Логотип Казан Утлары
Публицистика

ВАТАН СУГЫШЫ ЭПИЗОДЛАРЫ

Малай бик өшегән. Күшеккән кулларын тузып беткән пальтосының, җиңнәре эченә тыккан. Җәйге картузын колакларына кадәр басып кигән. Аңарга 14 яшьләр чамасы. Ул авылга Таганрог ягыннан килеп керде һәм юл чатында гаҗәпләнеп артына әйләнеп карады: кая барырга? Бәләкәй юлчыны бу сорау күптәннән борчый иде инде. Әллә суыктан, әллә үзенең ярдәмчесезлеген аңлауданмы, малайның күзләрендә яшьләр күренде. Читән артыннан карап тора торган карт сак кына итеп, — Каян, балакай? Кая барышың? — дип бер-бер артлы сораулар бирде. Малай ягымлы эндәшүгә шатланып китте. — Таганрогтан мин, әнием белән әтиемне эзлим. Аларны немецлар эшкә алып киткәннәр иде. Карт, — Эшкә алып киткәннәр иде дисеңме? — дип сузып куйды. Ул нигәдер тирә-ягына каранып алды һәм әкрен генә итеп сорады: — ә кайчан алып киткәннәр иде? — Үткән атнаны, атна кичне, бик күп халык белән бергә алып киттеләр. Карт ничектер тынып калдьп. Ул малайны иркәләп башыннан сыйпап куйды. Ул немецлар авыл кырыена алып килеп, танкларга каршы тору өчен казылган чокыр янына китереп атып үтергән кешеләр төркемен хәтерли иде. Малай әтисен дә, әнисен дә күрмәс инде. Ләкин карт баланын күңелен борчырга теләми иде. — Син кем малае буласың соң? — Артемьев улы, исемем Ваня. — Әйдә. Бәлки әнкәең белән әткәең- ие табарбыз әле. Карт малайны фронт янындагы С. авылына алып килте. Өйгә кергәч Степанида апага күзен кысты да, алар икәү өй алдына чыгып пышылдашын бик озак сөйләштеләр. Өйгә кире кергәндә Степаниданьпң күзләре кызаргаи. ул тәлинкә өстенә иелеп ашап утырган малайның аксыл чәчле башына ничектер бүтәнчә, аналарча карап куйды. Ваня авыл буйлап әтисе белән әнисе турында сорашып йөри. Кайбер кешеләр иңнәрен кагып куялар, — бер нәрез дә белмәүләрен белдерәләр, ә икенче берәүләре күзләрен читкә борьигтынып калалар иде. Ваня немецларның комендатурасында да булды, ләкин аны аннан куып чыгардылар. Бер көнне ул өйгә бик әсәрләнгән төс белән кайтып керде. Степанида апага да, бабайга да бернәрсә дә әйтмәде. Бары тик Степаниданың уллары Сеня белән Павлушаны бер почмакка алып барды, да, ал арга Ленинның кечкенә генә портретын бирде. Бу колхоз өйләрендә асылыньпг тора торган гади открыткаларның берсе иде.

— Яшереп куегыз, мин аны юлдай табып алдым, — диде Ваня. Балалар белән сөйләште дә, Ваня китеп барды. Ул бары тик таң сызылып килгәндә генә кайтты. Немецлар бөтен көн буе авылны кыдырып йөрделәр. Алар нәрсәгәдер борчылганнар иде. Бабай кайтып керде, ул Степанидага кемнеңдер, төнлә белән, штабка керә торган телефон чыбыкларын кисеп киткәнлеген әйтте. Кичен Ванюша тагын югалды. Ә иртәгесен комендант авыл халкын кое яныпта куып китертте һәм телефон чыбыкларын кискән пар- тизанныц тотылуын, аның бүген атылачагын белдерде. Сеня белән Павел тәрәзә пыяласын: ябышып каттылар. Урамда, кое яның да фашистлар куып китергән авьи халкы басып тора иде. Комендатурадан кемнедер алып чыктылар. Конвоирлар арасында ул бөтенләй күренми дә иде. Кинәт аксыл чәчле баш чагылып китте. Сеня кычкырып җибәрде:

— Кара әле, Ваньканы алып баралар!

Павлик борчылып:

— Чыннан да үтерерләрмени? — дип сорап куйды. Ул куркынып абыйсына карады. Ваня бер аягына аксый-аксый кое янына килә. Әтисенең картузы югалган. Җитен төсле аксыл чәчләрен җил җилфердәтә. Тынып калган халык арасыннан Ваня тын гына w килә иде. Халык ахылдап җибәрде һәм конвойныйларга таба кузгалды. Конвойрныйлар автоматларын күтәрделәр. Яңадан тынлык урнашты. Ваня ничектер балаларча булмаган карлыккан тавышы белән:

— Шушындамы? — дип сорады. Үзе коеның бозланып каткан калкулыгына менде һәм әйләнеп карады. Аның күзләре тәрәзә пыяласыннан карап торучы балаларның күзләре белән очрашты. Сеня кинәт юкка чыкты, ләкин озак та үтмәде, ул тагын тәрәзәдә күренде. Ул Ваня бүләк иткән Ленин портретын пыялага ябыштырды да, сәламләп кулын селкә башлады. Ваня елмайды. Конвойныйлар бер- берсенә караштылар. Алар малайның ни өчен болай көлүенә төшенмиләр иде. Офицер башта команда бирде, аннан соң нәрсәдер әйтте һәм автоматны үзе алды. Ваня:

 — Әти белән әнигә әйтегез, улыгыз туган ил өчен үлде, диегез. Ишетәсезме? — дип кычкырды. Баланың тавы- шьп һавада яңгырап китте. Бу тавыш мәйданда басып торган халыкның йөрәген тырнап яңгырады. Колхозчыларның күзләре:

— Ишетәбез! — дип җавап кайтарган төсле карыйлар иде. Колхоз бригадиры чорма тәрәзәсеннән пулеметын сузып, әкрен генә әйтте:

— Ишетәбез, балакай, ишетәбез, җаным! Офицер автоматын күтәрде. Партизан да пулемет крючогына басты. Автомат белән пулемет тавышы икесе бергә кушылды. Ваняның аяклары таеп китте, ул җиргә ауды. Баланың саф күзләре соры күккә текәлгәннәр, иреннәрендә куркынган елмаю катып калган иде. Аның аяк астына чайкалып офицер килеп төште. Партизанныц пулеметы канлы бүренең гомерен кискән иде. Офицер йөз түбән ауды, тырнаклары белән җирне тырнады һәм катып калды. Авькт коесы янында ике кеше ята: берсе бөек һәм саф үлем белән үлгән совет баласы, ә икенчесе эт үлеме белән үлгән кабахәт, пычрак фашист эте. Фашистлар чорма тәрәзәсеннән аткан кешене бөтен авылны кыдырып эзләделәр, ләкин таба алмадылар. Сухая һәм Максютино дип аталып йөртелә торган ике уйсулык уртасында кое бурасы тора. Шушы коеның янына кечкенә генә өй сыенып утырган. Карсак өйнең кечкенә-кечкенә тәрәзәләренә пәрдәләр корылган. Өй эчендә ярым караңгылык хөкем сөрә. Янып бетеп килә торган шәм калдыгының зәгыйфь яктысында китап тотып утырган кыз күләгәсе күренә. Ул тонык кына тавыш белән сузып-сузып китап укый. Озимин командалыгы астындагы частьның санитаркасы Людмила Антоновна Родионова яралы сугышчыларның китап укыганны тыңларга яратканнарын белеп алды. Ул бик сирәк эләгә торган ял вакытларыннан бик яхшы файдаланып, яралы сугышчыларга китап укый. Өй эчендә йод, хлороформ исе аңкый. Ярым караңгылык эчендә яралыларның ак повязкалары чагылып-чагылып киткәли. Яралыларның күзләре бизгәкле бер якты белән очкынланып яналар. Алар монда, кыр госпиталендә, иртәгә кадәр ятачаклар да, иртәгесен, кич кырын, аларны ерак тылга озатачаклар. Людмила Антонова Ватан сугышы эпизодларына, үзенең иптәш кызлары белән бергә, Дон далалары һәм калкулыклары буйлап йөреп, тагын яралы сугышчыларны җыеп алып кайтыр. Родионова әкрен генә укый. Сестраның тавышы әкрен генә тирбәткән төсле була. Яралылар берәм-берәм йокыга талалар. Күкрәген пуля тишеп үткен лейтенант сагышланып үзенең җанкисәген чакыра:

— Вера, Вера!—ди.

— Сөеклем, мин монда, тынычлан. Людмила Антоновна лейтенант өстенә иелде. Йомшак һәм җылы кулы белән аның тирләгән маңлаен сыйпады. Яралы кеше бераз онытылды. Ул сестраның кулын тотты, ярасына кысты һәм шатланып, йокы аралаш пышылдады:

— Килдең дәме? Мин сине чакырган идем. Бер сәгатьтән Родионова дарулар тутырган сумкасын тагып далага чыгып китте. Ул, куаклыклар артына поса-по- са, яр астына төште. Сугыш тайзышы якынайганнан якыная бара иде. Озимин часте, унынчы көн инде, сугыш кырында. Санитарка Родионова дошманның котырынган уты астыннан унынчы көн инде, яралыларны коткарып йөри. Менә ул туктады, бер сугышчының ярасын бәйләде һәм тагын китте... Кипкән кура сабаклары астында йөзе белән җиргә капланган сержант ята. Аның битендә кан әсәре калмаган— ап-ак. Аның аягына мина кыйпылчыклары тигән. Родионова сержантның итеген тиз генә ярып җибәрде, жгут салды, яраны бәйләде. Нәзек кенә тавыш белән сызгырып мина очты. Родионова чамалый: — «Читтән үтә, — ди, ә үзе эшен өзми, — ә менә бусы минем өскә килә». Ул җәһәт кенә җиргә ятып, гәүдәсе белән яралыны каплады. Кайдадыр читтә сызгырышып мина кыйпылчыклары очалар. Перевязка эшләнеп бетте. Родионова, сержантны плащпалаткага салып, пулялар яңгыры астыннан алып чыкты. Сержант кулын сузып куаклыкка күрсәтте:

— Сестричка, анда тагын яралылар бар... Родионова алга үрмәләде. Ул ашыга, кайдадыр якынла гына дошман танклары дөбердиләр иде инде. Санитарка дүрт сугышчының ярасын бәйләп, аларга тышка чыгу юлын күрсәтте дә, бая калдырып киткән сержант янына тагын әйләнеп кайтты. Калкулык артыннан кинәт немец танкысы килеп чыкты. Танк пулеметтан атарга да тотынды. Калкулыкның кабыргаларын пулялар тишеп үтә башладылар. Родионова яралы сержант яткан плащ-палатканы һаман сөйри дә сөйри. Танк бер яктан икенче якка талпынырга тотынды. Ул әле уң якка китә, әле артка чигенә, әле кисәк кенә читкә борыла иде. Родионова машинаның мондый кыланышын күреп сәерсенде. Ул, тукталып, күзләрен күтәреп карады һәм ахылдап җибәрде. Дошман танкысы ул әле генә перевязка ясаган яралыларны гусеницалары белән таптый иде. Танк өченче яралыны таптап изде дә, Родионовага юнәлде. Санитарка танкка каршы ташланды. Ләкин ыжгырып килә торган корыч машинага каршы ялгыз бер кыз нишли алсын соң? Танк яралы сержант өстенә килә, ул Людмила әле генә үлем кочагыннан тартып алган сугышчыны таптап изәргә тели иде. Родионова озак уйлап тора алмады. Дарулар тутыра торган сумкасын салып ыргытты да, яралы сержантның револьверын тартып алды һәм яныннан узып бара торган танкның өстенә сикереп менде. Ул яртылаш ачылган люк эченә! төзәп бер-бер артлы өч тапкыр атты. Танк, кечкенә кызны өстеннән селкеп алып ташларга теләгәндәй, әрле-бирле селкенергә тотынды. Родионова танкның люгына, ярыкларына ата иде. Сержантка барып җитәргә ни барьпсы ике адым калганда танк кинәт туктады. Ә сержант исә күзләрен зур итеп ачып, югарыга — танктан төшеп килә торган Людмилага карый иде. Каяндыр, бер яктан пулемет такылдарга тотынды. Людмила тоткаларны кулыннан җибәреп, сержант янына барып төште.

— Сестрица, җаным, — дип, сержант иреннәрен кызның шинеленә тигезде. Туктап калган танкка ярдәмгә ашыккан икенче танктан аталар. Броня белән капланган хәшәрәт гусеницаларын зырылдатып ыргылып килә. Үлем котылгысыз төсле булып күренә иде. Родионова күтәрелергә тырыша, ул яралы сержант яткан плащ-палатканы якындагы снаряд казыган чокырга тартып төшерергә азаплана иде. Людмиланың үзенең ярасыннан кан саркым, кан агу белән бергә беләкләренең, хәле кими бара иде. Людмила җир өстенә ауды, аннан соң яралы сержант белән бер читкә шуышып китәргә тырышып карады. Танк бөтенләй аның янына ук килеп җитте. Тагын бераз гына вакыт... Әнә ул корыч хәшарәтләр кешеләрнең өстенә менәрләр, сөякләрне сындырырлар, кешеләрнең гәүдәләрен сытып узарлар... Сержант карлыккан тавыш белән:

— Кара әле, сестрица, — дип кычкырып куйды. Ул, авырайган кулын күтәреп, калкулыкка төртеп күрсәтте. Тигәнәлекләр артыннан күкрәгенә яшел мина тартмасын кыскан, башы марля белән чорналган бер кеше посып чыгып килә иде. Танк аның янына килеп җитте, кеше сикереп танкка ыргылды. Мина, колмак яргыч тавыш чыгарып, шартлады. Танк, гусеницаларын югары күтәреп, әйләнеп төште, аның өстенә туфрак өелә башлады. Сержант Родионова дан,

— Сестра, исәнме син? — дип сорады. Үзе аның ап-ак булган кулын күтәреп алды. Людмила тешләрен кысып:

— Яшибез әле! — дип сузып җавап кайтарды һәм кырыс бер тон белән кабатлады:

— Сержант, без яшәрбез һәм үчне алырбыз әле. Төн иде — алар монда парашютлар белән төштеләр. Мех комбинезоннар өстеннән ак бризент комбинезоннар кигәннәр. Башларында күчмә гарәпләрнеке төсле ак бөркәнчекләр, аны маңгай тирәсеннән кысып бәйләгәннәр, аякларында ак киез итекләр, кулларында ап-ак перчаткалар, ак кар фонында аларның бары тик кояшта янган битләре генә бронзаланып беленеп тора иде. Зур гәүдәле, киң җилкәле, чытык йөзле Кисляков., парашютларны карга күмеп бераз баш-күз алганнан сон, азык төялгән капчыкларга төртеп күрсәтеп:

— Сурин, әллә тамак ялгап алабызмы? Нигә соң йөк ташып мәшәкатьләнеп йөрергә, — дип куйды. Кечкенә буйлы, карасу шаян күзле, хәрәкәтчән Сурин ягымлы гына итеп җавап кайтарды:

— Өлгерербез әле. Ә йөк турында кайгырма. Син, Гриша, минем капчыгымны да күтәрерсең әле, син таза кеше бит. Кисляков күңелсез генә уфылдап куйдьп һәм, капчыкларны аркасына салып, карга бата-бата, Сурин артыннан китте. Суринга чигенә торган немец частьлары юлына миналар куярга, ә Кисляковка — ягулык алып килә торган транспортларны күзәтергә кушылган иде. Кайдадыр шунда бер җирендә шоссе икегә аерыла иде — Кисляков белән Сурин таң атканда менә шул аермага килеп җиттеләр. Монда казыклар кагылган; казыклардагы такталарга немецчә: «Сак булыгыз! Мина!» дип языштан иде. Сурин язуны укып аз гына уйга калды, аннан соң Кисляковка карап:

— Гриша, казыкларны тартып чыгар, тиз бул! — дип боерды. Кисляков таш кебек каткан җирдән казыкларны суырып ала һәм аларны бер өемгә өя башлады. Аннан соң Сурин аңарга бу язулы такта беркетелгән казыкларны юлның тармакларына кагып чыгарга кушты. Кисляков моны да эшләде. Соңыннан, урман эчләтеп тын гына барганда, тыныч бер төс белән кинәт кенә сорап куйды Кисляков:

— Сурин, син нигә алай эшләдең, ә? Көлке өченме?

— Ул язуларның урыннарын алмаштыруга карап обстановка да үзгәрәчәк. Кисляков уйчанланды һәм ачу белән әйтеп куйды:

 — Аңлашыла! Синең белән шашка да уйнап булмый. Кәкере каен терәтәсең син. Сурин горур тон белән:

— Ә син ничек дип уйлый идең соң? — дип сүзне раслап куйды. Урман эчендә Сурин белән сабуллашканнан соң, Кисляков тагын да алгарак, көнбатышка табарак китте. Сурин үзенең мина нәтиҗәләрен күзәтә калды. Төнлә белән шоссе ягыннан берничә мәртәбә көчле шартлау тавышы ишетелде һәм күккә кызыл ялкын баганалары күтәрелде. Сурин үзенең казып кергән чокыры эченнән чыкты. Җылыныр өчен бераз сикеренгәләп алды, колак салып тыңлап торды һәм тагын үзенен өненә кереп ятты. Икенче көнне, кич кырын, Кисляков әйләнеп кайтып җитте. Аның битендә кан иде, моньк күргәч Сурин борчылып:

— Каты яраладылармы? — дип сорады.

— Ю-юк, — диде Кисляков.

— Бары тик ашыйсым гына килә. Тамак ялгарга утырдылар. Кисляков сөйләп бирде:

— Шулай итеп шул, киттем... киттем. Барам. Күрәм, мотоцикл килә. Юлга чыктым да кулларымны күтәрдем. Теге егылды. Мотоциклга утырдым да, әйдә... Алда цистерналар күренә, сигезләп. Пулеметны уң якка бордым, гранаталарны билбавыма кыстырып куйдым. Газ бирдем. Шуннан соң цистерналар колоннасы өстенә пулеметтан ут сиптерергә тотындым. Ә гранаталарны—машиналар астына. Шулай итеп шул, берәм-берәм, барсын да кашып чыктым тегеләрнең.

— Ә кайда яраландың?

— Бер җирдә дә яраланмадым. Бу— болай гына. Күрәм, шоссе буйлатып өч кеше килә. Барган шәпкә сиптерергә тотындым тегеләргә. Шулай итеп шул, алар авып калдылар, ә минем битем сыдырылды. Аннан соң Сурин белән Кисляков урман эчләтеп тагын киттеләр. Сурин, кулларын болгый-болгый, сөйли барды:

— Нигә син болай башсызланасың, Григорий, ә? Күрәләтә утка керәсең бит... Кисляков аны йөзен чытып тыңлап горды да, аннан соң сөйләнгәләде: немец аягы таптый торган менә бу урыннар — болар минем туган җирләрем лә. Аннан соң алар шактый гына җирне сүзсез бардылар. Ак агачлардан карга зәңгәрсу күләгәләр төшә, һава аларның аяк тавышыннан, бик зур пыяла кыңгырау тавышы кебек, шаулап кала иде. Тәмәке кабызырга тукталгач, Кисляков каты тавыш белән, кинәт кенә әйтә куйды:

— Моннан бер атна элек мин монда разведкага килгән идем. Хәбәрләр җыйдым. Бөтен юлны диярлек, түшем белән шуышып кайттым. Менә шунда чокыр артындагы каберлеккә ял итәргә туктадым. Күрәм, немецлар каберлек янына бер кешене алып киләләр. Алар аны атмадылар, башта приклад белән кулларын һәм аякларын сындырдылар. Ә мин куаклар арасында посып күзәтеп утырдым. Миңа үземне белдерергә ярамый иде шул. Миндәге хәбәрләр минем үз җанымнан да, минем әти җаныннан да кыйммәтлерәк иде. Коты чыккан Сурин:

— Димәк, ул синең атаң булып чыкты? — дип сорады. Кисляков тәмәке төпчеген аяк астына салып изде, аякларыма карап алды һәм тонык бер тавыш белән әйтте:

— Батыр карт иде мәрхум. Алар аны газаплыйлар, ә ул Тарас Булъба кебек, аларны ата-аналары белән пешерә. Сурин, Кисляковның кулларыннан тотып һәм кызганыч тавыш белән, әсәрләнеп ялъпна башлады.

— Гриша, кичер мине, мин белмәдем бит... син мине аңла инде.

— Мин аңлыйм, — дип Кисляков бик җитди итеп җавап кайтарды.

— Разведчик исәпли белергә тиеш. Ә хәзер мин ничектер мәлҗи төштем шикелле. һәм., иңбашларын кагып, каеш белән асылган автоматын рәтләп куйды да, авыр гына елмаеп:

— Я, киттекме? Безнең эш күп бит әле, — диде. Хәзер ииде Сурин үзе Кисляков артыннан бара, ул аның карда тирән батып кала торган эзләренә баса һәм шундый... шундый горур итеп кайгыра белә торган кешегә ниндидер яхшы сүз, юату сүзе әйтергә дип уйлый иде. Иптәш Кузнецов частеның икенче ротасы пулеметчылары иртәнге ашны ашаганнар гына иде әле. Югарыда, бруствер янында, мәче мияулаган тавыш ишетелде, Комсомол оешмасының секретаре — җитез, булдыклы егет Гробовский брустверга менде, кечкенә генә песи баласы тотьпп алды; Окопта, шушындый салкын көндә, житмәсә тагын бу чаклы иртә кайдан килеп чыккан соң бу? Кызылармеецлар бер тын гаҗәпләнеп тордылар. Артта — куе кара урман, як-якларда — текә ярлы елгалар, киң кырлар җәелеп ята. Бары тик каршыда, окоптан ике-өч йөз метрлар алдарак, Сухая Нива авылының янмыйча калган берән-сәрән өйләре генә утыралар. Ләкин бу авылда дошманнар — немецлар. Песи баласы чыннан да шул авылдан килдемикәнни? Шуннан килми, каян килсен соң! Песи баласы иснәнеп йөри, сырпалана, мияулый, ашарга сорый. Сугышчылар, котелок капкачына салып, аңа шулпа калдыгы бирделәр. Песи баласы комсызланып һәм ашыга- ашыга ашады. Моннан соң аның яшел күзләре күңеллеләнеп китте. Ул куык кебек күперенде, окоп төбендәге печән калдыклары белән уйнаштырды һәм, почмакка кереп бөгәрләнеп, бик тәмле йокыга китте. Песи баласы кичкә таба гына уянды. Бу юлы ул кызылармеецлар көндезге аштан калдырган щины ашап бетерә алмады. Кабаланмыйча, иренен кенә ашады. Ә аннан соң тәпиләрен сузып, танавын югары күтәреп киң итеп иснәде.

— Өеңә кайтырга телисеңме әллә? — дип Гробовский аның өстенә иелде.

— Тукта, дускай, мин синең белән хат җибәрим әле. Гробовский песи баласының аркасына фронт газетасыннан кисеп алынган «Арыслан белән песи баласы» дигән, Наполеонны арыслан итеп, ә Гитлерны песи баласы итеп ясаган карикатураны беркетте. Гробовский песиләрнең өйгә күнеккән булуларын һәм кире өйгә кайтырга ашыгуларын белә иде. Ул песи баласын ипләп кенә күтәреп бруствер өстенә куйды. Песи баласы бер минут чамасы басып торды, салкыннан бөрешә, төште һәм авылга таба йөгерде. Төн тыныч үтте. Хәтта атышу да булмады. Фронтта да шундый көннәр була бит. Йокларга ятар алдыннан Гробовский песи баласын исенә төшерде, авыз эченнән генә: — Карикатураны» күргәч, менә гаҗәпләнерләр дә соң! Песикәйне үтереп ташламагайлары тагын. Алардан барсын да көтәргә була, — дип сөйләнде. Ләкин иртә белән песи баласы тагын окопка килде. Ул инде мыяулап тормады, ә бруствердан сикереп төште дә туп туры котелок янына йөгерде. Ә аннан соң барсы да үз җае белән барды. Песи баласы йоклап алды, тагын ашады. Кичкә таба ул өен сагына башладьп. Бу юлы Гробовский песи баласының аркасына-, немец солдатларына карата чыгарылган ике листовканы бәйләде һәм кунакны кайтарып җибәрде. Песи баласы безнең окопларга унбер тапкыр килде. Ул унбер тапкыр үзенең аркасында немецларга безнең листовкаларыбызны алып китте. һәм кинәт песи баласы юк булды. Безгә ашка йөргәндә әллә инде анарга шаян пуля тиде. Әллә, чыннан да, немец империясенең берәр батыр охраннигы аны атып үтерде инде. Бу авылда немецларның оялары, 39 нчы армейский корпусның штабы урнашкан булган. Монда генерал Шмидт һәм аның эт өере торган. Булдыклы, яшь егет, авыл егете Саша Ефимов безне өйдән өйгә йөртә. Ул безгә берсеннән берсе үткер аңлатмалар бирә-бирә бара:

— Менә бу мунчага генерал йөри иде. Юан корсаклы генерал мунча керә, мунча тирәсендә автоматчиклар йөриләр, үзләре бер туктаусыз аталар. Генерал мунча керә, ә алар аталар! Авылның исән калган кешеләре «партизаннар белән совет очучылары генералны аеруча борчый иде» дип сөйлиләр. Генералны партизаннардан саклап тору өчен нәкъ бер өер фашист кирәк булган. Ләкин очучылардан ничек котылырга соң? Генералның денщигы «барин бомбежкага бер дә түзми» дип сөйли икән. Безнең батыр лачыннарыбызның беренче налетыннан соң ук генералның кәефе киткән. Аңа чаклы ул авыл өенә урнашкан булган икән, шуннан соң бик тизлек белән үзенә бик нык блиндаж төзәргә әмер биргән. Ә ул чагында бу авыл фронттан йөз километрлар чамасы артта булган әле. Солдатлар авыл халкын генералга блиндаж төзергә куарга керешкәннәр. Бөтен тәүлекләр буенча бер өзлексез эшләткәннәр. Авылдан ике йөз илле метрлар читтә тирән итеп зур баз казыганнар. Аннан соң якындагы тимер юл рельсларын сүттереп алдырганнар. Рельсларны төзү урынына китерткәннәр. Алардан беренче түшәм түшәлгән. Аннан соң бүрәнәләрдән икенче, өченче, дүртенче кат түшәмнәр түшәтелгән... Крестьяннарны мылтык түтәләре белән кыйный-кыйный эшләткәннәр. Блиндажы төзелә торган җиргә генерал үзе килеп, озак маташасыз, дип сукранып, сүгенеп йөргән. Без кар каплаган кырдан генерал Шмидт блиндажына барабыз. Моннан фашистлар кичә генә куылып чыгарылган. Дөрес, генерал элегрәк качкан, ләкин ул бик ашыккан булса кирәк, чөнки юлда үзенең кыйммәтле күп кенә әйберләрен ташлап калдырган. Без тирән кар катлавын казып карыйбыз һәм кар астыннан генералның сөлгеләр, төрле гигиена әйберләре тутырылган чемоданын тартып чыгарабыз. Бу генерал чисталыкны бик сөя торган булган. Ләкин аның җаны бик пычрак булган. Аның блиндажына төннәрен крестьян кызларын сөйрәп китергәннәр, моннан аларның акырып елаган тавышлары ишетелеп торган. Бу генерал бик хисчән кеше булган. Аның блиндажында елка өчен махсус почмак ясалган. Монда свастикалы обойлар да, төрле бизәү әйберләре дә, шәмнәр дә әзерләнеп куелган. Денщик, генерал бу изге почмакта бик озаклап ятырга ярата иде, дип сөйли икән. Ләкин Шмидтның «изге почмагы» белән бер рәттән үк оятсыз карточкалардан торган бик зур коллекция табылды. Блиндажда хатын-кызларны көчләгәннәр, пленный кызылармеецларны кыйнаганнар, тыныч халыкны газаплаганнар. Тихвин, Кирши, Чудов һәм башка күп кенә районнарның меңнәрчә гражданнарының генерал Шмиддтан бик нык, бик зур үч аласылары бар. Кызыл Армия частьларының куәтле ударлары астында Шмидт дивизияләре тар-мар ителде. Аның кызганыч калдыклары паникага бирелеп чигенәләр. Генерал Шмидт хәзер дә үзенчә эш иткән: ул беренчеләрнең берсе булып, штаб машиналарын ташлап, үзенең коллегаларын язмыш кулына тапшырып качкан. Ул штабы урнашкан авылга ут төртергә кушкан. Ләкин моны эшләргә өлгермәгәннәр. Кыйналган генералның кабахәт оясына без тирән чиркану белән карынбыз. Авыл халкы бу тирәдә йөрергә яратмый. Алар бу каһәрләнгән урынны ерактан уратып узалар. Кар төшеп, килә, блиндажның ишеген катлау-катлау кар каплый бара.