Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

СИН БАРАСЫҢ БҮГЕН КӨНБАТЫШКА

Советлар Союзы Героена багышлана

Төн. Шартлаулар. Янгын. Җир өстендә

Төтен катыш томан.

Син торасың данлы үткенеңнең

Җанлы сыны сыман.

Наполеон килде, каушамадың,

Үчегеп бастың каршы,

Париж урамында яңгырады

 Мәгърур җиңү маршың.

Бабаларың кебек сыгылусыз

Сының белән басып,

Син торасың дошман өстенә

Ташланырга ярсып.

Дошманыңа каршы кылычың кебек,

Үткер булды телең.

Син фикреңне, туры Тукай булып,

Әйтеп бирә белдең.

Бу куркыныч төндә тарихыңны

Актар, йөрәк, актар!

Син гасырлар аша җыр шикелле

Шаулап үттең, татар!

Давылларга каршы азатлыгың

Даулап очкан бөркет —

Син һич вакыт язмышың алдында

Тезләнмәдең өркеп.

Теләмәдең һич-һич син яшәүне

Җирдә, үгәй булып,

Син кабынып үттең тарихыңда

Данлы Идегәй булып.

Теләмәдең мыскыл иттерергә

Газиз халкыңны син Пугач дусты

Канкай батыр булып,

Тоттың ашыңны син!

 «Татар!» диеп ысылдады бары

Көнче белән куркак,

Әмма юлың булды һәр заманны

 Көчле белән уртак.

Изелгәнне яклап, «туганым!» дип,

Кулың сузмадыңмы?

Руслар белән бергә җиңү юлын

Шаулап узмадыңмы?

Карт тарихчы искә алган чакта

Бөек Октябрьны,

Синең кыю, батыр эшләреңне

Әйтми үткәрерме?

Төн. Шартлаулар. Янгын. Җир өстендә

Төтен белән томан.

Син барасың тагын Көнбатышка

Данлы бабаң сыман.

Син барасын бүген Көнбатышка

Әмма борынгыча угың белән,

 Җәяң белән түгел,

Җиргә, малга, данга хирыслыгың,

Хәйләң белән түгел,

Син барасың кешелекнең гали

Дәрте белән янып.

Фәнне яулап, алгебраның сере

Белән коралланып,

Син барасың усал җилләргә,

Давылларга каршы,

Егерменче йөзнең кыргыйлары,

Ям-ямларга каршы,

Кешелек өчен изге ачу һәм үч

Хисе белән янып,

Син җимерәсең кан, яшь белән тулган

Соңгы Бастилияне.

Төн. Шартлаулар. Янгын. Җир өстендә

Төтен белән томан.

Кычкыр җиргә. Дуслар сәламләсен,

Калтырансын дошман!

«Юк дөньяда өстен гыйрык белән

Нәсел өстенлеге,

Юк дөньяда берәр милләтнең

Үги, мескенлеге!

Немец ДЗОТларына,

Салават булып,

Кимереп керәсең син.

Ялгыз мылтык белән йөз ерткычның

Сулышын өзәсең син.

Дөньяда бар бары халыкларның

Уртак сызган юлы,

Һавадагы кояш сүнми торып,

Сүнмәс туганлыгы!»