Логотип Казан Утлары
Хикәя

ҖИҢҮ БЕЗДӘ

Җыентыкка Ватан сугышы темасына язылган эстрада материаллары тупланган. Пьесалар, шигырьләр, җырлар һәм хикәяләр. Үтәлү ягыннай караганда, җыентык бер яки берничә кичлек программага карап төзелмәгән. Әсәрләрне сайлау театр коллективларының үзләренә калдырылган. Җыентыкны материалларның төрле жанрлары буенча, бер яки берничә кичәнең программасына карата хәзерләп чыгарганда уңышлырак булыр иде. Чөнки, күп кенә клублардагы үзешчән сәнгать түгәрәкләре сәхнәгә куелачак материалларны тиешенчә сайлап эш итә белмиләр. Төзүчеләр җыентыкны төзегәндә бу якка әһәмият биреп җиткермәгәннәр. Пьесаларның кайберләре форма ягыннан бер-беренә бик ошаган булганлыктан, аларны бер кичәдә үк тамашачы алдына бастырсаң, ялыктыргыч кабатлану булыр һәм шаблон төс алыр иде. Мәсәлән, җыентыкка кертелгән «Чик сакчылары» пьесасының 6 —нчы күренеше (Билль Белоцерковский әсәре) белән, «Дошман лагерында» пьесасының 2 нче картинасы (Р. Ишморат әсәре) бер-берсенә бик нык ошыйлар. Аерма — дошман офицерларының пленга алынган кызылармеецларны җазалауда төрле метод куллануларында гына. Болар өстенә тагын Мдиваниның «Батальон көнбатышка бара» дигән әсәреннән җыентыкка кергән 4 нче картинасын да өстәсәк, мондый кабатлануның тамашачы өчен бер Тәнкыйть библиографик төсле яңа нәрс бирмәгәнлеген күреп торабыз. Җыентыкка оригиналь әсәрләргә караганда тәрҗемә әсәрләр һәм «ирекле тәрҗемәләр» күбрәк кертелгән. Алар турында соңгарак калдырып, оригиналь әсәрләргә тукталып үтик. Т. Гыйззәтнең «Ил агасы» (1 нче пәрдәдән өзек) Р. Ишморатның «Дошман лагерында» дигән әсәре һәм Ф. Хөснинең «Папирос сатучы»сы турында берничә сүз әйтик. Бу пьесалар тамашачы өчен яңа нәрсәләр түгел, алар «Совет әдәбияты»» журналында бер кат басылып, күп урыннарда куелган таныш әсәрләр. Яңа пьесалар рәтенә Г. Насрыйның «Таныш кешеләр»ен генә кертергә була. Клуб сәхнәләре пьесаларга сусый, шуңа күрә булган пьесаларны кат-кат бастыру белән генә канәгатьләнмичә, тизрәк яңаларын массага җиткерү чарасына керешергә кирәк иде. «Ил агасы» пьесасының бу өзеге-аерым бер тулы фикер бирә алмый. Кызылармеецны сандыкка ябу, аның аннан чыгып бер штурмовикны үтерүе гади бер трюк кына. Антонның патриотлыгы коры вәгъдәдә генә чикләнеп кала. Шуна күрә бу өзекне аерым чыгарып, аерым бер әсәр формасында сәхнәгә куярга тәкъдим итү уңышлы түгел. «Дошман лагеренда» пьесасының беренче картинасындагы хәлләр сәхнәдә үтәү өчен бик кыен. Анда ике кызылармеец шул картинаның башыннан ахырынача сәхнәдә түш белән сөйрәлеп йөрергә тиешләр. Бу күренешнең әсәргә бәйләнеше дә аз, шуның өстенә ул бик җансыз да булып чыккан. Штубе үтерелгәннең соңында, Хәсән белән Борисның дошман лагереннан китмичә, штабка бер кереп бер чыгып буталып йөрүләре бик озакка киткән. Гербер— полковник, Штубе — офицер. Ләкин Гербер Штубе белән, бер солдат белән эш иткән кебек, кышана. Гербернец: «Сез немец офицеры түгел!» — дип кычкыруы, шулай булгач акланып кала. Авторга Штубенең офицер булуы кирәк түгел икән, ни өчен аны алай язарга кирәк иде соң? Бористан офицерлар сорау алалар. Ул, күп җазаларга түзгәннең соңында, алар сораганнарны, сугыш серләрен ачарга риза була. Ләкин кырыйда яткан Хәсән: «Сатыласыңмы?» дип кычкыргач кына, ул яңадан каршылык күрсәтергә тотына. Менә бу урында тамашачыда шик туарга мөмкин. Борис бүлмәдә Хәсән барлыгын белмәгән булса, сатылыр идеме-юкмы? Яки ул, иптәшеннән кисәтү ишеткәч кенә, ул эшеннән тыелып калдымы? Бу ачык түгел. Мондый ике төрле фикер аңлата торган урыннарны сәхнәгә куйган чакта ачыкландырырга кирәк. «Таныш кешеләр»дә, безнең илдәге кешеләрнең төрле црофессиядән яки милләттән булуларына карамастан, гомуми эштә һәм интересларда бик нык берләшә алулары, аларның атаклылыгы һәм дан аша бер-берсе белән таныш икәнлекләре күрсәтелгән. Кинәт килеп чыккан сугыш аларны очраштырган һәм алар, төрле яклардан килгән кешеләр булсалар да, ничектер якын танышлар булып чыталар. Ватан өчен барган сугышта алар геройлыкларын тагын да көчәйтәләр, дошманны тар-мар итәләр. Менә шундый ситуацияләргә корылган пьеса, автор тарафыннан уңышлы гына язылган. Ләкин председательнең финалдагы сүзләре, артык ялангач агитациягә әйләнеп киткән. Болай сөйләнеп торуга бердән обстановка кушмаса, икенчедән, ул, ялангачлыгы сәбәпле, ышандырмый да башлый. Оригиналь характерлар бирергә тырышуда, кешеләрнең телендәге аерымлыкларны күрсәтүдә «Папирос сатучы» пьесасы нык эшләнгән әсәрләрнең берсе. Аны сәхнәдә кую да җиңел. Ләкин бу характерларның реаль чынлыклары шикле булып тора. Кечкенә бер шәһәрдә спирт заводы барлыгын белеп килгән бер шпион, аның кайдалыгын белү өчен, папирос сатучы кьпзиы нигә ярдәмгә чакырсын икән? Җитмәсә,  «урамның бер башыннан икенчесенә чабып йөргән өчен акча алам» — дип юләрлек сатып тору белән ул үзендә шикләндерү тудырмыймыни? Яки күселәр белән кызыктырудан башка да ул уз теләгенә ирешә алмас идемени? Сәхнә әсәре кызьж булырга тиеш, ләкин кызык, хикмәтле итү өчен генә, шпионны иләс-мнлослондерен күрсәтүнең пигә кирәге бар? Җыентыкка кертелгән хикәя өзекләрен сәхнәдә сөйләүгә тәкъдим итүне уңышлы адым дип санарга кирәк. Тәнкыйть-библиографик Г. Разинның «Сиваш»ыннан китерелгән өзекләр яхшы сайланганнар. Бу өзекләрдәге вакыйгаларның драматик үсешләре тамашачыны кызыксындыра алырлык һәм сөйләү өчен уңайлы. «Яңа тәртип» (Феодоровтан Г. Гобәй тәрҗемәсе, «Идән асты көлкеләре» (Рыклиннан Ш. Зәйни тәрҗемәсе) матур, үткен юморлы әсәрләр һәм эстрада өчен шундыйларны сайларга кирәк тә. Чөнки аларда комик элементлар күп һәм сөйләү, тыңлау өчен дә кызыклылар. Ләкин, «Концентрацион лагерьда» (Л. Файхтвангердан) шикелле әсәрләр, уку өчен художество кыйммәтенә ия булса да, сәхнәдә үтәү өчен авырлар. Р. Ильясның «Егерме сигез кыю сугышчы» дигән хикәясе шикелле хикәяләр бөтенләй кызыксыз һәм сәхнәдә үтәү өчен сайланырлык әсәрләр рәтенә керә алмый. Г. Кутуйның «Яшен»е, Г. Гобәйнең «Союзниклар»ы да бу җыентык өчен уңышлы сайланмаганнар. Аларда драматик элементлар җитешми, артык озын һәм ялыктыргыч әсәрләр. Шигырьләрне сайлауда да сәхнәне күз алдында тотмыйча эш итү күренә. «Ватан сугышы әлифбасы» бу хәлендә генә сәхнәдә сөйләнә яки җырлана алмый. Аны ниндидер плакатлар һәм музыкаль эффектлар аша, шулай ук берничә үтәүченең катнашы белән теа- ральлаштырып бирергә кирәк. Моның өчен аны режиссер күрсәтмәләре белән берлектә тәкъдим итәргә кирәк иде. «Туган ил өчен» (Ш. Маннур), «Көрәшкә», «Өч бөркет» (Н. Баян), «Чакыру» (С. Урайский), «Илнең батыр кызы», «Канлы кул» (Ә. Юнус) шикелле шигырьләр бу җыентыкка урынсыз кертелгәннәр. «Бүре поход»ы, «Ана һәм бала» (Ә. Фәйзи), «Сугышчылар җыры», «Тотса Мәскәүләр якаң», «Дөнья бу» (Ә. Исхак), «Тимер» (Ә. Юнус) характерындагы шигырьләрне күбрәк кертергә кирәк иде. «Уяулы йокылы төш» (I картинада Ленчтан Ш. Зәйни тәрҗемәсе) күп костюм оформлениесе сорый торган әсәр, ул барлык театраль түгәрәкләрдә дә куела алырлык түгел. «Иске дача» (Камал II тәрҗемәсе), төрле трюкларга нигезләнгән пьеса, реаль тормышны чагылдырмый. Шуңа күрә ул уен өчен уен гына булган бер күренеш булып кала. Югарыда санап узылган җитешсезлекләр булуга да карамастан, Татгосиздатның мондый җыентыкларны чыгара башлавын хуплап каршы алырга кирәк. Киләчәктә аларны кубрәк чьв- гарырга һәм биредә күрсәтелгән җитешсезлеклвр төсле җитешсезлекләрне булдырмау чарасына керешергә кирәк.