Логотип Казан Утлары
Публицистика

БОЗ ӨСТЕНДӘГЕ СУГЫШ

Басып алырга һәм бөек рус халкын кол итәргә дип килгән немец «рыцарьларын» атаклы рус полководецы Александр Невский җитәкчелегендәге рус гаскәре Чудь күле бозы өстендәге канлы» сугышта тар-мар итүгә шушы елның 5 апрелендә 700 ел тулды. Боз өстендә барган бу канлы сугыш борынгы Рус иленең генә түгел, бәлки бөтен урта гасыр Европасының сугышлар тарихында иң гүзәл һәм тирәннән сабак булган сугыш вакыйгасы булып тора. 1242 елда Чудь күле бозы өстендә булган сугыш ул рус халкының үзенең туган илен немец талаучылары һәм көчләүчеләреннән батырларча саклап калуын күрсәткән тарихи вакыйга. Немец «рыцарьлары» Балтика буе илләрендә дистәләрчә еллар буенча теләгәнчә хуҗалык сөрәләр, җирле халыкны — славяннарны, литовецларны һәм башкаларны; талап, кырып киләләр. Алар җирле халыкның иреген тартып алалар, аларны крепостной колга әйләндерәләр, аларга көчләп үзләренең диннәрен тагалар. Фашист политиклар һәм тарихчылар немец «рыцарьлары»на мактау җырлыйлар, аларны Балтика буенда һәм төньяк-көнбатыш рус өлкәләрендә культура эше алып бармчылар дип расларга азапланалар. Гитлер артыннан «өченче империя»нец барлык тарихчылары һәм публицистлары Маркс «килмешәкләр» (die Lumpacii ), «этләр», «талаучылар» дип атаган үзләренең урта уңае белән) гасырдагы бабаларының, феодал талаучыларның, — немец «рыцарьларының» «цивилизаторлык миссиясе» турында лаф оралар.

Маркс үзенең «Хронологик язмалары»нда, немецларның дип әйтегез. Теләгән кеше товарлары белән бергә куркусыз безгә кунакка килсен. Ләкин әгәр дә кем дә булса безгә кылыч белән килә икән — ул кылычтан һәлак булыр. Рус җирендә һәрвакыт шулай булды һәм киләчәктә дә шулай булыр». Бөек рус халкы, үзенең туган җирен талаучылар һәм көчләүчеләрдән саклап калды. Рус халкына гадәттән тыш җылы караган һәм аның өчен горурланган Карл Маркс бу сугыш эпопеясы турында язганда, «Александр Невский герман «эт рыцарьларын» Чудь күле бозы өстендә шундый нык тар-мар итте, «килмешәкләр... җире чикләреннән бөтенләйгә алып ташландылар», ди. Немец «эт-рыцарьларын» тар-мар иткән бөек полководец Александр Невский рус халкының намусы һәм азатлыгы өчен көрәш тарихында искиткеч зур роль уйный. Замандашлары Александр Невскийның хәрби искусствосы каршында баш ияләр. Аның батырлыклары Рус илендә бик киң таныша. Чудь күле өстендәге сугыштан соң Александр Невский һәм аның җиңүләре турындагы дан рус җире чикләреннән тыш еракларга таралганын күрсәтеп, Новгород летописчысы болай дип яза: «Бөек князь Александрның исеме Варяг диңгезеннән Понтий диңгезенәчә (ягъни Кара диңгезгәчә) ... хәтта бөек Римга кадәр танылды; аның исеме меңнәрчә меңнәр арасында таралды». Немец талаучыларын тар-мар итү эшен оештырган бөек бабабыз Александр Невскийның батыр образы немец фашист оккупантларына каршы бөек Ватан сугышында безнең данлыклы сугышчыларыбызны рухландыра. Новгородның гүзәл полководецы Александр Невскийның рус җиренә кылыч күтәреп килгән кеше кылычтан һәлак тә булыр дигән сүзләрен совет патриотлары горурлык белән кабатлыйлар. Бөек рус халкы кабахәт немец басып алучыларьп кулында һичбер вакытта кол булмады һәм булмас та. Рус халкының, һәм СССР ла руслар белән туганнарча бергә яши торган башка халыкларның бөек Сталин юлбашчылыгындагы кораллы көчләре немец оккупантларын куалар, безнең җиребездә бер генә немец оккупанты да калмаячак көн ерак түгел инде.