Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЮЛБАСАР ОЯСЫНДА

Гомере буенча кешедән куркып кешеләрне яратмыйча яшәде ул. Аның йөрәгендә беркайчан да мәхәббәт тойгысы кабынганы юк һәм ул, түбә чәчләре коелып бетүгә карамастан, буйдак булып көн итә. Менә хәзер дә ул, Альп тауларының төньяк итәгендәге Берхтесгаден исемле кечкенә генә шәһәрдә, эченә һичбер нинди җан иясе үтә алмаслык биек коймалы, чуен капкалы, соры, таш йортта бер ялгызы төн үткәрә. Яна елга каршы төн бу. Ләкин бәйрәм итәрлек дәрт тә, теләк тә юк аңарда. Бүген аңа ничек кенә итеп булса да йокларга кирәк. Шунсыз ул соңгы вакыйгалар тудырган дәһшәтле хәлне ничек итеп вакытлыча онытып тору турында да уйлый алмый. Аның башы, көчле давыл вакытындагы сай күл төсле, болганчык һәм ул аны тоныклату өчен йокларга, бөтен борчылуларны онытып йокларга тели. Стена буйларында, капка төпләрендә кара багана кебек басып торучы сакчылар, керфекләрен дә какмыйча аның тынычлыгын саклыйлар. Ләкин ул күп еллар буенча сыналган сакчыларга да ышанмый. Эчтән бикләнә торган өч кат ишекле коридорның бер башында аның үзенә генә билгеле булган идән асты юлы һәм яшерен йокы бүлмәсе бар. Стеналарына төрле кораллар эленгән, бу тәрәзәсез бүлмәдәге барлык әйберләр — куркыныч әкиятләрдә сөйләнүче юлбасар оясын хәтерләтәләр. Әйтерсең ул, кугыннан качьпп барышлый ак күбеккә манчылган атын ял иттерергә генә туктаган да, тау эчендәге тишектә ярым бөгәрләнгән хәлдә, чишенми-нитми черем итеп кенә ята. Безнең якта шундый бер җәнлек бар. Татарлар аны сасы көзән дип йөртәләр. Караңгы төшеп тирә-юнь тынып калгач, сасы көзән үзенең оясыннан чыга һәм тавык кетәкләренә кереп яшь чебиләрне буа башлый. Ул аларның итен ашамый. Инә төсле үткен тешләре белән баш сөякләрен тишеп, миләрен генә эчә. Әгәр дә аны шушы җинаяте өстендә очратып, таяк белән кизәнсәң ул арт аякларына күтәрелә дә, иләмсез тавыш белән ысылдарга тотына, һәм елан шикелле озынча гәүдәсе әллә ни арада таяк астыннан шуып күздән, югала. Бәлки ул да оясына кайтыл кергәч шушындый тынычсыз йокы белән азаплана торгандыр. Карап торуга күзен дә йомган, гәүдәсе дә йокы рәхәтенә талган. Ләкин бу читтән генә шулай күренә. Юргак читеннән тьпрпаеп торучы колаклары, калын стена аша борчулы тавыш ишеткәнсыман, шәңкәеп селкенәләр. Ара-тирә ул ярым йомык яшькелт күзләрен ачып җибәрә һәм нәрсәдер шикләнгән чырай белән бикле ишеккә карап ала да, тагын йома. Шушы кыска бер арада аның җылгыр күзләрендә йөрәгендәге бөтен явыз тойгылар, кичә һәм бүген эшләнгән барлык канлы җинаятьләр чагылып китәләр. Ул алар өчен үкенми. Чөнки аның кызгылт йон каплаган тар күкрәге астында шәфкатька дә, вөҗдан газабына да урын юк. Анда бары тик дар агачларын: асылган, тереләй күмелгән, утка салынган кешеләрнең үле гәүдәләрен: карап ләззәтләнү, кәефләнү һәм үч алучылардан үз башын саклап калу тойгысын гына көйли. Борын астына ябыштырып куелган киез кыйпылчыгысыман мыекның, да җирән төкләре арасыннан сулыш буы түгел, пыскып көйрәүче арзанлы шәм төтене күтәрелгән кебек тоела. Гүя ул үзе дә шушы ачы сөремгә исергән төсле, хырылдый башлый. Уяумы ул, әллә йокы аралаш саташып кына кычкырамы? Кинәт аның чөмәкләнеп йомылган иреннәре арасыннан зур гына күбек шары бүселеп чыга да югарыга чәчри, һәм ул, бастырылып, саңгырау тавыш белән ыңгырашырга тотына:

— Кем кертте бу песине? Икесен дә утка ыргытыгыз. Чынлап та, ниткән песи? Ни өчен анардан чигә төпләренә салкын тир бөрчекләре бәреп чыгарлык дәрәҗәдә курка?.. Уянырга иде. Ләкин соңгы атнадагы йокысыз төннәрдән соң җиңел генә уянып булмый. Кем белсен, бәлки бу төш тә түгелдер. Чөнки кемнәрдер аның боерыгын шунда ук үтиләр. Йокы бүлмәсенең түрендә зур һәм тирән авызлы камин гөрләп кабынып китә. Песи баласын һәм аны күкрәгенә кысып кочаклаган чөм кара чәчле малайны кемнәрдер кызу ялкынга ыргыталар. Тик нигәдер ул янмый. Бер кулы белән песиен тагын да ныграк кочаклаган килеш, икенче кулы белән аның өстенә кисәүләр күтәреп бәрә. Бөтен бүлмәгә утлы күмер ява. Еллар өеме астында калган истәлекләр кинәт яңаралар, һәм ул утта янмаучы малайның кайчандыр үзе тарафыннан суга батырылган» бала икәнлеген аерым-ачык хәтерли. Бергәләп балык тоткан чагымда, ул аны тиз агымлы тирән елганың текә ярыннан төртеп еккан иде. Бу трагедияне беркем дә күрмәде, берәү дә сизмәде. Малайның ата-аналары атна буенча эзләп йөрделәр дә, шуның белән җинаять йомылып калды. Ә бүген ул исәп. Тик ни өчендер бер дә үсмәгән, һаман шул буй, шул ук ваемсыз көләч йөз... Төштә күренә ахыры ул. Уянасы иде. Күпме генә уянырга теләсә дә, кошмар аны үзенең кочагыннан җибәрми. Ялкыннар арасындагы малай һаман аның күз алдында:

— «Үтерә алмыйсың син мине! — дигән төсле үчекләп, туп-туры карап тора. Ә бу песи баласы? Ул да аның бик күптәнге танышы бугай. Шунсы гаҗәп, ул аны бәләкәй чакта чалбар каешы белән буып утынлыкка ташлаган иде. Ничек терелгән ул? Әгәр аның кулы белән яки кушуы буенча җәзаланып үтерелгән барлык җан ияләре, барлык кешеләр шулай терелә торган булсалар, кая барып чыгачак моның очы?.. Ул тагын бер тапкыр уянырга тырышып карый. Йокы бүлмәсендәге таныш әйберләрне күргәч,— уяндым ахырысы, — дип, куанып та куя. Чынлап та, уяну ич бу. Әнә эчке ишекнең дә биге шул килеш. Кораллар да үз урыннарында. Каминда да кичә сүндерелгән күмерләрдән башка әйбер күренми. Берәр фалчыдан юратасы» иде бу төшне. Шул ният белән ул ишеккә юнәлә. Ишек көтелмәгәндә үз-үзеннән төбенә чаклы каерылып ачыла һәм караңгы коридорда имчәк баласы күтәргән яланбаш хатын күренә. Аның озын чәчләре кулындагы бала өстенә таралып төшкәннәр. Ул үзенә табан бик тиз якынлашып килүче бу хатынны атып үтерү өчен стенадагы коралларга үрелә. Ләкин өлгерми. Хатын аны почмакка кысрыклый, һәм ачу аралаш нәфрәт белән кычкырып әйтә:

— Ник син минем баламны үтердең? Ник?.. Яше дә тулмаган нарасый баладан кан суыртучы ерткыч бит син. Кан белән генә канәгатьләнмичә, яшь сабыйның күкрәк тиресен тураклатучы ерткьпч та син бит... Үч алырга килдем мин синнән. Үч... Бөтен ишекләре ачылып киткән озын коридорда, ишек алдында, урамнарда меңгә кабатланып яңгырый бу сүз:

— Үч. Аның кушуы буенча көчләнгән кызлар, мәсхәрә ителгән аналар, күзләре чокылган, борыннары, һәм колаклары киселгән, танклар астында таптатылган, штыкларга күтәртелгән корбаннар бу сүзне үзләренең, каннары белән җир өстенен изге васыять итеп язалар:

— Үч. Ул аларны тагын бер тапкыр үтертү һәм җәзалау өчен үзенә генә билгеле булган идән асты юлына төшеп каядыр сигнал бирмәкче була. Ләкин юлның яртысын да үтәргә өлгерми, нәрсәдер бик каты шартлап ярыла һәм аның, өстенә калын туфрак катлавы ишелеп төшә. Берничә минутка ул истән яза. һушына килә башлауга дөньядагы барлык телләрдә үзе турында радио аша тапшырылган хәбәрнең соңгы сүзләрен ишетә:

— «...Фашизм бандаларын кырып бетереп килүче данлы Кызыл Армиянең гвардия дивизияләре Берлинга, Мюнхенга. Дрезденга һәм Майна буендагы Франкфург шәһәренә керделәр. Ә ул бөтен дөнья халыклары алдьшда җавап бирүдән котылырга теләп, куркакларча качып киткән. Эзләү дәвам итә...». Бу хәбәрне ишетү белән ул, хәлсез бармакларын чокыр кырыена батырып, өскә күтәрелә. Шунда гына ул үзенең әллә ниткән каберлек янына килеп чыкканлыгын күрә. Бөтен тирә-юнь буш һәм караңгы». Бары тик яфраклары коелып беткән черек агачның бер ботагында башын аңар таба салындырып, аның үлекме-түгелме икәнлеген тикшергән төсле, түгәрәк күзләре белән чекерәеп карап торучы ялгыз козгын гына утыра. Алар шулай ерткычларга хас шомлы тынлык саклап бер-берсенә карашып, бер урыннан кузгалмыйча, озак кына торалар. Ул аңар табан бара башлауга, козгын иренеп кенә канатларын җилпеп, һавага күтәрелә. «Юл күрсәтә бугай» дип уйлый ул һәм козгын очып киткән якка йөгерә башлый. Көннәр җылытып, карлар эри баглагач, Тюренген урманындагы ташландык бер куыштан, сакал-мыегы чәбәләнеп үскән һәм яшькелт күзләрен канлы эрен каплаган берәүне тотып алалар. Үзен тотучы кызылармеецларга ул, качар җире калмаган сасы көзән төсле, теше-тырнагы белән каршы торып маташса да, булдыра алмый. Куркыныч көн килеп җитә. Менә хәзер инде ул үзенең барлык җинаятьләре өчен хальикара трибунал каршында җавап биреп утыра. Суд председателе, дистәләрчә калын томнардан берсен алып, халык утырышчыларына ниндидер кәгазьне күрсәткәч, гаепләнүченең исемен сорый- Ялан кылычлы кызылармеецлар, партизаннар уртасына баскан килеш, ул карылдык тавыш белән җавап кайтара:

— Адольф. Судья аның фамилиясен сорый. Сәндерәләре һәм ложалары» төрле илләрнең вәкилләре белән тулган колонналы зал буенча ярканат очып киткән төсле җирәнгеч тавыш ишетелә: — Гитлер-р-р. Урамнардагы көчле репродукторлар янына җыелган халык дулкыны бу кабахәт исемне ярсулы нәфрәт белән каршы ала:

— Үлем ерткычка!

— Үлем! ... Ул тагыш бер тапкыр:

 — «Төшме бу, әллә, өнемме?» — дигән шиккә төшә. Ләкин ничек кенә булмасын, бу сорауга тарихның жавабы әзер һәм ул язмыш аның өчен котылгысыз:

— Шулай тиеш. Шулай булыр!