Логотип Казан Утлары
Хикәя

АУЧЫ ХӘМИТ

Кара урман. Монда йөзәр яшьлек агачлар бар. Монда элек аю, бүре, төлке кебек ерткычлар булган. Алар хәзер берсе дә күренми инде. Алар качканнар, чөнки урманда орудиелар күкрәшә, туплар шартлый, пулеметлар тыкылдый... Хәзер монда яңа ерткычлар бар. Алар ике аяклылар, кулларында автомат. Авылларга, калаларга һөҗүм итеп, алар кеше каны эзлиләр, яшь балаларның, картларның канын эчәләр. Хәмит бу урманга октябрь башында килте. Часть, немецларның һөҗүмен шушы урман уртасында туктатып, оборонага урнашты. Ерткычлар урманның бу ягына үтә алмадылар. Ерткычларны бетерү эшен көчәйтергә кирәк иде. «Аучылар хәрәкәте» башланды. Бу шуннан гыйбарәт: бик төз атучы сугышчы, алгы сызыкка чыгып, немецларның барлык хәрәкәтләре ачык күренеп торырлык җайлы урын сайлап ала да, шул урында яшеренә һәм һәрбер күренгән немецны мушкага ала. Аулый. Хәмит тә «аучы» булырга теләк белдерде. Аңар снайперлар мылтыгы бирделәр. Ул, алгы сызыкка чыгып, җайлы урын сайлап, яшеренеп ятты. Октябрьда беоеиче кар төште, салкыннар башланды. Немецлар, алга барырга исәпләп, берничә һөҗүм ясап карадылар, әмма килгән юлларында йөзәр, йөзәр үлекләр калдырып, кире чигенергә мәҗбүр булдылар. Алар үзләренә блиндажлар ясарга тотындылар. Аучылар алларына бурыч куйдылар: аларга блиндаж ясарга ирек бирмәскә, салкында тотып кәкерәйтергә! Хәмит тын да алмыйча яшеренеп ята, күзәтә. Берәр немецның килеп чыгуын ул түземсезлек белән көтә. Кинәт... блиндажга дип казылган чокыр өстенә берәү чыкты. Яшькелт киемнән.

— Офицер түгелме? Атмастан элек Хәмит, кабаланып, аны карый, Хәмитнең дошманны күрәсе, беләсе килә. Теге йөзе белән Хәмиткә таба әйләнде. Ач яңаклы, озын буйлы нәрсә», иңбашларында погон, күкрәгендә, карчыга сурәте булса кирәк, түгәрәкләнеп ак нәрсә күренә.

— Офицер, — диде шатланып Хәмит үз-үзенә. Дулкынланудан аның куллары аз гына сизелерлек калтырандылар. Ул офицерга мылтыгын төзәде. Мылтык, Хәмитне куандырып, артка этәрелде һәм шартлады. Хәмит түземсезлек белән тизрәк алга карады:

 — Эләктеме? Офицер гәүдәсен кинәт төзәйтте, шул хәлендә берничә секундка катып калды да, көтмәгәндә бөгелеп, кадалып төште.

— Булды! — дип кычкырырга Хәмит азызын ачкан иде, үзенен яшеренеп ятуын исенә төшереп, кулы белән авызын каплады. Офицерны күтәреп алырга чокырдан берничә немец йөгереп чыкты.

— Әһә, — диде Хәмит, тизрәк мылтыгын корды. Төзәде. Мылтык тагын артка этәрелде һәм шартлады, һәм немецлардан берсе, кулларын һавада Хәмит Госман болгап, артка җәелеп төште. Калганнары «Ай-ай» кычкырып, илереп, чокырга кереп югалдылар. Хәмит көн буе күзәтте, ләкин ул көнне чокырдан беркем дә баш күрсәтмәде, ике гәүдә чокыр алдында караңгыга хәтле сузылып яттылар. Иртәгесен Хәмит таңнан ук үз урынына чыкты. Әле тәмам яктырып җитмәгән иде. Ул күзләрен кыса төшеп, немецлар ягын бик нечкәләп күзәтте. Үзенә цель эзләде. — Әһә! — диде ул шатланып. Бер немец, ярты чүмәлә печән күтәреп, авыл ягыннан окопларга таба килә иде. — Блиндаж җылытырга булдыңмы? Безнең печән аркасында рәхәт күрергә исәпләдеңме, явыз? Ул мылтыгын төзәде, ләкин курогын ычкындырам дигәндә тукталып калды. Затворын ачып, магазин тартмасыннан патроннар бушатты. — Яндыргыч пулялар җибәрим әле, — дип уйлап, подсумкасыннан икенче патроннар алдьи һәм мылтыгын яңадан корды. Немец һаман якыная. Хәмит аларны күргән чагында, элекке шикелле, дулкынланмый, куллары тыныч йөри, бары йөзе бераз агара, күзләре генә усаллана. Аның, мылтыгы шартлады. Ул түземсезлек белән алга карады һәм көлеп җибәрде: немец егылды, печән дөрләп янарга тотынды. Ут яктысында икенче чүмәлә күренде, ул да әле бер якка, әле икенче якка авышкалап, хәрәкәт итә. Хәмит тиз генә төзәп, аңар да яндыргыч пуля җибәрде. Ул да дөрләп янарга тотынды... Атналар артыннан атналар үтеп киттеләр. Хәмит ике ай эчендә җитмеш биш немецны теге дөньяга җибәрде. Бу арада инде безнең көчләр тупланып өлгергән иде. Хәмитләр һөҗүмгә күчтеләр. Хәмит коралын алмаштырды: винтовка урымына автомат алды, куркуга төшеп, алдын-артын карамыйча кача торган немецларның юлларын кисү һөнәрен үзләштерде. Алар, төркем-төркем булып, немецларның артларына төшә һәм аларны йөзәрләп-йөзәрләп бетерә иделәр инде. Әмма Хәмитне иптәшләре элекке исеме белән атауларын дәвам иттеләр:

 — Хәмит.

— Кайсы Хәмит?

— Аучы Хәмит.