Логотип Казан Утлары
Хикәя

КҮҢЕЛЛЕ «ОЧРАШУ»

Кечкенә генә, пөхтә генә китап. Алты хикәядән тора. Арада моңа чаклы берничә кат укылганнары да бар. Ләкин бүгенге вакыйгалар яктысында алар барсы да яңа булып укылалар. Барсы да уртак бер тойгы тәрбиялиләр.

— Сугыш вакыты — сыналу вакыты. Күзеңне ачып йөр! Җыйнак бул! Дусны дошманнан аера бел! Хикәяләр әнә шунңа чакыралар һәм шуңа чакырулары белән бик яхшы эшлиләр. Бер көн килер, без әле талымлырак та була белербез. Кыз турында язасың икән, аның керфекләрен дә онытма. диярбез без язучы иптәшләргә. Ә бүген, зур сугыш барган бер чакта, туган иленең язмышы «үлем машинасы» белән хәл кылынганда, без керфекләрне онытып торырга да булдыра алабыз. Куллары һәм туган илнең бөек трагедиясен тоя белә торган йөрәге генә булсын. Ә Гариф Галиев хикәяләрендә язылган кешеләр — гади һәм самими кешеләр — алар, барсы да диярлек, әнә шундый әйбәт йөрәкле, эшчән куллы кешеләр. Туган илне чын сөю белән сөя, ә аның дошманнарына каршы дәртләнеп нәфрәтләнә белә торган кешеләр алар. Менә сезгә «Сугыш вакытында» дигән хикәяләрдән агачаяклы Миңлегалим образы. Өч елга тартылган Герман сугышы аның аягын өзеп алып калган, ләкин йөрәген алып кала алмаган. Басып алучылар нинди генә төстә булмасыннар, ул аларга каршы дәртле нәфрәт белән яна белә. Һәм үзенең Наратлысына оккупантлар килгәнне күреп, авылның барлык атларын әллә кая, урманга куып алып китә дә, аларның аякларына богау салып, шунда көне-төне көтеп йөри. «Күрә торып Наратлы атларын акларга бирәмме соң мин!» ди ул үзенең атасына һәм менә шушы бер фразада ул, яшен төсле, яшънәп кала. Агач аяк, «Наратлы атларын күрә торып акларга бирәмме соң мин!» дигән җөмлә, аннары тагын мылтык мае салу өчен эшләнгән алюмин савыттагы самосадка — менә шушы өч деталь җитә, син Миңлегалимне тере итеп күз алдыңа бастырасың, аны сөясең, аның яшәвенә ышанасың. Бу хикәясендә Гариф Галиев новеллист өчен кирәк булган якларның иң әһәмиятлесен: кыскалыкны һәм характерлы детальне тотып ала белүен тагын бер кат күрсәтә. Агач аяклы Миңлегалим әллә кайчан үлгән инде, аның кабере өстенә утыртылган бала каен бәлки егет булып өлгергәндер, тик Миңлегалимнең самими образы хикәядә яши һәм оккупантларга булган безнең нәфрәтебезнең ачулы символы булып тора. «Җәйләү» колхозыннан шәһәргә килеп үзенең авылдашын вакытсыз уятып керергә кыймыйча тротуар ташында утырып торучы Сабит агай белән төнге каравылчы Зәки, аларның хәл- әхваль турында чын йөрәк белән сөйләшеп утырулары, замана хәлләрен белешүләре, берсен-берсе кайгыртышулары («Төнге очрашу»), гражданнар сугышы чорьннда үлеп калган улынын хатирәсен ниндидер бер рухани тантана итеп күңелендә саклап йөртүче Васибә әби («Мәрхүмнең әнисе белән») — менә болар барсы да язучынын җылы хисләре аша туган сөйкемле кешеләр. Аларны яратасың һәм әнә шундый әйбәт йөрәкле самими кешеләрне тудырганлыгы өчен, берәмләп кенә түгел, меңәрләп тудырганлыгы өчен үзеңнең җиреңне тагын да ныграк ярата башлыйсың. Кечкенә генә китап зур гына эш эшләп ташлый. Инде «ләкин»нең бу ягына күчик. Ләкин китапка урнашкан хикәяләр барсы да бер тигез түгел. Арада йомшаклары» да бар. «Повестка таратучы» һәм «Калайчы Сәлимгәрәй» хикәяләре, язылышлары ягыннан, башкалардан нык кына калышалар. Ашыгычлык бәлҗәсеме, — сабыр гына язучы бу хикәяләрендә, урыны»-урыны белән, ясалма пафоска кереп китә. Повестка таратучы Мортазин исемләнгән повесткаларны тиешле кешеләргә өләшеп чыга, ә биш повесткага ия чыкмый. Бер бара, ике бара — туры китерә алмый Мортазин. Шуннан соң райвоенкоматка кайтып, әлеге кешеләрнең исем-фамилияләрен комиссарга җиткереп торганда, алгы бүлмәдән берәм-берәм: «Чарданов Ш. здесь!» «Солтанов 3. здесь!» «Гнниатуллин М. здесь!» «Петров А. здесь!» «Хайруллин Д. тоже здесь!» дигән җаваплар ишетелә, һәм соңыннан «биш егет гүяки бер аваздан: — Без доброволецлар, разве мондый» вакытта повестка көтеп яталар!» дип хор белән кычкырып җибәрәләр. Кай- арада табышып, кайарада уйлашып, кайарада хәл кылып өлгергәннәр диген. һәм барсы да берьюлы. Андерсен бабайның кургашын солдатларымыни! Юк, монда нәрсәдер ябышып җитми, Гариф дус. Бәлки, ашыгычлык аркасында, хикәянең «тормыш көзгесе» икәнлеген онытып җибәргәнсез. Ә безнең тормыштагы иреклеләр һәм иреклелек хәрәкәте монда язылган «иренлелеккә» караганда акыллырак, уйчанрак. Шундый ук тиз генә үзгәреп китүне, кинәт кенә йөз процентлы булып «яңадан тууны» без «Калайчы Сәлимгәрәй» хикәясендә дә күреп үтәбез. Әйбәт кенә хикәяләр укып килгәндә мондый ясалма сикелтәләргә очрау беребез өчен дә җиңел түгел. Һәм без ышанабыз, Гариф Галиев төсле сизгер язучы безне мондый очраклы сикәлтәләрдә аударып калдырмас ул моны төшенер һәм киләчәктә без аның тигез, бераз борчулы, ләкин өмет йолдызлары белән балкыган матур юлдан тагын да югарырак менеп китүен күрербез. Ә бу кечкенә китап, үзенең зур эшен эшләп, халык эчеңдә йөри бирсен. Аңа теләк шул. Һәм ул моңа хаклы да.