Логотип Казан Утлары
Публицистика

САУБУЛЛАШУ ХИКӘЯСЕ

— Аучылыкны ник ташладың дисезме сез? Нигә онытылып беткән нәрсәне искә төшерәсез! Юк, сөйлисем килми минем аны. Сорамагыз миннән. Әгәр телисез икән, дуслар, туып килгән яңа елны котлап, мин тагын бер бокал, хәтта өстәмә итеп тагын берне күтәрергә хәзер. Бары тик узган гомер турында гына сорамагыз... Сез мине озату хөрмәтенә дисезме? Әллә моннан соң күрешәбез, әллә юк дисезме? Әйе, дуслар, кем белә, — туып килгән яңа ел безгә нәрсә хәзерли дә, язмыш сукмаклары безне канларга алып бара? Ләкин белегез, дуслар, тышта зәңгәрләнеп туып килгән яңа ел безгә җиңү көннәрен алып килә, язмыш сукмакларыбыз безне фашизмнан арынган Европага, ирекле Европага алып бара. Мин моңа ышанам, — иртәгә кояш чыгасына һәм кояш батасына ничек ышансам, моңа да шулай ышанам... Озату хөрмәтенә дисез, — алай дигәч, ничек сөйләмисең инде аны! ... 1918 нче елның кышында мин яңадан Киевкә кайтып тора башладым. Ләкин озак тора алмадым. Болай да какшаган нервларыма шәһәрнең шау-шуы, мәшәкате, ачлыгы һәм шуның өстенә утынсызлыгы бик начар тәэсир итте. Докторлар миңа: берничә айга авыл тынлыгы кирәк, әгәр алар сүзе белән әйтсәк, абсолют тынычлык кирәк, диделәр. Шуның өстенә Киевкә немецлар да якынлашып киләләр иде. Алар белән дә икенче тапкыр очрашасым килмәде. Кадалып китсеннәр, дидем. Фронтта да күреп туйган идем мин аларны. Күп кенә итеп дары һәм ядрә запасы хәзерләдем дә, ике көпшәле мылтыгымны алып, Киевтән 70—80 чакрым ераклыктагьи Малиновка авылына киттем. Анда — солдатта бергә хезмәт иткән иптәшем Андрей бар иде минем. Ул мине, дусларча итеп, бик җылы каршы алды һәм тимерчелектә эш тә табылачак икәнен әйтте. Берничә көн чын украинча бик яхшылап кунак булганнан соң эшкә тотындым. Кан көннәрне бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр тимерчелектә үткәрәм: арбалар, чаналар тимерлим, сабаннар, йозаклар төзәтәм, атлар дагалыйм, — кыскасы, авыл тимерчесе нәрсә эшләсә, барсын да эшлим. Ә кай көннәрне бөтен эшемне ташлыйм да, мылтыгымны кулга алып, чаңгыларымны киеп, ауга чыгып китәм. Ун минут та үтми, урманга барып җитәм. Зур, калын урман. Кайда башлана торгандыр да, кайда бетә торгандыр. Украина урманнарының матурлыгы турында әйтеп торасы да юк, аны барыгыз да беләсез, әмма андагы кош-кортлар, җәнлекләр турында әйтми китәргә ярамый. Нинди мул ел булгандыр ул, белмим, — җәнлекләр, кош-кортлар шул кадәр күп иде, мылтык астына үзләре килеп керәләр иде. Ялганламыйм, куянның мин биштән берсен генә атканмын. Мылтыгым минем бер вакытта да бушка шартламый иде. Калган куяннарны мин, я кычкырып, я сызгырып, куркытып кына җибәрә идем. Мескен мәхлуклар, колакларын сыртларына салалар да, акны-караны күрмичә аттыралар. Аларның шундый куркаклыклары миңа кызык та, кызганыч та иде. Аларны куркытудан ниндидер ләззәт таба идем мин. Һәм үземнең куян җанлы булмавыма меңнәрчә шөкер итә идем... Яз көне бөтен Киев губернасын немец оккупантлары басып алды. Күрше авылларда зур гына талаулар булганлыгы, кемнәрнедер асканлыкларьп, ятканлыклары турында ишетелде. Ләкин, бәхеткә, алар безнең авылга кермәделәр, ничектер читләтеп кенә үтеп киттеләр. Без аларның дәһшәтеннән котылып калдык һәм шуның белән тынычландык та шикелле. Агачлар яфрак яра башладылар, һава хуш ис белән тулды... Кайчандыр, тып-тын булып, карга күмелеп яткан урман җанланып китте. Нинди генә кош тавышы юк иде анда... Бер бик матур кояшлы көнне, иртә белән, ике урман тавыгы бәреп алганнан соң мин, урман авызына чыгып җиткәнче, корырак бер урын сайлап, бераз ятып тордым. Кошлар тавышыннан, һаваның сафлыгыннан, аның хуш ислелегеннән, дөньяның матурлыгыннан, яшәүнең ләззәтлелегеннән исергән идем мин. Ялкауланып, бөтен тәнемдә ниндидер бер рәхәтлек сизеп, күктәге җиңел ак болытларга карап ята торгач, йоклап та киткәнмен... Күпме йоклаганмын, белмим. Күземне ачып җибәргәңдә, кояш шактый югары күтәрелгән иде инде. Урынымнан сикереп тормадым, уянуыма сәбәпче булган ят тавышны эзләргә тотындым. Ни күзем белән күрим, урман авызы янында каскалы дүрт немец солдаты басып тора. Өчесенең кулында винтовка, берсе револьвердан гына— офицер булса кирәк. Алар каршында— куллары артка каерып бәйләнгән, ялан башлы, тузгыган чәчле, егерме биш-утыз яшьләрендәге бер украин егете. Өстендә бер җиңе өзелеп төшкән кыска пиджак, аягында күн итек, кыйналудан күз төпләре күгәргән, авызы[1]борыны канаган... Алар монда каян һәм кайчан килен чыкканнардыр, ансын белмәдем. Ләкин вакыйганың барышына караганда, алар инде монда берничә минут басып торалар булса кирәк иде. Мин, ниндидер дәһшәтле хәлнең барлыгын сизеп алып, җиргә сеңдем, колакларым куян колаклары шикелле үрә торды һәм, кабаланып, мылтыгымны яныма ук тартып куйдым. Аның ике көпшәсендә ике патрон иде. Ләкин, бәхетсезлеккә каршы, көртлекләргә генә ата торган бик вак ядрә белән корылган иде ул патроннар. Их, әгәр шунда, кулымда рус винтовкасы булса, җанымны бирергә риза булыр идем мин. Мин аларның хәрәкәтләрен күзәтергә, сүзләрен комсызланып тыңларга керештем. — Я, — диде офицер булганы, — әйтәсеңме, юкмы? Егет бертөрле дә җавап бирмәде. Офицер булганы, рус сүзләрен боза-боза, тагын да явызрак итеп сорады:

— Я, сиңа әйтәләр бит иптәшләрең кайда синең?.. Аңлыйсыңмы, юкмы, сарык баш, иптәшләрең, партизаннар кайда дип сорыйлар синнән!.. Егет һаман сүзсез иде. — Әгәр әйтмисең икән, хәзер үк асабыз, — диде офицер һәм кулы белән муенына, аннары баш очында торган ботакка ишарә итте. Бераз җавап көтеп торганнан соң ул, ничектер йом: шарып китеп, хыялга бирелеп, моң гына сөйләргә кереште: — Нинди матур яз, нинди матур көн, — диде ул. — Кояш та нинди җылы... Кошлар да сайрый... Рәхәт... Яшәргә кирәк хәзер, яшәргә... Өйдә хатының бардыр... Анаң бардыр... Бәлки менә шундый кечкенә генә Ванюшаң да бардыр... Әти кайда дип көтә торгандыр ул... Ә син... — диде. Шунда ул бераз, туктап торды. Күрәсең, русча сүз таба алмады булса кирәк.—Я, әйтәсеңме, юкмы?.. Әйтсәң, теләсәң кая кит, син безне белмисең, без сине белмибез... Я?.. Кояш нинди матур, нинди җылы... Егет кояшка таба күтәрелеп карады. Кояш чыннан да искиткеч матур, искиткеч нурлы иде ул көнне. Офицер аның янына ук килде. Мин, бөтенләй дикъкатькә әйләнеп, суламый да башладым, бары йөрәгем генә каты-каты тибә иде. Офицерның тавышын чак-чак кына ишеттем. — Я, әйтәсеңме, юкмы?.. Әйтсәң, без сине белмибез, син безне белмисең... Я?.. Егет кинәт аның битенә төкерде. Офицер шунда немецчалап үкереп җибәрде һәм, кызып, котырынып, кулларын бутап, баш очындагы ботакка күрсәтте. Асыгыз, диде булса кирәк ул. Шуннан соңгы сүзләрен инде мин акламадым. Өч солдат өчесе дә егеткә ташланды. Егет аларның берсен шундый тибеп җибәрде, солдат уенчык туп шикелле атылып китте. Аннары алар, егетне егып салып, кыйнарга, типкәләргә, өстенә менеп сикерергә тотындылар. Шунда мин, мылтыгымны кысып тотып, үземнең көчсезлегемнән тавышсыз гына үксеп, чын мәгънәсендә үксеп, көртлек ядрәле патроннарыма ләгънәтләр әйттем. Бик каты әрнеп тешләүдән иренемнән кан атылып чыкты (мин моны соңыннан гына, аскы иренем бияләйдәй шешеп чыккач кына сиздем). Күпме кыйнаганнардыр, — бер минутмы, ун минутмы, — белмәдем. Әгәр мин аны күрмәгән, шул минутта яшәмәгән булсам, нинди бәхетле булган булыр идем!.. Егет шуннан тормады. Аны баш очындагы каен ботагына күтәреп асып куйдылар һәм, җирдән ниндидер бер такта кисәге алып, күкрәк турысына элделәр, аннары, ашыкмый гына атлап, олы юл буйлап киттеләр. Ә мин, үлек шикелле хәлсезләнеп, урынымнан кузгалырга куркып, җиргә беркетелгәндәй ятып калдым... Немецлар күздән югалгач та урынымнан тордым., егет янына бардым, хәнҗәрем белән бауны кисеп, җиргә төшердем дә күләгәгә, яшь үлән өстенә сузып салдым. Тәне суынып җитмәгән иде әле, ләкин җаны җирдә чагында ук чыккан булса кирәк иде, чөнки кыйнаганда аңа кай арададыр штык белән кадап та өлгергәннәр иде. Күкрәгенә эленгән фанер тактага: «Немецларга каршы корал күтәргән һәр украинецка шул булачак!» — дип, эре кара хәрефләр белән язылган иде. Ул тактаны мин бер читкә алып ыргыттым. Берничә минут нишләргә белми басып торганнан соң, егетне урман эченә күтәреп алып кереп киттем. Кеше күзе төшми торган ышык урынга салып, өстен каен ботаклары белән капладым. Каен әле яфрак ярып кына килә иде — тузан да кунмаган, саф, хуш исле яфраклар иде. Мылтыгымны өстерәп, әйе, кирәксез күсәк шикелле өстерәп, аткан кыр тавыкларымны алмыйча, үз-үземне белештермичә, исерек шикелле кайтып, киттем... Андрей мине күргәч тә гаҗәпләнеп сорады: — Ни булды сиңа, бөтенләй төсең, качкан? — диде. Мии аңа нәрсә булганын баштан аяк сөйләп бирдем. Без икебез дә, үз уйларыбызга бирелеп, өйгә кереп утырдык. Өстәл өстенә пары чыгып тора торган вареники китерелгән, кружкаларга мөлдерәмә итеп сөт салынган иде, ләкин без табынга сузылмадык. Берничә минут тын гына торганнан соң Андрей эндәште: — Ник атмадың? — диде. — Көртлек ядрәләре белән ничек атасың, — дидем мин. — Арагыз ерак идеме? Аның тавышында мин ниндидер дәһшәтле тонның, моңа кадәр әле миңа ишетергә туры килмәгән тонның туып килгәнен сизеп алдым. Арабызның ерак булмаганын әйтергә телем бармады» ялганнарга исә — теләмәдем. Ул кайтарып сорады: — Арагыз ерак идеме? — Ерак дип, ерак та түгел иде алай . Ләкин көртлек ядрәләре белән бит... Шинельне, дә тишә алмый бит алар... Аннары алар дүртәү иде... — дидем мин, уңайсызланып һәм үз-үземне акларга теләп. Шул сүзне әйтеп харап иттем булса кирәк. Аның күзенә генә түгел, йөзенә дә мыскыллау билгеләре бәреп чыкты: — Дүртәү идемени? — диде ул, бик явыз көлемсерәп. — Ничә патроның бар иде соң синең? Җавабымны көтмәде: — Бүре патроннарын алмаган идеңмени? Шунда миңа яшен суккан шикелле булды. Бары тик шунда гына, шул минутта гына, патронташымда биш бүре патроны барлыгы исемә килеп төште. Мин нәрсә дип әйтергә; дә белмәдем, катып калдым. Андрей, урыныннан торып, билемдәге патронташымны йолкып алды да, өстәл өстендәге әйберләрне бер читкә этеп куеп, патроннарымны таратып ыргытты, һәм, биш патронны сайлап алып, чәнечкеле очы белән актарып ташлады. Өстәл өстенә аның бишесеннән дә эре-эре бүре ядрәләре тәгәрәп төште. — Моның белән., — диде ул, миңа зәһәрле карап, — кешене генә түгел, аюны, хәтта, телисең икән, филне дә үтерергә мөмкин. Ул дөрес әйтә иде, — дарыны, ядрәне кызганмый салган идем мин. Акланырга мөмкин түгел иде инде миңа. Шуның өстенә, аптыраудан, июемә төшмәүгә гаҗәпләнүдән һәм туып килгән күңел газабыннан телем дә әйләнмәде. Кыйналып ташлангандай утыруымда дәвам иггтем. Бераздан ул минем каршыма килеп басты да, текәп карап, салкын итеп, чит итеп әйтте: — Куркак син, Харис, куркак. Куян йөрәк! — диде. — Сиңа, охотник булып, куяннар ауларга түгел, ә куяннар сине ауларга тиеш... Әгәр мин синең белән бергә хезмәт итмәгән булсам,— диде ул, сүзендә дәвам итеп һәм соңгы сүзләренә басым ясап, — бер минут тотмый типкәләп чыгарыр идем. Әйе, бер минут тотмый типкәләп чыгарыр идем. Татар халкы — батыр халык, кыю халык. Ә син халкыңа булган хөрмәткә тап төшерәсең, — диде. Кабатлап әйтәм, ул моны шундый салкын итеп, чит итеп, үтерерлек итеп әйтте, һәр сүзе йөрәгемә килеп кадалды. Тавышы әле дә колагымда, күз карашы, ачулы йөзе, җыерылып, салынып төшкән куе кашлары әле дә күз алдымда. Аның соргылт күзләрендә ниндидер салкын, ләкин өтеп алгыч ут бар иде. Әгәр ул шунда кызса, яисә яңагыма сугып җибәрсә, мең кабат җиңелрәк булган булыр иде. Шул минутта мин үземнең, билгесез партизан белән бергә, урман эчендә янәшә ятмавыма чын күңелемнән үкендем. Кич белән мин аны, тагын өч егетне урманга алып барып, билгесез партизанның кайда икәнен күрсәттем. Юл буе сөйләшми бардык. Барып җиткәч, алар аны, кадерләп, сакланып кына күтәреп, урман эченә алып кереп киттеләр. Ә мин, артык һәм кирәксез кеше шикелле, торган урынымда басып калдым. Алар мине дәшмәделәр, хәтта миңа таба борылып та карамадылар. Алар өчен мин юк идем. Артларыннан барырга батырчылык итмәдем, аякларым тыңламады. Шулай катып, үз-үземне онытып, тирән һәм авыр уйларга бирелеп., күпмедер торганмын. Ай да калыкты, кошлар тавышы да басыла төште, тик кайдадыр, ниндидер корган агач башында гына (ул миңа шулай тоелды) бер мәңебашлы ябалак һаман кычкыра иде әле. Дөресе, кычкырмый иде ул, көзге яңгырлы төндә урамга чыгарылып ташланган эт баласы шикелле елый иде. Аның тавышын ишетүе авыр, хәтта бик авыр иде. Ябалак халкының күңелгә нинди шом салганын бары тик мин шунда гына аңладым. Карак шикелле посып, һәр күләгәдән куркып, шомланып кайтып киттем. Андрей икенче төнне генә кайтты. Мин яткан идем, сөйләшмәячәген белеп, тормадым. Тәрәзәләрне томалады, ут кабызды һәм, яшереп куйган винтовкасын алып кереп, ара-тирә миңа таба караштыргалап ала-ала чистартырга тотынды. Мин йоклаган булып ятуымда дәвам иттем... Хатыны капчыкка ашамлыклар тутырып куйган икән, — кертеп бирде. Бераздан соң ул, капчыгын аркасына киеп, кулына винтовкасын тотыл, ишеккә таба китте. Түзмәдем, урынымнан тордым. — Андрей! — дидем мин аңа. — Тукта әле, бер генә минутка... Ул ишекне яртылаш ачкан иде инде. Туктады, ләкин борылып карамады. — Андрей, — дидем мин аңа ялынып, — ал мине үзең белән. Мин дә сезнең белән барырга телим... — Безгә куркаклар кирәкми, — диде ул һәм ишекне ябып чыгып китте. Мин, әрнеп, тынып калдым. Бер минуттан соң, өстемә шинелемне салып, ялан аяк килеш кенә урамга йөгереп чыктым. Өй янында хатыны юлыма аркылы төште. Ул, кулы белән мине туктатып, шыпырт кына итеп әйтте; — Китте инде ул... Йөрмә, сорама. Мин аның характерын беләм. Аны бөгеп булмый, — диде. — Нахакка бит, — дидем мин күз яше белән. — Бәлки нахаккадыр да, — диде хатыны.— Сабыр ит. Узар да китәр. Акыллы хатын иде ул. Аның сүзен мин һәрвакыт тыңлый идем. Әмма бу юлы тыңламадым — сабырлыгым җитмәде. Шунда мин өйгә йөгереп кердем дә 14 А. Шачо| мылтыгымны алып чыктым һәм, ишек алдындагы зур ташка бәреп, чәлпәрәмә китердем. Патроннарымны тиреслеккә ташладым. Бусы минем беренче җүләрлегем иде. Икенчесе болай булды: Андрей бер көн кайтмады, ике көй кайтмады, өч көн кайтмады, ә дүртенче көнне инде мин, капчыгымны аркама киеп, Казан ягына чыгып киттем. Түзәрлегем калмады. Авыр иде миңа. Юлым әлеге урман аша үтә иде. Урман авызына барып җиткәч, юл буендагы усакка кадакланган бер фанер тактага күзем төште. Ул әлеге мин алып ыргыткан такта иде. Ләкин аның элекке сүзләрен сызып ташлап, өстенә эре-эре хәрефләр белән: «Немец оккупантларына үлемнән башка бернәрсә дә вәгъдә итмибез», — дип язганнар һәм «Партизаннар» дип кул куйганнар иде. Мин ул сүзләрнең Андрей кулы белән язылганын шунда ук танып алдым. Ул җүләрлекләрем өчен миңа соңыннан, үзем генә калып уйланган чакларымда, шактый кызарырга, оялырга һәм әрнергә туры килде. Андый минутларда инде мин Андрейга үпкәләмим, ә үз-үземне хөкем итә идем. Ә сез беләсез, дуслар, үз-үзеңне хөкем итүдән дә каты хөкем юк дөньяда. Миңа, мин җүләр башка, Украинадан үпкәләп качмаска, беткә ачу итеп, тунны утка якмаска, ә немецлар белән исәп-хисапны өзәрга кирәк иде. Менә мин шуны эшли алмадым. Гомергә бурычлы һәм әрнүле булып калдым... Үз-үземне мин әле дә орышам: «Жүләр булдым мин, җүләр, — дим, — ул качуым белән мин үз-үземне акламадым, ә Андрейның сүзен дөресләдем генә», — дим. Бу куркаклык идеме дип, сорамакчы буласыз инде сез. Юк, дуслар, кур каклык түгел иде ул. Минем өчек мөкаддәс булган барлык нәрсә белән ант итеп әйтәм, куркаклык түгел иде. Мактанып әйтүем түгел, кулымда корал булганда, куркаклыкны белми идем мин. Әгәр шунда бүре патроннары барлыгы исемә төшкән булса, икмәк өстендә әйтәм, бер генә секундка да икеләнеп тормаган булыр идем. Ә көртлек ядрәитәренең бу эштә бер нәрсәгә дә ярамаганлыгын сез дә бик яхшы беләсез инде. Соңыннан Андрейга хат яздыңмы дисез? Юк, язмадым. Барыбер аңлатып булмас иде. Гражданнар сугышыннан кайткач, ауга берничә мәртәбә чыгып карадым. Ләкин, дөресен әйтим, ләззәт таба алмадым инде мин. Алай гына да түгел, Малиновкадагы соңгы ау картиналары һәм аның белән бәйле вакыйгалар күз алдыма килеп, күңелемдәге борчуларны яңарталар гына иде. Шуннан мин аны бөтенләйгә ташладым. Менә аучылыкны ташлавымның сере шунда, дуслар... Бокалларыгызны тутыра төшегез, тагын бер генә сүзем бар. Сугыш башлангач та миңа немецлар белән исәп-хисапны өзү мөмкинлеге туды, һәм мин аны өзәргә кирәк таптым. Алай гына да түгел, Малиновкага кереп, әгәр исән булса, Андрей дусны да күрәсем һәм бурычымны тульг сынча түләгәнлегемне, хәтта процентлары белән түләгәнлегемне исбат итә- сем килә. Тышта зәңгәрләнеп таң ата. Берничә сәгатьтән поезд мине көнбатышка, фронтка алып китәчәк Әйдәгез, дуслар-, саубуллашу итеп, тагын бер бокал күтәрик. Күтәрик, дуслар!..