Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЯШӘҮ КӨЧЕ

— Әйт әле, дус, — дип сорадым мин армия хирургы Микола Дудкодан:

— Син инде менә фронтта ел ярым чамасы эшләгән кеше. Йөзләрчә кешеләрне кискәләгәнсең...

— Меңнәрчә, — дип төзәтеп куйды хирург тыныч кына. Меңнәрчә... Мин, меңнәрчә газапны, ыңгырашуларны һәм тынычсыз сораулар белән хирургка текәлгән күз карашларын хыялымда гәүдәләндерергә теләп, күзләремне йомдым.

— Нинди олы хезмәт! Ни чаклы хисләр киеренкелеге! — дип куйдым мин.

— Гадәтләнгән инде.

— Шулаймы... Ихтимал. Алайса менә шуны әйт син: гадәт буенча, көн саен, кеше газапланулары белән тулы казанда коенып, кешегә хас булган нәрсә таба алдың? Кешеләрдә булган шул кадәр күп сандагы һәм шул кадәр күп төрдәге гарипләнүләр, имгәнүләр эчендә нинди дә булса бер яңа нәрсә таба алдыңмы? Сугыштагы кешегә хас булган берәр сер ача алдыңмы? Әллә үзеңнең пычагыңнан артык бер нәрсә дә күрмәдеңме?

 — Таптым! — диде минем дусым һәм, үзенең башыннан үткән хәлләрне хәтеренә төшереп булса кирәк, бүлмә буенча йөрергә тотынды. Ә мин аны күзәтеп торам һәм, дөресен әйтергә кирәк, аңа көнләшеп карый идем. Аның хезмәте каршында күңелдән генә баш ия идем мин. Кеше тормышын коткарып калу һәм аның газаплануларын җиңеләйтү миңа һәрвакыт кешегә хас булган данның иң югары, иң гүзәл ноктасы булып күренә иде. Хирург кинәт тукталды һәм хәтта, мужикларныкыча таза йодырыгы белән өстәлгә сугып куйды.

— Ихтыярый көч! — диде ул.

— Сугышта кеше — ул — ихтыярый көч. Ихтыярый көч булса — кеше бар дигән сүз. Ихтыярый көч юк икән — кеше дә юк. Ихтыярый көч күпме булса — кеше дә шул чаклы. Менә шуны таптым мин.

...Ах, ничек тә егылырга теләми иде ул. Автоматын ташлыйсы килмәү теләге никадәр көчле иде! Ләкин автомат аның кулларыннан шуып төшеп, җирдә ята иде инде. Уң кулы бер хәл иде әле, мина ядрәсе бераз сыдырып кына киткән иде ансын. Ләкин сул кулы!.. Илаһи, күрергә насыйп итмәсен... канга манчылган камчы шикелле салынып төшкән һәм актарылып чыккан иң башыннан фонтан кебек бөркеп кан ага иде.

Нишләргә? Канны туктатырга! Ни белән? Туктатып булмый аны. Ага!.. Разведчик Иван Кармалюк, аптырап йөгерергә тотына. Аның мие шашкын эсселек белән эшли башлый.

— Каным агып беткәнче йөгереп калыйм, — дип уйлый ул. — Егылмаска кирәк, тик егылмаска гына кирәк, юк, юк! Чәнчеп үтерерләр, каһәр суккырлары. О, каһәр суккырлары, каһәр суккырлары, нәләт төшсен сезгә!.. Кармалюк, ярсулы ачудан калтырана-калтырана йөгерә. Барган юлында немец очраса, ул аны кулсыз килеш тешләре белән өзгәләп ташлар төсле күренә иде. Куркынычлы зонадан чыккач, аның кинәт ачуы басылып китте дә, ул тукталып калды. Тукталды, сагышлы уйга талды һәм, кояшта эрегән балавыз шикелле, эреп китте. Ул егылды. Һәм Иван үзен, ничектер җиргә түгел, ә бәлки сәер бер очраклык белән ниндидер сусыман әйбергә егылган кебек хис итте һәм әйтерсең су аны агачлар, тәлгәшләр, болытлар һәм авыллар арасында әйләндерә-әйләндерә искиткеч тизлек белән агызып алып китте дә, әкияттәге шикелле кинәт кенә үз авылына кайтарып куйды. Имеш, атасы да шунда, анасы да, бабасы да, әбисе дә, сеңелләре дә. Бары да, имеш, шундый изгеләр, аны шундый яратып торалар...

— Иван... Синме бу? Безнең Иванмы? — диләр, имеш. Аның авыл читендәге туган өе дә, өй буендагы бакча да бар. Ә бакча юлы буйлап Ул йөгерә, аның өчен иң кадерле кеше — Галина йөгерә.

— Иванмы, Иван кайтканмы? Иваночкам!

— Галечка! Кармалюк күзләрен ачып җибәрде.

— Аңымны югалтам,— дип пышылдады ул һәм куркып китте. Каны агып бетеп бара иде аның. Иван Кармалюк гади рядовой сугышчы иде, немецларга таба гомумән атуларны исәпкә алмый санаганда, тырышып атып ярты дистәдән артык немецны анык үтергән булса да, аның өстендә әйтерлек геройлык саналмый иде. Аның тышкы кыяфәтендә дә геройга ошаган артык берни дә юк. Гүзәл Подолия җирендә туган, урта гәүдәле, саглам буйлы егет ул. Аңа 25 яшь. Ул өч бүлектән торган дәвернең — Бөек Октябрь Социалистик Революциясен, бөек эшләр чорын һәм бөек Ватан сугышын эченә алган дәвернең туган улы. Сугыш башланырга бер көн калган вакытта да бөтен уйлары тыныч хезмәттә булган миллионнарча совет егетләренең берсе иде ул. Иван үзенең җитезлеген һәм көчлелеген күрсәтү өчен бернинди ату мәйданнарында да, боксерлар ярышында да катнашкан кеше түгел. Ул хезмәт батырлыгы белән дан алучылар арасында — Москвадагы авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә — кеше ирешкән бөеклекне күрсәтүдә иң югары урын тоткан шул гүзәл күргәзмәдә ярышкан кеше. Ул анда алтын медаль алган. Күргәзмәгә Мынуа исемле шундый гаҗәеп бер үгез китергән ул, дөнья яратылганнан бирле бер сыерның да андый үгезне төшендә дә күргәне булмагандыр. Иван Подольскийдә колхоз көтүчесе булып эшләгән...

— Аңымны югалтам! — диде ул куркынып һәм кычкырып. Әйтерсең ул шулай итеп үзен аңына китерергә тизлек белән аккан канын туктатырга тели. — Тукта, тукта! Бирешмәм! Кармалюк тирәк янына шуышып килде дә ярасын каты итеп агачка кысты. Өзелгән артериясен шулай кысып туктаткан хәлдә, ул тешләрен бик каты итеп кысты һәм күзләрен, бер дә йоммаска теләгәндәй, зур итеп ачты. Шундый зур итеп ачты, шул кадәр йомарга теләмәде ул аларны, хәтта иртә белән санитарлар яралыларны җыеп йөргәндә аны күреп, күзе ачылып калган мәет дип уйладылар.

— Мин тере... — дип пышылдады Кармалюк. Бу вакытта йөзендә кан әсәре юк иде аның.

 * * *

 Сугыш көне-төне гөрләп торды. Хирург Микола Дудко, стеналарына ак җәймәләр кадакланган авыл өендә, берничә көн рәттән өзлексез эшли инде. Арыган иде хирург. Хәл кертеп тору һәм вакытын әрәм уздырмау өчен аны шунда — операция өстәле янында ук ашаттылар. Ул табигать тарафыннан бик таза итеп яратылган кеше иде, ләкин бу кадәр эшләүгә аның да көче җитмәс булды. Чиксез арудан аяктан егылып бара һәм эче поша иде аның, һәрбер эшнең үзенә күрә эч пошыргыч яклары була. Яралылар ошамый иде аңа, шулай ук, һәр вакыт аны сокландыра торган түземлек тә ошамый иде. Чиксез арган хәлдә, ертылып беткән канлы кеше тәннәрен тегә-тегә:

 — Шәйтан алсын ла! Каян килә боларга бу тикле түземлек? — дип уйлый иде ул.

— Ундүрт ай кисәм, ичмасам берсе генә кычкырсын ла, ичмасам берсе генә үлемгә нәфрәт белдереп, ул эшкә нәләт әйтсен лә! Юк! Берни дәшмиләр. Шундый тыңлаулылар...

— Кая, кем бар тагын, кертегез! Хирург алдына Кармалюкны китереп салдылар. Яралануына дүрт көн узган иде инде аның, һәм көннән-көн хәле начарлана бара иде. Кансыз калган тәнендә эсселек күптән 41 градустан ашкан иде инде. Аның кулын коточкыч газ гангренасы хәрәкәтсез калдырган иде. Чиктән ашкан дәрәҗәдә зур булып шешкән, кызгылт-зәңгәр таплар һәм куыклар белән капланып каралган һәм адәм чыдамаслык әшәке ис аңкытып торган бу кул бөтенләй ят әйбер төсле аның белән янәшә ята иде. Кармалюк аңардан дүрт көн буена күзен алмады. Бу кулга ул җан дошманына караган күз белән карый һәм берни дә дәшми иде. Хирург газ гангреналарын үзе тапкан яңа ысул белән бик яхшы итеп дәвалый ала иде. Ләкин Кармалюк-ның кулы коткарып калу мөмкинлегеннән узган иде инде.

— Соңга калынган, — диде ул арган хәлдә үзенең ярдәмчесенә, — кисеп ташларга туры килер.

— Кисегез! Кисеп ташлагыз тизрәк! — диде кинәт Кармалюк катгый итеп. Хирург гаҗәпләнеп аңа борылды. Киң булып ачылган соры күзләр — Кармалюк күзләре карап тора иде ана.

— Тизерәк кисегез! — дип приказ бирде Кармалюк һәм хәтта кирәкмәгән кулны алып ыргыткансыман итеп, башын селкеп куйды.

Ләкин кулын кисеп ташлау гына Кармалюкка ярдәм итә алмады. Шулай ук хирург тапкан ысул белән аның организмына гангрена даруы җибәрү дә ярдәм итмәде. Кан күчереп карау да ярдәм итә алмады аңа. Газ гангренасы дәваланмады. Иңбаш буыны аркылы үтеп, ул муенга үрмәли башлады. Шешкән иңбаш дәһшәтле күренеш алды. Госпитальгә китергән вакытта аның тамырлары тибүдән тукталган иде инде. Өметсез иде аның хәле. Тормыштан аерылып бара иде ул. Ләкин бирешергә теләми иде. Ул бер генә минутка да аңын югалтмады һәм палаткада бер генә кеше дә аңардан бер генә тапкыр да ыңгырашу авазы ишетмәде. Дәшми иде ул һәм аның барлык ихтыяр көче шушындый киеренке тынлык белән үлемгә каршылык күрсәтүгә китеп тора иде. Палаткаларны карап йөрүче хирург аның янына килеп:

Үзеңне ничек хис итәсең? — дип сорады һәм аның кулын тотып карады. Кармалюкның тамыры типми иде.

— Зарар юк... Яхшы, — диде Кармалюк. — Әйтегез, доктор, яшәячәкменме әле мин? — Ул хирургка докторның күңленә үтеп керергә теләгәнсыман итеп карады.

— Яшәячәксезме? Әлбәттә, ник яшәмәскә! диде доктор.

Бу — өметсез авыруның күңлен юату өчен әйтелә торган гадәттәге ялган иде. Ул, Кармалюкның инде үлеп баруын, фәкать берничә минут кына гомере калганын белеп, аның бәйләвен яңартырга яки аңа башка берәр төрле процедура бирергә дә әйтмичә, икенче авыруга борылды. Кармалюк үз өметләренең мәңгегә юкка чыгып баруын аңлап алды.

— Туктагыз... Доктор!..

Хирург Дудко уңайсызланып аңа карады. Кармалюк аның бөтен уйларын ачык күрде.

— Ә минем ярамны яңартып бәйләү кирәкмимени инде хәзер? Димәк, мин үләм! Ие? — дип сорады ул үзенең гангрена утына кабынып. Аның күзләре мәңге онытылмаслык итеп, яндырып карыйлар иде. Ә хирург нәрсә әйтсен соң? Үлем түшәге янында нәрсә әйтә ала соң ул хирург?!

— Юк, юк... — дигән булды ул, — нәрсә сөйлисен син? — Шуннан башка бер сүз дә әйтә алмады хирург. Һәм ул врачлар һәм шәфкать туташлары белән бергә бәйләү бүлмәсенә кереп китте. Ә Кармалюк мендәргә ташланды да, озак итеп, үксеп-үксеп елады. Үзенең Подолиясен — алтын кебек туган илен исенә төшерде ул, киң булып җәелгән межасыз кырларын, бакчаларын, бай, ишле көтүләрен һәм үзенең көтүләр патшасы булган Мынуны күңленнән кичерде, карт Буг елгасын да, шул елга буенда бергә яшәргә хыялланган кадерле Галинасын да уйлады.

— Кайда син, Галя, кайда син? Кара син үзеңнең Иваныңа!.. Күрәсеңме? Кармалюк тирә-ягына каранып куйды. Әйләнә-тирәсе яралылар белән тулы иде аның.

— Менә мин кайда! Нинди еракта мин... Үләм... Үзенең үлем түшәгендә шулай боргаланды Иван, атылган кош шикелле талпынды ул. Үләсе түгел, дошманнан үч аласы килә иде Кармалюкның. Яшисе килә иде аның, яшисе!

— Каһәр суккырлары, о, нәләт төшкерләре! Юк! Үч алырмын мин сездән, бер генә кулым белән булса да, алырмын! Алмый калмам!.. Ыңгырашып куйды Кармалюк, тешләрен шыкырдатты һәм тынып калды.

* * *

 Хирург, бөтен палатаны йөреп чыккач, бәйләү бүлмәсенә керде һәм, бәйләүләр тәртибе турында әмерләр бирде дә, эш башлау вактын көтеп, тәрәзә янына килеп утырды. Тышта болытлы, соры иртә иде. Дудко башын кулларына салып, уйга калды. Кинәт каты итеп ишек каккан тавышка сискәнеп китте ул.

— Нәрсә бар? Хирург күтәрелеп карады. Анда Кармалюк иде.

— Бәйләгез ярамны!..—дип ыңгырашты авыру. Эчке күлмәк-ыштаннан гына булып, кан белән эренгә чыланган бинтларга төрелгән һәм бөтенләй салкын тиргә баткан хәлдә ишек катында басып тора иде ул.

— Яшисем килә! Перевязка ясагыз миңа, тиешле булганны барын да эшләгез...

Кармалюк, котырган диңгездә йөзгән карап идәнендә йөргән шикелле, чайкала-чайкала операция өстәленә таба атлады. Дөньяда булмаган бу күренешкә исе киткән хирург катып калды. Куркыныч иде Кармалюк, шуның белән бергә гүзәл иде ул!

— Сез мине, инде үлгән дип уйладыгызмы? Мин тере! — Кармалюк сәламәт кулы белән таянырга урын эзләп, чайкала башлады. — Перевязка сорыйм мин... Перевязка ясагыз!.. Яшисем килә... Нишләп торасыз? Һәм Кармалюк, янына килеп җитеп өлгергән хирург кулларына егылды. Дулкынланган хирург аны, малай кешене күтәргән шикелле, күтәреп, өстәлгә салды. Ул арада йөгереп килеп кергән ассистент, күнегелгән җитезлек белән хирургка кирәкле коралларны тоттыра-тоттыра сорау бирде:

— Сез аны коткарып алып кала алырбыз дип уйлыйсызмы?

— Ул үзен-үзе коткарды инде,— диде хирург кычкырып. — Тотыгыз... Шулай... җә, жә, тотыгыз, шәйтан алгыры! Җә! Хирургка ниндидер гаҗәп бер хәл булды. Ул бөтенләй үзгәреп китте. Күңеле күтәрелеп гадәттән тыш бер энергия белән эшли һәм эш арасында Кармалюкка сокланып туя алмый карый иде ул.

— Карагыз сез, нинди матур яралы ул! Күкрәк челтәре нинди бит! Ә кул башы нинди, ә?

— Хирург шулай соклана-соклана Кармалюкның коточкыч ярасын водород ачысы белән дарулап, бәйләвеч салды.

— Ә аяклары нинди! Ә муены соң? Ә йөрүе нинди тагы. Күрдегез сез, ничек килеп керде ул. Фәрештә кебек зыйфа бит!.. Камфара бирегез.... Кофеин!.. Менә шулай... Бик яхшы. Ах, нинди шәп егет! Мускулларын гына карагыз сез! Нинди кыяфәттә килеп керде бит ул!

— Ничек килеп керә алган соң ул? — дип гаҗәпләнде шәфкать туташы.

— Ул бит ятып кына тора ала торган авыру иде.

— Бу мәсьәләдә нәрсә аңлыйсыз соң сез!

— Ләкин каян килгән соң аңа бу көч? Пульсы да юк иде бит аның, — диде икенчесе.

— Ихтыяр көче булган аның... Тотыгыз...

— Ул яшәр дип уйлыйсызмы сез?

— Сезнең белән безгә караганда озагырак яшәр әле ул! Тотыгыз... Шулай... Миңа ышаныгыз, ул үзенең тормышы өчен, менә хәзер без эшләгәнгә караганда бик күп мәртәбә күбрәк файда эшләгән... Бинт бирегез!..

Хирург гадәттән тыш рух күтәренкелеге һәм мәхәббәт белән эшли иде. Кеше тормышын коткарып каласы килүдә бервакытта да бу кадәр дәрт белән эшләгәне юк иде әле аның. Иван алар алдында һушсыз ята, ләкин аңарда булган куәтле ихтыярый көч — яшәү көче һәм көрәш хирургка күчеп, аны дулкынландыралар иде. Ул үзенең арыганлыгын да, йокысыз үткән төннәрен дә онытты. Туйганчы рәхәтләнеп йоклап, ваннада коенып чыкканнан соң була торган шикелле, җиңел һәм рәхәт итеп эшли иде ул. Болытлар арасыннан чыгып бер генә минутка операция бүлмәсенә күренеп калган кояш та зур бәхетләр вәгъдә итеп елмайгансыман тоелды аңа. Үлеп бара торган кешенең үлемгә каршылык күрсәтү көче әнә шулай врачның энергиясен һәм ихтыярый көчен арттырды, һәм врач ул көчне йөзгә арттырып, авыруга кире кайтарып бирде. Ул аңа тагын бер тапкыр гангрена даруы һәм ярты литр кан җибәреп, авыруга җылы аракы беләк кайнар чәй бирергә һәм аны грелкалар белән озак итеп җылытырга кушты. Авыруның акрынлап пульсы беленә башлады, яңаклары алсуланды һәм Кармалюк күзләрен ачып җибәрде. Аның соры күзләрендә әле һаман да баягы сорау яна иде. Хирург та, ассистент та, ике сестра да аңа карап башларын селектеләр һәм дулкынланып, читкә борылдылар.

Кармалюк хирургка карап елмаеп куйды.

— Сез, җиңү өчен бернинди дә чарагыз булмаган хәлдә диярлек, бөек бәрелештә җиңеп чыктыгыз,— диде хирург дулкынланып. — Рәхмәт сезгә. Сез мине яшәргә өйрәттегез. Сезнең ихтыяр көчегезнең бөеклеге каршында баш иям мин. Кармалюкны операция бүлмәсеннән госпитальгә чыгаргач, бөтен палата аны кул чабып каршы алды. Яралылар үзләренең иптәшләренә горурлык белән карыйлар һәм куанышып аңа рәхмәт әйтәләр иде. Аңарда булган яшәү көче аларга да бирелеп өлгерде.