Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӨСӘЕН ЯМАШЕВ

(Үлүенә 30 ел тулу уңае белән)

Татар халкының зур революцион эшлеклесе, үзенең бөтен гомерен хезмәт ияләрен капиталистик изүдән азат итүгә багышлаган большевик Хөсәен Ямашевның үлүенә 14 нче мартта 30 ел тулды. Бу гүзәл революционерның, какшамас большевикның, сизгер иптәшнең гомере нибарысы 31 яшендә өзелде. Үзенең революцион көрәштә узган кыска гына гомерендә Хөсәен Ямашев ленинчы большевикның иң гүзәл сыйфатларын чагылдырды. Казан, Уфа һәм Оренбург шәһәрләрендә Хөсәен Ямашев белән бергә эшләгән һәм 1905—1907 нче еллардагы революциягә актив катнашкан кешеләр аның большевикка хас булган нык принциплылык, эшчеләр сыйнфы эшенә чын күңелдән бирелгәнлек һәм скромныйлык кебек сыйфатларга чын мәгънәсендә ия булганлыгын сөйлиләр. Хөсәен Ямашев революцион эшкә керешкән чорда патша Россиясе иң зур халык революциясе алдында тора иде. Капиталистик үсеш юлына көнбатыш европа илләренә караганда шактый соң атлаган патша Россиясе XX йөз башында әле артка калган аграр ил иде. Патша хөкүмәте халыкларны үзара талаштыру һәм эзәрлекләү политикасын үткәреп килде. Ул рус халкында рус булмаган халыкларга мыскыллап карауны үстерә, ул ана телендә китаплар һәм газеталар чыгарырга һәм ана телендә укытырга рөхсәт итми иде. Ул татар халкының милли культурасы үсүендә буып килде. Хөсәен Ямашев үзенең революцион эшчәнлеген царизмның көнчыгыштагы колонизация үзәге булган Казаңда башлап җибәрде. Казан ул заманнарда, әһәмиятле промышленность үзәге булмаса да, университетлы шәһәр булуы белән һәм ике-өч предприятиедә (бигрәк тә Алафузов фабрикасында) эшчеләр массасының шактый гына тупланган булуы аркасында, бөтен Идел буенда революцион хәрәкәтнең иң эре үзәкләреннән берсенә әйләнеп килә иде. Хөсәен Ямашев 1882 нче елнын январенда Казанда туа. Аның ата-анасы бик диндар кешеләр булалар һәм Хөсәенне кечкенә чагыннан ук дини мәдрәсәгә бирәләр. Ләкин белемгә омтылучы сәләтле малайны дини схоластика бер дә кызыксындырмый, ул бик яшьтән үк халык массаларының авыр һәм караңгы тормышларына игътибар итә башлый. 1897 нче елда, ата-анасының кар[1]шылыкларына карамастан, Хөсәен Ямашев Казандагы Татарская Учительская Школага укырга керә һәм 1902 нче елның маенда аны бик уңышлы тәмам итеп чыга. Ул шушы чорда ук рус әдәбияты белән бик кызыксына һәм аны ныклап өйрәнергә керешә. Рус әдәбияты белән якыннан танышу Хөсәен Ямашевның мохитын тагы да киңәйтә төшә. Ямашев университетка кереп уку турында хыяллана башлый, ләкин Хөсәен Ямашев ул бу теләген тормышка ашыра алмый, үсеп килә торган революцион хәрәкәт Ямашевны үз эченә алып кереп китә. 1935 нче елгы революция чорында хезмәт ияләренең көрәше Хөсәен Янашевны үз тирәсенә тарта, бу көрәш яшь Ямашезның дөньяга карашы формалашуга хәлиткеч йогынты ясый. Казан социал-демократлар оешмасының актив членнары булган рус иптәшләренең ярдәме белән, Хөсәен Ямашев профессионал-революционерлык юлына баса һәм гомеренең соңгы минутынача шул юлда көрәшеп килә. Казан социал-демократлар оешмасы үзенең юнәлеше буенча Искра яклы була. РСДРПның Казан Комитеты 1903 нче елның январенда үткәрелгән беренче утырышында ук Искраның программасын һичбер үзгәртүсез кабул итә һәм Искраны үзенең җитәкче органы дип санавын белдерә. Татарлар арасында эшләүгә зур игътибар бирүе Казан социал-демократлар оешмасының эшендә иң әһәмиятле бер момент булып тора. Оешма татарлар арасында эшләүне яхшырту турындагы мәсьәлә белән өзлексез шөгыльләнә. Казан социал- демократлар оешмасы члены булган иптәш Лозовский болай ди: Татарлар арасында ничек эшләргә кирәк икәне турында, бу эшкә яраклы кешеләрне ничек итеп табу турында сөйләшә идек. Казан оешмасында бу мәсьәлә һәрвакытта да иң зур урынны алып торды. Аның (сүз Хөсәен Ямашев турында бара. —А. Г.) чыннан да аңлы социал-демократ икәне беленгәч, бөтен оешманың бик зур канәгатьләнү тойганын, моның безнең өчен зур бер бәйрәм булганлыгын хәтерлим. Без, татарлар арасында эшне башлап җибәрү өчен кирәкле каналны, ниһаять, тапкан идек (иптәш Лозовский истәлегенә). Хөсәен Ямашев оешманың актив эшенә тартылу белән үк, Комитет аны татарлар арасында эшләүне оештыручы итеп билгели. Хөсәен Ямашев тиз көндә үк үзенең яхшы оештыручы икәнлеген эше белән күрсәтә. Казан Комитетының Казан шәһәренең барлык эшчеләренә дигән прокламациясе, Казан оешмасының тарихында беренче тапкыр буларак, параллель рәвештә татар телендә дә басып таратыла. Бу хәл Казан социал-демократлары оешмасы тормышында иң зур вакыйга була. Татар телендә прокламация чыгуга бәя биреп һәм аның татар эшчеләре тарафыннан ничек каршылануына тукталып, Искра газетасы болай дип яза: Прокламацияне эшчеләр бик зур теләктәшлек күрсәтеп каршы алдылар, көтмәгәндә килеп чыккан крамоланы уңышсыз рәвештә юк итәргә азапланган завод администрациясе белән полициянең бөтен тырышлыгына карамастан, эшчеләр бу прокламацияне ныклап өйрәнәләр һәм укыйлар. Татар эшчеләре үз ана телләрендә басылып чыккан прокламацияне, башка кешеләргә караганда, ныграк саклыйлар. Татар телендә прокламацияләр чыгарырга кирәклек фикерен Казан эшчеләре үзләре күтәреп чыгалар, алар предприятие хуҗаларының милли дошманлыкны көчәйтергә бик нык тырышуларын, шулай ук татар эшчеләренең рус телендәге прокламацияләргә игътибар итмәүләрен әйтәләр. Татар телендәге прокламацияләрнең бик яхшы каршы алынуы Комитетка листокларны параллель рәвештә ике телдә чыгарып баруның татар эшчеләре арасына аң-белем тарату гына түгел икәнлегенә, бәлки аның бары тик Казан капиталистларына гына файдасы булган, ә эшчеләрнең хәрәкәтенә чын-чыннан зарар китерә торган милли дошманлыкны тамырыннан өзеп ташлаячагына да ышаныч бирә". (Искра, № 35, 1903 нче ел, 1 нче март,) Казан Комитеты җитәкчелегендә Хөсәен Ямашев эшчеләр һәм укучылар арасында бик нык эш җәелдереп җибәрә. Алафузов предприятиеләрендәге татар эшчеләреннән, Татарская Учительская Школа укучыларыннан һәм приказчиклардан түгәрәкләр төзелә. Проклама А. Тарзсо» цияләрне татар теленә тәрҗемә итү һәм басу эше оештырыла. 1303 нче елны РСДРПның Казан Комитеты бастырып чыгарган беренче прокламацияләр барысы да диярлек татар теленә тәрҗемә ителәләр, гектографта басылалар һәм Казанның татар халкы арасында йөзләрчә данәдә таратылалар. Татар эшчеләре арасындагы алдынгы элементлар, Хөсәен Ямашев җитәкчелегендә, социал-демократлар оешмасы сафына тартылалар (мәсәлән, С. Сәгыев, Миңнулла Вахитов, В. Хөснетдинов). 1305 нче елның январенда Алафузов предприятиеләренең эшчеләре, Петербургтагы канлы якшәмбе уңае белән протест белдереп, забастовка оештыралар. Казан Комитеты җитәкчелегендә бу забастовка зур бер вакыйга булып әверелә, аңарга өч меннән артык эшче катнаша, забастовкага Казандагы ике заводның: Свешников, Рам заводларының һәм ике агач заводының эш еләре дә кушылалар. Январь забастовкасында татар эшчеләре рус эшчеләре белән кулга кул тотышып бергә баралар. Алафузов предприятиеләрендәге социал-демократлар арасында татарлардан да актив членнар була (мәсәлән, С. Сәгыев, Зариф Сәгыев, В. Хөснетдинов). Забастовкада башлап йөрүчеләр һәм котыртучылар дип уналты кеше (алардан өчәве татар эшчесе була) кулга алына һәм төрмәгә ябыла. Январь аендагы забастовкада татар эшчеләренең актив катнашулары Казан Комитетының һәм Ллафузов предприятиеләрендә алдынгы татар эшчеләреннән актив социал-демократлар группасын тәрбияләп үстерә алган Хөсәен Ямашевның эш нәтиҗәсе була. Казанда 1905 нче елгы давыллы вакыйгаларны җәелдереп җибәрү суенча Казан Комитетының рус эзчеләре арасында алып барган тәҗрибәсендә Хөсәен Ямашев пропагандадан ана телендә киң агитациягә күчәргә кирәклеккә төшенә. Хөсәен Ямашев инициативасы белән түгәрәк членнарының һәм теләктәшлек күрсәтүчеләрнең шәһәр читенә чыгулары оештырыла. 1505 нче елның апрелендә шушындый беренче чыгыш ясала һәм Хөсәен Ямашев үзенең түгәрәк членнары каршында зур рухлану белән беренче тапкыр речь тота. Ул аларга Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез! дигән лозунгының мәгънәсен һәм әһәмиятен аңлата. Икенче тапкыр татар эшчеләре Беренче Май көнне Кабан күле артындагы авыл хуҗалыгы фермасына чыгалар. Бу юлы Хөсәен Ямашев массовкага катнашучыларны Беренче Майның туу тарихы белән таныштыра һәм барлык илләрнең эшчеләре бу көнне үзләренең таләпләрен барган саен көчлерәк итеп һәм бердәмрәк төстә куя барганнарын сөйли. Бу массовкага катнашучылар татар телендә беренче тапкыр революцион җырлар җырлаганнарын әйтәләр. Менә шул рәвештә шәһәр читенә чыгып массовкалар үткәрүләр татар эшчеләрен политик яктан тәрбияләүдә һәм алардан яңа кешеләрне актив эшкә тартуда гаять зур әһәмиятле урын тоталар. Ллафузов предприятиеләре эшчеләренең 7 нче июльдән 12 нче июльгә кадәр сузылган 1905 нче елгы июль ае забастовкалары Казан эшчеләренең көрәше тарихында зур вакыйга була. Бу забастовкада эшчеләр үзләренең таләпләрен канәгатьләндерүгә ирешә алмасалар да, забастовка политик яктан гаять зур казаныш була. Татар эшчеләре бу забастовкада зур активлык күрсәтәләр, Хөсәен Ямашев җитәкчелегендәге түгәрәк членнары исә аеруча актив эшлиләр. Нлафузов предприятиеләрендәге эшчеләр арасында зур популярлык белән файдаланган ораторлардан һәм шушы июль ае забастовкасына җитәкчелек иткән Лозовский иптәш үзенең истәлекләрендә татар эш юләренең активлыгын, үзен полиция кулыннан коткаруда тагар эшчеләренең тырышлык күрсәтүен махсус рәвештә әйтеп үтә. Казан Комитетының икенче члены Накоряков иптәш тә татар эшчеләренең июль забастовкасында актив катнашуларын сөйли. Татарларның бу кечкенә генә группасының (Алафузов эшчеләренең) аеруча бердәм булуын әйтеп үтәргә кирәк. Мин стачка вакытында болынлыкта үткәрелгән ачык митингда беренче мәртәбә татарча речь сөйләнүен һәм бу речьне Сәгыев иптәш сөйләгәнлеген хәтерлим. Ул анда чыгып сөйләгән бердәнбер оратор булды. Татарлардан бердәнбер зур работник булган Хөсәен Ямашевны полициягә белдерүдән куркып булса кирәк, без аны бу митингка тартмадык. Сәгыев иптәш үзе татарлар арасындагы хәрәкәтне характерлый торгаң тагын бер моментны: июль ае Стачкасы вакытында заводишек алпында губернатор белән сөйләнүләр алып барылуың оныткан. Татар эшчеләренең революцион яктан чын-чыннан кыю булган, бик нык оешкан, 30—40 кешедән торган группасы губернаторны һәм аның чиновникларын билгеле күләмдә шактый гына куркыта иде. Губернаторның фабрика хуҗаларын эшчеләргә бераз ташламалар ясарга мәҗбүр итүенә бәлки шул сәбәп булгандыр да (Н. Накоряков истәлекләреннән). Бу стачка вакытында эшчеләр фабрика администрациясе белән Хөсәен Ямашев Тарасов сөйләшүләр алып бару ечен билгеләгән делегатлар арасында татарлардан Миңнулла Вахитов белән Әхмәдулла Садыков та була. Алафузов фабрикасының надзирателе полиция департаментына биргән доносында завод эшчесе Айбаш авылының крестьяны Сәгыев белән туку бүлеге эшчесе Галиәсгар Исрафилевның күзгә аеруча нык бәрелгән көчле агитаторлар икәнлеген әйтә. Рам заводы эшчеләре янына эшне ташлатырга дип килгән һәм полиция тарафыннан кулга алынган Алафузов эшчеләре арасында да еч татар эшчесе була. 1905 нче елгы революция вакыйгаларына татар эшчеләренең катнашуы Хөсәен Ямашевның революцион эшчәнлегенә органик рәвештә бәйләнгән. Июль забастовкасында татар эшчеләренең актив катнашуы шактый дәрәҗәдә аның нык һәм тырышып эшләвенең нәтиҗәсе була. Пролетарий газетасы Казан Комитетының татар эшчеләре арасында алып барган эшенә һәм бу Комитет янындагы оештыручы Хөсәен Ямашевның эшчәнлегенә мондый бәя бирә: Комитет татарлар арасында да эш алып бара. Татарлар үзләренә аерым район булып аерылмаганнар, аларның алдынгы кешеләре, башкалар белән бер рәттән, оештыручылар группаларына керәләр, рус түгәрәкләрендә укыйлар, барысы бергә уртак массовкаларга йөриләр. Ләкин, тел аерымлыгын искә алып, татар телендә эш алып бара торган түгәрәкләр оештырырга, кайбер вакытларда, аларны соңыннан оешмага тартыр өчен, бары тик татарлар өчен генә беренче оештыру җыелышларын җыярга туры килә. Листокларны татар телендә тәрҗемә итәргә кирәк, аларны да шулай ук бары тик татарлар гына баса алалар. Шул теләк белән Комитет янында татар оештыручысы эшли, Комитет аңарга бик югары бәя бирә. Сүз уңаеннан, аның милләтчелекнең аз гына да катнашы булмаган, ортодоксаль юнәлештәге төпле социал-демократ икәнлеген әйтергә кирәк. (Пролетapий", 22, 1905 нче ел, 24 нче октябрь). Хөсәен Ямашевка бирелгән бу бәядә ленинчы большевикның төп сыйфаты басым ясап әйтелә. Бу бик күренекле факт. Казандагы 1905 нче елгы революцион вакыйгалар октябрь аенда аеруча көчәеп китәләр. Октябрь ае көннәрендә революцион массалар Казан большевиклары җитәкчелегендә патша самодержавиесенә һәм эксплуататорларга бик кискен төстә каршы чыгалар, полицияне коралсызландыралар, шәһәргә хужалык итүне тулысынча диярлек үз кулларына алалар. Июль ае забастовкасы вакытындагы кебек үк, октябрь вакыйгаларында да татар эшчеләре актив катнашалар. Хөсәен Ямашев тәрбияләп үстергән Алафузов түгәрәге членнары һәм теләктәшләре аеруча активлык күрсәтәләр. Барлык революцион чараларны үткәрүдә Алафузов эшчеләре оешкан төстә алда баралар, алар полицияне коралсызландыралар, корал җыялар, халык милициясе сафында эшлиләр. Октябрь вакыйгаларына татар эшчеләренең катнашулары турында С. Сәгыев иптәш үзенең истәлекләрендә болан ди: Октябрь аендагы баш күтәрүебез вакытында безне хәрби дружина сыйфатында шәһәргә чакырып алдылар һәм иң кискен моментта татар эшчеләрен полицейскийларның коралларын тартып алырга җибәрделәр. Иптәш Дамперов безнең, ягъни милициянең начальнигы булды. Безне бишенче участокка билгеләгәннәр иде. Анда баргач, без 30 лап револьвер, 10 га якын кылыч таптык һәм бу коралларны Казан Комитетына китереп тапшырдык. Алафузов районында хәрби дружина оештыруга да татарлар катнашты. Мин, Исхаков һәм тагын берничә иптәш десятниклар булып эшләдек. Өлкә Комитетының партархивы, ф. № 36, арх. № 313, 180 нче бит). Казан большевиклар оешмасының җитәкчеләре белән бергә Хөсәен Ямашев революцион вакыйгаларның үзәгендә тора. Ул митингларда, эшчеләрнең җыелышларында чыгышлар ясый, патша чиновникларының провакацион рәвештә татарларны русларга каршы котыртырга маташуларын җимерә, барлык милләт хезмәт ияләренең явыз дошманы булган самодержавиегә каршы көрәшү өчен татар эшчеләрен рус эшчеләре белән бергәләп хәрәкәт итәргә өнди. 19 нчы Октябрьда шәһәрдә демонстрация үткәрелгәндә митингда Хөсәен Ямашев чыгып речь сөйли. Иптәш Адоратский: Бу Печән базарында булды. Яның рече бик яхшы тәэсир калдырды ди. Хөсәен Ямашев митингларда, җыелышларда, Ялафузов эшчеләре алдында, күп тапкырлар речь белән чыга. Волжский листок газетасы болай дип яза: 20 нче Октябрьда Хөсәен Ямашев татар телендә речь белән чыкты, ул бу юлы барлык милләт эшчеләре интересларының тулысынча бердәмлеге турында, татар эшчеләре белән рус эшчеләренең тулысынча берләшүләре кирәклеге турында, эшчеләрнең дошманнарына каршы бергәләшеп көрәшү өчен уртак оешма кирәклеге турында сөйләде" (“Волжский листок, № 316, 1905 нче елның 23 нче ноябре). 22 нче ноябрьда эшчеләр җыелышында татар телендә речь сөйләгәндә Хөсәен Ямашев политик көрәшнең кирәклеген аеруча күрсәтә. Казаннан китәргә мәҗбүр булган көнгә кадәр Хөсәен Ямашев Казандагы 1905 нче елгы революцион вакыйгаларга иң актив катнашып килә. Зур оештыручы, аның өстенә оста конспираторда булган Хөсәен Ямашев, барлык революцион вакыйгаларга иң актив төстә катнашуына карамастан, гаять сак эш итүе һәм конспирация шартларын бик зур таләпчәнлек белән үтәве аркасында, полиция кулына эләкмичә яши. Казан Комитеты үзенең утырышларын Хөсәен Ямашев квартирасында үткәргәне мәгълүм (мәсәлән, Казан Комитетының члены Адоратский иптәш октябрьның беренче яртысында Ямашев квартирасында шундый бер утырыш булуын әйтә, Казан Комитетының икенче члены Алуф иптәш октябрь аеның ахырында үткәрелгән шундый икенче бер утырышны искә алып үтә). Казан Комитеты үзенең утырышларын Ямашев квартирасында үткәргәндә мөгаен Ямашевның шул конспирация ягыннан уңай сыйфатларын искә алып эш иткән булса кирәк. 1905 нче елның көзендә, революцион хәрәкәт тагын да көчәйгәч, Казанда прокламацияләрне татар телендә тәрҗемә итеп бастырып тарату эше киңәя төшә, прокламацияләрнең саны да арта. Казан Комитеты прокламацияләреннән тыш, партиянең Үзәк Комитетыннан килгән барлык прокламацияләр дә татар теленә тәрҗемә ителәләр. 1905 нче елның Октябренда, Пролетарий газетасына В. И. Ленинның Өч конституция дигән мәкаләсе басылган номеры алынгач, ул мәкалә шунда ук татар теленә тәрҗемә ителә һәм аерым листовка рәвешендә бастырып таратыла. Хөсәен Ямашевның якыннан катнашы белән басылып таратылган прокламацияләр арасында аеруча әһәмиятлеләре түбәндәгеләр: Бакудагы суеш турында барлык эшчеләргә, Кем гаепле, „Солдат хатирәсе, 19 нчы февраль манифесты турында барлык эшчеләр нәрсә белергә тиешләр, Сыйныфка каршы сыйныф, Барлык иптәшләргә, Крестьяннарга, Кораллы баш күтәрү һәм вакытлы революцион хөкүмәт. Прокламацияләрне төзү, рус теленнән татар теленә тәрҗемә итү эшен башлыча Хөсәен Ямашев үзе башкара. Кайбер вакытларда бу эшкә бүтән иптәшләр катнашсалар да, җитәкчелек һаман да Хөсәен Ямашев кулында була. Бер генә прокламация да Хөсәен Ямашевның редакциясеннән тыш басылмый, һәрбер прокламациягә РСДРП ның Казан Комитеты печате басыла (күпчелектә бу печать рус текстында, ә кайберләрендә татар текстында була). Тарасов Казанда татар хәрефләре белән тәэмин ителгән подполье типографиясе булмаганга күрә, прокламацияләрне гектографта гына басарга туры килә. Бу хәл, әлбәттә, тиражны чикли. Шулай булса да, Хөсәен Ямашевның эшне белеп алып баруы аркасында, татар телендәге прокламацияләр Казандагы шәһәр халкы арасына гына таралып калмыйлар, бәлки татар крестьяннары арасына да житәләр һәм анда да зур популярлык казаналар. Крестьяннар татар телендә прокламацияләр жибәрүне үзләре сорый башлыйлар. Мәсәлән, Ф. Кунаевның Рәси станциясеннән 1905 нче елның 16 нчы декабренда Казандагы туганы Павелга язган хатында болай диелә: Зинһар дип әйтәм, миңа татар телендәге прокламацияләрне әзерләп куйчы. Мин станциядә татарлар белән сөйләштем. Алар миннән казна кулындагы җирне тартып алу өчен ни эшләргә кирәк дип сораштылар. Миналарга русча прокламацияләр бирмәкче булган идем дә, алар алмадылар. Татар телендәгеләрен сорадылар. Бу якка килүче юлаучы белән яки турыдан-туры Рәси станциясенә хуҗага татарча прокламацияләр җибәр әле, ә ул үзе таратыр (Татарстан дәүләт архивы, эт № 199, арх. 1016, 46 нчы бит). Октябрь вакыйгаларыннан соң Казанда хәрби хәл игълан ителә һәм эзәрлекләүләр башлана. 12 нче декабрьга каршы төндә Казан большевиклары Комитетының барлык составы диярлек, шулай ук большевиклар оешмасының актив работникларыннан күп кенә кеше кулга алына. Бу төндә кулга алынырга тиешле кешеләр исемлегенә Хөсәен Ямашев фамилиясе дә кертелгән була. (Казан жандармерия управлениесе Казанның икенче участогы приставына Хөсәен Ямашевның квартирасында тентү ясарга һәм аның үзен кулга алырга дип ордер бирә. Ләкин полициянең эзәрли башлаганын сизгән Хөсәен Ямашев 12 нче декабрьдан күп элек яшеренеп эшли башлаган булалар үзләренә аерым төстә минех хезмәт печатем белән печатьләнде һәм шушы язу белән бергә җибәрелә. (Татарстан дәүләт архивы, ф. № 2, арх, № 710, 240 нчы бит, 1906 нчы ел.) Хөсәен Ямашев 1905 нче елның ахырына кадәр Казанда подпольеда эшли. 1905 нче полициянең сәбәпле ул Уфага урнашырга мәҗбүр була. Уфага килгәч, Хөсәен Ямашев РСДРПның Казан оешмасында бергә эшләүләре буенча үзе белә торган большевиклар белән — Уфа большевиклар комитеты членнары (Н. Накоряков, Брюханов) белән очраша һәм тиздән Уфа большевиклары Комитеты составына керә. Хөсәен Ямашев эшчеләр, һөнәрчеләр һәм укучы яшьләр арасында революцион эш башлый, татар һәм баш кырт социал-демократларына һәм теләктәшләренә җитәкчелек итә. Ул килү белән группаның эш бик нык җанлана: прокламацияләр листоклар басыла башлый, ныклап эшкә тотына. Группа Уфа Комитеты чыгарган прокламацияләрне тәрҗемә итә, гектографта 15 нче декабрьдә, аның квартирасында тентү ясала һәм шундый протокол языла: 1905 нче елның 15 нче декабренда мин, Казан шәһәренең 2 нче часте 1 нче участогы приставы ярдәмчесе, Казан губернасы жандармерия управлениесе начальнигы полковник Александровның шушы елның 12 нче декабрьда 1 биргән ордеры буенча, Самара губернасы, Яңа Узен өязе купецынык улы Хөсәен Минһаҗ улы Ямашевның Екатеринская урамында Ямашевлар варислары йортындагы квартирасында тентү ясадым, тентү вакытында Ямашев үзе квартирада юк иде, әнисе Бибифатыма Мөхәммәтшәриф кызы Ямашеваның әйтүе буенча — аның кая киткәне билгеле түгел, — шуңа күрә тентү үзеннән башка ясалды, тентү вакытында рус һәм татар телендә төрле 17 брошюра һәм хатлар табылды һәм алынды, брошюралар аерым, ә хат елның ахырында эзәрлекләве көчәюе Казаннан китәргә һән Хөсәен Ямашев 67 бастырып аларны эшчеләр, приказчиклар һәм укучылар арасында тарата. Тәрҗемә прокламацияләрдән тыш, группа татарлар белән башкортлар өчен төрле темаларда оригинал прокламацияләр дә чыгара. Уфага килүенең беренче көненнән үк диярлек Хөсәен Ямашев монда подпольеда татар телендә эшли торган типография оештыру турында уйлый башлый. Уфа Комитетының башка членнары, аерым рәвештә алганда Н. Накоряков, Хөсәен Ямашевның инициативасын яхшы дип табалар. Шул чакта (1906 нчы елда) Уфага большевиклар партиясе Үзәк Комитетының члены И. А. Саммер килеп чыга. Рус һәм татар телләрендә эшли торган типография оештыру турында Хөсәен Ямашев күтәргән һәм Уфа Комитеты кирәк дип тапкан инициативаны И. Саммер да яхшы дип таба һәм бу эш өчен партия кассасыннан акча да бирергә була. Шулай да, Хөсәен Ямашев Уфада типография оештыра алмый. Полициянең эзәрлекләве көчәйгәч ул, 1906 нчы елның азагында, Уфадан Оренбургка китә. Оренбургка килгәч Хөсәен Ямашев анда политик сөргендә яши торган Г. Сәйфетдинов белән таныша һәм алар, бик күп кыенлыкларны, төрле киртәләрне җиңеп чыгып, татар телендәге беренче легаль социал-демократик газетаны— Урал газетасын оештыралар. Газета чыгару өчен средствоны Хөсәен Ямашев типография оештыру өчен дип билгеләнгән сумалардан ала. 1907 нче елның 4|17 январенда Урал газетасының беренче номеры басылып чыга (бу газетаның барысы 30 номеры чыгып кала). Хөсәен Ямашев та, Г. Сәйфетдинов та үзләренең кайчан да булса Урал газетасына редактор итеп раслануына ышана алмыйлар, шуңар күрә формаль яктан редактор булып Хәдичә Ямашева исәпләнә, ә Тимерша Соловьев издатель булып йөртелә. Әлбәттә, бу ике кеше газетаның юнәлешенә һәм эчтәлегенә һичбер яктан да тәэсир итә алмыйлар, асылда газетаның редакторы да, чын җитәкчесе дә большевик Хөсәен Ямашев үзе була. Уфа большевиклары Комитеты, Урал Өлкә Комитеты һәм Казан большевиклары Комитеты „Урал" газетасына зур ярдәм итеп киләләр. 1906—1907 нче елларда Казан большевиклары Комитеты члены булган С. Бакинский үзенең истәлекләрендә болай ди: Аннан соң Уфа һәм Оренбург белән элемтә бик яхшы куелган иде. Махсус рәвештә татарча әдәбият бастырып тарату өчен үзебезнең средстволарыбызны тотуны файдасыз дип санаганга күрә, без бу элемтәне аеруча кыйммәтледип саный идек. Уфа белән Оренбургта әдәби көчләр җитешмәгәнгә күрә, без кайбер вакытларда бастырып тарату өчен үзебезнең кулъязмаларыбызны, төп нөсхәләребезне Уфа һәм Оренбург Комитетларына җибәрә идек, ә алар инде безгә басылган материалларны җибәрәләр иде. Шул ук С. Бакинский, бу мәсьәләгә кабат кайтып, болай ди: Без бу эшкә бирә алган кадәрле бөтен сумаларны, татар телендә әдәбият бастыру эше бездәгегә караганда яхшырак куелган Уфадагы һәм Оренбургтагы иптәшләргә җибәрә идек. 1907 нче елда Казан большевиклары Комитеты Урал газетасын күп тапкырлар алып килде һәм аны татар эшчеләре арасында таратты, җыелган средстволарны без тәртипле рәвештә Оренбургка җибәрә идек. Беренче номерында Редакциядән дип бирелгән игъланында Урал газетасы үзенең бурычларын түбәндәгечә билгели: „1907 нче елда 1 нче январьдан башлап Оренбургта ачык татар телендә атнасына 2- 3 мәртәбә чыга торган, шәһәр һәм авыл җирендәге эшчеләрнең файдасын күзәтүне үзенә мәсләк иткән Урал газетасы. Газетада халыкның тормышыннан, сәясәтеннән, икътисадый мәсьәләләрдән һәм шулай ук көнлек вакыйгалар турында мәкаләләр булачак. Әдәби кыйсмендә: фельетоннар, шигырьләр, хикаятьләр; фәнни кыйсмендә: икътисади, сәяси мәсьәләләрдән, тарихтан һәм башка фәннәрдән мәкаләләр. Урал газетасы үзенең беренче номерында басылган мәкаләсендә, эшчеләр сыйнфының бурычлары, хезмәт ияләренең көрәшендә эшчеләрнең авангардлык роле турында болан дип яза: Россиядә иске тәртипкә каршы булган көрәш иркенлекне теләгән һәр сыйныфның бунынчы алдагы сафларының гына эше иде. Әмма хәзер бөтен халыкның эшенә әйләнә бара, ягъни иске тәртипкә каршы көрәш тирәнләнә һәм киңәя барадыр. Шулай ук бу көрәштә халыкның төрле сыйныфларының арасындагы каршылык көннән көн өскә чыга бара. Хәзер эшчеләр сыйныфының бурычы үзен сыйнфый дошманнарыннан алдатмыйча, бу көрәшне ахырына чаклы җиткезеп, үзенең олуг булган теләге социализм өчен көрәшкә юл ачудыр. Безнең өчен пролетариат (эшчеләр сыйнфы) берләшкән һәм сыйнфына билгеле файдаларын аңлаган булырга тиешле. Икенче яктан бу көрәшне ахрына җиткезү бу көрәштә пролетариатның якын иптәше булырлык крестьян халкының һәм шәһәр җирләрендәге фәкыйрь халыкның үзләренең файда вә зарарларын аңлаулары артудан һәм үзара бергәләшеп кушылуларыннан булачакдыр. Шуңар күрә без үзебезнең гыйззәтемездә пролетариатны бергә кушылырга өндәп, аның сыйныфына билгеле аңын арттырырга булышу кебек, крестьян халкын һәм шәһәр фәкыйрьләрен дә үзара кушылуга өндәячәкмез. (Урал газетасы № 1.) Урал газетасы үзенең битләрендә марксизмны: сыйныфлар турындагы, сыйнфый көрәш турындагы, самодержавиегә каршы көрәштә пролетариатның роле турындагы, эшчеләр сыйнфы белән крестьяннар арасындагы союз турындагы өйрәтүне татар телендә, популяр формада пропагандалый. Социализм нәрсә ул дигән популяр мәкаләләр урнаштырып, бары тик сыйнфый көрәш аркылы гына, социал-демократлар партиясе җитәкчелегендә берләшеп эш иткәндә генә, озакка сузылган каты көрәш аркылы гына эшчеләр сыйнфының капиталистик изү астыннан котыласын аңлата. Газета күп кенә мәкаләләрдә татар буржуазиясен һәм аның органы булган Иттифакы мөслиминның чын йөзен ача, аның миллилек кабыгына өртелгән чын сыйнфый асылын фаш итә. Урал газетасы бу мәсьәләләрне каты реакция шартларында пропагандалый. Ул 1905—1907 елгы революциянең тактика мәсьәләләрендә большевистик юл белән бара. Урал газетасы эшчеләр сыйнфы көрәшенең төп мәсьәләләрен пропагандалаудан тыш, шул заман өчен актуаль булган әһәмиятле көндәлек барлык мәсьәләләрне дә яктыртып килә. Ул заманда барлык реакцион, кара груһчы көчләрне берләштергән, иске феодаль тәртипләрне саклап калырга азапланган кадимчелек белән мәдрәсәләргә яңа программалар, яңа методлар кертеп, мәктәп реформасын үткәрергә омтылган прогрессив хәрәкәт булган җәдитчелек арасында каты көрәш бара. Урал газетасы кадимчелеккә каршы системалы рәвештә көрәшә» аның идеологларын фаш итә, шәкертләрнең көрәшен яктырта, алар- ны тагы да ныграк көрәшергә чакыра, мәдрәсәдән куылып чыгарылган шәкертләргә ярдәм җыюны оештыра һ. б. Яңа гына туып килә торган татар театрының тормышы һәм беренче әдәби кичәләр, татар халкының иҗтимагый-политик тормышының башка бик күп мәсьәләләре Урал газетасы битләрендә бик киң яктыртылалар. Урал газетасының редакциясе газетага кушымта итеп төрле политик брошюраларда чыгара. Урал газетасы чыгарган брошюралар Оренбург, Уфа губерналарында гына таралып калмыйлар, бәлки Казанда, Казан губернасында, Астраханьда һәм бөтен Идел буенда Хөсәен Ямашев татар эшчеләре һәм крестьяннары арасында да күп саннарда таралалар. Урал газетасы мәсьәләләрне шактый ачык рәвештә большевикларча куеп яктыртып килгәнгә күрә, полиция ниһаять аны яба (газета, чыга башлавына 3 ай ярым үткәч, 18 нче апрельдә ябыла). Хөсәен Ямашевка, Г. Сәйфетдиновка һәм издательгә каршы полиция эш кузгата, 1912 нче елның 16 нчы июнендә Саратов суд палатасының суд тикшерүчесе гаепләү акты төзеп, эшне тәмам итә. Урал газетасы ябылганнан соң Хөсәен Ямашев яңадан Казанга кайта һәм монда татар яшьләренең түгәрәгенә җитәкчелек итә башлый. 1911 нче елда Хөсәен Ямашев Казан университетының юридик факультетына укырга керә. Ләкин охранка X. Ямашевка бер генә минутка да тынычлык бирми. Казан һәм Оренбург жандармерия управлениеләре арасында алып барылган язышулар Хөсәен Ямашевның революцион эш- чәнлеген дәвам иткәнлеген белгәч, Казан жандармерия управлениесенең бик борчылганлыгын һәм Оренбург жандармерия управлениесеннән Хөсәен Ямашевның кайчан һәм нинди эш буенча җавапка тартылганын сораганын күрсәтәләр. Хөсәен Ямашев 1912 нче елның 14 нче мартында, Гасыр китап магазинына бастыру өчен үзенең кулъязмаларын китергән җирдә, кинәт үлә. Большевистик газета булган Невская звезда Хөсәен Ямашевка багышланган некрологында болай дип яза: Хөсәен Ямашев татар социал- демократ яшьләренең алдынгы позициясенә ачыктан-ачык килде. Эшчән, хәрәкәтчән Ямашев оештыру буенча гына эшләмәде, ул Оренбургта барлыкка килгән социалистик газеталарга катнашты, ул Оренбургта социал-демократларның татар телендәге популяр Урал газетасын чыгарып килде. 1912 нче елның 14 нче мартында Хөсәен Ямашев кинәт үлде. Әле генә барлыкка килгән татар социал-демократиясенең бу эшлеклесе 30 яшендә үлде. Ләкин, ул көрәшкән идеяләр аның белән бергә үлмәделәр: алар тудылар гына әле һәм алар татар халкының тормышы үсү белән үсәргә һәм киңәергә тиешләр" (Невская звезда, № 1, 1912 нче елның 3/16 июне). Хөсәен Ямашев татар әдәбиятының зур көчләреннән булган Габдулла Тукай һәм Галиасгар Камал белән якыннан таныш була һәм аларның иҗатларына йогынты ясап килә. Татар халык шагыйре Габдулла Тукай көрәшче-революционер, соклангыч кеше булган Хөсәен Ямашевны чын күңелдән ярата, ул аңарга гаять югары бәя бирә. Үзенең Хөрмәтле Хөсәен ядкәре дигән шигырендә ул аны болай тасвирлап үтә:

«Көч белән бергә гүзәллекне җыйган диңгез кеби,

Ул иде өстен вә кул җитмәс кеше, йолдыз кеби.

Үтте тормыш пычрагын гәүһәр кеби вөҗдан белән.

Аз гына кер кунганын да кай җиреннән кем табар?

Ул көрәште, һам явыз эшкә җәза бирде көлеп,

Үткен акылы шул көлешкә пак көмештән юл булып.

Ул көрәште, язда елмайган кояш төсле бәләнд.

Карны, бозны ул ничек эртә көлеп һәм нур коеп.

Армас көрәшче-большевик Хөсәен Ямашевның шанлы революцион юлы илебезнең хезмәт ияләрен немец-фашист басып алучыларга каршы ватаныбыз өчен, коммунизмның тулы тантанасы өчен героик көрәшкә рухландыра. Татар халкы гүзәл революционер, большевик Хөсәен Ямашев турындагы якты истәлекне күңлендә тирән мәхәббәт белән саклый.