Логотип Казан Утлары
Шигърият

ПОЭЗИЯ

ҖИОВАННИ ҖЕРМАНЕТТО 

Итальян язучысы

1942 нче, яңа елга

Мин күтәрәм, дуслар, иң беренче 

Тостларымны, кайнар хис белән,

Көрәшләрдә безне җитәкләүче

 Тәрбияче ата исеменә.

Тост күтәрәм даһи юлбашчыбыз

Озак еллар гомер сөрсен дип;

 Тарих битләренә бу елыбыз

Җиңү елы булып керсен дип,

Бу исемдә бөек гаделлек бар,

Бу исемдә — закон, азатлык.

 Бу исемдә таба бар халыклар

Үзләренә бәхет һәм шатлык.

Явыз Гитлер үз штыгыннан ук

Үз үлемен тапсын иде дип,

Җәза алып немец кулыннан ук,

Тизрәк, тизрәк катсын иде дип.

Тост күтәрәм, минем Италиям да

 Ирек алсын иде быел дип, 

Сталинчыл җиңү елы булып

Дан казансын иде бу ел дип.

Яшәсен ул, безнең дан кояшы!

Мин шулай ук бәйрәм кичендә

 Тост күтәрәм фашизмга каршы

Көрәшүче уллар өчен дә.

МУСА ҖӘЛИЛ

 СУЫК БАБАЙ

Суык бабай, кил безгә

Яңа ел бәйрәменә,

Чыршы әйләнәсендә

Җыр җырлап әйләнергә.

Ефәк кушак билеңдә,

Көмеш балта кулыңда.

Зифа буйлы бер чыршы»

Үсеп тора юлыңда.

Балтаң белән чыршыны

 Кисеп аудар чанаңа.

Ул киенеп, ясанып

Килсен безнең арага.

Уенчыклар, бүләкләр

Безгә тагын алып кил...

 Соңга калма, бабакай,

Атлап түгел, чабып кил.

Сиңа тагын бар әле

Бер әйбәт теләгебез.

Шуны уйлап ашкына

 Безнең яшь йөрәгебез.

Син бу төнне давыллы

Җилләреңә атланың,

Бар дошман окопына,

Ятмасыннар мактанып.

Борыннарын, битләрен

Җилең белән уеп ал.

Аякларын туңдырып,

Яңакларын суеп ал...

Кызыл Армия белән,

Суык бабай, икегез

Шул фашистның-явызның 

Явын тар-мар итегез.

Кышкы салкын буранда

Бар да туңып катсыннар,

 Безнең туптай мәңгегә

Җир астына батсыннар.

Фашист беткәч, без тагын

Рәхәт яши башларбыз.

Киләсе ел чыршыны

Тыныч илдә ясарбыз.