Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮЧ АВАЗЫ

 я мылтык белән, я ачулы сүз белән, я булмаса боларның икесе белән дә берьюлы фашизмга каршы чыгарга, бу кара көчне тармар итүдә халыкларга булышырга! Намуслы художниктан бүген әнә шул сорала. Бүген — дәшми калу көне түгел. Тавышың зурмы — кечкенәме, әдәби мәктәбең "ничек, романтикмы син, әллә лирикмы, — боларга карамастан,—әгәр дә син әдәбиятның киләчәге турында уйласаң, әгәр художник фантазиясе тудырган һәм тудырачак „сихерле чәчәкләр' синең йөрәгеңә якын булсалар, әгәр син халык улы булып яшәргә, „минем әти“ дип' атаңа дәшергә һәм балаларыңның „менә бусы минем әти“ дип сиңа эндәшүләрен ишетергә теләсәң, — син, барыннан да элек, үзең бүген дәшми кала алмыйсың. Г. Бәширнең „Үч“ җыентыгы, барыннан да элек һәм барыннан да бигрәк, әнә шул дәшми кала алмауның күңелле бер үрнәге булып тора. Теге яки бу парчасында теге яки бу житешсезлекнең булуы мөмкин, мәсьәлә анда түгел, мәсьәлә язучының вөҗдан сафлыгы белән дәшеп калырга, явыз дошманны нәфрәт сүзе үтерүендә. Аның бу җыентыкка кергән барлык хикәяләре һәм парчалары бернәрсә белән, укучының фикерен дошманга каршы тагын да ныграк тупларга тырышу дәрте белән сугарылганнар. » „Үч“ — Г. Бәшир хикәяләре җыентыгы. 1атгосиздат басмасы, 1942 ел. Жыентыкка 1940-41 елларда һәм 1942 ел башында язылган аерым әсәрләр — барлыгы алты исемдәге әсәр кергән. Язылу вакытлары төрле булган төсле, жанрлары да төрле. Монда нәсер дә, хикәя дә, очерк та бар, ләкин алар барсы да уртак бер теләккә- —дошманнан җирәнү һәм үз Ватаныңны сөю тойгыларын пропагандалауга хезмәт итәләр. „Кояш яктысын каплап, урманнарны һәм иген кырларын яндырып, Европа буенча кара өрәк, сугыш өрәге үрмәли, баскан җирләрендә үләннәрне көйдереп, кара үләт кебек, шомлы афәт булып, фашист дигән ваба килә...“ — әнә шундый көчле юллар белән башланып китеп, ахырына кадәр үч авазы булып яңгырап барган „Үч“ нәсере,..чынлап та, җыентыкка беренче булып бик урынлы кергән. Бу нәсер бөтен җыентыкка бер нур сирпеп тора һәм шуның белән бергә анын кыска, тыгыз, көчле җөмләләрендә безнең чорның катылыгы, җитдилеге һәм омтылышлы ритмы ишетелә төсле. Сугышның беренче атналарында ук язылып беренче альманахларга кергән „Сержант Хәйруллин" хикәясе, эчендә кайбер стиль кытыршылыклары, тел чатаклыклары һәм сюжет тигезсезлеге булуга да карамастан, шул чордагы настроениеларны шактый ук тапкыр һәм төгәл күрсәтү ягыннан художество һәм политик әһәмияткә ия булган әдәби документ булып тора. Сугышка чаклы ук язылып, элек Үч авазы 147 вакытлы матбугат битендә бер кат басылган „Кунак егет“ хикәясе җыентыкта үзенә бер урын алып, бүтәннәрдән аерылып күренә. Монда без гражданнар сугышы романтикасының кечкенә генә бер очкынын, ләкин бүгенге вакыйгалар җирлегендә кинәт икенче яктыру белән яктырып күренгән очкынны, безгә кадерле һәм җылы кабул ителә торган вакыйгаларны очратабыз. Фәһимә исемле бер кыз, урман каравылчысының кызы белән, авыру сәбәпле иптәшләреннән аерылып калган Йомабай исемле баш- кырт егете арасында үрелеп барган нечкә мәхәббәт мөнәсәбәтләре бу хикәягә аерым бер җылылык бирәләр. Дөресен әйткәндә, бу хикәядә әле табышмакка ошаганрак хәлләр, очы-очка ялганып бетмәгән урыннар да юк түгел, ләкин бу ике яшь арасында булган мәхәббәт лирикасы аны бөтен бәләләрдән коткарып кала. Бу ике яшь кеше, үзләренең иңнәренә бастырып алып чыккан төсле, сикәлтәләр арасыннан хикәяне күтәреп алып чыгалар. Мәхәббәт — җырланган җыр. Ләкин һичбер вакытта да җырланып бетмәгән һәм җырланып бетмәячәк мәңгелек җыр. Аның яктыдыгы — аның мәңгелек булуында. Әгәр кайчандыр карт Шекспир Ромео белән Джульеттаның мәхәббәт дәртләрен комсызлык белән чөмереп алып эчкән икән, бу әле мәхәббәт чишмәсе шуның белән бетте дигән сүз түгел. Тормыш калган, димәк, тормыш белән бергә бик күп һәм төрле-төрле мәхәббәтләр дә калганнар һәм шулар арасында урман каравылчысының самими кызы Фәһимә мәхәббәте дә бар. Икеләнүләр, борчылулар, эчке газаплар арасыннан бу мәңгелек тойгы, кояш төсле булып, балкып килеп чыга: „... Бу егет күңелнең әллә кай төшләрендә үзенең киләчәген көтеп посынып яткан, моңарчы бер дә кузгалып карамаган тирән тойгыларны берьюлы кузгатып чыгарды. Фәһимә бу тынгысыз уйларын баштарак үз эчендә генә саклап йөрде. „Бәлкем ул өйләнгән кешедер, аның күңеле бәлкем бүтәндәдер", дип уйлады. Шулай булып чыкса, бу ялкынны тышка чыгармыйча, авыр булса да, үз эчендә генә томаларга обулды. Шулай да мондый чакта ул Йомабайның озын кара керфекләренә, кара-су йөзенә, килешеп кенә торган кыюсыз яшь мыегына сиздермичә генә карап тора торган иде ^дә, әллә кайдагы башкырт илендә, Йомабай һәрвакыт кушып җырлый торган ерактагы Дим суы буйларында бу сөйкемле егетнең чибәр бер сөй!әне булса... дигән уй килеп төшкәч, көтмәгәнгә әллә каян сирпелеп чыккан нәни көнчелек очкынын тизрәк сүндерер өчен, бүтән берәр нәрс ә турында уйлый башлый торган иде“. „Сабир абзый уйлары", „Ике егет“ һәм „Карурманда.бер йорт" — болар өчесе дә бер төслерәк мотивларны эченә алган, очеркка тартым әсәрләр. Ләкин иркен һәм көчәнүсез язылган очерклар. Без бсларда ватанны саклау идеясе белән кузгалган һәм үзләренең оарлык көчләрен ватанны, сакларга бирергә хәзер торган скромный, хезмәт сөюче, акыллы, тыйнак табигатьле кешеләрне — совет кешеләрен очратабыз. Югарыда әйтел тәнчә, „Үч“ җыентыгы язучының вөҗдан сафлыгын сеңдергән чакыру тавышы булып яңгырый. Шуның белән бергә анда урнаштырылган хикәяләр, парчалар безнең ялкынлы ачу белән яшәүче халкыбызның кайбер настроениесен чагылдыру ягыннан да билгеле бер- әдәби кыйммәткә ия булып торалар. Җыентыкның көче әнә шунда. ә инде аерым әсәрләрдәге сюжет тигезсезлеге, кайбер типларның ачылып җитмиче калулары һәм телендәге „Житди бер киеренкелек", „Чәчәкне түшенә элде", „Аның кыюсыз кыяфәте", „Озак яшә, Мәрьям, бәлки озакламый мин дә китәрмен", „Дарулар, бәйләү материаллары артыннан йөгерде" төсле уңышсыз әйтте- лешләр, гәрчә без аларны гафу итә алмасак та, җыентыкның әһәмиятен югалтмыйлар.