Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГИТЛЕРЧЫ ВАНДАЛЛАР-ТАЛАУЧЫЛАР ЯСНАЯ ПОЛЯНАДАГЫ ҖИНАЯТЬЛӘРЕҢ ЯШЕРӘ АЛМАСЛАР

ССР Союзы Чит Ил Эшләре Халык Комиссары В. М. Молотов үзенең 1942 нче елның 6 нчы январь нотасында Ясная Полинадагы Л. Н. Толстой музей усадьбасында немец оккупантларының талаулары һәм җимерүләре турындагы фактларны, бөек язучының истәлеген фашист варварларның коточкыч төстә мәсхәрәләүләре фактларын бөтен дөньяга игълан итте. Үзенең җинаятен бөтен дөнья җәмәгатьчелек фикереннән яшерергә һәм В. М. Молотов нотасында китерелгән ышанычлы материалларны «юкка чыгарырга» маташып, Германия информация бюросы белдерү белән чыкты. Ләкин бу белдерү Ясная Полянада ерткычлык иткән гитлерчы юлбасарларны баштанаяк фаш итә. Германия информация бюросының 9 нчы январьдагы белдерүендә болай диелә: «Музейның инвентарен большевиклар Ясная Полянадан тулысынча ташып бетерделәр, шунлыктан бу пунктны Германия гаскәрләре алганда анда стена бизәкләреннән, ягъни Толстойның үзе ясаган берничә картиналардан башка бернәрсә дә калмаган иде». Шушы заманга кадәр культуралы кешелек дөньясы Толстойның картиналар түгел, бәлки романнар язганлыгын белә иде. Ләкин гитлерчы ахмаклар бернәрсә белән дә исәпләшмиләр. Үзләренең башкисәрләре тарафыннан урланган картиналарны «өйрәнеп», алар бу картиналарда толстой кулын «таныганнар». Чын кабахәтлекнең һәм наданлыкның, оятсызлыкның һәм чиксез ялганның коточкыч кушымтасы менә шушы инде! ҮзлӘренең гадәтләре буенча фашист ялганчылар үз «юкка чыгаруларында» язган нәрсәләрен шунда ук оныталар. «Музейның инвентарен большевиклар Ясная Полянадан тулысынча ташып бетерделәр» дип белдергәннән соң, бу ахмак кәгазь пычратучылар, күзләрендә йоммыйча: «Музейның калган инвентарен Германия командованиесе саклап калды...» дип раслыйлар. Нәкъ үзенең-бурычын бирергә теләмичә «Беренчедән, минем синнән чүлмәк алганым юк, икенчедән, мин аны сина кайтарып бирдем, өченчедән, мин аны ваттым...» дигән хатын кебек булып чыга. СССР Фәннәр Академиясе комиссиясе тарафыннан төзелгән акт Германия информация бюросындагы караклыкны тулысынча фаш итә. Бу комиссия составына Лев Николаевич Толстойның баласының кызы Софья Андреевна Толстая, архитектура академигы А. В. Щусев, архитектура профессоры Б. А. Кондрашев, Ясная Полинадагы музейны» саклаучы С. И. Щеголев, Фәннәр Академиясенең член-корреспонденты И. И. Минц, Дәүләтнең Л. Н. Толстой музее фондларының мөдире Е. Ы. Чеботаревская, Л. Н. Толстой әсәрләренең академик басмасы редакторы» Н. С. Родионов, Фәннәр Академиясенең капиталь төзелеш идарәсе начальнигы инженер И. И. Бодалев һәм профессор Е. Н. Городецкий кергәннәр иде. Бу акттан өзек китерәбез: «Көнкүреш музее бүлмәләрен һәм Толстойның өлкән улы — Сергей Львович Толстойның бүлмәсен алгач, фашистлар отмычкалар ярдәме белән бикле өстәлләрнең һәм шкафларның йозакларын ватканнар, шунда Ук Гитлерчы вандаллар-талаучылар Ясная Полянадагы җинаятьләрен яшерә алмаслар! 78 шкафтан Л. Н. Толстойның Ясная Полинадан киткән вакытка кадәр утырып йөргән ияре һәм Ясная Поляна районы крестьяннарының төрле эпохаларга караган һәм этнография ягыннан әһгмиятле булган киемнәре урланган. Бу киемнәрне һәм С. Л. Толстойның шкафыннан алынган бельелариы фашист офицерлар үзара бүлешкәннәр». Аннары актка 5 нче номерлы кушымтадан өзек китерәбез. Бу кушымтада немецларның Ясная Полянада алган «трофейлары» бер-бер артлы санала: «1) Лев Николаевичның соңгы көннәренә кадәр утырып йөргән ияре; 2) стенага эленә торган түгәрәк сәгать; 3)Л. Н. Толстойның төрле чорлардагы тормышын күрсәтә торган күп санлы документаль фотографияләр; 4)истәлек көтепханәсеннән калган китапларның бер өлеше; 5) «Л. Н. Толстойның язышулары» дигзн монтаждан — Толстойга килгән 8 конвертның һәм хатньпң төп нөсхәләре... (бу экспонатларның инвентарь исемлеге санала); 6) Софья Андреевна Толстая бүлмәсендәге ватылган шкафлардан алынган төрле вак әйберләр; 7) Лев Николаевич Толстой белән бергә яшәгән доктор Маковицкийның һәм И. В. Сидорковның кроватьларындагы урын-җир әйберләре, одеяллар һәм мендәрләр; 8)Ясная Поляна крестьяннарының борынгы киемнәре; 9) идәнгә җәя торган 150 метр тар келәм урланган. Болардан тыш* түбәндәге әйберләр урланганнар һәм яндырылганнар: 1)Л. Н. Толстойның үзе эшләгән һ; .м аның кабинетында тора торган китап шүрлеге; 2)көтепханә бүлмәсендәге, секретарь бүлмәсендәге, залдагы һәм Софья Андреевна Толстая бүлмәсендәге тәрӘз шторлары; 3) буфет өстәле; Л. Н. Толстой туган диван ертылган...».  Җинаять өстендә тотылган гитлерчы талаучылар төрлечә котылырга маташалар. Алар, Ясная Полянадагы җимерүләр турындагы белдерүләрне «фактик материаллар», ягъни шаһитларның күрсәтүләре һәм фотографияләр юкка чыгаралар» дип белдерәләр. Караклар һәм шулерлар үзләренә намуслылык турында таныклык бирәләр — җинаятьчеләр практикасында һич тиндәше булмаган эш. Билгеле, Германия информация бюросы белдерүендә һичбер төрле шаһитлык күрсәтүләре юк. Аларның булуы да мөмкин түгел, чөнки Германия информация бюросы дип атала торган Гитлер ведомствосы музейда булган чагында үзенең офицерларына Толстой музееннан «истәлек» сыйфатында картиналар урларга боерык биргән немец генералының күрсәтүенә генә таяна ала. Ләкин бу өлкән каракның һәм талаучының, Толстой музеен талауны оештыручының шаһитлык күрсәтүләренең нинди бәясе бар! Фәннәр Академиясе комиссиясенең акты түбәндәгеләрне күрсәтеп үтә: «Немецлар түбәндәге катиналарны урлаганнар: Майлы буяу белән эшләнгән картиналар: 1) Ясная Поляна усадьбасьвна килеп керү — художник Салтанов картинасы. 2) 1812 нче ел партизаннары — художник Петров картинасы. 3) Филидәге өй — Саврасов рәсеменнән копия. 4) Березина елгасы аркылы кичү — мәгълүм булмаган художник картинасы. 5) Левин печән чабуда — художник Гильберт картинасы. 6) Толстой җир сөрә — И. Е. Репин картинасыннан копия, художник Соломин рәсеме. 7) Алпавыт усадьбасын туздыру — художник Шестопалов картинасыннан копия. Акварель белән эшләнгән картиналар: 1) Волконский йорты — художник Гильберт картинаськ 2) Наташа бию кичәсендә — Л. Пастернак картинасыннан копия, художник Глебов рәсеме. 3) Пьер Безухов — художник Бок- левский картинасыннан копия, художник Глебов рәсеме. 4) Лев Толстой һәм Николай И — художник Н. Ушакова картинасы Гитлерчы вандаллар-талаучылар Ясная Полинадагы җинаятьләрен яшерә алмаслар 5) Малахова Курганының алынуы — Севастопольне камау заманындагы гравюра. Толстой музееныкы булган, ләкин, сәнгать буенча фашист «белгечләр» «билгеләнгәнчә», һич тә Лев Николаевичның үзе тарафыннан ясалмаган картиналарны Гитлерның карак гаскәрләренең урлаулары турындагы фактлар әнә шундый. Гитлер һәм аның компаниясенең уенчылар йортындагы каракларның фикеремчә немецларның карак офицерларын акларга тиеш булган фотографияләргә килгәндә исә, аларны бары тик музейдан урланган фотографияләрдән генә китерергә мөмкин. Гитлерчыларның Ясная Полинадагы талауларын күрсәтә торган совет фото-документлары исә — алар, юкка чыгарырга мөмкин булмаган һәм гитлерчыларны үтерә торган дәлилләр. Кешелек дөньясының культура казанышларына каршы походында Гитлер Германиясенең нинди дәрәҗәдә түбән төшә алуына шушы документларга карап бөтен дөнья җәмәгатьчелек фикере тагын бер кат ышана ала. Германия информация бюросы болан дип дәвам итә: «Толстой сарайларына килгәндә исә, сүз тульисынча сакланып калган ике ак бина турында бара. Шулардай зур бина музей булып хезмәт иткән». Күрәсең, җинаять өстендә тотылган гитлерчы җимерүчеләр ап-ачык булган барлык фактларны инкар итүдә үзләреннән дә уздырып җибәрергә бик нык карар биргәннәр. Ә фактлар түбәндәгечә: 1)Биналарның берсендә түгел, бәлки икесендә лә музей иде. Германия командованиесенең күрсәтүе буенча биналарның икесендәге экспонатлар да чыгарып ташланганнар, юк ителгәннәр һәм таланганнар. 2)Якында бик яхшы-больница бинасы булуга карамастан, фашистлар үзләренең лазаретларын больницада урнаштырмаганнар, бәлки рус халкының культура памятникларына үзләренең варварларча чирканып карауларын күрсәтергә яхшырак юл дин санап музейда урнаштырганнар. 3)«Ак биналарның тулысынча сакланып калуына» килгәндә дә исә, Фәннәр Академиясе комиссиясе түбәндәгеләрне билгели: «... Немец частьлары усадьбаны бушатканнан соң ук җиңел машинага утырып немецларның 3 штаб офицеры килә. Алар ишекләрне ватып йортка керәләр, һәрберсенең кулында ягулык тутырылган берәр савыт була, йөгереп өскә менәләр, өч бүлмәдә — көтепханәдә, Лев Николаевичның йокы бүлмәсендә һәм аның хатыны — С. А. Толстаяның йокы бүлмәсендә печәннән, саламнан һәм йорттагы агач әйберләрдән өч учак ясыйлар һәм аларның барсына да ягулык сибәләр. Л. Н. Толстойның йокы бүлмәсендә учак нәкъ Толстойның кровате торган урында ясалган була. Бәхеткә каршы, болар барсы да ашыгыч эшләнә, фашистлар чолганып алынудан куркалар һәм шунлыктан ашыгалар. Үзләренең эше беткәнне көтмичә, офицерлар качалар. Алар киткәч үк музейның сотрудниклары йортны коткарырга керешәләр. Су булмый. Немецлар янгын сүндерү җиһазларын юк иткән булалар. Иске ташландык коедан көч хәл белән су табыша.... Геройларча гайрәт күрсәткән музей сотрудникларының һәм яшьләрнең тырышлыклары белән 4 сәгатьтән сон янгын сүндерелә һәм Толстой йорты тәмам юк ителүдән коткарыла». Янгынның нәтиҗәләре турында Фәннәр Академиясе комиссиясенең 2 нче номерлы актыннан күчермә китерәбез. «§ 1. Икенче этаждагы көтепханә бинасында (план буенча 34 нче номерлы бүлмә) чиста идән 50 процентка янган, түшәмдә чарлакка тишек тишелгән (20 процентка), 50 процентка стеналар янган һәм штукатура коелган, ике ишек, аларның яңаклары һәм өсләре янын беткән (аларны сыларга һәм буярга кирәк). Ишекнең бер ябылмасы бөтенләй юк. § 2. Л. Н. Толстойның йокы бүлмәсендә (37 иче номерлы бүлмә) идәй янган (50 процентка). Штукатура бозылган һәм коелган (20 процентка). § 3. Бөтен бинада тәрәзәләрнең пы[1]ялалары коелган (80 процентка). § 4. Софья Андреевнаның йокы бүлмәсендә (39 нчы номерлы бүлмә) идәннең 3 тактасы һәм бер тәрәзә көйгән* Гитлерчы вандаллар-талаучылар Ясная Полянадагы жннаятьләрен яшерә алмаслар!  Шулай итеп, музей бинасының тулысынча юк ителмәве ут төртүче фашистларның гаебе түгел, бәлки аларның уңышсызлыгы, чөнки алар музейны тәмам яндырып бетерү өчен бөтен көчләрен куйганнар. Бу әйтелгәннәр музейга гына кагылып калмыйлар. Немецлар үз алларына бөек рус язучысының исеменә һәм истәлегенә бәйле булган бөтен нәрсәне җир йөзеннән себереп түгүне бурыч итеп куйганнар: немец фашистлар Толстой исемендәге мәктәпне, Толстой исемендәге амбулаторияне һәм больницаны җимергәннәр, аннары яндырганнар, Толстой кулы белән ясалган әйберләрне вак кисәкләргә ваткалаганнар һәм бер кадәрен яндырганнар, Толстойның үзе утырткан агачларны кисеп бетергәннәр, Толстойның мебелен вак кисәкләргә теткәләп һәм бозып бетергәннәр. Толстойның семья альбомнары битләренә үзләренең үрмәкүч төсле свастика рәсемнәрен ясап бетергәннәр. Актлардан алынган кыскача өземтәләр, коточкыч хәлләрне күреп торучыларның һәм зыян күргән кешеләрнең шаһитлык күрсәтүләре генә дә немецларның Ясная Полянадагы бандитларча ерткычлыкларының коточкыч картинасын күрсәтәләр. Ясная Полянадагьп Л. Н. Толстой музей-усадьбасын саклаучы С. И. Щеголевның стенография тәртибендә язып алынган сүзләреннән өзекләр китерәбез: «31 нче октябрь. Сергей Львович Толстойның (Лев Николаевич улының) бүлмәсен алалар. Мине түбәндәге хәл гаҗәпләндерде: үзенең фамилиясен әйтмәгән ниндидер бер «штабарц» Сергей Львовичның бүлмәсен бушатуны таләп итә башлагач, ә мин бүлмәне яклый башлагач һәм аның хосусый милек икәнлегең, башка бүлмәләр кебек үк аның да музей өчен кадерле бүлмә икәнлеген әйткәч, ул миннән: «Ул үзе кайда?» дип сорады. Мин, Сергей Львович Москвада, дип җавап бирдем. Шуннан соң ул, минем белән сөйләшеп тормыйча, шкафларны ватып ача башлады. Шул вакыт аның шкафларны зур осталык белән ватуын күргәч минем күзлюреп акайды. Аларның барсында да кләшчә төсле йомычкалар бар. Сергей Львович бүлмәсендә ул берничә кечкенә стакан алып аларны кесәсенә салды. Аннары, шкафның түбәнге ящигын ватып, бер врач белән бергә Сергей Львовичның бельеларын — җәймәләрне, сөлгеләрне һәхм башка төрле әйберләрне үзара бүлештеләр... Бер офицер Л. Н. Толстойның истәлек ягыннан әһәмияте булган 3 фотографиясен, үзенә ала. Мин протест белдерә башладым, бу истәлек әйбер дим, инвентарь номерын күрсәтәм, бу фотография өчен җавап бирәбез дим. Ул көлде дә, фотографияне тыныч кына үзенә алып китте». Менә фашистларның тагын башка җинаятьләренең гади исемлеге:

§ 5. Музейның ишек алды терлек суя торган урынга әверелдерелгән. Агачларга һәм исән калган коймаларга шунда ук суелган дуңгызларның, сыерларның һәм башкаларның түшләре асып куелган.

§ 6. Йорт белән янәшә генә урында коры утын булуга карамастан, мичләргә һәм учакларга ягу өчен барлык, бүлмә такталары, скамьялар һәм башка нәрсәләр ватып бетерелгән. Л. Н. Толстой кабинетындагы китап шүрлеге^ буфет өстәле, картиналарның һәм портретларның бик күп борынгы рамнары да ягу өчен ватып бетерелгән...

§ 8. Барлык хуҗалык инвентаре: арбалар, чаналар, сбруйлар һәм башкалар юк ителгән. Музей хуҗалыгының 12 сыерыннан сотрудниклар бары 3 сыерны гына коткарып калганнар. Атларның 4 се дә талап алып кителгән, фураж бөтенләй бетерелгән!» (СССР Фәннәр Академиясе комиссиясенең 1 нче номерлы актыннан). Фашистлар тарафыннан яндырылган мәктәптән һәм больницадан нәрсә калганлыгы түбәндәге материаллардан күренә: «... Л. Н. Толстой исемендәге мәктәп бинасын карагач, аны түбәндәге хәлдә таптык: 1) Янгын бинаның бөтен эчен һәм түбәсен юк иткән. Стеналар гына исән калганнар... 2) Агачтан салынган тулай торак бинасы тәмам янып беткән. 3) Укытучылар йорты да тәмам янып беткән». (СССР Фәннәр Академиясе комиссиясенең 3 нче номерлы актыннан). Гитлерчы иандаллар-талаучылар Ясная Полинадагы җинаятьләрен яшерә алмаслар? 83 «§ 15. Барлык мәктәп работникларын мәктәп биналарыннан куып чыгарганнар, аларны авылда колхозчылар үз өйләренә керткәннәр, бандитлар аларның барлык калган милекләрен урлап бетергәннәр. Хәзер мәктәп работниклары йорт-җирсез калганнар, чөнки мәктәп һәм аның барлык каралтылары яндырылган. § 10. Мәктәпнең 18.000 том китаптан торган көтепханәсе, барлык өйрәнү җиһазлары (микроскоплар, өйрәнү әсбаплары һәм башкалар) юк ителгән. Көтепханәдәге китапларның күп өлеше мичләрдә һәм мәктәп тирәсендә ясалган учакларда яндырылган, бер өлеше урланган». (СССР Фәннәр Академиясе комиссиясенең 1 нче номерлы актыннан). «... Л. Н. Толстой усадьбасындагы амбулаторияне һәм больницаны караганнан соң, түбәндәге җимерелүләрне күрдек: 1) Амбулатория бинасы, кирпеч стеналарыннан тыш, тулысынча янып беткән. 2) Больница бинасы ат абзарына әверелд ерелгән. 3) Медицина персоналы өчен булган тулай торак һәм докторлар өчен булган 3 йорт тулысынча янып беткән». (СССР Фәннәр Академиясе комиссиясенең 4 нче номерлы актыннан). Бөек язучының истәлеген белә торып кыргыйларча мәсхәрәләүгә каршы бөтен дөнья җәмәгатьчелек фикеренең ачуыннан курыккан гитлерчы бандитлар үзләренең эзләрен ашыгыч рәвештә яшерергә маташып, болай дип белн дерәләр: «Толстой имениесендәге паркка һәм Толстой каберенә советлар үзләре миналар куйганнар. Бик күп халык шушы мина кырында һәлак булган, чөнки миналарны кар каплаган булган...» Ялганның чигенә чыккан һәм җинаять өстендә тотылган бандитларның тупас төстә котылырга маташулары. Немец оккупантлары Ясная Поляна районында хуҗалык иткән вакытта җирле халык арасында чыннан да корбаннар булган. 29 нчы Октябрьда фашистлар бомбасыннан Ясная Поляна колхозының председателе Павел Давыдович Орохов үлгән; 14 нче ноябрьда фашистлар Ясная Поляна колхозчысы Николай Иванович Власовны һәм якындагы Волково авылында торучы Косогорский заводы эшчесен (аның фамилиясен белеп булмады) асканнар. «Совет» миналарына очрап шушы кешеләр шартламадымы икән? Миналар куелган кырны кар каплауга килгәндә исә, октябрь аенда немецлар Ясная Полянаны алып талаганда анда бернинди кар юк иде әле. Шуның өстенә Ясная Полянаны алганнан соң ике көн үткәч, немецлар гүяки миналар куелган шушы урында үзләренең госпитальдә үлгән солдатларын күмгәннәр. Фәннәр Академиясе комиссиясе түбәндәгеләрне ачык белде: «31 нче октябрьда госпитальдә үлгән фашистларны Толстой кабере янына күмү башланган. Толстой кабере янында урын каберлек ясау өчен бик уңайсыз: ул кабер урманда, анда җирне казырга комачаулый торган агач тамырлары бик күп, ул усадьбадая бер километр чамасы ераклыкта. Каберлеккә бара торган юл буенда һәм Сортлап тирәсендә буш аланлыклар бар. Шулай да «госпитальдә» — Толстой йортында үлгән фашистлар өчен каберлекне алар музей сотрудникларының протестларына да карамастан нәкъ әнә шунда ясаганнар. Алар моны, бөек язучының истәлеген, Советлар Союзы халыкларыпьпң һәм бөтен кешелек дөньясының тарихи һәм культура ягыннан изге урынын мәсхәрәләү, ачыктаи-ачык мәсхәрәләү максаты белән эшләгәннәр. Толстой кабере тирәсендә фашистларның свастикасы ясалган һәм немец телендә язулар язылган барлыгы 75 тәре бар». Үзләренең солдатларын Л. Н. Толстой кабере янына күмүләре белән немецлар бер генә максатны: рус халкының милли хисен хурлауны, русның бөек язучысы истәлеген мәсхәрәләүне генә күздә тотканнар. «Рус миналары» турында Германия информация бюросының тупас уйдырмасы — ул, стенага китереп терәлгән җинаятьчеләрнең жуликларча уңышсыз маташуыннан башка нәрсә түгел. IПулай итеп, Германия информация бюросы үзенең тупас «юкка чыгаруы» белән яңадан хурлыкка калды. Түбәндәгеләр ачык билгеле: Гитлерчы вандаллар-талаучылар Ясная Полянадагы җинаятьләрен яшерә алмаслар! Германия командованиесе, кеше ашаучы Гитлерның директиваларын үтәп, Ясная Полянаны алгач рус әдәбиятының һәм бөтен дөнья әдәбиятының бөек классигы Л. Н. Толстойның исеменә һәм истәлегенә бәйле булган бөтен нәрсәне җимерүне һәм юк итүне максат итеп куйган. Ясная Полянага керүләренең беренче минутыннан ук фашистлар музей-усадьбаны алгач ук уйланылган оешкан һәм планлы җимерү эшенә керешкәннәр. Аннарьп үзләренең Ясная Полянада булган бөтен вакытлары буена алар явызлык белән җимерү планын системалы рәвештә тормышка ашырганнар. Германия офицерлары һәм солдатлары гитлерчылар командованиесенең рәсми рөхсәте белән Толстойның истәлек әйберләрен урлаганнар, мебельләрне ватканнар, музей инвентарен юк иткәннәр һәм ахырдан музейньп яндырганнар. 2. Бөтен прогрессив кешелек дөньясы тарафыннан ихтирам ителә торган бөек язучы Л. Н. Толстойның каберен мәсхәрәләгәннән соң, гитлерчы мерзавецлар рус кешесенең намусын һәм милли горурлыгын хурлап, рус халкының милли дәрәҗәсен аңлы рәвештә мәсхәрәләгәннәр. Гитлер Германиясе тар-мар ителгәннән соң, культуралы дөнья тарафыннан гитлерчыларны гаепләү буенча чыгарылачак хөкем карарында немецларның Ясная Полянадагы коточкыч җинаятьләре турындагы материаллар үзләренең күренекле урыннарын алырлар.