыйрь түгел, бәлки назымчы гына, такмакчы гына дип игълан иттеләр. Тукай үзенең бөтен гомере буена буржуазиягә, буржуаз милләтчеләргә каршы каты көрәш алып барды. Чөнки болар «халык тиресе белән антларча киенгән», «үз корсаклары» өчен генә» яшәүче кешеләр иделәр. Тукай татар буржуазиясен, татар милләтчеләрен дошман күрү белән генә чикләнмәде. Ул буржуазиянең арка таянычы булган патша хөкүмәтен, аның барлык чиновникларында дошман күрде. Патша министры П. К. Дуриовоны дурак дип, Одессада революцион хәрәкәтне ерткычларча бастыручы генерал Каульбарьсны кан эчүче юлбасар дип, реакцион газета «Новое время»ның редакторы. Меньшиковны карт бүре дип атады. Германия—Франция империалистларын этләр белән тиңләштерде. Шул рәвешчә, бөтен дөнья «роялистларына» тирән нәфрәт белән караган, халыкка һәм халык хәрәкәтенә дошман булган реакционерларга тирән нәфрәт белән караган Тукай үзенең туган илен чын күңеле белән сөя иде. Тау башына салынгандыр безнең авыл.

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Авылбызның ямен, суы тәмен белән,

Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән.

Г. Тукайның туган авыл, туган ил турындагы шигырьләре әнә шундый Тукай—патриот нечкә, ялкынлы мәхәббәт хисләре белән тулган. Ул үз ишенең әнә шундый ямьле, матур якларын күрә һәм иҗатында оста иггеп гәүдәләндерә белә иде. Ул авылның, һич онытмыйм, һәрьягы урман иде. Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде. Урманында кып-кызыл кура җиләк тә, җир җиләк, Күз йчып йомганчы һич шиксез җыярсың бер чиләк. «Көзге җилләр» исемле шигырендә, Г. Тукай хезмәт иясе халыкка тирән мәхәббәт белән карап, «бер телем икмәк» дип зар елаучы «назлы нечкә бил»ләрне, «төшкән тешен алтын белән куйдыручы кортка»ларга карплы куя. Г. Тукай халыкны яратып кына калмады, аның көченә дә ышанды һәм «халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул.

Туган авылын һәм аның табигатен сөюе белән Г. Тукай коры натуралист кына түгел. Аның авышны, табигатьне сөюе халыкны сөю, халыкның көченә ышану, халыкны җәберләүчеләргә каршы, тирән протест белән органик бәйләнә. 1911 нче елны, ачлык уңае белән язган дип, халык массаларын иң югары урынга куйды. Менә шул халык-гигант алдында баш иеп, Г. Тукай үзенең намуслы иҗатын халыкка, халык бәхете өчен көрәшкә багышладьп, халыкның көченә таянып, тирән оптимизм белән җырлады. Тукай—патриот Ләкин Тукай яшәгән чорда әле бу халыкны «әллә нинди кара көчләр басып» яталар, бу халык әле шул кара көчләр аркасында культурадан читтә, наданлык, караңгылык эчендә яши иде. Халык массаларын уяту, актив тормышка кертү өчен, халыкның үз уллары һәм кызларының аңа булышуы кирәк иде. Тукай үзе халыкка хезмәт итеп кенә калмады, бәлки:

Әйдә халыкка хезмәткә,

Хезмәт эчендә йөзмәккә

Бу юлда һәр төрле хурлыкка

Вә авырлыкларга түзмәккә,

дип, барлык намуслы кешеләрне халыкка хезмәткә өндәде. Г. Тукайның бөек фикере, тирән тойгысы, сизгер йөрәге кешелек җәмгыяте белән, аның көндәлек яшәеше һәм көрәше белән, кешелек тормышы өчен актуаль проблемалар белән бәйләнгән. «Политик, дипломат, общественный деятель» булган шагыйрь яшәү ләззәтен актив хәрәкәттә, эшчәнлектә, көрәштә генә күрә. Үзен чолгап алган капиталистик тормышка каршы ул дәрт белән сугышты.

Авырлык килсә, түз, сер бирми-нитми,

Ни хәлләр яшь егеткә килми-китми.

Бу тормыш кем белән туктар талаштан.

Көрәш син һич тә армас-туктамастан.

Канэчкеч ул вә ерткыч юлбарыстан,

Качармы юлбарыстан бер арслан?

дип, үзендә зур көч сизә һәм тормыш хаксызлыкларына каршы көрәшкә өнди. Ләкин Г. Тукайның үз халкын сөюендә аз гына да милли чикләнүчәнлек юк иде. Аның үз халкын сөюендә бөек гуманизм, бөтен кешелек дөньясын, барлык прогрессив кешелекне сөю яши иде. Чөнки Г. Тукай бөтен кешелек дөньясының бөек гуманистлары — Г. Гейне, Г. Мопассан, Ф. Шиллер, В. Шекспир, А. С. Пушкин, М. Ю’. Лермонтов, Л. И. Толстой, А. М. Горький кебек корифейларның иҗатларында үзенә җан азыгы тапты, кешелек дөньясының бу бөек остазлары Г. Тукайның да остазы булдылар, алариың даһи фикерләре, нечкә тойгылары Тукай иҗаты аркылы татар халкы арасына керде. Кешелек культурасының бу якты йолдызлары арасында Г. Тукай алдында аерата зур ихтирам алганнары А. С. Пушкин белән М. Ю. Лермонтов иде. Шуңа күрә ул:

Хәзрәте Пушкин вә Лермонтов әгәр булса кояш,

Ай кебек, нурны алардан икътибас иткән бу баш,

 дип җырлады. Кайбер чакта үзен бу гигантлар белән тиңләштереп,

 Шигъре Лермонтов вә Пушкин олуг саф диңгез ул,

 Хәзрәте Пушкин вә Лермонтов, Тукай өч йолдыз ул,

 дип, хаклы рәвештә мактанды. Тукайның Пушкин, Лермонтов һәм рус халкының башка бөек җырчыларын сөюе бөек рус халкын, үзенең ватаны булган Россияне сөюе белән бик тыгыз бәйләнештә тора. Чөнки:

Рус җирендә без әсәрле, әзлебез,

Тарихында бер дә тапсыз көзгебез;

Рус белән тормыш кичердек сайрашып,

Тел, лөгадъ вә әхлак алмашып.

Шуңа күрә:

Һич бетәрме тарихи бу бергәлек,

Без туган бер җепкә бергә теркәлеп.

Чыннан да, Тукайның бөтен иҗатын буйдан буйга тикшереп чыкканда, таң калырлык бернәрсә күзгә бик ачык ташлана: шагыйрь җирле милләтчелек шаукымы, бөек русчылык шовинизмы, вак милләтләрне изү, кысырыклау бик нык тамыр җәйгән бер чорда яшәвенә карамастан, алда, халыкларны милли яктан карап читләү бөтенләй юк. Ул үз хакын чын күңелдән сөюе белән бергә башка халыкларны да яратты, ихтирам итте. 1906 нчы елларда татар буржуазиясе татар халкын Төркиягә күчерү турында агитация җәелдерә. Билгеле, кара реакция астында газап чигүче хезмәт халкын иленнәп-җиреннән аерып, тагын да әшәкерәк реакция хөкем сөрә торган» солтан Габделхәмид Төркиясенә илтеп тыгу—кешене бер тәмугтан икенче тәмугка күчерү иде. Бу күчүдән татар халкына файда түгел, бәлки зарар гына булачак иде. Шул чакта Г. Тукай үзенең «Китмибез» исемле шигырен язып чыкты. Бу шигырендә Г. Тукай Россиядә туып үсүләре, ата-бабаларының Россиядә булуы. Төркиядә башларына фәс когән жандармнарның хезмәт ияләрен рәхимсез рәвештә камчылаулары турында сөйли һәм шигырен:

Иң бөек максат безем хөр мәмләкәт, хөр Россия,

Тиз генә кузгалмыйбыз без, груһы русияһ!

дип тәмамлый. Иптәш Сталин немец фашист бандаларын тиз һәм кыска вакыт эчендә тар-мар итеп ташлау, вакытлы рәвештә фашистлар кулына төшкән Совет өлкәләрен азат итү өчен, илебезнең барлык хезмәт ияләрен армый-талмый эшләргә, фронт һәм тыл өчен күбрәк икмәк, ит, май, промышленность өчен чимал, Кызыл Армия өчен күбрәк һәм тагын да күбрәк корал җитештерергә өндәде. Юлбашчының әнә шул күрсәтмәләре яктылыгында Г. Тукай иҗатындагы эш-хезмәт мотивы, эшкә өндәп язылган шигырьләре аеруча әһәмиятле.

Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә,

Аһ, оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән кию.

Һәр олуглар, эшләгәнлектән олуглыклар таба,

«Уйнады» два бирмиләр, ушбу җиһанча мәртәбә,

дип, эшкә, хезмәткә иң югары бәяне бирә. Илебезнең улларында һәм кызларында эш энтузиазмын тагын да көчәйтү, шуның нәтиҗәсендә илебезнең оборона көчен тагын да ныгыту ягыннан Тукайның бу типта язылган шигырьләренең гаять зур кыйммәте бар. Димәк, бөек шагыйрь Г. Тукай татар халкының иң гүзәл һәм эшлекле патриотларыннан иде. Тукай иҗаты бигрәк тә хәзерге заман шартларында иң көчле патриотик иҗат булып тора. Тукай иҗатындагы патриотизм—дөнья реакциясенә каршы көрәштә, барлык прогрессив кешелек дөньясын сөюдә һәм аны азат итәргә омтылуда, үз халкын, туган илне һәм анда яшәүче барлык халыкларны яратуда, тирән оптимизмда, хезмәт сөючәнлектә гәүдәләнде. Бүгенге Ватан сугышы фронтларында, илебезнең бик күп санлы предприятиеләрендә һәм колхозларында А. С. Пушкин, А. М. Горький, Тарас Шевченко һәм Габдулла Тукай әсәрләрен укып тәрбияләнгән батыр егетләр үзләренең уртак туган илләрен яклап дошманга каршы каты көрәш алып баралар. Озакламас, бу батыр көрәшчеләр Советлар илен юк итәргә маташучы, кырларыбызны пычрак итекләре белән таптарга маташучы кабахәт Гитлер ордасын тар-мар итеп ташларлар һәм бөтен прогрессив кешелек дөньясын канэчкеч фашизмнан коткарып, бөтен җир йөзендә гуманизмның, культура һәм цивилизациянең чәчәк атуын тәэмин итәрләр. Азат ителгән культура күгендә татар әдәбияты иц беренче чиратта бөек патриот шагыйрь Г. Тукан иҗаты белән үзенә тиешле урынны алыр.