Логотип Казан Утлары
Хикәя

ШӘМ ЯКТЫСЫ

Бу хәл санчастьта булды. Ерак походка чыгып кайтканнан соң, минем сул аягымның бармаклары бозылган иде, һәм мин санчастькә шул йомыш белән барган идем. Кояш баеганга байтак вакыт үтүгә карамастан, анда әле ут юк иде. Мин ишекне ачып керү белән караңгы коридор эчендә калдым. Күп тә үтмәде, йомшак кына хатын-кыз тавышы ишетелде: — Кем бар анда? Бу әллә ничек ягымлы һәм бик нәфис бер тавыш иде. Гадәттә армиядә үзеңнең кем һәм кайсы подразделениеда икәнлегеңне бик ачык әйтеп, һәр кем аңларлык итеп күтәренке тавыш белән җавап бирәсең. Мин үзем башка вакытта булса, «разведка батареясыннан боец Ханбиков», дип кычкырып җавап кайтарган булыр идем. Ә бу юлы мии алай җавап бирә алмадым, әллә ни эшләп бик кинәт йомшап киттер. Минем җавабым да ничектер бик юаш чыкты: — Аягымны бәйләтәсем бар иде, перевязкага килгән идем, — дидем мин аңа. Ул, ахыры бүлмә ишегеннән коридорга чыкты булса кирәк, бу юлы аның тавышы якыннанрак ишетелде: — Ут юк, иптәш, бер сәгатьтән килерсез. Бер сәгатьтән ут була. — Бик ярлы торасыз икән сез, — дидем мин үзем дә сизмәстән. Ә бит минем болай әйтүемнең бик үк урынлы булмавы да мөмкин иде. Чөнки мин үземнең кем белән, ягъни нинди званиеле кеше белән сөйләшкәнемне белми идем. Бәлки ул фельдшерица- дыр? Бәлки сестрадыр? Бәлки врачтыр? Ә бәлки санчасть начальнигыдыр? Ничек кенә булса да, ул бит званиесе белән миннән өстен була. Мин бит рядовой разведчик. Шулай булгач, үземнән өлкән званиеле кешегә болай җавап кайтару килешеп бетәрме? Мин секунд эчендә шулай уйланып алдым. Шунда ук аны болай сүзгә тартуымның зур гаеп түгел икәнлеген дә уйладым. Эчемнән җиңелчә генә елмаеп куйдым «мин бит развепчик, ә разведчик ул үзе сөйләшә белү белән бергә, башкаларны да сүзгә оста тартырга тиеш. Шулай түгелме? Әгәр дә бу нәфис тавышлы хатын миңа карата берәр ризасызлык күрсәтсә?» Ләкин бусына мин нигәдер ышанмый идем, һәм шулай булып чыкты. Мин уйланып торганда гына аның баягы йомшак тавышы яңадан кабатланды: — Без һәрвакыт болай ярлы тормыйбыз. Фронт тирәсе бит, керосин килеп җитмәде, иләмебез беткән иде. Ансы бер сәгатьтән була. Бәлки бер сәгатькә дә тартылмас. Миңа сүзне озаграк дәвам иттерергә дә мөмкиш иде, әмма кинәт сүзсез калдым һәм: — Алайса бер сәгатьтән килергә рөхсәт итегез, — дип әйтү белән канәгатьләнергә турьи килде миңа. — Пожалуйста! Мин тышка чыктым. Биек нарат агачлары арасыннан үткән сукмакка төшеп, үзебезнең батарея тора торган землянкаларга таба атладым. Аяк астында шыгырдап торган яшь кар җемелди, күктә тулгач» ай йөзә, сирәк-сирәк кенә йолдызлар атыла иде. Кайта торгач, артыма борылып, санчасть урнашкан әлеге бинага карадым. Минем анда нәрсәмдер калган шикелле иде. Мин анда нинди дә булса яктылык күрергә тырышам, ә бина аның саен караңгылана шикелле һәм әлеге мөлаем тавышның шул караңгылык эчендә калуы белән мин бер дә килешә алмый идем. Ниһаять, землянкалар рәтенә җиттем. Кыска-кыска гына морҗалардан чыккан төтен шәүләләре ап-ак кар өстенә тын гына агылалар иде. Күңелем белән бу мөлаем тавыш турында әллә ниләр уйлап беттем. Разведчикны беләсез, сугыш вакытында ул үлем белән иң беренче булып очраша. Теге яки бу һөҗүмнең уңышлы үтүе, бигрәк тә артиллериядә, бөтенләй диярлек, разведканың ничек куелуына, разведчикларның зиһен белән, акыл белән хәрәкәт итүләренә, һәрбер моментны оста файдалана белүләренә бәйләнгән. Моны мин сугышларда йөреп тә, китаплардан укып та беләм, моны безнең батарея командиры да шулай сөйли. Разведчик өчен котылмый торган бер кыенлык та юк. Ә мин санчастька барып, аягымны бәйләтә алмыйча кире кайтып киләм. Бу ничек булды соң әле? Башка вакытта мин бит болай түгел идем, ә бүген «ут юк шул», дигән сүзгә карап, мин аягымны бәйләтмәгән килеш кайтырга чыктым. Земләнкага кайткач, ниндидер бер сылтау белән старшинадан шәм алдым да, яңадан санчастька юнәлдем. Мин ашыктым. Чөнки әгәр дә мин әкрен атласам, анда мин барып җиткәнгә кадәр ут булып, минем шәмнең кирәге калмау куркынычы бар иде. Кыскасы, мин ул мөлаем тавышлы хатынның йөзен күрү өчен яктылыкны үзем бирергә тели илем. Озак та үтмәде, мин яңадан аның бүлмәсе алдына килеп бастым һәм ишекне сак кына шакыдым: — Бу, мин, шәм белән килгән идем, аягымны шаять бәйләрсез дип ышанам. — Әлбәттә. Карагызчы, ул үзе яктыртмакчы була. Мария Семеновна, — диде ул кемгәдер дәшеп. — Сез чынлап әйтәсезме? — дим кабат сорады миннән. Чынлап әйтәм, мин үзем алып килдем. — Кара син, Мария Семеновна аларда бар, бездә юк. Күрше бүлмәдән аңа җавап ишетелде: — Гаҗәп нәрсә: түгел, Дуняша, зыян юк, ярты сәгатьтән безнекеләр дә алып кайтырлар. Әлегә минем өчен кем икәнлеге беленмәгән бу икенче тавыш калынрак һәм дәшүенә караганда яше дә өлкәнрәк булырга тиеш иде. Мин аларны караңгыда утыруларыннан коткарусыз бер өстенлек сиздем һәм үземне шактый иркен тотып сөйләшә башладым: — Бездә һәммәсе дә бар. Без тиккә генә разведчиклар түгел. — Ә шулаймыни? Мария Семеновна, ишетәсеңме? Ул разведчик икән. — Әлбәттә, шулайдыр. Ул караңгылык эченнән дәшә-дәшә миңа таба килә башлады: — Мин алайса шырпы сызыйм, сез кайда? — Мин биредә, ишек төбендә. — Ә сез түргәрәк узыгыз, мина якынрак килегез, мин үзем сызармын шырпыны. Ул, үзе сызган шырпы яктысында миңа таба, мин аңа таба атладым. Менә ул минем кулымдагы шәмне кабызды. Мин беренче тапкыр аның йөзен шәм яктысында күрдем, һич шиксез, ул үзе дә тавышы кебек мөлаем иде. Минем бик тиз арада бөтен кан тамырларым кайнап алды, гүяки ул кулындагы шырпы белән шәмне генә түгел, бөтен дөньяны яктыртып җибәрде. Һәм без стенасы юка гына такта белән бүленгән кечкенә бүлмә эчендә калдык. Ул бик күп төрле дарулар куелган өстәл янына барды. Бу вакытта мин аның бөтен хәрәкәтен күзәтеп жиңелчә генә килешле гәүдәсенә сокланып тордым. Ул аппак муенлы, куе коңгырт чәчле, тулы йөзле һәм зур гына кара күзле иде. Аның кечкенә генә хәрәкәте дә мине вакыт-вакыт каушатып калдыра, мин аның каршыңда үземне ничектер көчсезрәк тоя идем. Менә ул такта аркылы бая свсөйләшкән Анна Семеновнага дәште:

— Бу якка чыгыгыз, Анна Семеновна, биредә безнең шәм бик якты яна, — диде. Шәм яктысы бүлмәдән:

 — Мин ял итәргә яттым әле, рәхмәт, Дуняша, — дигән тавыш яңгырады. Шуннан соң ул әлеге дарулы өстәл янына килеп, мине үз каршысына чакырды:

— Якынрак килегез! Ул, әлбәттә, бирегә килгән һәрбер авыруны йомшак тавыш белән чакыра торгандыр. Әмма минем өчен бу гади чакыру гына түгел кебек иде. Мин аның бу чакыруын ничектер киңрәк аңларга тели идем. Мин аңа якын ук килдем. Ул минем алга кечкенә бер утыргыч куеп, өстәлдәге шәмне дә шунда күчерде. Без икебез утыргычның ике ягында, ә шәм исә безнең нәкъ уртада калды, һәм ул шунда ук үзенә кирәкле әйберләрне алу өчен урыныннан кузгалды. Бер тәрәзә янына, бер өстәл тирәсенә барып, берничә тапкыр җиңелчә генә хәрәкәткә килде. Аның шулай йөрүеннән бүлмә эчендәге һава дулкынланып китте һәм шәмнең дә ялкыны әле беръякка — әле икенче якка авышты. Бер үк вакытта аның бу хәрәкәте шәмнең яктылыгын да үзгәртте, ул дөрли-дөрли яна башлады. Фронт алды полосаларындагы санчастьларда була торган мондый гади бүлмәләрне минем күп күргәнем бар. Алар һәммәсе дә иң кирәкле җиһазлардан гына торалар һәм ул җиһазлар үзенә бер пөхтәлек белән, ягъни ашыгыч рәвештә чыгып китәргә туры килсә-нитсә, берсен дә калдырмыйча җыйнап китәрлек итеп җыйналган булалар. Әнә, шундый җыйнаклык, пөхтәлек бүлмәдә, генә түгел, аның үзендә дә күренә иде. Аягына тыгыз гына итләч балтырын тутырып торган кара киез итек, өстенә тәненә ябышып торган яшел гимнастерка кигән, биленә киң сары каеш буган. Ул гүяки каядыр китәргә хәзерләнгән шикелше күренә ид,е. Аның энҗе кебек тезелеп киткән сирәк кенә ак тешләре, ефәк кебек чиста, куе коңгырт чәчләре мине ирексездән үзенә тарта, мин бөтен барлыгым белән аныкы булырга хәзер идем. Менә ул минем яныма тагын да якынрак килде һәм әлеге кечкенә шәм яктысында тегәләп карап әйтә куйды:

— Ягез, итегегезне салыгыз. Кайсы аягыгыз бозылды, уңымы, сулымы?

— Сул аягым бозылды,—дидем мин һәм аның алдында үземнең каушап калганлыгымны сиздем. Ишек янынарак чигенеп, итегемне салдым, шунда ук шәм яктысына килеп, аягымны утыргыч өстенә куйдым. Ул башта ак кисея кисәкләрен ниндидер даруга манчып, алар белән минем бармакларымны сөртте һәм сөйләшә-сөйләшә даруларга кереште:

 — Сез разведчиклар батареясыннан дидегез бугай әле?

— Әйе.

 — Нишләп соң минем сезне күргәнем юк. Мин бит сездә һәр көн диярлек обходта булам.

Мин аның болай әйтүенә җавап итеп, мин дә сезне бүген генә күрәм, димәкче булган идем. Ләкин болай әйтү фикереннән бик тиз кире кайттым. Бары тик:

 — Белмим шул, нишләп күрмәгәнсез аер, — дип кенә әйтә алдым. Ул минем белән шулай сөйләшә-сөйләшә ашыкмыйча гына аяк бармакларымны дарулый. Мин авыру аягымны утыргычка куйган килеш икенчесе белән идәнгә басып торам. Ул вакыт-вакыт гәүдәсен иеп, бик җентекләп, бармак араларымдагы суелган урыннарны карый. Шул чакта ихтыярсыз аның аппак муенына, нәфис колак яфракларына күзем төшә. Минем күңелем, нәрсә дә булса ыргытканнан соң дулкынланган кул өсте кебек, чайкала башлый... Ниһаять ул, иелгән гәүдәсен турайтып миңа карый:

— Булды. Хәзер бәйләргә генә калды., — ди. Үзе өстәлдән бер төргәк кисея алып, аны минем аяк бармакларыма урый, зур кара күзләре белән тагын карап куя:

— Бик тыгыз булмыймы?

— Юк, бик әйбәт бәйлисез, бик рәхмәт сезгә.

— Ә сез моның белән генә калмагыз, иртәгә дә килеп бәйләтегез.

— Биредә иртәгә дә сез буласызмы? Бу сорауны бирү белән минем йөзем ут кебек яна башлады. Шунда ук үземне шелтәләп алдым, җүләр мин урынсыз сорау бирдем. Ул сүзен бик тиз яңадан дӘвам ип терүе белән мине бу уңайсызлыктаь коткарды. Ләкин бу соравымнан coi аның йөзендә яңа яктылыклар мәйдан га килгәнен күрдем. Бераздан, Гариф Галест бармакларымны бәйләп бетергәч кенә ул минем әлеге соравымны яңадан хәтерләргә мәҗбүр итеп:

— Иртәгә дә шушы вакытта килегез, бик ихтимал, иртәгә дә бәлки мин булырмын. Мин ишеккә килдем:

— Сезгә бик зур рәхмәт! Сау булыгыз!

— Хушыгыз! — диде ул ярым көлемсерәп һәм үзе белән бүлмәне тутырып торганы хәлдә мине озатып калды. Ул көнне мин төнне йоклый алмый уздырдым. Күз алдымда сәгатьләр буе аның гәүдәсе торды. Без шулай бер частьта булсак, һәм бер урында озаграк торсак, бәлки аның белән бик якын таныш та булыр идек. Ләкин болан бер-береннән аерылмыйча торулар хәрби хезмәткәрләр . өчен сирәк очрый торган бәхетләрдән санала. Озакламыйча миңа бу урыннан китәргә туры килде. Кышның беренче атналары иде. Нарат ботакларына яңа гына төшкән яшь карлар өелгән. Бу яфраксыз ботаклар гүяки шул яшь карларның җиргә коелуларыннан куркып, тынычлык саклап утыралар. Сак кына искән җил дә гүяки аларның бу теләкләре белән уртаклаша, ул да аларны мөмкин кадер селкетмәскә тырышып җай гы- га сыпырып үтә. Бөтен урман аз гына нарат исе аңкып торган сал- кынча саф һава белән тулган. Әле  моннан берничә генә көн элек сап-сары ком белән капланган землянка түбәләренә хәзер юка гына аппак кар катлавы яткан. Бу кыш күңелгә әллә нәрсәсе белән ямансу тоела, сугыш яланнарында дәвам иткән һәр төрле дәһшәтле күренешләрне, алда торган озын сәфәрләрне уйлап, кайчакта борчылып, кайчакта кечкенә генә нәрсәләрдән күңел күтәрелеп яшәгән көннәрнең берендә безнең батареягә фронтка китәргә хәбәр булды. Хәбәр кичкә таба килгән иде. Шуңа карамастан, көн ахы-рьшда мунча кереп, өскә-башка яңа киемнәр алдык, юл өчен азык-түлекләр белән тәэмин ителдек, кичен поверка гадәт тәгедәи иртәрәк булды һәм ерак, сәфәргә чыгу алдыннан әйберләрне, шулай ук үзеңне тәртипкә китерү өчен бер сәгать чамасы буш вакыт бирелде Кайберәүләр кулларына йортла хәзерләгән тегәрҗеп сапланган энәла; алып, кайберәүләр сакал-мыекларьп кыру приборлары» алып, эшкә утырдылар. Күпләр үзләренең бу урыннан күчүләрен белдереп һәм яңа адрес бул ганга кадәр хәбәрләшә алдаячакларын әйтеп, ата-аналарына, туган-тумачаларына, дусларына хат язарга утырдылар. Соңгылар арасында мин дә бар идем. Дөрес, минем өйдә әллә кеме дә юк иде. Чөнки мин яшьтән үк ятим үсеп, ятим яшәгән бер ялгызак илем. Шулай да минем дә үземә күрә дус-кшләрем, белеш-танышларым, якын күршеләрем бар иде. һәм мин аларнын бериичәсе белән хат та алыша идем. Ксмгсрнен. кайда икәнлекләрен, шәһәр тормышымдагы һәртөрле яңалыклар шулай ук үзгәрешләр белен күбегемчә шул хатлар аркыльп танУша идем. Бүген менә шул дусларга, без билгесез урынга күчәбез, яңа адрес булганга кадәр сез миңа хат җибәрә алмассыз инде, дип язу миңа кинәт ничектер авыр тоелды. Мин беркадәр вакыт тирән борчылу астында калдым. Чыннан да, безнең бу китүебез билгесез урынга гп?е. Яшен тизлегендә минем миемдә кинәт бер уй туды, нигә Наилә белән ачыктан-ачык сөйләшмәскә, нигә аңа карата йөрәгемдә туган мәхәббәтне белдермичә китәргә! Мин дус-ишләргә тиешле хатларны язып тәмам иткәннән соң, актык хатны аңа язмакчы булып, кулыма карандаш алдым. «... Әлбәттә, минем бу язганнарым сезне,, бәлки, гаҗәпләндерер дә. Сездә миңа карата минем кем икәнлегем турында, минем үткәннәрем турында бик күп сораулар туар. Шунлыктан мин аларның кайбёрләренә хәзер үк җавап биреп үтүне тиеш табам. Миң 1909 нчы елда туган булуыма карамактан, өйләнмәгән кеше. Тыныч ел. ларда мин бу турыда аз уйлый идем һәм, дөресен әйтим, бу вакытка кадәр мин сөюне бөтенләй башкача аңлый идем. Ә менә сугыш башлангач, миң әллә нишләдем. Сезгә бәлки көлке дә Шәм яктысы тоелыр, әмма мин дөресен әйтәм, миндә бу сугыш мәхәббәт тудырды. Мин сугышка кадәр бернәрсәне дә сөя белмәгәнмен, ә хәзер миңа Н. шәһәрендә ничә еллардан бирле үзем эшләгән мех заводымнан алып, кечкенә квартирыма чаклы кадерле. Һәр көн иртә белән завод капкасыннан кереп, кичен үз квартирымның ишек тоткасын тоту бу искиткеч бәхет, сәгадәт булган. Ил ут эчендә. Кешеләр ялкын астында. Бу сугышньпң куәте кешеләрне генә түгел, тимерләрне эретә, аның дәһшәте белән кара урманнар актарыла, җәһәннәм кебек тирән чокырлар казыла. Шушындый бер вакытта минем сезгә мәхәббәт белдерүем, ихтимал, гаҗәп тоелыр. Ләкин әгәр дә шулай тойсагыз, мине гафу итегез, сез хаталанган булырсыз. Чын мәхәббәт нәкъ менә, шушындый шартларда, үлем куркынычы синең алдыңа килеп баскан чакларда туа. Югарыда әйткәнемчә, мина хәзер һәрбер завод трубасы, һәрбер ишек тоткасы кадерле. Миңа хәзер кадере булмаган бер генә нәрсә дә юк. Мәхәббәт тә шул дәрәҗәдә үк кадерле миңа. Мин әнә шул кадерле мәхәббәтемне сезгә тәкъдим итәм. Миндә сезгә карата булган бу мәхәббәт, дошманга каршы һөҗүм походына чыгып китү көннәрендә туды. Мин аны яшерүне җинаять санадым. Мин әгәр дә сезгә аны белдерми китсәм, ул минем өчен зур үкенеч булыр иде. Безне алда нинди язмышлар көтәдер, ул кадәресе билгесез, һәрхәлдә без утның нәкъ эченә керәбез. Шуңа карамастан, әгәр дә сез минем мәхәббәтемне кабул итәсез икән, мине көтегез. Ил әллә нинди авырлыклар эчендә калганда да мине көтегез. Башкалар мине көтмәгәндә дә сез мине көтегез. Фронттан озак вакытлар хәбәр-хәтер килмичә торганда да сез мине көтегез. Мин сездән үтенеп сорыйм, көтегез сез мине. Мин сезне дөньяның иң ерак почмакларында калсам да онытмам. Хатны шулай тәмам иттем. Гәрчә аны әле тапшырмасам да, хат язгач күңелем бушанып калды, рәхәт бер канәгатьләнү тойдым. Инде землянкаларда отбой булды». Мин дә| хатны ничек тапшыру турында уйланып ята торгач, йокыга талганмын. Озакламый яңа тавышлар белән йөрәкләрне кузгатып, подъем уйналды». Бөтен батареядә ниндидер бер җиңеллек һәм хәзерлек сизелә иде. 5—10 минут эчендә походка хәзерләнеп беткән килеш линейкага чыгып бастык. Поверка, сафлар тигезләү кебек гадәттәге эшләр үтәлгәннән соң, батарея шггабка таба атлады. Бу, безнең сугыш мәйданьпна таба кузгалуның беренче адымнары иде. Штаб янына җиткәч, кинәт минем күземә санчасть работниклары күренеп китте. Болар яки фронтка чыгып киткәндә озатып калучылар яки безнең белән бергә баручылар иде. Мин аларның берәрсе аркылы әлеге хатны Наиләгә тапшырырга карар иттем һәм батарея командирының боерыгын көтеп торган бер арада безнең яннан үтеп бүручы бер сестрага дәштем:

— Сез шушы хатны военфельдшер Каюмовага бирә алмассызмы?

 — Бик мөмкин, — диде сестра һәм ярым русча өстәп куйды: — Между прочим, ул үзе дә биредә.

 Ул шулай дип әйтүгә каяндыр Наилә үзе килеп чыкты» һәм әлеге сестра аңа дәште:

— Военфельдшер иптәш Каюмова, бирегә. Сезгә хат бар. Мин көтелмәгән уңайсызлыкта калдым. Аның гәүдәсен күрү белән әллә ничек үземне-үзем югалта яздым. Сестра аңа кулыңдагы хатны биреп, мине күрсәтте:

 — Менә бу иптәш бирде аны. Наилә хатны тоткан килеш минем яныма ук килде: — Сез бирдегез? Әйеме? — Әйе, — дидем мин яръим кызарып. Ул гадәттәгечә бик күтәренке күңелле иде. Янып торган күзләре белән миңа җылы караш ташлады. Мин аның уймак кебек кенә кечкенә авызының юка иреннә!рендә елмаю сызык[1]лары күреп калдым. Ул ашыга-ашыга конвертны ачты һәм андагы хатны уку өчен сул кулындагы фонарьны аз гына югарырак күтәрде. Ул бу хатның миннән икәнен белми һәм мине аңа каян да булса килгән хатны тапшьпру- чы гына дип карый иде булса кирәк. Ул шулай минем хатымны минем үз алдымда укыса, миңа гаять дәрәҗәдә Гариф Галеев уңайсыз булачак иде. Бәхетемә каршы нәкъ шул вакытта безнең стройга берничә төрле команда булып алды, һәрбер рәте дүртәр кешедән торган бата- реяны элек сулга борып, икешәр кешеле рәткә әйләндерделәр, аннары яңадан уңга бордылар. Бу вакытта ул стройдан читкәрәк китеп торырга мәҗбүр булды һәм бу хәл мине баягы уңайсызлык алдында калудан коткарды. Күп тә үтмәде, ул күзе белән мине эзләп, яңадан безнең стройга таба атлады һәм батарея полк комиссарының озату речен тыңларга хәзерләнгән арада минем яныма ук килеп дәште:

— Сез миндә гаҗәп яхшы тойгылар уяттыгыз. Әлбәттә, бу хатны язмаган булсагыз, үкенечкә калган булыр иде. Йөрәктәген нигә яшереп йөрергә? Ләкин сез бит мине белмисез, хатыгызда язылганча сездә дә миңа карата күп сораулар туарга тиеш, хәер, ансын аңлашырга мөмкин булыр, — диде ул әкрен генә тавыш белән. Шунда ук стройга команда биреләчәкне сизеп, сүзен кыскартырга мәҗбүр булды:

— Сезнең яныгызда шәм барамы соң? Вагонда бит утлар булачак түгел.

 — Юк, — дидем мин моның белән нәрсә белергә теләгәнен аңламаган килеш.

— Алайса, мин сезгә бер шәм калдырыйм, юлда, бигрәк тә ай соң калка торган мондый төннәрдә яктылык бик кирәк. Мин ышанамын, без әле сезнең белән күрешербез. Безнең юлларыбыз бер, тик эшелоннар гына башка. Сез беренче эшелонда, без икенчедә. Ярым, хушыгыз. Ул батареяның обозлары янына таба атлады. Мин аның «без икенче эшелонда» диюеннән аларның да безнең белән бер тирәдә булачакларын аңладым. Димәк, мин сугыш яланнарында ялгыз калмаячакмын. Димәк, ул мине аңлады һәм «минем мәхәббәтемне кабул итте. Ул «Сез бит мине белмисез, сездә дә миңа карата минем үткәннәрем турында күп сораулар туар» диде. Моны ничек аңларга? Ихтимал аның сөйгәҢе бардыр? Әгәр дә шулай булса, ул мине сөя алырмы? Мәхәббәт ул бит гаҗәп бер тойгы. Гөл үзен бер туфрактан икенче туфракка күчереп утыртуны яратмый. Гөлнең табигате, күпчелек хәлләрдә, бу күчерүне күтәрә алмый яки бик кыенлык белән генә күтәрә. Аның өчен иң яхшысы — җирлекнея туфракның алышынмавы. Мәхәббәт тә нәкъ шулай түгелме? Әгәр дә анын икенче бер сөйгәне бар икән, ул мине сөя алырмы? Хәер, аның үткәннәре белән нигә ул кадәр мавыгырга? Ул бит мине аңлады инде. Мин шулай уйланып торганда команда булды: — Батарея, смирно! Бөтен строй, аз гына селкенеп алды да, бик тиз тынып калды. Батальон командиры хәрби устав таләп иткән барлык кагыйдәләрне үтәгәннән соң, «Вольно!» командасын бирде, һәм без, фронтка чыгып китүчеләр, полк комиссарының озату речен тыңладык. Аның сүзләре ялкынлы, биргән киңәшләре акыллы иде. Мин бер үк вакытта аны тыңлау белән дә һәм әле генә Наиләгә тапшырган хатымда язылганнарны кабат башыма китерү белән дә мәшгул идем. Мин аңа фикеремне әйтеп бетерә алдыммы яки аңлатып җиткермәдемме? Мии аңа сугыш башлангач, миндә мәхәббәт туды дидем. Бу фикерем аның аңына җитә, алырмы? Күзе тонган дошман безнең чикләребезне бозып, җиребезгә керде. Без бу җирдә иген игә идек. Без бу җирдә җимешләр өлгертә идек, һәм без шушы җиргә баскан килеш йолдызлар күрә идек. Безнең бу җир өстеннән җылы яңгырлар үтә, җиләс җилләр исә иде. Безнең тора торган өйләребез, эшли торган фабрик-заводларыбыз, колхоз һәм совхозларыбыз, шушы җир өстендә иде. Мин сугышка кадәр безнең җирнең кадерен белеп җиткермәгәнмен, мин аның безнеке икәненә төшенеп җитмәгәнмен, ә хәзер миңа җирдәге бөтен нәрсә кадерле. Хөрмәтле укучы иптәш! Без монда язылганнарны үзебезнең башыбыздан уйлап чыгармадык. Бөек Ватан сугышы фронтында йөргән айларда» 1941 нче елның декабрь урталарында дошман белән коточкыч рәвештә бәрелешкән вакытта безгә иске бер блиндажда булырга туры килде. Шул: Шәм яктысы 25 чакта без блиндаждагы ташландык әйберләр арасыннан башлары чигелгән өр яңа чолгауга уралган кечкенә төенчек таптык. Аның эченнән һәр төрле юл кирәкләреннән тыш, калын гына бер дәфтәр килеп чыкты. Аның карандаш белән ашыгыч язылган битләренә рәттән номер сугылган иде. Дәфтәрне кулга алып карау белән, без аның кемнең дә булса кыйммәтле истәлеге икәнлегенә күңелебезне беркетеп», аны үзебез белән бергә алдык. Шул блиндаждан 30—40 километр җир киткәч, Н. өлкәсенең бер авылында без 3—4 көнгә ялга туктадык, һәм шунда әлеге дәфтәргә язылганнарны иркенләп укып чыктык. Бу дәфтәрнең иясе кем булгандыр һәм бу мәхәббәт ничек тәмам булгандыр, без ул кадәресен нигчаклы гына кызыксынсак та белә алмадык. Дәфтәрдә язылганнар безнең күңелләребезне гаять дәрәҗәдә кузгатты. Без Наилә Каюмовага үзенең мәхәббәтен тәкъдим итүче пседво-фамилиясе безгә билгеле булмаган бу разведчикның сөюне дөрес аңлавына сокландык», аның бу турыда Наиләгә ачыктан-ачык хат яза алуына кызыктык. Бөтенесеннән бигрәк, безгә аның үзенең күңелен кузгаткан тойгыларын бик гади генә итеп дәфтәргә терки барганлыгы ошады, һәм без кечкенә генә үзгәрешләр, кайбер шомартулар белән аны матбугатка чыгарырга булдык. Дәфтәрнең шәмәхә карандаш белән язылган: соңгы битләре ниндидер юешлеккә очрап, танымаслык дәрәҗәдә буялып беткән. Шунлыктан без аның ул өлешен игълан итүдән мәхрүм. Шулай да аның аерым җөмләләренә караганда, разведчик үзенең сөйгән военфелдшеры белән фронтта көчле ут астында очрашкан булырга тиеш. Дәфтәрнең юеш тими калган ике битендә разведчик бу турыда түбәндәгеләрне язып үтә: «...Бу истәлекләремне ул биргән шәм яктысында яза башлаган идем. Хәзер инде позициягә килеп кергәнгә нәкъ ике атна үтте. Шушы вакыт эчендә аны ничаклы күзәтсәм дә бер җирдә дә очрата алмаган идем. Гәрчә аларның безнең арттан икенче эшелон белән фронтка килгәнлекләрен ишетеп белсәм дә, аны күрә алудан өметемне өзгән идем. Ә менә бүген разведкага баргач, көтмәгәндә аның белән очрашырга туры килде, һәм мин яңадан аның шәмен яндырып, истәлегемне дәвам итәргә булдым. Мин бу битләрне әле генә без килеп кергән Н. авылының бер колхозчысында язам. Без бу авылны әле генә дошманнан тазарттык. Йорт хуҗасы минем өчен кечкенә генә лампа хәзерләп бирде. Ләкин, бердән, биредә әле керосин бик кадерле булганлыктан, икенчедән, аның турындагы бу истәлекләр башта ук аның үзе бүләк иткән шәм яктылыгы белән языла башлаганлыктан, мин аны шулай дәвам иттерүне теләдем. Бу шәм яктысында мин аны тагын да ачыграк һәм якынрак күрәм. Фронтта бүгенге очрашуыбыз болай булды. Миңа гаять дәрәҗәдә сак эш итеп, дошманның тылына разведка чыгару өчен аның заграждениесен кисү заданиесе йөкләтелгән иде. Үткән төн мин шул заданиене үтәү өчен сәгатьләр буе түш белән үрмәләп, кар ерып, заграждение сузылган урынга бардым. Ләкин бик тиз минем өскә дошман гранаталары ява башлады. Мин бер кадәр вакыт кар эчендә хәрәкәтсез яттым. Аннары башта сайлап алган бу ноктаны куркыныч дип табып, аны калдыруны яхшы күрдем һәм әкрен генә артка шуыша башладым. Бер вакыт аптырап калдым, нәкъ минем каршыма безнең яктан берәүнең үрмәләп килүе күренде. Баш миемдә бу турыда төпле бер фикер дә туа алмады, әлеге гәүдә минем каршыма ук килеп җитте. Бу, баштан аяк акка киенгән Наилә иде. Ул калку күкрәкләре белән карга ятканы хәлдә минем каршымда туктап калды. Без бик тиз бер-беребез белән аңлашып алдык. Ул разведкага киткән урында гранаталар шартлагач, безнекеләр яралангандыр дигән уй белән заграждение буена килә икән. Ул үзе турында сөйләп бетергәч, берничә авыз сүз белән минем хәлемне сорашты. Мин аңа үземнең заграждение точкасын алмаштыру өчен шуышканлыгымны әйткәч, ул кискен рәвештә яңа бер фикер белдерде:

 — Алай булгач, сез тизрәк хәрәкәт итегез. Миңа да бу юлы разведчик булырга рөхсәт итегез.

Мин уңгарак барып, дошманны үчекләп торыйм, ә сез шул арада заграждениене кисеп өлгерерсез. Ул бик ачык итеп үз башына килгән планны сөйләде. Аның миңа болан ярдәмгә килүеннән, мин, һичшиксез, бик риза булдым. Без икебез бер карарга килдек һәм бик тиз хәрәкәт иттек. Бераздан соң инде ул киткән урында заграждение чыбыклары селкенә башлады һәм канчы тавышлары ишетелеп китте. Бу, Наиләнең дошманны үчекләве иде. Бу, аның кулындагы кечкенә кайчы ярдәме белән яңа хезмәтне үтәве иде. Дошман Наилә хәрәкәтен заграждениене кисү дип аңлады булса кирәк, ул шул урынга туктаусыз граната җибәрә башлады. Ә мин шул арада иркенләп заграждениене кисеп, разведчикларны үткәрү өчен окопка таба кире борылдым. Бу вакытта Наилә окопка кайтмаган иде. Шунда ук каты атыш башланды һәм мин, икенче заданиене үтәү өчен окопны калдырырга мәҗбүр булдым. Таң алдыннан Наиләнең каты ут астында сугыш мәйданыннан чыгып килүен күрүчеләр булган. Ләкин чыгып җитә алуы билгеле түгел. Хәзерге вакытта мин аннан бернинди хәбәр ала алмыйча йөрим һәм аның язмышы өчен айрата борчы лам. Мин бүген кич аның турында бер хәбәр ишетмәгән килеш яңадан разведкага китәм. Бу баруымны аңа багышлыйм...» Бу вакыйгадан соң алар арасында ниләр булгандыр, Наилә бу ут эченнән ничек чыккандыр. Разведчик үзенә йөкләнгән соңгы заданиене ничек һәм аларның шул батырлыклары алдында үлем чигенергә мәҗбүр була. Шулай булгач, без аларның һәр икесенә дә нинди нәтиҗәләр белән тәмам иткәндер, бу кадәресе безгә билгеле түгел һәр хәлдә без аларның һәр икесен дә исәннәрдер дигән уйла калабыз. Чөнки мондый көчле мәхәббәт белән сугарылган кешеләр гадәттә уттан да, судан да курыкмаучан булалар һәм бәхет, сәгадәт һәм озын гомерләр хикәяне тәмам итәбез.