Логотип Казан Утлары
Шигърият

КЫЗЫЛ КОМАНДИР

Сталин һәм Ватан өчен

Йөрәк җилкетеп,

 Каһәрманнар алга оча

Җирне селкетеп.

Юлбасарлар каршы ата

Канлы укларын,

Сугышчылар сыта, вата

Дошман сафларын.

Алгы сафта, кылыч болгап,

Командир бара

Башкисәрләр, канда аунап,

Тапталып када.

Чыдый алмый явыз дошман

Корыч көчләргә

 Кабер сезгә, канга баткан

 Вахши этләргә!

Алда-артта үкерә туплар,

Дөнья селкенә,

Җир өстенә осколоклар,

Утлар чәчелә:

Алгы сафта, кылыч болгап,

Командир бара.

Башкисәрләр, канда аунап,

Тапталып кала.

...Командирга тиде шунда

Фашист пулясы,

Җиргә ауды баһадирның

Батыр гәүдәсе.

Соңгы кабат җыеп көчен

Кызыл командир,

Ярсып әйтте:

Ватан өчен! Алга, бөтен ил!