Логотип Казан Утлары
Хикәя

КАНАТ ТАВЫШЛАРЫ

(Казан художниклары турында кайбер фикерләр)

Тәмәке һәм буяу исе бергә кушылып, бүлмәдә әллә нинди ят бер ис килеп туган. Шуның янына, тагын тәрәзә төбендә шәм янып, ул да үзенең исен чыгарып утыра. Кояшлы көн, ә шәм яна да яна. Мин башта бераз аптырап та калдым. Нигә кирәге бар бу шәмнең? Үзенә күрә бер оригиналлык күрсәтүме әллә бу? Шигъри бер позамы? Ләкин мин шунда ук шәмнең ни өчен янып утыруын аңладым. Минем дәшми-тынмый гына килеп керүемне сизеп (күреп түгел, чөнки аның күзләре башка нәрсәгә текәлгәннәр иде), ул мине тәмәкегә ут сорарга керүче дип булса кирәк, башы»белән изәп янып торган шәмне күрсәтте. Янәсе, ал да, тизрәк табаныңны ялтырат. Ләкин мин табанымны ялтыратырга бик ашыкмадым. Менә без художник Сокольскийның лабораториясендә, художникның үзе белән күзгә-күзгә карашып утырабыз. Аның куе кара чәчләре тузгьш маңгаена таралган, арада көмешләнә башлаган бөртекләре дә күренгәли. Зарар юк, әгәр алар булмаса художник кешегә бик үк килешеп тә бетмәс иде төсле. Без бер-беребезне күз карашларыбыздан ук аңлыйбыз: сүз безнең икебез өчен дә якын темага, якын һәм татлы темага барачак. Сүз чорыбызның мотивларын, кешеләребезнең уйлануларын һәм омтылышларым буяулар аркылы гәүдәләндереп, кешеләрнең үзләренә күрсәтү Һәм аларны гаҗәпләндерә алу турында барачак. Без сәнгатьнең оештыручылык роле турында бик еш сөйлибез — бу, әлбәттә, шулай кирәк. Ләкин әле сәнгатьнең күп вакытта без онытып калдыра торган бер ягы, бөек һәм сихри бер ягы бар: ул кешеләрне гаҗәпләндерә алу. Ә гаҗәпләнү, борынгы греклар сүзе белән әйткәндә, танып белүнең әнкәсе Ул. Әгәр шулай икән, художник иптәнг, әйдә, формаль нечкәлекләрне, назланып торуларны һәм кинаяле макташуларны калдырыйк та, кулны күкрәккә куеп, чын күңел белән сөйләшеп утырыйк:

— Син бүгенге кешеләрне нәрсә белән гаҗәпкә калдыра алдың? Яки, икенче төрле итеп әйткәндә, нәрсә белән гаҗәпкә калдырырга җыйналасың? Без сөйләшүебезне дәвам иттерәбез. Художник Сокольский үзенең кайбер эшләренә, үзе дә әллә ни игътибар итмәгән төсле, бармагы белән генә төртеп күрсәтә. Болар күп сандагы плакатлар; иллюстрация материаллары, рәсемнәр. Аларның арасында талантлы итеп эшләнгәннәре дә юк түгел, әлбәттә. Ләкин алар әле яңа гына әйтеп узган сихри көчкә, гаҗәпләндерә алу көченә ия түгелләр. Аларны күрәсең, бер-ике минутлык пафос туып кала, аннары алар күз алдында кинәт сүнеп китәләр. Һәм... Әнә шул тиз сүнә торган күп сандагы буяулы «шаярулар» арасыннан кинәт ул, сокландыра ала торган картина, акылны һәм иҗади зирәклекне үзенә җыйган рәсем, давыл хәбәрчесенең рәсеме — «Горький» килеп чыга. Художник үзе дә, мин дә бер минутка тынып калабыз. Художникның йөзендә озак эзләнүләрдән, ә бәлки күп кенә йокысыз төннәрдән соң табылган рәхәтләнү, ә миндә соклану. Без карыйбыз. Безнең каршыбызга, әйтерсең лә, Горький үзе терелеп килә. Килә дә, безнең башларыбыздан сыйпап, гүя ки, әйтә:

— Мәңгелек эзләнүләр, мәңгелек давыллар дөньясына сәяхәт итегез, балакайларым! Бәхеткә ирештем дип уйлап тынычлану һәм тынычсыз бәхет— болар икесе ике нәрсә. Беренчесе аның мещаннарга, икенчесе — художникларга һәм көрәшчеләргә! Горький картинадан торып безгә әнә шулай дип әйтә төсле, ә без икебез дә моңсу уйчанлыкка күмелеп калабыз. Пессимизм белән күрше булган моңсулык түгел бу, киресенчә, бу моңсулыктан соң кеше анадан туган төсле җиңеләеп кала, көрәшкә һәм иҗатка сусап яңадан уяна. Сокольскийның «Горький» картинасы үзенең композициясе, детальләренең эшләнеше һәм гомуми тирәнлеге ягыннан Горькийга багышланып эшләнгән картиналарның без күргәннәреннән барсыннан да өстенрәк тора дип әйтсәк, ялгыш булмас. Җивописьтә мин белгеч түгел. «Менә бусы болаерак кирәк түгел иде микән?» дигән җылы киңәшләрне белгечләр әйтерләр, ә мин үз өлешемә тигән рәхәтлекне һичбер вакытта да кешегә бирмәдем. Ә «Горький» картинасыннан минем элешкә дә күп кенә рәхәтлек тиде һәм бу турыда сөйләргә мин үземне ирекле дип уйлыйм. «Горький» белән «Тукайның соңгы язы» дигән картиналар Москвада уздырылырга уйланылган татар сәнгате декадасына хәзерләнеп эшләнгәннәр, хәзергә әле без аның икенчесен күрмәдек, тик художникның, бай фантазиясе безгә икенче картинаның да шулай матур булып чыгачагына зур ышаныч бирә. Ватан сугышы, безнең илебезнең барлык гражданнарын кузгаткан төсле, художник Сокольскийны да нык кына кузгаткан. Ул монда халкыбызның кичерешләрен һәм омтылышларын, бер тамчы су төсле, үзенә җыйган нәрсәне, изге «бер тамчы»ны, юлбашчы образы мотивын тотып алган һәм, үзенең әйтүенә караганда, шуның белән нык кына мавыга. «Оборона Наркомы» дигән бу картина, художникның безгә сөйләвенә караганда, Сталинның юлбашчылык, оештыручылык, килешмәүчәнлек сыйфатларын күрсәтү беләи бергә, аның эмоциональ байлыгын», эчке сыйфатларын, кешелек матурлыкларын да күрсәтергә тиеш, һәр хәлдә без аның бу яхшы» теләкләрен тизрәк тормышка ашыруны гына тели алабыз. «Немецларның качуы» дигән зур картинаның хәзергә әле аерым этюдлары гына бар. Художник монда атаклы рус художнигы Верещагин рухына әйләнеп кайтканлыгым әйтә. Верещагинның Наполеон походына һәм Наполеонның Россия туфрагыннан хурлыклы рәвештә куылуына багышлап язган бөек мирасы мина күп кенә иҗади очкыннар бирде, ди художник. «Немецларның качуы» дигән зур картина хәзергә әле эшләнеп бетмәгән, ләкин без аның тиз көннәрдә эшләнеп бетәчәгенә ышанабыз, чөнки тормыш моны үзе сорап тора. Барсын бергә җыеп әйткәндә, шул: без художник Сокольскийның лабораториясеннән чыккан чакта, кергәндәгегә караганда, күңеллерәк бер төс белән чыктык. Ул безгә краскалар көче өстәде, ул үзенең өметләре һәм эшкә ашкан хыяллары белән безне тагын да дәртләндерде. Сокольскийдан күп кенә яшь, ләкин таланты белән үзенә өмет уята торган икенче кешенең, яшь художник — карикатурист Сәйфуллинның иҗат лабораториясе белән дә танышып чыгыйк. Безнең стеналарыбызда күп кенә плакатлар бар. Шулар арасында кулына инә тотып җылы кием тегеп утыручы бер татар кызы, кай ягы беләндер йөрәккә аеруча якын булып, күзгә чалына. Гади генә бер кыз бу. Акыллы гына итеп сиңа карап тора. Кычкырмый, бары тик карап кына тора. Тыйнак һәм эш сөючән кыз. Кай җире беләндер безнең апаларны искә төшергәләп куя. Рәсемнең астында «Кызыл Армиягә җылы киемнәр бирик» дигән сүзләр. Күрәсез, алары да күзгә чәчерәп керә торган сүзләр түгел. Якынрак барып карыйсың һәм плакатның почмагында вак кына хәрефләр белән «Сәйфуллин» дигән язуны укыйсың. Эчеңнән генә, Сәйфуллин дигәннәре шушы икән инде, дип уйлыйсың, һәм ул вак хәрефләр, теге акыллы кыз белән бергә, күңелгә кереп утырып кала. Сәйфуллинның тагын күп кенә плакатлары һәм каррикатуралары бар. Без аның каррикатураларын «Кызыл Татарстан» газетасы битләрендә дә еш кына очратабыз. Барсы да бер тигез түгел, әлбәттә. Күбесе әле яшь эш. Шулай да зур активлык күрсәтеп эшләп килә торган бу яшь егеткә сәнгатьтә олы язмыш, киң һәм мактаулы язмыш телисе килә. Безнең художникларыбыз болар гына түгел һәм аларның эшләрен монда гына санап бетереп булмый. Алар Ватан сугышы көннәрендә үзләренен иҗат канатларын тагын да ныграк җилпеп оча башладылар. Монысы бәхәссез. Ә бу юллар, «тукта, аларның да канат кагуларын тыңлап карыйк әле!» дип тотынган бер эш кенә.