Логотип Казан Утлары
Поэма

МӘРТКӘ КИТКӘН ГӨЛЧӘРӘ

Искәрмә. Бу әсәр башта беренче герман сугышына багышлап, 1917 нче ел башларында язылып, бер кая да басылмыйча калган иде. Соңыннан ул, кул тигәнчә, берничә мәртәбә төзәтелде, зурайтылды. Яшьлек җимеше булган бу әсәр кайбер яклары белән мина бүгенге көндә дә кызыгын югалтмаган шикелле тоелды. Шуның белән мин аны, кайбер өлешләрен калдырып булса да, укучылар алдына куярга батырчылык иттем.

И. Юнусҗан син тагын да мунчада,

Скрипкаң кылларында мунчала,

Уң аягыңны тибеп син уйныйсың,

Инде бер үкчәң тишелгән, тоймыйсың...

Төн бер үзең, син бер җирдә җен көтеп,

Бер балагыңны төтендә селкетеп,

Шул кадәр утлар, сөремнәр иснәдең.

 Капкара хәтта борын тишекләрең.

 Син беләсең, илдән ил бар, Тайми бар,

Габдрахман Сәгъдиләрнең авылы бар.

 Анда, ди, яшьләр театр уйныйлар,

Ире-кызы бергәләп, ди, туйлыйлар.

 Без икәү монда бер җиргә бикләнеп,

Карт-корылардан утырсак шикләнеп,

Юк, булалмам бер вакыт та мин Тукай,

 Син дә булырсың болай тик бер Мокай...

Әйдә тор, киттек, җитәклим мин сине,

 Алдагы ут Гөлчәрәләрнең өе.

Гөлчәрә дигәч, тагын син, дивана,

 Гөл чырайлы кыө күрәм дип уйлама.

Гөлчәрә ул әйе бер чак... кыз иде,

Гөлләрен койган хәзер карчык үзе.

 Юнусжан Мөхәммәтҗанов — минем авылдаш. Казанда Учительская школада укыган иде.

Тайми яки Атау — элекке Златоуст өязендә бер авыл.

II

Юнусҗан, хет башымны яр минем,

Бу башымда бер гаҗәп уй бар минем.

Шундый III Дайте — Италиянең һәм бөтен урта йөзләрнең иң бөек шагыйре. Үзенең «Илаһи комедия»се белән мәңгелек исем казанды. Ул әсәр өч бүлектән тора: «Тамуг», «Пак- ләнү урыны» һәм «Өҗмах». Данте— 1265— 1321дә яшәгән.

Килде бер хыял кем башыма,

Килмәгәндер Дантенең дә башына.

Бу тәрзәгә юкка килмәдем төбәп,

 Инде син дә нәрсә күрсәң дә күзәт.

Я син уйла, без корымлы җен булып

 Өйгә кердек, ди, ярыклардан шуып.

Анда кергәч бер песи булып кына

Без йомылдык, ди, икәү мич сыртына

Мин сиңа бер йорт хәленнән сиздерим

 Гөлчәрәләр дөньясында гиздерим.

Калдырып бу әйткәнем, сүз башларын.

Инде тыңла, мин хикәям башладым.

Тәрәзәдән төшкән сыек яктыда

Безнең алда кечкенә өй яктыра.

Ут янында күренә иске бер түшәк,

Күренә карчык, сизелә йөздә уй-исәп.

Ул утырган шул түшәкнең артына,

Бөршәеп беткәй яңагы» тартыла.

Кечкенә утка тегәлгән күзләре,

Калыгып бер уйга талган йөзләре.

 Ул шул инде, Гөлчәрә карчык үзе,

Күз янында җепкә таккан күзлеге,

Күзлек астында китабы, юк башы,

Мәгълүм инде, ул «Кисекбаш» кыйссасы.

 Төн буе Гали батырларны укың,

Инде калган ул тирән бер уй йотып.

Мәрткә киткән Гөлчәрә 4.5

Тукта, тукта, син кулыңны селтәмә, —

 Нәрсәсе ят соң моның, — дип өстәмә.

Билгеле, бер искитәрлек эш түгел,

 Нечкәлән баксаң, кызыктан буш-түгел.

 Син кара, карчык янында кем ята,

Юрганын баштан ябынган ул аша?

Тик ярыктан бер сыңар күзе көлә;

 Очлаеп ул, тешсез авызы селкенә.

Уйладың син, кем икән дип бу малай?

Ул малай* түгел, шул ич Гәрәй бабай,

Йоклаган төсле куеп ул карт сынын,

 Күпмедән бирле сының ул карчыгын.

Ул бабайда ниндидер уй бар хәзер,

Тик түзеп тор, син ул эшләр нәрсәдер.

Ялтырый ут, уйлана, тынмый әби.

Ул шаян картның хәлен сизми әле.

Өй кылы, аста келәм, артта түшәк;

Нинди тынлык, нинди һәйбәт, нинди шәп!

Тик чырае никтер аның кайгылы.

Ник күңел тынмый? Кителгән кай җире?

Нигә соң тыңлап куя җил искәнен?

 Тышта вак яңгыр шыбырдап киткәнен?

Ник аның тынмас уе коштай йөри?

Бу җылы өйдән очып, тышта йөри?

Тапмыйча ул бер кунар җирне йөреп,

Бәпкәсен җуйган ана тургай кебек,

Әйләнә, бер күңеле тарткан җире бар.

 Бу суык җилдә йөрерлек кеме бар?

Инде илдән ак билетлар да китеп,

Йөрми, һичкем гармоней тартып, үтеп.

Я гизәме ул әби, бу лахзада,

 Шул Гали батырлар үлгән сахрада?

 Я Сәетбаттал, Кисекбашлар белән

Бу әбинең язмышы уртак нидән?

Кем белер ансын, адәм күңеле җитеп,

Тамыры килгән тарихлардан үтеп.

Тик белик без: ул әби бер анадыр.

Ана күңеле сүнмәс утта янадыр.

Яхшы, ул карчык утырсын иңкәеп,

Карт ягыннан шунда булды бер кәмит.

Киерелеп иснәп җибәрде тын алып

Ул уянган булды калкып, кузгалып.

Ачты күзне, чиште хәйлә капчыгын,

Ул салынды» белмәгәнгә карчыгын.

 Тиз генә торды, каранды күз терәп.

Карчыгына кычкырды ул кип-кинәт:

— Монда кем бар? Кем бу? Әллә синме бу?

Тукта, тукта... Әллә, карчык, синме бу?

Нишләп ирнең аска төшкән шәлпәеп?

 Нишләгән муеның тора биштәрләнеп?

Я ходаем! Бу синме, Гөлчәрәм?

Гөлләрең коелып шулай булдың әрәм?

 Синме кичә мин сөеп алган чибәр?

Инде сиңа кем бүген аһ-ваһ чигәр?

Ярты төн булгандыр инде, бу минут,

Әфсен өрдең әллә син сүндерми ут?

Көлде ул карт, түзде карчык уйлары.

Карт каян сон мондый уйлар уйлады?

 Ни була соң берне бирсә җилкәгә?

Күпкә барса сызлар иде иртәгә.

— Әй, җүләр карт, шулмы булды сон сүзең?

 Шул яшеңдә ни оят бар, ни йөзең?

Язмышым булган, сиңа яр булганым,

Син җүләрне үз итеп мин торганым;

Син җүләрдән улларым тудырганым,

Әй газиз гомерем зая уздырганым.

Калды карчыкның авызлар бөкшәеп,

Тартышып керфекләре, күз кечерәеп.

 Бер йомылды, бер карады картына,

Яшь тыгылды һәм... борылды артына.

Дөньяда көлке, келә белсәң кызык,

Кайвакыт кызык күбе була сызык.

Көтмәгән эшкә карап катты бабай.

 Куркуыннан каннары качты бугай.

Ник елатты ул гомерлек иптәшен!

Ул бичара карчык инде нишләсен?

Инде ул нечкә күңел нинди юаш.

 Нәкъ канаты сынган ул бер сандугач.

Кызганыч бит, инде беткән картаеп,

Нинди мескен, сынды күңеле кылтаеп,

Көтмәгәндер карттан андый кылпа күз,

 Көтмәгәндер мондый ямьсез, дорфа сүз.

 Сузды ул карт шалтырап беткән кулын,

 Ул юатмак булды моңлы карчыгын:

— Тукта, карчык, бу ни әни соң син: әбәү!

 Сүз әйтер хәл юк сиңа, гел үпкәләү.

Мин юри бит, мин уйнап әйттем генә.

 Юк-бар уйлар кертмә, зинһар, күңелеңә.

Син минемлә җан яратып алганым.

И күгәрчендәй гомер иткән ярым.

 Инде бездәй кем торалган, тормаган!

Җан Таһир, Җан Зөһрәләр дә булмаган,

 Ул Йосыф — Зөлсйхәләрне инде син,

 Без сөешкәндәй сөешкәнме дисең?

Кайсы Таһир Рәйханага бакмаган.

Кайсы Йосыф җиңгиләрдә ятмаган.

Син генә тоттың үзеңне сөйдереп,

Мин генә койдым тешемне син диеп.

Үтте бездән азмы еллар җил кебек,

Азмы хәсрәтләр кичердек интегеп!

Шул гомергә яшь башыңны бил бөгеп,

Әлсерәп киттең. бу елда син бигүк.

Инде без, әлхәмделилла, армадык,

Эшләмәгән эшне без калдырмадык.

Кыш суыкта без күшектек калтырап,

Җәйге утта без пешектек кансырап,

Нинди кайнар челләләрдә ут йотып,

Эшләлск ашлык, печән, барсын тотып.

Ут эчендә эшләгәндә кыр тулып.

Ул тамак торды сусызлыктан корып,

Бирмәдек сер, тамчы бер су эчмәдек,

Шунда да тоттык ураза этләнеп.

Карт ачылды, карт чишелде, карт сөйли,

Карчыгының күңелен ачмакны тели.

Мактый үткән көннәрен, яшь чакларын;

Кайсыдыр бер күл буен, ак ташларын,

 Нинди ямьле айлы төннәр үткәнен,

Нинди тормыш нәрсә белән беткәнен.

Бер заман карт сүзләреннән туктала,

Туктала да әйләнеп бер күз сала;

Лампа сүнгән... өй күнелсез гүр кебек,

Әллә ниләр күренә күзгә төртелеп,

Чү бу нәрсә? ыңгырашты әллә кем?

Әллә килгән кертегез дип бер ятим?

 Әллә бер юлчы шыгырдый капкада?

Әллә сөйкәнде ишеккә карт кәҗә?

Әллә акбай ымсынып икмәк сорый?

Карт торып тыңлый урыныннан, аптырый.

 Яхшырак күз салса карчык өстенә:

Ул елап үкси... түзәлми селкенә.

—Ник болай, карчык? Тагын син нишлисең?

 Нәрсә булды, инде пи дип үксисен?

 Күңеленәме килде ямьле яшь чагың,

Ул кыйгачлап кигәнең ак калфагың?

 Кайда, димсең, төз, зифа бармакларың,

Мин бүләк иткән көмеш балдакларың,

 Кашына Гәрәй дип исемем яздырып,

Азмы йөрдем яшь йөрәгең аздырып?

Әллә уйлыйсың болай дип, Гөлчәрәм,

 И, кая дип, хәтфә юрган гел чирәм?

Йөргән идек, дип, икәүләп карт белән,

 Мин сары камчат, син ак калфак белән»?

 Әйе, шул без — яшь киленчәк, яшь кияү,

 Күл буенда йөргән илек бер җәяү,

 Җырладың син анда бер бик моллы көй,

Ак каенда кычкырып торды күке.

И бар иде кубызыңның чынлавы,

Ямьле иде шул» көеңне тыңлавы!

Йөргән идек без дә ул көн чәчкәдә,

Йөргән идек шаулап аккан чишмәде

Инде әйтсәң дөньяны дип йөртмәдем.

И сине мин кайда, кайда йөртмәдем?

Шешле базары кырык чакрымлы җир.

Шунда хәтле мин сине илттемме бер.

Юк, кирәкми, ташла, карчык, үксемә.

Инде бездән калмагандыр берсе дә.

Уйлыйсың син шул гомерләр үткәнен.

Инде дөнья тезгә тәртә төрткәнен.

 Нәрсәдәндер май кебек күңелең болай.

Гомереңә син моңлы булдың гел шулай.

Беттең инде, син дә туздың интегеп.

Кайда инде эшкә шәплек җен кебек.

Карт сөйли... тик бушка селти капчыгын.

Сүз шаяртып ул җиңәлми карчыгын.

Боргалаудан бал да чыкмый, май да юк,

 Булган эшне яшерүдән файда юк.

Барыбер карчык ышанмый сүзенә,

Төшми хәл юк инде карчык эзенә.

Чак кына торгач тынып анда бабай,

 Бер тонык тавыш белән башлый болай:

— Бер карауда һәм еларлык бар сиңа.

Әнкә булдың дүрт баланың барсына.

Мин беләм бит, әллә син белми дисен,

 Син балалар дип елыйсың, түзмисең.

Мин шаяргач та җүләр дип уйлама.

Әллә алар миңа түгелме бала?

Үстеләр инде, күңел иде тыныч.

Тик тынычта килде чыкты бу сугыш.

Патшаларга җитмәде җир, Гөлчәрә.

Купты ярман, дөнья булды чәлпәрә.

Сыймады ярман үзенең иленә,

Басты унике падиша җиренә.

Дөньяга ул баш булам дип җилкенә,

Күпме йортка кан белән үлем килә.

Я кая ул, зур улыбыз—Әптерәш?

Дөньяда бар белгәне иде көрәш.

 Хәзрәте Гали кебек палван иде,

Туй-җыенда тотканы мәйдан иле.

Ул бишәр пот капчыгыңны, ул аны

Бармагында йон итеп чөйде бары».

Буй белән, күкрәк дигәндә ни иде,

Һай йөреше, килбәте җилле иде.

Шул үзен солдат игеп алганда да

Шак катып торган янараллар аңа:

— Мондый булса, безнең эшләр уңды, — дип,

 Патшабызга бер гүәрдин булды,— дип,

Нәкый Исәиба Мәрткә киткән Гөлчәрә

Күкрәген үлчәп, буеиа бау салып,

Алдылар ди тиз генә шунда язып,

Өч ел инде ул сугышта Әптерәш,

Нәрсә булды ул балага? Аптыраш!

Язды Львовтан сугыш дип бик каты,

Шуннан ары бер хәбәр юк, бер хаты,

Җиггмәсә, монда бала баскан өен,

Нишләр инде монда Гыйлминур килен.

Ансын әйт, уртанчыбыз Батталны әйт,

Ансы кайда? Дөньяда ул бармы, әйт!

Яшьтән үк ауга хирес булды үзе,

Көндезен йолдыз күреп йөрде күзе.

Йөргәне гел тау-таш, урман, су иде.

Өйдә күрмәссең аны, ул ерак иде.

Кигәне булдьп аю, бүре туны,

Аулады, тотты, сөеп килде шуны.

Иңбашыннан төшмәде берданкасы.

Әйтер идең һәрвакыт син, әнкәсе:

— Йөрмә зинһар, әй бала, — дип, — ау сөеп,

Шул кыр үрдәген, — дип, — атма җан кыеп,

 Ул әнә инде фронтта кан коя,

Патшабызның кәефе өчен җан кыя.

 Язды Карпаттан сугыш, дип, бик каты,

Шуннан артык бер хәбәр юк, бер хаты.

Ансын әйт, төпчегебез Мәхмүт кая?

Андый изге, дөньяда мәхлук кая?

Ул озын керфек, сылу яңаклары,

Бик нәфис, озын иде бармаклары.

Мәдрәсәдә күпме ел ятты укып,

Хәтта бик оста бульпгь, каләм тотып.

Уйный иде яшереп ул гармонь, беләм,

Нинди бәетләр чыгарды моң белән.

Аны да бит алдылар солдат итеп.

Шул читек кигән егет, киде итек.

 Кудылар үзен төрек фронтына,

Кис янәсе, бас аларның йортына.

Язды Карстан сугыш, дип, бик каты,

Соңгы көндә юк аның да бер хаты.

Я син әйт, без шундый уллар үстереп

Дөньяга бңрдек, үзебез бер терек.

Соң аларны кемгә бирдек, Гөлчәрә?

Уйласаң уйдан күңелләр нечкәрә.

 Уйнасам сине юатырга теләп,

Янмый, димсең син минем эчтә йөрәк.

 Безнеке бит, шул, шулар бит каныбыз,

Бүлгәләнде, кайда калды җаныбыз!

Әйт, кая булды Гәрәй токымнары,

Кемгә булдьп бер дип әйткән уллары?

Мәхмутым яшь, Әптерош ир уртасы,

Бит шулар иде бүген ил тоткасы.

Шул, шуларны янарал йөртсен кыйнап.

Ул халыкта бармы бер йөз, бер оят?

Я син әйт шундый егетләрме алар?

Үзебезгә бик кадерле бит алар.

Нәрсәгә дип кан коялар, ни өчен?

Ил өченме? җир өченме? дин өчен?

Инде калды кызыбыз бер Фатыйма,

Я бүген син бармадыңмы катына?

Ул да, мескен, шул кияүдән уңмады.

Ак билет ансы, түшәктән тормады.

Үз аягын ул инә белән тишеп,

Үткәреп эчкә ефәк, йөрде шешеп.

Йөрсә дә шул, ул да күрде ярганын,

Калдырып кайтты әнә бер бармагын.

Бер хәбәр бар, белмисеңдер син әле,

Бит качып кайткан сугыштан Миргали

 Шул сөйли, һай ул сугышлар нинди, ди

 Бер-берен һичкем төтендә күрми, ди.

Ул машина шалтырау, ди, ул корым.

Ул чуен, туп, аһ ора, ди, куркыныч.

Анда юк, ди, күрмисең, ди, җир йөзе,

Ул күз алдың, ди, кызыл кан диңгезе.

Шул чуен караб киләдер, ди, йөзеп,

Аулыйлар, ди, шунда батканны сөзеп.

Көн нуры һич юк, ди, анда, гел томан.

Җире кан, ди, тавы төтен, ком-тузан.

Ул йөри, ди, күктә ярман мактанып,

Җил канатлы мичкәләргә атланып.

Шунсьпн әйт, кайдан чыга диген җиле?

 Нинди җилдер ул, ходай белсен үзе.

Син менә, карчык, гыйлем кеше үзен,

Абыстайда иҗек күргән бит күзең.

Җан Таһирны син укысаң көй белән.

Атна кич кызлар елыйлар өй белән.

Моңлата Йосыф китабың бик синең..

Көлдерә синең Хуҗа Насретдинең.

Син Сәетбаттал Газый сугышларын,

Хәзрәте Галинең ул кылычларын

Укыйсың, карчык, кулыңнан куймыйсың.

Бу сугыш та шундыйдыр дип уйлыйсың?

Хәзрәте Гали шул ул, булган батыра

Бер дә ялгансыз сугышкан ул факырт

Үз башын ул бер окопка тыкмаган,

Бер тишектән, читтән атып екмаган.

— Син миңа дошманмы, әй, ди, чык, бире!

 Салды да екты, эшең бетте бире.

Тешләрен, бар инде, җирдән эзләсен.

Җитмәсә, таптап изәр бар измәсен.

Ул кая безнең заманнарда сугыш!

Ул сугыштан юк иде һич куркыныч.

Тапмас идең илдә имгәк им өчен.

 Очратыр идек бары тик изгесен.

Бар корал чукмар иде, яисә кисап,

 Янда тукмак, зурга китсә сөңге сан,

Мин, дөрес. Баттал түгел, Газын түгел,

Әмма йодрыкка үзем дә ким түгел.

Урлаганда күршеләрнең күркәсен.

Теткән идем Гайфинек бер тетмәсен.

Ул шул инде хак шаригатчә сугыш:

Тот та йодрыклап бугаздан ал, сугыш!

Инде, карчык, дөньясын да уйлама.

Әллә кемнәр тулды, бетте дөньяга.

Бар идеме ул вакытта ярманың,

Әстр! зң шур Чураманнарың.

 Ярманын әйт син аның шайтан диген.

Муенькш хәтле тишеп таккан җизен.

Инде ул җыйган, ди, бар кызларны да,

Хәтта җитмеш яшьлек карчыкларны да.

Куган ул, ди, шул сугышка картларын.

Кулсызын, хәтта сукыр-аксакларын.

Ул сукырга күз кую, ди, бик ансат:

Гел куялар, ди, пыяла күз ясап.

Ул аяксызга боралар, ди, аяк, белән

Бер төкләнә юрган таяк.

Ул сакаллы карт бабайларны җыеп,

Теш куялар, ди TI мерд ч чөй ршыш

Шул кимерсен теш беләк, дип, дөньяны,

Шоп-шома кайрап куялар, ди, аны,

Шул әлеге шул сөйли, шул Миргали,

Сөңгегә, ди, килми ярман бердә, ди,

Я сизәсеңме явызлыкны ничек?

Машина белән йөри адәм кисеп.

Мин әйтәм бу Карпат ындыр Каф тавы

Мәҗүзен дә Мәҗүзең ярман явы.

Пул киләдер ач килеш туфрак ашап,

Дөньяга каннар кәен, мәхшәр ясап...

Ул шаян карт бик кызып, бик шәпләнеп,

Һәр ишеткәнне сөйләүдә дәртләнеп.

Әмма ни уйлый әбинең чал башы?

Бар кара сүзне җыеп алган башы?

 Нух белән бергә туфан йөзгән башы,

Түр тавын, Тия сахрасын гизгән башы,

Хәзрәте Гали белән йөргән башы,

Һәм Сәетбаттал белой түнгән башы?

Ахирәт йорты белән янган башы,

Өч баласыннан бүген язган башы,

Ястыгына сыймаган, талган банты,

И, тагын ни күрәсе калган башы?

1 Каф — әкияттәге тау. Җирне чикләгән.

 1 Яэж.үз-мәэж.үз (Гок-Магок).

Каф тавы артының мифик кешеләре, т

Тауны тешләре белән кимереп бу якка

Чыгарга тырышалар имеш.

Карт лыбырдый, өй эче тын, тын гына

Карчыгы йомылып бара акрын гына.

Теге карчык тыңлый-тыңлый уйлана,

— Нәрсәләр, ди, килми-китми дөньяга?

Һәр сөйләнгән сүз кереп колагына

Бу гаҗәп башта үзенчә чагыла.

Сизелә сүзләр бер ягымлы, бер каты,

Күренә күзгә әллә ниткән юл чаты,

Күп, күп уйлар күренә күзгә тау булып,

Тау булып үлгән, өелгән яу булып.

Әй торалар, әй кубалар тезелешеп,

Ул кисек башлар, муеннар өзелешеп.

Ул хыяллар, төнге күзгә бәйләнеп,

Топтомалтан мәрткә китте әйләнеп.

 Гөлчәрә карчык торып калды гынып,

Ниндидер яг хәл эчендә онытылыш.

Төшме, өнме, ни күрә ул Гөлчәрә?

Төш дисәң яткан җирен ул искәрә.

Өн дисәң, үз тәннәре тәндәй түгел,

Тирбәлеп күктә тора, йондай җиңел...

 Өйләре аста, түбән калган кебек,

Матча башы очлаеп ауган кебек...

Очты китте Гөлчәрәнең шәүләсе,

Ятты калды карт янында гәүдәсе,

Үз тәненнән ул ераклаша бара,

Тик арада бер өзелмәс җеп кала.

Җеп очы һаман түбән кала бара,

Тотыгыз әй! Гөлчәрә кая бара?

Анда карт та үз сүзеннән туктала,

Ник болай тын? Әйләнеп ул күз сала.

Карчыгы янда ята, ул шундый тыш,

Ул, әйтерсең лә, бөтенләй алмый тын.

— Гөлчәрә... — ди, дәшми аның кар чыгы.

Тәннәре җылы, ә ник соң юк тыны?

— Лә илаһә... тукта, тукта... бу ни хәл?

 Бар тереклек дөньяда һәм бар әҗәл;

Шул икәүнең уртасында тын гына

Карчыгы сузылып күпер төсле тора...

Гәүдәсен кочкан тора карт аптырап,

— Гөлчәрә! — ди, юк ләкин һичбер җавап.

Ул коточкыч төнне ниләр узганын,

Син беләсең кайберене, ни булганын.

Анда ул гәпне тотылды Мортаза,

Кайнатып куып самогон мунчала.

Анда ул төн Хәйри бай ульи Раян

Кыйналып кайтты Маһи солдаткалап.

Әйтмим инде башка ниләр булганын,

Ул Гәрәй картның өенең тузганын,

Мәрткә киткән Гөлчәрә

Төн торып утырып бабайның курыкканын,

Иртәсен бар күршеләрнең купканын.

Каршы Мәгъри анда ни төш күргәнен,

Гөлчәрәне ул килеп өшкергәнен.

Авывына кем көзге куеп бакканын,

Кем үле дип,, кем тере дип тапканын.

Шундый чыр-чу, гамь эчендә батты көн,

Гөлчәрә карчык уянмый ятты тын,

Ул шулай ятты тагын төнгә кадәр,

Анда чыкты... Мәрткә киткән, дип хәбәр.

Нинди мәрт ул? Кайда булган Гөлчәрә?

Нәрсә күргән? Ник сөйләми күрсә дә?

Нинди хәл ул? Өнме соң ул? төшме ул?

Бер хыялмы? Чыада булган эшме ул?

Шул зур эшкә баш» вата бөтен халык,

Белмимен халык сөйли каян алып.

Гөлчәрә карчык сөйләми, ди, үзе,

Тик халыкның авызына төшкән сере...

Мин дә белдем бу гаҗәп эшнең төбен,

Бер озын колактан алдым бар серен,

Чын да ул мәрт шак катарлык эш икән,

 Валлаһи, чәчрәп китим, дөрес икән...

Төш дисәң ул һичбер уйга килмәгән,

Бер Йосыф, бер фиргавен дә күрмәгән.

Андыйны түгел синең Антоннарың,

Һич хыял да итмәгән Мильтоннарың.

Ул түгел өн, ул түгел бер мондый төш,

Тыңла син ул мәрттә күрде шундый

Сынды, шарт итте кинәт күк киштәсе,

Соңгы кат өрде сурын фәрештәсе.