Логотип Казан Утлары
Публицистика

МАТЕО ФАЛЬКОНЕ

Проспер Мериме —19 нчы йөзнең башында, ирек һәм матурлык сөюче гуманитар рухлы француз халкының чын улы булып яшәгән француз язучысы. Бала чагыннан ук затлы һәм нәфис тәрбия күреп үскән Мериме (аның әтисе белән әнисе художниклар булалар) әдәбият белән яшьтән үк мавыга башлый, тарихи бәрелешләрне, искиткеч вакыйгаларны һәм шәхесләрне өйрәнә, сәяхәт кыла, күрә, кичерә. Баштарак романнар, драмалар һәм балладалар язгалап килсә дә, аның, көньяк яшене төсле, кинәт яктырып китүе бераз соңыннанрак һәм югарыдагы жанрларның берсендә дә түгел, ә новеллада була. Мерименең «Матео Фальконе», «Таманго», «Җанны паклау урыны», «Кармен», «Локис» дигән әсәрләре һәм башка күп кенә хикәяләре бөек француз әдәбиятында гына түгел, бәлки бөтен дөнья әдәбиятында да бик зур урын тоталар. Көчле характер, иге-чиге булмаган дәртлелек, серле куркынычлык белән тулган вакыйгалар, якты һәм ашкынулы хисләр — Мериме новелласының үзенә генә хас үзәкләре әнә шулар. Бу ягымлы французның дөнья культурасына ясаган тәэсире гаять зур. Луначарский шикелле дөнья күләмендә танылган рус язучылары үзләренең кайбер әсәрләрендә («Аю туе») Мериме новеллаларыннан («Локис») турыдан-туры файдаланалар, Лери-менең «Кармен»е Испания кешесен — мәшһүр Бизене тетрәтә һәм нәтиҗәдә якты мелодияләре барлык халыкларда да мәңгелек булып яши торган «Кармен» операсы туып кала. Ред. Портовеккиодан төньяк-көнбатышка табарак, утрауның уртасынарак киткән саен берсеннән берсе биегәя барган калкулыклар башлана, анда да — монда да зур-зур кыя ташлары калкып күренә, юлны аркылыга үтә торган тирән чокьнрларга очрыйсың. Әнә шулар аркылы сузыла торган тар сукмак буенча өч сәгатьләп киткәннән соң, ниһаять, киң булып җәелгән Маки урманнарына барып җитәсең. Маки — Корсика көтүчеләренең һәм туры хөкем белән килешмәүче барлык кешеләрнең ватаны. Әгәр Корсика крестьяны искергән җирне ашлап мәшәкатьләү эшеннән үзен коткарырга теләп, урманның бер почмагын яндырса, яки ут бик котырып китеп кирәгеннән артьж җиргә җәелсә — бу әле бәла түгел, ни генә булмасын, янган агачларның көле белән ашланган бу җирдән бай уңыш алачагын крестьян белеп тора. Ашлыкларның башакларын җыеп алганнан соң (саламын калдыралар, чөнки аны җыеп алу бик читен), җир астында кул тимичә калган агач тамырлары яз көне тагын куе үренделәр чыгаралар, ә бу үрелделәр инде берничә ел үтү белән җидешәр-сигезәр фут булып үсәләр. Менә шушы куе яшь урманлык инде Маки дип атала. Агачлар һәм төрле-төрле куаклар монда берсен-берсе бәйләнеп, берсенә берсе үрелеп, алла ничек кушса шулай үсәләр. Монда кеше юлны бары тик кулына балта тотып кына ясый ала һәм еш кына шундый куе үскән урыннар очрыйлар ки, бу урыннардан хәтта кыргьнй сарыклар да үтеп йөри алмыйлар. Әгәр син кеше үтергән икәнсең., Маки урманнарына кач, — үзең белән бик яхшы мылтык, дары, пулялар ал, аннары тагын астыңа җәеп һәм өстеңә ябынып ятыр өчен соры плащ кыстырырга да онытма, син анда хәвефсез яши алачаксың. Көтүчеләр сиңа сөт тә, сыр да, учакларыннан утлы күмер on лә бирерләр һәм, дары алу өчен яңадан: һәргә әйләнеп кайт канчыга чаклы сиңа анда судтан да, үтергән кешеңнең агай-энеләреннән дә куркын торырга туры килмәячәк. 18 нче елны, мин Корсикада чакта, Матео Фальконе Маки урманнарыннан ярты миль генә ераклыкта юра иде. Бу якны мин бай кешеләреннән берсе санала иде ул. Затлы итеп яши, үзе бер ни дә эшләми, доходны аңа көтү-көтү булып йөри торган хайваннары китерәләр, ә көтүләрен аның тау араларында. сыртларда, анда да-монда да күчмә көтүчеләр көтеп йөриләр. Мин хәзер сезгә сөйләргә җыйнала торган вакыйгадан сон ике ел үткәч, аңа илле яшьтән Дә артыкны биреп булмый торган бер вакытында күрдем мин ул кешене. Күз алдыгызга китерегез; кечрәк кенә, ләкин тыгыз, нык гәүдәле, куе, кара чәчле, бөркет борыны төсле очлы борынлы, иреннәре юка, күзләре уйнаклап тора, ә йөзе иләнгән тире төсле. Ачын төз атуда булган онталыгы хәтта аныц үз илендә дә, төз атучы тарга бик бай булган илдә дә дан санала. Мәсәлән, Матео кыргый сарыкны һичбер вакытта да ядрә белән түгел, ул аны йөз егерме адым ераклыктан, үзенең кәефенә карап я башына, я алгы аякларының, берсенә бәреп ала. Төнлә дә ул, көндез аткан кебек, яхшы ата белә һәм миңа аның мәргәнлеге турында Корсикада бу чаган кешеләргә мөгъҗиза булып күренерлек бер хәлне сөйләгәннәре бар. Аннан унсигез адымнар ераклыкка, үтәли күрсәтә торган юка кәгазь артына шәм яндырып куялар. Матео тарелка зурлыгындагы бу кәгазьгә төзк аннары шәмне сүндерәләр, бер минуттан соң дөм караңгылык эчендә Матео атып җибәрә, дүрт мәртәбә атын югазьне өч җиреннән тишә. Үзенен шул төз атуы аркасында Матео фальконс тирә-якта бик зур дан казанган. Ул синец куркыныч дошманын булган кебек, яхшы дусың да сула ала. Хәер, ул үзе ярлыларга чын күңелдән ярдәм күрсәтеп, Портовеккио өлкәсендәге барлык кешеләр белән дә тату яши белә. Шулай да аның турында, ул, үзенең өйләнәчәк кызына кызыгың йөрүче, сугышта гына түгел, мәхәббәттә дә бик усал булып таныл. Проспер Мермаган сер егетне кайчандыр нык кына рәнҗеткән икән дип сөйләнгәлиләр. Теге егет тәрәзә янына эленгән көзгегә карап сакал кырып ятканда, Матео тәрәзә аша аңа пуля җибәреп, аны шунда ук тынсыз калдырган икән дигән сүз һәр хәлдә телдә әйләнә.  Ул хәбәр бераз тынганнан соц Матео өйләнеп җибәрә. Аның хатыны Джузепла Матеога иң элек бер-бер артлы өч кыз бала бүләк итә (бу хәлдән аз гына шашынмый кала Матео) һәм, ахырында, бер ир бала тавыш бирә Малайга Фортунато дигән исем кушалар — семьяның. ышанычы, нәселнең дәвамы менә шул инде. Кызларга әйбәт кенә кияүләр табыла, ата картайган көнендә, әгәр кирәк булса, кияүләренең кинжалларына да ышана ала. Малайга ун яшь тулды дигәндә, ул ш те үзенең кайбер өметле якларын күрсәтергә дә өлгерә. Бер чакны» шулай, көзге иртәләрнен берсендә, Матео урман култыгында утлап йөри торган көтүләрен карап кайту нияте белән, хатынын алып, өеннән чыгып китә. Кечкенә Фортунато ла алар белән ияреп бармакчы булып карый да, көтүләр бик ерак, арырсың, дип аны ияртмиләр, — аннары тагын өйдә күз-колак булыр өчен дә кеше кирәк. Моның өчен әтисе соңыннан ни дәрәҗәдә үкенгәнлекне без әле алларак күрербез. Матеоның китүенә берничә сәгать вакыт узып китә, кечкенә Фортунато кояшлы бер урында зәңгәр күккә карап һәм киләчәк якшәмбеләрнең берсендә шәһәргә, капрал дип йөртелә торган абыйсына кунакка барып сыйланачагы турында тыньпч кына хыялланып ятканда, аныц бу уйлары кинәт. Феодаль сеньорларга каршы ясалган вос стаьие вакытында, Корсика коммуналар тарафыннан башлык итеп сайланган начальникларны элек капраллар дип атап йөрт, торган булганнар. Үзенең җәмгыятьтә тотка урыны, төрле катлаулар белән булга бәйләнеше һәм дус-ишләренең күплеге ягыннан югары дәрәҗәгә ия булган могтәбәр кешеләр, тирә-юньнең яки аерым бер кантонның үзләренә күрә судьялары әле хәзер шул исем белән йөртеләләр. Корсика кешеләре, иске гореф буенча, биш төрлегә бүленәләр: дворяннар, капраллар, гражданнар, плебейлар, төрле җирдән килгән килмени» кешеләр. Автор аңлатмасы! Магео Фальконе яңгырап ишетелгән мылтык тавышыннан бүленеп калалар. Малай сикереп тора да, атыш тавышы ишетелгән якка борылып карый. Моннан соң тагын бер-бер артлы берничә атыш булып ала һәм атыш тавышы, малайга якынайганнан якыная барып, ниһаять, кырлар ягыннан сузылып килә торган сукмакта башына очлы бүрек кигән, сәләмәләргә төренгән, сакаллы бер кеше күренә. Бу кеше, мылтыгына таянып, көч хәл белән генә атлап килә, әле яңа гына атылган пуля аның сыйрагына эләккән була. Бу кеше төнлә белән шәһәргә дары алырга барган җиреннән Корсика жандармериясенә ярдәм күрсәтү өчен төзелгән махсус отряд тарафыннан; юлда камап алынган бандит бульпп чыга. Бпк озак тартышканнан соң ул, бер кыядан икенче кыяга сикерә-сикерә, үзен куып килүчеләрдән һәм аларның пуляларыннан качып та өлгерә. Ләкин куа килүчеләр аннан күп калышмыйлар, ә аның аягындагы җәрәхәте аңа Маки урманнарына барып җитәргә мөмкинлек бирми. Ул Фортунатога якынрак килә һәм сорый:

— Син Матео Фальконеның улы буласыңмы?

— Әйе.

— Мин Джанетто Санпьеро. Мине сары якалар куа киләләр. Мине качыр, югыйсә мин артык бара алмыйм.

— Әтинең рөхсәтеннән башка мин сине качырсам, ул миңа ни әйтер?

— Ул сиңа, бик яхшы эшләгәнсең, улым, дияр.

— Каян беләсең?

 — Качыр мине тизрәк. Алар киләләр.

— Көт әзрәк, әти әйләнеп кайтсын.

— Көтәргә? Ләгънәт төшсен сиңа. Тагын биш минуттан алар монда килен җитәчәкләр. Яшер тизрәк, югыйсә мин сине үтерәм. Фортунато тыныч кына итеп җавап кайтара: Синең мылтыгың корылмаган да әле, аннары тагын синең сумкаңда патроннарың да юк.

 — Мин рәтен табармын.

— Ә син мине куып тота аласыңмы соң? Бер сикерү белен ул бөтенләй әллә кая, бер читкә качып өлгергән була инде.

— Юк, син Матео Фальконеның улы түгел. Шулай ук син мине үзегезнең өегез алдында кулга алырга юл» куярсыңмыни? Малайда кызгану тойгысы кузгала. Ул теге кешегә якынрак килә дә, әйтә:

— Әгәр мин сине качырсам, син миңа нәрсә. Биредә ярлылык аркасында нинди дә булса берәр җинаять эшләп судтан качып йөрүче җинаятьче мәгънәсендә алына. Ул чагында жандармериягә ярдәм отрядларының солдатлары сары якалы соры мундирлар кия торганнар иде. бирерсең соң? Бандит билендәге каешына тагылган күн букчасына тыгылып, аннан- биш франклык көмеш акча чыгарып бирә. Күрәсең, ул бу акчаны дары алу өчен саклаган булгандыр. Фортунато, көмеш акчаны күргәннән соң, елмаеп җибәрә, акчаны тиз генә эләктерә дә:

— Бернидән дә курыкма, — дип Джанет тоны тынычландырып куя. Шул минутта ук ул өй буендагы печән кибәнен куышлап, качу өчен урын хәзерли. Джанетто печән куышына кереп кача, малай аңа сулыш алу өчен кечкенә генә тишек калдырып, ләкин печәнгә кеше яшеренгән икәнлекне һич тә белдермәслек итеп, куышны печән белән каплый, шуның янына тагын ул бер кыргый хәйләкәрлек тә уйлап чыгара. Балалы песине, балалары-ниләре белән күтәреп килә дә, печән өстенә ташлый, янәсе тегеләр, монда кеше кулы тимәгән икән, дип уймасыннар. Моннан соң ул өй буендагы сукмакта кан ззлерен күреп, аларны туфрак белән күмә һәм, шулай эшләгәннән сон, үзе бик зур тынычлык белән тагын баягы урынына, кояшка килеп ята. Берничә минуттан соң, өсләренә сары якалы соры киемнәр кигән алты кеше, башлыклары сержант белән бергә, Матеоның өе янына килеп туктыйлар. Бу сержант Матеоның ерак бер кардәше булып чыга, ә Корсикада кардәшлек хакы ничек югары саналганы барыбызга да билгеле. Теочоро Гамба дигән кеше була ул. Бик эшлекле кеше, үз гомерендә күп кенә бандитларны тоткан, аның исеме барлык бандитлар өчен яшен булып санала. Проспер Мерные —  Исәнме син, энекәш? — ди ул, Форту натога якынрак килеп,

— Ничек үскәнсең син. Син монда хәзер генә бер кеше күрмәдеңме? Малай балаларча бер катлылык белән:

— О, мин синең төсле зур түгел ич әле, абый, — дип җавап кайтара. — Кайчан булса да үсәрсең әле бер. Әйт кенә син: монда берәр кеше күрмәдекме?

— Берәр кеше күрмәдемме дисеңме?

— Әйе. Башына очлы бүрек, өстенә кызыл белән сары бизәк каеган куртка кигән кеше.

— Башына очлы бүрек, өстенә кызыл белән сары бизәк каеган куртка кигән кеше дисеңме?

— Әйе, әйе. Тизрәк әйт, минем сорауларымны кабатлап торма.

— Бүген иртә белән безнең капка төбеннән үзенең Пьеро дигән атына утырып поп узып китте. Ул миннән «әтиең сау ятамы?» дип сорады, ә мин ана...

— Ах, алдакчы. Син хәйләләмәкче буласың. Әйт тизрәк, Джанетто кая качты? Без аны эзләп йөрибез. Ул бу юлдан узган булырга тиеш.

— Каян беләсең?

— Ничек каян беләм? Минемчә син, мөгаен, аны күргәнсең дә әле.

— Йоклап ятканда кемне булса да күреп буламы соң инде?

— Ялганлама, син йоклап ятмый идең. Безнең мылтык тавышлары сине йокыңнан уятырга тиеш иделәр.

 — Сез, алай булгач, үзегезнең мылтыкларыгыз бик каты шартлый дип уйлыйсыз икән. Минем әтинең карабины сезнекеннән катырак шартлый.

— Шайтан алсын сине, ләгънәт төшкән малай. Син һич шиксез Джанеттоны күргән булырга тиеш. Бәлки син аны качыргансың да әле. Хәзер үк өйгә керегез дә, бөтен җирләрне актарыгыз, иптәшләр. Ул бит сыңар аяк белән генә калды, ә аксак җен сыңар аяк белән барыбер Макига җитәргә маташмас, моңарга гына башы җитәр аның. Аннары, тагын кан эзләре дә биредә югалалар. Фартунато көлемсерәп кенә:

— Әгәр әти үзенең рөхсәтеннән башка өйгә кереп актарынып йөрүегезне ишетсә ни әйтер? — ди. Сержант Гамба малайның колагыннан эләктереп ала. — Мошенник син. Яхшылык белән әйтмәсәң, син минем янымда башкачарак җырларсың. Җилкәңә кылыч сырты белән кундыргаласам, син миңа дөресен әйтер идең инде әйтүен. Фортунато һаман елмая бирә.

— Минем әтине Матео Фальконе дип әйтәләр, — ди ул, тавышына басым ясап.

— Беләсеңме син, ялганчы малай мин сине Бастиягә алып китәрмен. Әгәр син миңа Джанеттоның кайда икәнлеген тизрәк әйтеп бирмәсәң, мин сине төрмәгә ябармын, аякларыңа богау салдырырмын, башыңны кистерермен. Мондый янауларны ишетеп кычкырып көлеп җибәрә малай һәм тагын бер мәртәбә:

— Минем әтине Матео Фальконе дип йөртәләр, — дип кабатлый. Солдатларның берсе:

 — Сержант, шул Матео дигәннәре белән бәйләнешеп тормыйксана зинһар өчен, — дип башлыкны акылга чакыра. Гамба аптырашта кала. Өйне тентеп чыккан солдатлар белән киңәшләшеп ала ул. Тентү озакка сузылмый, чөнки Корсика кешеләренең тораклары дүрт почмаклы бер бүлмәдән гыйбарәт булганлыгы һәр кешегә мәгълүм. Бу дүрт почмаклы бүлмәнең барлык җиһазы: өстәл, ян тәрәзә буендагы скамьялар, сандыклар, ау кирәк-яраклары. Кечкенә Фортунато шул минуттан файдаланып үзенең мәчесен сыйпаштыргалый һәм аптырап калган абыйсыннан көлә. Солдатларның берсе печән кибәне янына килә. Ул, балалары белән яткан мәчене күрә, шулай да штыгы белән печәнгә бер кадап ала һәм үзенең бу хәрәкәтеннән үзе үк аптырап, иң башларын җыергалый. Печәндә берни дә селкенми, шулай ук малайның йөзе дә элеккечә тыныч кына. Сержант үзе дә, солдатлар да чыдамлыкларын югалталар, килгән якларына кире китәргә хәзеәләнгән сымак» кыр ягына таба каранганый башлыйлар, ләкин нәкъ шул минутта аларның башлыклары сержант Гамба янаулар һәм куркытулар белән малайны кузгатып булмаслыгына тәмам төшенең. Матео Фальконе гонгы чарага — иркәләп һәм әйбер биреп малайны сатып алу чарасына керешмәкче була. — Энекәш, — дип җайлап кына сүз башлый ул, — син болай әйбәт кенә малай үзең. Үскәч син шәп кенә кеше булачаксың. Ләкин син минем белән бик начар кыланасың. Әгәр мин кардәшем Матеоны үпкәләтермен дип курык- масам, шайтанның үзен алып антитәм, сине үзем белән алып киткән булыр идем. — А! — Матео кайткач мин аңа барсын да сөйләп бирәчәкмен. Ялганлаганың өчен ул сине бик әйбәтләп кыздырсын әле. — Син шулай уйлыйсыңмы? — Менә күрерсең. Я, тыңла: акыллы бул, мин сиңа әйберләр бирермен. — Ә мин сиңа, абый, киңәш бирәм. Әгәр болай әкрен кыймылдасагыз, Джанетто Макига китеп тә өлгерер. Ул чагында инде аны эзләп табу өчен сезнең төсле тагын егерме егет кирәк булачак. Сержант кесәсеннән көмеш сәгать тартып чыгара, — аз дигәндә дә, бик әйбәт ун экю торырлык сәгать була бу. Сәгатьне күреп малайның күзләре яна башлый, ә сержант сәгать чылбырының очыннан тоткан хәлдә, малайга карап сөйеднә дә сөйләнә; — Хәйләкәр көчек! Синең, мөгаен, бу сәгатьне күкрәгеңә тагып йөрисең киләдер инде. Әгәр юин моны тагып җибәрсәң, үзең дә шул Портовеккио урамнарымда тутый кош булып йөрер идең. Кешеләр синнән «вакыт күпме?» дип сораганда, син аларга: «әнә, минем сәгатемә карагыз!» дип кенә җавап кайтарыр идең шул.

— Мин зур үскәч минем капрал абыем миңа да шундый сәгать алып бирәм ди.

— Әйе. Ләкин синең капрал абыеңның малае хәзер үк шушындый сәгать тагып йөри шул иоде. Дөрес, аныкы болай ук матур түгел түгелен дә... Ә бит аның малае синнән кечрәк тә әле. Фортунато авыр гына көрсенеп җибәрә.

 — Я, алай булгач... Сәгатьне тагып йөрисем килә диген, энекәш. Фортунато, чебеш» итенә караган мәь че төсле, күзенең бер чите белән генә сәгатькә карап ала. Үзенә чебеш итенең барыбер эләкмәячәген, чебешне күрсәткән булып аны бары тик котыртуларын гына төшенгән мәче тырнаклары белән сузылырга батырчылык итми һәм сузышып-нитеп көлкегә калмас өчен күзләрен чебештән алырга тырыша, ә үзе ялмангалап хуҗасына карый: «нинди рәхимсез шаяру инде бу!» дигән төсле була. Тик сержант сәгатьне, чынлап та, энесенә бүләк итәргә җыйнала түгелме соң? Фортунато кулын сәгатькә сузарга ашыкмый, ул бары тик ачынулы бер елмаю белән елмаеп, дәшә генә:

— Нигә инде син миннән көләсең?

 — Валлаһи-газыйм, көлмим. Син миңа Джанеттоның кайда икәнлеген әйтсәң, мин бу сәгатьне шул минутта ук сиңа бирәчәкмен. Фортунатоның йөзеннән шикләнү катыш өмет чаткылары күренеп үтәләр һәм ул, абыйсының сүзләренә ышанырга мөмкинме, түгелме икәнлеген белергә теләп, күзләре белән сержантның күзләренә текәлә. Сержант малайның әле һаман ышанып җитмәгәнлеген күреп, тантаналы бер каргану белән карганырга тотына:

— Эполетларым белән ант итеп әйтәм, мин бу сәгатьне сиңа бирәчәкмен. Шаһит булыгыз, солдатлар, мин үземнең әйткән сүземнән кайтачак түгелмен. Шулай сөйләнә-сөйләнә сержант сәгатьне Фортунатоның битенә үк якынайта, сәгать малайның хөҗерләнеп агарып калган иреннәренә тияр-тимәс кенә тора. Сәгатьле буласы килү теләге — бер яктан, кунак хакын хаклау бурычы — икенче яктан, малайның җанын кыйный һәм аның йөзендә шушы каршылыкларның эчке көрәше яна, Күкрәге еш-еш күтәрелм аның һәм yл инде сәгатьне аласы килү хисеннәг әкренләп буыла башлый. Ә шул арада сәгать аның күз алдыннан тагын берничә мәртәбә чагылып уза, хәтта берничә тапкыр малайның борын очынг тиеп-тиеп тә китә ул. Ахырында, малайның куллары сәгатькә таба күтәрелә башлыйлар, аның бармак очларь сәгатькә орына, шуның артыннан ук аның үзенә тартып та ала. Ләкин сер жант чылбырның очыннан нык кына итеп тоткан икән. Сәгатьнең цифер блаты зәңгәр... стрелкалары» әле яңа Проспер Мерине гына чистартылган... кояшта ут төсле булып янып күренәләр... Искиткеч мал. Фортунато пиле сул кулын да күтәрә һәм... баш бармагын иңбашы аркылы сузып, печән кибәненә төртен күрсәтә. Сержант аның ишарәсен шунда ук аңлый. Сәгать чылбырын кулыннан ычкындырып җибәрә һәм шул» минуттан башлап Фостунато сәгатьнең бердәнбер хуҗасы булып кала. Малай, кыр кәҗәсе төсле, сикергәләп бер йөгереп китә, солдатлар печән кибәнен актарырга тотыналар. Печән кибәне хәрәкәтләнеп куя, ә бераздан аның эченнән кулына кинжал тотып канлы Джанетто килеп чыга аягына басмакчы була, ләкин аягындагы җәрәхәте аңа басарга ирек бирми? һәм ул тагын ава. Сержант аның өстенә каплана, кулыннан кинжалын каерып ала. Карышып азаплануына карамастан, шунда ук аның кул аякларын бәйләп салалар. Джанетто, бәйләнгән көлтә төсле, ортунатога таба бора: — Малай! — ди ул аңа, ачуланып түгел, ә җирәнеп әйтә. Малай үзенә акча тиешле түгеллекне төшенеп булса кирәк, Джанетто биргән көмеш акчаны аның үзенә кире тәгәрәтеп җибәрә, тик бандит моңа бөтенләй игътибар да итми. Зур салкын канлылык белән сержантка карап куя ул:

— Хөрмәтле Гамба, мин җәяү бара алмыйм. Шәһәргә барып җиткәнче сезгә мине күтәреп алып барырга туры килер. Рәхимсез җиңүче көлә генә:

— Син бит әле генә тау кәҗәсеннән дә яхшырак йөгерә идең. Ярый, тыныч бул. Куып-куып та ахырында сине тотуым шатлыгыннан, берничә мильгә чаклы мин сине үз җилкәмә салып барырга риза. Без синең өчен, дускаем, ботаклардан һәм үзеңнең плащеңнан носилка ясап җибәрербез, ә Красноли фермасына барып җиткәч, аннан ат алырбыз.

— Ярым,— дип җавап кайтара тоткын,— ләкин барганда миңа уңайлы булсын өчен носилкага салам салырга да онытмагыз. Солдатларның кайберләре носилка ясау, ә кайсылары» Джапеттоның җәрәхәтен бәйләү белән булышып йөргәндә; Маки ягыннан хатыны белән икәүләп Матео Фальконенең кайтым килүе күренә. Хатыны аркасына күтәргән чикләвек капчыгының авырлыгыннан урталай бөгелеп көчкә генә атлап килгәндә, Матео үзе бер мылтыгын җилкәсенә асын, икенчесен кулына тотып җиңел генә кайта, — чөнки, аныңча, ирләргә коралдан башка нинди дә булса бүтән авырлык күтәрү килешми. Солдатларны күрү белән Матеонык башында барыннан да элек «мине кулга алырга килгәннәр икән» дигән уй кузгала. Нишләп андый уй кузгала соң анда? Полиция белән аның арасында нинди дә булса берәр чишелмәгән төен бармы әллә соң? Юк. Аны гел яхшы яктан гына телгә алалар. Кыска гына итен әйткәндә, ул яхшы репутацияле кеше, ләкин ул» Корсика кешесе — тау халкы, ә Корсика кешеләренең бик азы гына үз гомерләрендә мылтык белән, яки кинжал белән, яки, башка берәр шундыерак чүп-чар белән, уйнап, нинди дә булса гөнаһ эшләми кала ала торганнардыр. Матеоның веҗданы башка берәүләрнекенә караганда сафрак та югыйсә, чөнки менә ун елдан бирле инде аның мылтыгы кешегә төзәлеп атылганы юк. Шулай, да Матео алай-болай булса каршы торырга хәзерләнеп, мылтыкларын җайлабрак куя. — Хатын, капчыгыңны җиргә ташла, хәзерләнеп тор, — ди ул хатынына. Хатыны нәкъ ул кушканча эшли. Матео җилкәсендәге мылтыгын алып хатынына тоттыра. Икенче мылтыгым кора да үзе тота һәм каршы як андый-мондый ата башласа, яшеренеп ут ачарга уңайлы булсын өчен, юл буендагы агачларның берсеннән икенчесенә ышыклана-ышыклана өенә таба якынлаша. Хатыны икенче мылтыкны, патронташны алып аның артыннан ияреп бара. Уңган хатынның сугыш вакытындагы роле — үзенең иренә мылтык корып биреп торуда. Мылтыгым кулына тотып, курокка бармагын куеп, сак кына атлап килүче Матеоны күреп сержант бераз уңайсызланып кала. «Әгәр Матео Джанеттоның нинди дә булса берәр кардәшег яки дусы булып чыкса һәм ул аны якларга теләсә ул чагында ничек? Ул чагында аның ике мылтыгыннан атылып чыккан ике пуля безнең икебезне шунла ук сузып салачак. Ә инде шунда, кардәшлегебезне тикшереп торырга теләмичә, миңа төзәп куйса?» дип уйлый сержант. Шулап икеләнә-икеләнә торганнан сон. ахырында Матеога каршы барырга һәм аның кулын кысып, аңа барсы турынаа да сөйләп бирергә кирәк дигән карарга килә. Ләкин Матео белән аның арасында булган кыска гына юл ана коточкыч озын төсле булып күренә.

— Хо!.. хо!.. Эй иске дус, — дип кычкырып җибәрә ул, — нихәлең бар? Бу мин, Гамба, синең энекәшең булам. Матео бер сүз дә җавап кайтармыйча тукталып кала һәм сержантның сүзләрен тыңлаган саен мылтыгының кепшссен югарырак күтәрә бара. Сержант аның янына килеп җиткәндә инде Матеопың мылтыгьп көпшәсе белән күккә карап тора башлаган була. Сержант Матеога кулларын суза:

— Хәерле көн, туган.

— Хәерле көн, туган.

— Мин бүген, юл уңае итеп, синең һәм Пепу ханымның хәлен белеп чыгарга дип кердем. Күп кенә йөгерергә туры кипле безгә бүген. Ләкин зарланырлык урыныбыз юк: аның каравы» зур гына бер кош тоттык. Без әле, хәзер генә тип әйтерлек, Джанетто Санпьероны эләктереп алдык.

 — Алланың биргәненә шөкер, эләккән икән. Узган атнада ул безнең савым кәҗәбезне урлап киткән иде, — дип шатланып кычкырып җибәрә Джузеппа. Бу сүзләр Гамбаны да куандыралар. Матео авыз эченнән генә мыгырдана:

— Мескенкәем! Аның да ашыйсы килә ич. Сержант бераз кәефсезләнеп булса да сүзендә дәвам итә:

— Ул арыслан төсле каршы торды. Безнең бер солдатыбызны үтерде, җитмәсә тагын капрал Шардонның кулын чәйнәде. Хәер, бусы әллә ни зур бәла түгел инде аның. Ни өчен дисәң, Щарлон француз бит ул... Аннан соң ул каһәр шундый шәп яшеренгән иде, хәтта шайтан үзе эзләсә дә таба алмас, мин сиңа әйтим. Чынлап менә, әгәр синең кечкенә Фортунатың булмаса, мин аны гомердә дә таба алмасаң булыр идем.

 — Фортунато!—дип кинәт кычкырып җибәрә Матео.

— Фортунато! — дип иренең артыннан кабатлый Джузеппа.

— Әйе. Джанетто шушы печән кибәне эченә кереп качкан иде, ләкин минем кечкенә энекәшем аның бу хәйләсен миңа бик тиз ачып бирде. Мин аның капрал абыйсына әй тәм әле: малайга нинди дә булса берәр бүләк җибәрсен. Минем тарафтан баш судьяга җибәреләчәк рапортта аның да, синең дә исемегез телгә алыныр. Матео авыз эченнән генә мыгырдана:

— Ләгънәт төшсен ул малайга. Алар өй тирәсенәрәк якынлашалар. Джанеттоны инде носилкага салганнар, аны алып китәргә хәзерләнеп торалар. Матеоның Гамба белән бер рәттән килүен күргәннән соң, Джанетто әллә ничек сәер бер көлү белән көлеп куя, аннары өцгә таба йөзен борып., аның бусагасына төкерә.

— Хыянәтче йорты. Бары тик үлемгә дучар булган кеше генә Матеоны хыянәтьче дип атый алыр. Әгәр икенче берәү булса, аның бу мыскыллавына җавап итеп кинжал- белән бер генә селтәнгән булыр иде Матео, икенче селтәүнең кирәге дә калмас иде. Матео, әле генә ишеткән мәсхәрәле сүздән тәмам коелып, кулы белән башын тота. Фортунато, әтисен күреп, тизрәк өйгә кереп китә. Ул өйдән кувшин белән сет күтәреп чыга да, оялудан күз кабакларын төшереп, сөтне Джанеттога китереп бирә.

— Кит минем янымнан! — дип коточыргыч тавыш белән кычкырып җибәрә тоткын. Үзе шуның артыннан ук солдатларның берсенә карап, сорый:

— Мина эчәргә бирче, иптәш. Солдат аңа үзенең флягасың бирә, бандит әле күптән түгел генә үзе белән атышкан бу кешедән су алып эчә. Моннан соң ул солдатлардан үзенең, кулларын артка түгел, алга, күкрәккә, куеп бәйләүләрен сорый.

— Мин җайлы итеп ятарга яратам*, — ди ул. Аның бу соравын әлбәттә канәгатьләндерәләр. Сержант кузгалырга вакыт җиткәнлеген белдереп Проспер Меримэ солдатларга ишарә 'ясый, Матео белән исәнләшә, Матеоның бернинди җавап та бирмичә басып тик торуын күргәч, алар тиз-тиз генә атлап кырлар ягына таба юнәләләр. Ун минутлап вакыт уза — Матео ни дип тә дәшми. Малай, тынычсызланып, әле әтисенә, әле әнисенә карангалый», ә Матео исә, мылтыгына таянган килеш, тыйнак ачу белән малаена карап тынып тора. Ниһаять, Матео тыныч, ләкин аны якыннан белгән кешеләр өчен коточыргыч бер тавыш белән:

— Яхшы игеп башладык син! - дип куя.

 — Әти! Күзләре яшьләнгән малай, әтисенең алдына егылырга хәзерләнеп, йөгереп килә. Матео кычкырып җибәрә:

 — Кит минем янымнан! Малай, елап, әтисеннән читкәрәк китә, туктый. Аның күлмәк итәге астыннан күренеп торган сәгать чылбырын күреп. Джузеппа да йөгереп килеп җитә.

 — Бу сәгатьне сиңа кем бирле? — дип коры гына итеп сорый ул.

— Минем сержант абыем бирде, — ди малай. Фальконе, сәгатьне тартып ала да, ачу белән ташка атып бәрә, сәгать чәлпәрәмә килеп ватыла. Аннары Матео хатынына борылып карый:

— Хатын, бу минем малаймы? Джузеппаның ябык битләре кинәт кызарып калалар:

— Син ни сөйлисең, Maрeo. Уйлап кына кара, кемгә әйтәсең син бу сүзләрне?

 — Димәк, бу малай безнең нәселдән беренче хыянәтьче булып чыкты? Фортунато тагын да ныграк елый башлый, ә Матеоның юлбарыс күзе төсле күзләре һаман аның өстендә кадалып торалар. Ниһаять, ул мылтыгының түтәсен җиргә дөпелдәтеп куя, аннары мылтыгын иңенә сала һәм, Фортунатога үзе артыннан иярергә кушып, Маки урманнарына таба атлый. Малай, аның сүзен тыңлап, ияреп китә. Джузеппа Матеоның артыннан йөгереп чыга, аның беләгенә асылына:

— Ул бит синең улың, — ди хатын, калтыранган тавыш белән, иренең башында нинди уйшар йөргәнне белергз теләп, аның күзләренә текәлеп карый.

— Җибәр мине, хатын. Мин анык атасы. Джузеппа малаен бер кат кысып кочаклый да, елый-елый өенә кайтып китә. Өйдә изге ана сурәте алдына тезләнеп, чын күңелдән гыйбадәт кылырга керешә. Фальконе сукмак белән ике йөз адымнар чамасы җир китә, чокыр читенә килеп туктый. Мылтык түтәсе белән җиргә бәреп карый ул, җир йомшак, казу өчен бик уңай. Бу урын Матеога аның башындагы уйны. тормышка ашыру өчен иң җайлы бер урын булып күренә. — Фортунато, әнә теге таш яныша барып бас! Малай кушылган җиргә, зур таш янына барып баса, тезләнә. — Догаларыңны укы. — Әти... Үтермә мине, әти! Датео коточыргыч бер тавыш белән кычкырып җибәрә:

 — Догаларыңны укы диләр сиңа! Бала, елый-елый, үзенең белгән догаларын укый. Әтисе ул бер дога укып бетергән саен «амин!» дип кабатлап тора.

— Болардан башка тагын да нинди догалар беләсең?

— Мин тагын апам өйрәткән «Мәрьям ана» догасын беләм.

— Ул бик озын, шулай да — укы. Бала, зәгыйфь бер тавыш белән, озак кына итеп укый да, кинәт тукталып кала.

— Укып бетердеңме?

— Әти җаным», кызган мине. Гафу ит мине, әти. Мин башкача һичбер вакьпта да алай эшләмәм. Мин капрал абыемнан Джанеттоны гафу итүләрен сорармын. Ул тагын нәрсәләрдер әйтеп карый. Матео мылтыгын кулына ала, төзи.

— Алла кичерсен сине, — ди ул, авыз эченнән генр мыгырданып. Малай тормакчы, әтисенең алдына егылмакчы булып омтылып карың, ләкин инде сон була. Матео мылтыгыннан атып җибәрә һәм малай шунда ук гөрселдәп җиргә ава. Үле гәүдәгә хәтта күз карашын да төшермичә», көрәк алып килеп малайны күмү өчен, өйгә кайтып китә Матео.

Тик ул берничә адым да атлап өлгерми, атыш тавышыннан куркынып йөгереп килүче Джузеппа аңа каршы очрый.

 — Син нәрсә эшләдең? — дип кычкырып сорый хатын.

— Гадел хөкем ясадым, — ди Матео.

— Ул хәзер кайда? — Чокырда. Мин хәзер аны күмәм. Ул изге ясан булып үлде, аңа таш куйдырам мин. Теодоро Бьянки кияүгә әйтергә кирәк, безгә күчеп килсен.

1829 ел. Фатих Хөсни тәрҗемәсе