Логотип Казан Утлары
Баллада

ШОФЕР ҺӘМ МАЛАЙ

 Гаскәри шофер Ибраһим Сабитовка багышлыйм

I

Зәңгәр томан сибеп урманга,

Яфракларга салкын чык бөркеп

Һәм тауларга алсу нур сирпеп,

Әкрен генә көзге таң ата.

Кояш чыта алтын пар атта,

Менеп китә көмеш юлларга.

Менеп китә көмеш юллардан...

Ә куаклы урман читендә,

Яфракларның куе җирендә

Машиналар тынып калганнар,

Шоферлары йоклый. — Арганнар...

Тик берәве уяу шулардан.

Тик берәве уяу шулардан...

Йокы керми аның күзенә,

Иртәнге нур уйный йөзендә

Таянган да мотор өстенә.

Кайларгадыр ерак күз тегә —

Һәм ниндидер уйда югалган.

Ниндидер бер уйда югалган...

Беләсе иде аның уйларын.

Яшь егетнең татлы моңнарын.

Юлдашлары ялга талганда,

Ник йокламый көзге таңнарда?

Ни өчен ул болай тын калган?

Ни өчен ул болай тын калган? —

Гаҗәп түгел» бер да, дусларым;

Уйлыйдыр ул бәлки уйларын

Туган-үскән иле турында,

Йөргәннәрен Идел буенда.

Үткәннәрен алтын комнардан.

Үткәннәрен алтын комнардан...

Әле бу ел июнь аенда,

Алмалар ак чәчәк чагында,

Шат тургайлар кебек сайрашып,

Сөеклесе белән парлашып,

Йөргәннәрен хәтфә юллардан.

Йөргәннәрен хәтфә юллардан

Сагынырлык эзләр калдырып,

Яшь күңелдә уйлар яндырып...

Бәлки бер дә алай түгелдер,

Бүтәндәдер уе күңелнең,

Бирелгәңдер егет шуңарга...

Бирелгәндер егет шуңарга, —

Уйлыйдыр ул бәлки әнкәсен,

Көмеш чыклы июнь иртәсен;

Көмеш чәчле газиз ананың,

Шул иртәдә озатып калганын,

Карый-карый борма юлларга.

Карый-карый борма юлларга,

Уйлыйдыр ул бәлки, шушында

Ут сулышлы сугыш турында;

Торадыр ул ләгънәт яудырып,

Ил кырларын утта яндырып

Басып килгән фашист дошманга!

Басып килгән фашист дошманга

Йөрәгендә чиксез ачудыр.

Күкрәгендә бетмәс ярсудыр,

Һәр намуслы кеше күңелендә

Шундый хисләр кайный бүген дә

Уяудыр ул егет шуңарга...

Уяудыр ул егет шуңарга, —

Ватанның ул гади кешесе

Һәм намуслы гади эшчесе.

Идел буйлап яткан кырлардан

Борылып үткән тыныч юллардан

Йөкләр йөрткән егет ул анда.

Йөкләр йөрткән егет ул анда:

Машинасын моңлы кычкыртып,

Тузаннарны юлдан тузгытып,

Тавыкларны читкә куркытып,

Сабыйларны үртәп-котыртып,

Авыллардан гөрләп узганда.

Авыллардан гөрләп узганда,

Гөлләр тезгән тәрәз аркылы

Карап калган кызның асылы,

Егет уңган, чибәр булганга.

Ә хәзер ул шушы таңнарда —

Машинасы белән урманда...

Машинасы белән урманда —

Куакларның яшерен куйнында,

Дошман күзе күрмәс урында.

Төягән ул корал: патрон.

Сүндермичә тота моторын —

Әзер тора — кирәк булганда.

Әзер тора — кирәк булганда!

Илемнең бер гади батыры —

Кичәр өчен утлар аркылы.

Ә тегендә — тауның артында,

Иптәшләре сугыш сафында, —

Шушындый таң көлеп туганда.

Шушындый таң көлеп туганда,

Юлдашлары ялга тынганда

Уяу калып, уйга чумганда,

Каравылның кискен тавышы

Бүлде аның уйлар агышын...

Карады ул тирә юлларга.

Карады ул тирә юлларга

Һәм күрде ул килә бер малай,

Юл адашкан, хәлсез колындай.

Бүлеп сакчы аны юлыннан

Һәм җитәкләп сабый кулыннан,

Алып керде яшел урманга.

Алып керде яшел урманга,

Командирга аны тапшырды;

Сугышчылар шунд aшыкты!

Ефәк чәчле матур бер малай,

Бүре авызыннан качкан колындай,

Басып тора алар алдында.

Басып тора алар алдында,

Маңгаена чүпрәк уралган,

Яңаклары канга буялган!..

Яңак буйлап төшкән каннарны,

Кара янган сабын куллары

Сөртеп ала тамган чагында.

Сөртеп ала тамган чагында

Һәм сөйләргә тизрәк омтыла,

Ашыга ул, сүзе тотлыга. —

Абый, абый... иптәш командир,

Тизрәк бул, безгә корал бир...

Сорадылар анда... авылда...

Сорадылар анда авылда.

Әнә теге-е тауның артында

Сугыш бара урман астында.

Женя Нилов — исем, фамилиям,

Качып килдем немец һәм финнан;

Майор абый җибәрде монда.

Майор абый җибәрде монда:

— «Тиз бул, Женя, йөгер, бар, — диде.

Обозларны табып ал, диде

Китерсеннәр монда коралшар,

Юкса, безне кара дошманнар

Бүлеп алыр шушы урында.

Бүлеп алыр шушы урында...

Юк, бүлә алмас, әле чыдарбыз

Төшкә чаклы яуны тотарбыз!»

Ә командир сорый баладан:

— Нишләп соң син канга буялган?

Яраландыңмәллә юлыңда?

— Яраланмадым мин юлымда,

 Тик урманнан төнлә килгәндә,

Эләктем мин фашист этләргә;

Алар мине тотып китереп,

«Разведчик» дип сугып, жикереп

 Тотындылар корыч шомполга.

Тотындылар корыч шомполга...

 Сорадылар, «Син кем, малай!?» дип,

«Кая киттең төнлә болай?» дип.

«Мин сугыштан куркып йөгердем»

Дип әйтсәм дә,., эте Гитлерчың

Ышанмады, сукты уң кулга...

Ышанмады, сукты- уң кулга,

Кабыргама тибеп җибәрде

Һәм төйде ул минем чигәмне.

 Шулай итеп бик күп этләгәч,

Алай да мин бер сүз әйтмәгәч,

— Кушты минем чәчне йолкырга.

Кушты минем чәчне йолкырга...

Аңар да мин түздем-чыдадым,

Сүз дәшмәдем, тик нык еладым;

 Шуннан мине бәйләп куйдылар

Һәм маңгайга йолдыз уйдылар.

— Ни булгандыр шуның соңында.

Ни булгандыр шуның соңында,

Хәтерләмим, белмим калганын

— Мин һушымнан шунда язганмын,

Тик күземне ачкан чагымда,

Җирдә ятам; бәем янында...

Гырлый тегеләр төрле урында.

Гырлый тегеләр төрле урында,

Мин сак кына алга шуышам,

Туктыйм, тыңлыйм, җиргә елышам...

Кузгалам да тагын омтылам;

 Шулай итеп көчкә котылам,

Шулай килдем, абый, мин монда.

Шулай килдем, абый, мин монда,

Ләкин анда майор абыйлар,

Тизрәк сездән ярдәм сорыйлар...

Командирның җитез күзләре,

Егетләрдән җавап эзләде:

«Я, кайсыгыз?» дигән күк шунда.

«Мөмкин булса — үзем!» дип шунда,

Ибрай басты аның каршына,

Кулын куеп кара кашына.

Командиры әкрен елмайды

Һәм җибәрде юлга Ибрайны,

Уңыш теләп кыю лачынга.

Уңыш теләп кыю лачынга,

Карап калды аны озатып;

Егет китте урман шаулатып.

 Ә Женяны юып һәм бәйләп,

Озаттылар сыйлап һәм дәүләп,

Лазаретка — ерак авылга.

II

Кояш менә хрусталь тавына

Егет чаба таш юл өстеннән,

Тирә-якны кичереп күзеннән.

Җилкәсендә аның автомат,

Ә билендә — маузер, гранат!

— Бирешмәс ул фашист явына!

Бирешмәс ул фашист явына,

Юлын һаман дәвам иттерер,

Коралларны илтеп җиткерер...!

Шундый гади аның уйлары.

Шундый матур урман юллары,

Уйлар шулай матур агыла.

Уйлар шулай матур агыла...

Тик бормасын юлның үткәндә,

Туры килә уйньп бүләргә,

Засададан дошман «күкесе»

Сибә башлый зәһәр пулясен.

Яшь шоферның ике ягына

Ут яуса да урман эченнән,

Кулын алмый егет руленнән;

Моторының газын арттыра,

Машинасын алга чаптыра,

 Эләкмәскә тели капкынга.

 Эләкмәскә тели капкынга,

Ләкин алда: — ватык машина,

Һәм яралы шофер калкына,

«Соң нишләргә? — кирәк туктарга!

Ташлап булмый дусны — дошманга!..»

Утырта да чаба тагын да.

Утырта да чаба тагын да

Томылып үтә кургаш яңгырын,

Коралларның саклап барлыгын.

Тик, дошманның болан атуы,

Юл читендә посып ятуы,

Ошамады безнең батырга.

 Ошамады безнең батырга;

Тукталды да, кереп урманга,

Машинасын яшереп ул анда,

 Автоматын алды кулына,

Кире китте килгән юлына,

«Күке»ләрне әрчеп кайтырга.

«Күке»ләрне әрчеп кайтырга

Засадага килеп җитте ул

Һәм артына аның үтте ул.

 Арт ягыннан үтен дошманның.

Чүпләп алды җиргә посканын,

Ирек бирми баш та кашырга.

 III

Манну!

Ирек бирми баш та кашырга,

Гранат чөеп каен башына.

«Күке»ләрне бәреп төшерде;

Засаданың эзен бетерде.

Җидәү үлде, өчәү йөгерде...

Ярап торыр гади батырга.

Ярап торыр гади батырга.

 Кирәк аңар тизрәк китәргә,

Билгеләнгән җиргә җитәргә...

Машинасын җитез чаптырып,

Күмелде ул таулар артына.

Күмелде ул таулар артына,

Һәм кичекми ярты минут та,

Килеп җитте егет фронтка.

Сугышчылар кочак китереп,

 Каршыладылар аны сөенеп,

Һәм басты ул майор каршына.

Һәм басты ул майор каршына,

Кулын куйды кара кашыма:

— Иптәш майор, приказ үтәлде!

Диде егет, әйтми бүтәнне...

 — Рәхмәт! — диде майор лачынга,

Кулын кысты дуслар алдында.

Кулын кысты дуслар алдьинда,

Шатлык чыкты егет йөзенә,

 Ләззәт керде һәрбер сүзенә.

Машинасын карап юдыртып,

Яраланган дустын утьпртып,

Юлга чыкты Ибрай тагын да.

Юлга чыкты Ибрай - тагын да,

Җырлый - җырлый үтә урманнан,

Рәхәт табып матур уйлардан.

Кайтып җитте дуслар янына,

 Ерактагы таулар артына

Алтын кояш иңгән чагымда.

Казан —Москва