Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җ. ЭЛЬ-ГАБИД ШИГЫРЬЛӘРЕ

САУ БУЛ, БАЙКАЛ!

 Буеңнан, шаулап, төтенләп,

Хәрби эшелон узды.

Шул чакта ярың читендә

Күрдем бер чибәр кызны.

Күзләре, зәңгәр күзләре,

 Нәкъ синең күк иделәр.

Кем? — дип сорагач, чыршылар:

 Байкал кызы! — диделәр.

 Гүзәл кызларың үсәләр —

Шатлан, син, диңгез, чайкал!

Ренгиннар һәм Марусяләр —

Синең кызларың, Байкал!

 Тора иде ул яныңда

Тирә-юнеңне бизәп,

Һәм безгә нидер кычкырды,

Ак кулъяулыгын изәп.

Ишеттермәде сүзләрен

Эшелонның шаулавы

 Күзләдем зәңгәр күзләрен...

Һәм барсын да аңладым.

«Зәһәр дошманны тизрәк

Тар-мар итегез, — диде.

Булса әгәр ярдәм кирәк,

 Безне көтегез», — диде.

Ышанам сиңа, Маруся,

Чөнки мин яхшы беләм:

Байкал кызы нәрсә дисә,

Ныгыта аны эш белән.

Ярдәм кирәк булса илгә,

Мылтык кулга алырсың,

 Патронташлар тагып билгә,

Алгы сафка барырсың.

«Кызыл Хач» сумкасын тотып,

Ут эченә керерсез,

Канга баткан батырларга

Сез җан өреп йөрерсез.

 Без, бөтен ил, сафка бастык —

 Дошманга көн бирмәскә!

Сиңа, бәлки... Владивосток!

 Миңа путевка — Мәскәү.

 Кай фронтта булсак та без

Барыбер безнең өчен —

Фашистларга татытырбыз

 Совет халкының көчен.

Мин, Байкал, синең яныңнан

 Еш кына үтеп йөрдем.

Гиздем карурманнарыңны,

 Читеңдә сулар кердем.

Уртаңа керергә, танмыйм,

Мин каушый торган идем —

 Йөрәгем кебек тынгысыз,

Син ярсыйг торган идең.

Менә ярларың буенча

Тагып бер кабат үтәм —

 Фронттан килгән шигыры

 Еракта, кояшбаешта,

Мине Москвам көтә.

Туар еллар тагын, бәлки,

Сиңа путевка бирер.

Бәлки... кабат килә алмам,

Улларым гына килер.

Юк, юк — алдыйм!

Мин килермен

Ничек кенә булса да,

Чөнки сине мактап язган

Җырларым синдә кала...

Сау бул, Байкал!

Сау булсыннар

Хезмәтчән халыкларың.

Дәһшәтле корал койсыннар

Фронтка заводларың.

Батыр сугышчы булсыннар

Тырыш балыкчыларың.

Снайпер булып тусыннар

 Табигый аучыларың.

Сау булыгыз, селенгитлар,

Хушыгыз, иркутяннәр!

 Җыеп Европаның танкларын,

Мылтыкларын, барлык тупларын,

Кол итәм, дип, совет халыкларын,

Гитлер якты сугыш утларын.

 Октябрьда ирек яулап алып,

Данлыклы һәм бөек илендә

Үз бәхетен үзе төзегән халык

Кол булырмы? — Һич тә!

 Мәңге дә! Кол булмабыз!

Кайта кияр өчен

Коллык богауларын өзмәдек! —

 Азат илдә Рәхәт яшәр өчен

Илебезне төзедек, бизәдек.

Ил — безнеке! Аның һәр карышы

Каныбыз белән яулап алынган.

Аның һәр кирпиче, һәрбер ташы

Маңгай тиребез белән салынган.

 Тормыш кайнап торган шәһәрләргә,

Бакчаларга чумган илгә — без Хуҗа!

Аның тик бер карышын да

Шакшы немецларга бирмәбез!

Коллык сөйрәп килгән ач яуларны

Каршыларга халкым күнеккән:

Кара канга батырып,, ул аларны

Хушыгыз, бүрят-монголлар,

Сау булыгыө, бүтәннәр!

Югалтмасын көрәш данын

Сезнең данлы җирегез —

Фронтларга курку белмәс

Легионнар бирегез!

Сау бул, диңгез, данлы

 Бай-күл, Данлы һәм изге Байкал!

 Мәңгегә шулай азат бул,

Мәңгегә шулай чайкал!

 Синдә туып үсмәсәм дә

Мин, Байкал, синең улың

Һәм бүген фронтка барам

Синең малаең булып.

 Сугышырмын, аяу белми,

Гомерлек даның аклап,

 Җырласыннар дип шагыйрьләр

Сине тагын да мактап.

Сау бул инде, тик үтенәм:

Иң-иң соңгы минутта:

Уңган, зирәк кызларыңа,

 Сәлам тапшыр, онытма!

 

 БУЛМАБЫЗ!

Тар-мар итеп килде электән,

Һәм бүген дә,

Чәчә ут һәм ялкын,

Көрәш данын тиңләп күкләргә,—

 Күтәрелде минем сөйгән халкым

Отпор бирер өчен этләргә.

 Халкым минем!

 Нинди дәһшәтле син

Йөрәгең нәфрәт белән типкәндә!

Баһадир син,

Курку белмисең син

 Дошманыңа каршы киткәндә.

 Күтәрелдек Ерткыч фашистларга

Дәһшәтле үч белән түләргә,

Һәм җиңәрбез, чөнки җиңү өчен

Һәркайсыбыз әзер үләргә! Ватан!

Сине, каннар коеп таптык,

Хәлсез, ач һәм ялгыз булсак та.

Бездә көч бар хәзер, Бездә хаклык,

Сталин, без, дөнья — бер сафта.

 Кол булмабыз һич тә! Азат җирдә

Азат кешеләр булып яшәрбез.

Сугышларда канга каткан җиргә

Яшәү, бәхет, хөрлек чәчәрбез!

Төньнк-коибагыш фронт.

Фронттан килгән шигыры

Бер куактан, бер куакка

Йөгереп поса-поса,

Кыз китә, җил җилфердәткән

Чәчләрен кыса-кыса.

Ул килә, туктый, карана,

Сүз башлый бик тотлыгып,

«Анда, абый, чәнчелсен лә,

Дошман килеп җитте» дип.

«Мин, — ди, — качтым, бик ашыктым,

Бу хәбәр җитсен диеп,

Яче, абый, ат тизрәк!

Бетсеннәр янып-көеп».

 Кулларым белән кулларын

Тоттым ул кызчык җанның,

Күзләрем белән күзләдем

Алдагы дошман явын.

Анда, урам уртасында

Солдат туктап «җан ала»,

Сыкраналар карт-корылар,

 Елый бер ятим бала.

Янда «Максим» Мин ут ачтым,

Чәчелде урамга ук,

Бет, кадал, дөмек, явыз җан,

Үз каныңны үзең йот!

Кызчыгым минем янымда,

Шатлыгыннан сикерә: —

 Я тагын! — ди, — Я тагын, — ди,

Яшьле күзләре көлә.

 

КАЧКЫН ШАГЫЙРЬ КАБЕРЕ ЯНЫНДА

Бу кабер бер тау башында,

мин аңарга баш идем,

Баш идем дә, күзләдем

мин үз илемнең киңлеген.

 Анда урманнар, сулар

һәм анда таулар, киң басу,

 Барсы ямьле, барсында да

яши халык, шау да шу.

Шул халыкка туп аталар,

бомбавозлар ташлана»,

Баш, аякларны ваталар,

канлы елгалар ага.

Зар елыйлар кыр-басулар,

сыкранып тетрәнә җир,

Зәңгәр урман кара көйгән,

мәсхәрә алдында

 Әй, шагыйрь, бел,

син сөйгән ил

 Изге җир ул. Кара тап

Төшмәс аңар, ул каралмас,

ул азат, фәкать азат.

 Тамды яшем туфрагыңа,

синең өскә, туган ил

 Антым ул синең исемеңә,

бөтенләй синеке мин.

Ул каһәрләнгән кешенең,

Күп-күмгәк булган төсе.

Барлык бандиттан да бандит

Шул инде качкын кеше.

Ул ватанына төкергән,

Таптаган эчкән антын.

Ул бүген качса, иртәгә

Безнең дошманга якын.

Ул эшләгән җинаятьнең

Чиге дә юк — башы да,

Дөньяда ни шакшылык бар —

Тик аңар хас барсы да.

Ул сугышта канга батып,

 Сугышучы иптәшен

Ташлап китеп түктерүче

Соңгы тамчы күз яшен.

Ул, каралып суга салган,

Иң куркак җан, бер «бөек»,

Шлемен кепкага биргән,

Оятын саткан идиот.

 Ул бүген суд каршысында,

Тел сата: — Мин, — ди, — әле,

 Гаебемне бетерерлек—

Эшләр эшләрлек хәлле.

Суд аңар тик ук бирә һәм

Туфракка хак бирә.

Ул кабахәт җирдә инде,

Җиргә Дә тик тап килә.

Булса булыр, җир белә ул,

 Җир аңар бирми чәчәк,

Чәчәк тә юк, хөрмәт тә юк,

 Исеме мәңге бетәчәк...