Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЛЕНИН


Моннан 18 ел элек, салкын кышкы кичтә, мил­лионнарның күңеленнән мәңге китми торган моңсу кышкы кичтә, ул —пролетар революциянең байрак йөр­түчесе; ул— безнең планетабызның иң бөек кешесе; ул—барлык изелгән һәм хур ителгән кешеләрнең өмет йолдызы, исеме мәңгелек дан һәм мәңгелек нур бу­лып балкый торган кеше, барлык халыкларның уртак юлбашчысы, уртак сөеклесе—Владимир Ильич Ленин үлде.

Бу исем — безне көрәшкә һәм җиңәргә чакыра.

Бу исем — безнең белән яши һәм безнең балала­рыбыз белән яшәячәк.

Бу исем — безнең якты ашкынуларыбызны һәм тат­лы хыялларыбызны үзенә туплаган символ.

Гражданнар сугышының авыр һәм салкын көннә­рендә, шрапнеллар шартлавы һәм ачлык күләгәсе бер туктаусыз кешеләрне үчекләп торган чакта, ке­шеләр шул исемнән җылылык алдылар һәм револю­ция байрагын тагын да югарырак күтәреп, тагын да алгарак алып киттеләр.

Безнең батыр Кызыл Армиябез, Ленинның һәм Сталинның баласы булганы хәлендә, шуларның исеме белән яши, шуларның исеме белән утка керә һәм шуларның исеме белән революциянең барлык дош­маннарын җиңеп чыга. Кызыл Армиянең бүгенге уңышлары, дөньяны сокландыра ала торган сугышчан традицияләре — аларның барысында да Ленинның көче һәм рухы яши.

...Тагын карлы кышлар килер. Тагын шулай, кыш­кы кичнең моңсу тынлыгын ярып, дөньяга матәм җы­ры таралыр. Ләкин Ленинның рухы, чакыручы һәм алып баручы рухы һичбер вакытта да, һичбер вакыт­та да үлмәс. Без аның исеме белән киләчәк гасыр­ларга, даһи фикерләрне һәм бөек тойгыларны тагын да куәтлерәк берләштерә торган акыллы гасырларга керербез.

Һәм бүген, Ленинны искә алганда, без аның бөек эшен даһиларча дәвам иттерүче кешегә, безнең уйларыбызны һәм эшебезне оештыручы кешегә, юл­башчыбызга, иптәш Сталинга тагын бер кат озын гомерләр телибез. Чөнки Сталин — бүгенге Ленин ул.