Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨЕК КӨН

Советлар Союзы халыклары Бөек Октябрь Социалистик революциясенең 25 еллыгын илебездә канлы сугыш барган шартларда уздыралар. Немец оккупантлары, үз солдатларының, мәетләре белән изге җирләребезне, далаларыбызны түшәп, котырынып алга омтылалар. Алар безнең нефть учакларына, анабыз-Иделгә чыгарга тырышып, дивизия артыннан дивизия ташлыйлар. Немец юлбасарлары СССР халыкларының, милли дәүләт буларак, мөстәкыйль яшәүләрен бетерергә, безнең халыкларны юк итәргә һәм хурлыклы коллыкка төшерергә тырышып, ерткычларча кабахәт рәвештә һөҗүм итәләр. Эшчеләр, крестьяннар һәм совет интеллигенциясенең 25 ел эчендә гадел, намуслы хезмәтләре белән тудырылган барлык байлыкларын, культураларын шул явыз дошманнар җимерергә, юкка чыгарырга тырышалар. Советлар Союзы халыклары, гитлерчы явызларга каршы сугышта, барлык авырлыкларны үз җилкәләрендә алып баралар. Немец басып алучыларның мәкерле ерткычлыкларына каршы Совет халкының титаник көче, чиксез нәфрәте тупланган. Кызыл Армия, үзенең героик каршы торуы белән Гитлер бандаларының җанлы һәм корал көчләрен сафтан чыгара тора. Бу чаклы көч, бу кадәр таң калырлык каршы тору сәләте каян килә соң? Бу сорауга Бөек Октябрь Социалистик революциясенең тарихи вакыйгалары җавап бирәләр. Бөек Октябрь Социалистик революциясе безнең илебезне җимерелүдән коткарды. 1914 нче елда башланган беренче бөтен дөнья сугышы илнең хуҗалыгын таркаткан иде. Электән үк көнбатыш Европа илләреннән 50 100 елларга артта барган патша Россиясе сугыш нәтиҗәсендә, тагың да хәерчеләнеп, хәлсезләнеп беткән иде инде. Патша режимын алыштырып, аның урынына килгән буржуаз Вакытлы хөкүмәт, илнең хәлен яхшырта алмады гына түгел, ул хуҗалыктагы җимереклекне бары тирәнәйтте генә. Бу һәлакәттән тик иҗтимагый-политик төзелешнең яңа формасы гына котылдыра ала иде, һәм бу форманы Ленин-Сталинның җитәкчелеге астында Бөек Октябрь Социалистик революциясе алып килде. Моннан чирек гасыр элек октябрь аеның салкын иртәсе бөтен дөньяга кешелек җәмгыяте тарихында яңа эра башлануны горурлык белән белдерде. 1917 нче елның 25 нче Октябренда (7 ноябрьда), Ленин һәм Сталин җитәкчелеге астында, Октябрь революциясе җиңеп чыкты. Тарихта беренче тапкыр власть эшчеләр һәм крестьяннар кулына күчте, илдә Советлар власте һәм пролетариат диктатурасы урнашты. Җирләргә, суларга, җирдәге байлыкларга, тимер юлларга һәм банкларга хезмәт ияләре үзләре хуҗа булдылар. Җәбер-золым, талау-хурлаулар белән кимсетелгән, гасырлар буе коллык богауларын өстерәгән хезмәт ияләре иркен сулыш алып, коллыктан азат ителделәр. Шул бөек көн тууга 25 ел тулды. Бу чирек гасыр вакыт — хезмәт ияләренең көнкүрешендә, аларның яшәвендә, ирекле хезмәтләрендә чиксез батырлыклар, гайрәтле адымнар, тиңдәшсез уңышлыклар күрсәткән вакыйгалар белән тулы. Хезмәт ияләре, үзләренең властен урнаштыру белән, патша Россиясе вакытындагы хурлыклы артта калуны, культурасызлыкмы бетерергә, халык хуҗалыгын аякка бастырып; көнкүрешен яхшыртырга керештеләр, Илебезнең үсешендә яна тарихи этап башланды. Ленин һәм Сталин җитәкчелеге астында, Советлар власте тиз вакыт эчендә: аякка басып, илнең хуҗалык һәм культурасын күрелмәгән төстә үстерде, чәчәк аттырды. Хезмәт ияләре халыкларының эшчәнлек сәләте, талант көче, иҗат колачлары киң рәвештә җәелеп, тормышыбызның һәрбер өлкәсендә таң калырлык нәтиҗәләр бирде, тиңдәшсез җимешләр өлгертте. Октябрь кояшы астында өлгергән җимешләрне санап бетерү мөмкин түгел. Алар күп һәм чиксез. Совет халыкларының көче белән елгалар үзләренең агым юлларын үзгәрттеләр, диңгезләр бергә кушылып, кешелеккә хезмәт итүдә җанланыбрак корылдылар, таулар, ташлар, калын урманнар, җирдәге байлыклар хезмәт ияләренең теләк һәм омтылышларына буйсынып, социалистик Ватанны гүзәл төскә керттеләр. Совет халкының ихтыяры илнең географик күренешен үзгәртү белән генә чикләнеп калмады, билгеле. Совет халкы бу егерме биш ел эчендә үзе дә яңа баштан туды, ул кешелеккә хас булган иң гүзәл, нәфис сыйфатлар белән үзенең эчке дөньясын баетты, рухи байлыгын, туганлык дуслык хисләрен. Ватанны сөю тойгыларын тирәнәйтте һәм барыр юлына каршы төшкән, аның ирекле, бәхетле яшәвенә каныгып кылыч күтәргән дошманнарга нәфрәт уты ялкыннарын яудырырга өйрәнде. Бөек Октябрь байрагы астында узылган юл киң һәм чиксез уңышлар белән тулы. Ләкин илебез бу уңышларга җиңел генә ирешмәде. Уңышлар көрәшсез бирелмәделәр. Без ул юлны каты сынаулар, зур көрәшләр аша уздык һәм узабыз. 25 ел вакыт эчендә узган көрәш юлы искиткеч вакыйгаларны эченә алган меңнәрчә маяклар белән бизәлгән. Бу юлда тайпылулар, адашып калулар юк. Ул туры һәм тигез, ачык, алгы юнәлеше якты һәм барган саен киңәя барган юл. Бу юлны хезмәт ияләре, үзләренең кан һәм тирләрен түгеп салдылар, бик күп авырлыкларны кичеп, бик күп каршылыкларны җимереп, бик күп һәм тирән сикәлтәләрне тигезләп, каршыдагы биек кыяларны ишеп алга атладылар. Батырлык, пан һәм намус эше — бу юлның изге маяклары булып калыктылар. Советлар власте, Ленин-Сталинның даһи юлбашчылыгы астында. СССР халыклары арасында какшамаслык дуслык-туганлык урнаштырды, ал арның бердәм көчләре белән илнең куәтен күтәрде. Ленин-Сталинның милли политикасы СССР халыкларының экономик һәм культура үсешләрен киң юлга чыгарды. Бу хәлне без башка халыклар белән беррәтггн, татар халкының яшәешендә булган чиксез уңышлыкларда да күрәбез. Элек патша Россиясенең колониясе булып хезмәт иткән Татарстан советлар власте хөкем сөрген чорда танымаслык төскә керде. Советлар Татарстанында дистәләрчә эре предприятиеләр, завод-фабрикалар калкып чыктылар. Республика алдынгы индустриаль колхоз иленә әверелде. Бу чор эчендә меңнәрчә мәктәпләр, дистәләрчә техникумнар, ВУЗлар салынып эшли башладылар һәм хезмәт ияләренең белемен күтәрергә, культурасын киңәйтергә, дөньяга карашын тирәнәйтергә чиксез мөмкинлекләр ачтылар. Татарстан халкы — патша власте вакытындагы хурлыклы караңгылыкны, наданлыкны һәм культурасызлыкны бетереп, тоташтан грамоталы ил булып китте. Татар хезмәт ияләре эченнән ныклы белем белЗн коралланган меңнәрчә укытучылар, врачлар, агрономнар, техник һәм инженерлар, фән һәм сәнгать эшчеләре өлгерде. Республиканың экономик, политик үсеше — аның культурасын чәчәк аттыруга ныклы нигез салды. Хезмәт ияләре халкының талант көче чикләнүне белмәгән киңлектә искиткеч матур, нәфис җимешләр бирде. Татар халкы дистәләрчә шагыйрьләр, язучылар, драматурглар үстерде. Һади Такташ, Муса Җәлил, Шәйхи Маннур, Нур Баян, Әхмәт Фәйзи, Әхмәт Ерикәй — киң хезмәт халкының сөелеп укыла торган шагыйрьләре җырчылары булып күтәрелделәр. Матур әдәбиятны укучылар бу шагыйрьләрнең иҗатларыңда үзләренең көр һәм омтылышлы тавышларын, моңнарын ишеттеләр, йөрәк тибешләренең дулкыннарын тойдылар. Мәхмүт Максут, Кави Нәҗми, Мирсәй Әмир, Афзал Шамов, Гомәр Разин, Ибраһим Газый, Г. Кутуй, Ф. Хөсни, Г. Галеев кебек прозаикларда хезмәт ияләре, үзләренең батырларча көрәшеп, гадел, намуслы хезмәт эчендә яңа тормыш төзү процессын күрде һәм яңа эшләргә рухланды. Әхмәт Исхак, Салих Баттал, Сибгать Хәким, Нәби Дәүли, Гали Хуҗи, Әхмәт Юнус кебек шагыйрьләр, Риза Ишмурат, Абдулла Алиш, Абдулла Әхмәт, Хатип Усман, Гариф Гобәй кебек язучылар, драматурглар хезмәт халкының 25 еллык дәвертә узган катлаулы киң хезмәт юлын бизәгән чәчәкләр булып җитештеләр. Татар совет әдәбияты элекке демократик әдәбият традицияләрен үстереп, алга китте. Октябрьга чаклы демократик әдәбиятны тудыруда эшләп килгән язучылар, совет чынбарлыгында иҗатларын яңа юлдан, социалистик реализм нигезендә, Ватанга, революциягә хезмәт иттерүгә борып җибәрделәр. Галиәсгар Камал, Мәҗит Гафури, Шәриф Камал, Нәкый Исәнбәт, Мөхәммәт Гали кебек язучыларның Октябрьдан соңгы әдәби эшчәнлекләре моның ачык мисале булып тора. Татар совет әдәбиятының үсешен без Ватан сугышы чорындагы авыр чынбарлыкта да бик ачык күрәбез. Дошманга каршы юнәлгән чиксез нәфрәт уты. Ватанны, туып-үскән җирне. ата-бабаларны, дус-ишләрне кайнар мәхәббәт белән сөю язучыларның каләмнәрен тагын да; үткерли төште. Ватан сугышы чорында безнең хисләр тагын да куерак, тагын да сафрак, нәфисрәк төсләрдә ташый башладылар. Совет халкының тиңдәшсез батырлыгы йөрәк дулкыннарының көчен куәтләндерде. Ватан сугышы чорында, явыз дошманнарга каршы рәхимсез көрәшү процессында, Г. Әпсәләмов, Ш. Мөдәррис, X. Мөҗәй, Әгъзам Камал һ. б. кебек яшь язучылар үзләренең әдәби осталыкларын, тойгыларының куелыгын бик күп әсәрләрдә күрсәттеләр. Татар совет әдәбиятының бер өлеше үзенең үсү тарихын татар театрының үсү, киңәю тарихы белән бәйләгән. Таҗи Гыйззәт, Шәриф Камал, Нәкый Исәнбәт кебек көчле, киң эрудицияле драматурглар татар совет театрында, совет сәхнәсендә чыныгып үстеләр. Элек үги яшәгән татар театры, Советлар власте чорында гаять зур культура көченә әверелеп, татар совет драматургиясенең җиңү пафосын хезмәт ияләре массасына җиткерде. Аның сәхнәсендә татар язучыларының әсәрләре үзләренә киң урын таптылар. Аның сәхнәсендә Европа классиклары чагылдылар. Аның сәхнәсендә бөек рус халкы әдәбияты көр тавыш белән яңгырады. Дистәләрчә әсәрләрнең образлары һәм персонажлары өстендә иҗади хезмәт — сәхнә мастерларының куәтле көч белән үсүләренә мөмкинлек бирде. 3. Солтанов, Г. Болгарская, Н. Таҗ- ларова, X. Әбҗәлилов, Ф. Ильская, Н. Арапова, К. Шамиль, Ш’. Шамиль- ский, X. Сәлимҗанов, X. Уразиков, Камал III кебек артистлар хезмәт ияләре арасында зур дан казандылар. Иң катлаулы тармак булган опера сәнгате татар дөньясында, чын чыннан Октябрь революциясенең җимеше буларак, тамыр җәйде. Патша Россиясе чорында татар халкы үзенә опера театры булдыру турыңда уйларга да батырчылык итә алмый иде. Советлар власте шартларында, җиңүче хезмәт халкының музыкага булган мәхәббәт көче, опера театры булдыру теләген хыял итеп кенә калдырмады, ул аны кынлыкка әверелдерде. Бу эш композиторларның һәм җырчыларның иҗади хезмәтләре белән еллар буе хәзерләнә килде. Хезмәт ияләренең йөрәкләрендә кайнаган дәртле тойгыларны үтә көчле һәм саф музыкаль авазларда нечкә моң белән әйтеп бирә белүче композитор Салих Сәйдәшев, Җәүдәт Фәйзи, А. Ключаров, В. Виноградов, М. Мозаффаров һ. б. көйләрендә С. Айдаров, Г. Сөләйманова, Г. Кайбицкая, М. Рахманкулова, С. Садыкова, Н. Рахматуллина кебек көчле җырчылар үсеп чыктылар һәм опера театрының тамыр җәюенә нигез салдылар. Ниһаять, опера театры оешып эшкә башлады. Аз гына вакыт эчендә яңа, оригиналь музыка полотнолары иҗат ителде. Героик темаларны көчле пафос белән зур алымнарда чишүче, мелодияләренең көчле яңгырауларын ишеттерүче яшь талант Нәҗип Жиһанов — татар опера сәнгатенең әйдәүче көче булып җитеште. Аның барсы да, Ленин-Сталин милли политикасы нигезендә, Сталин Конституциясе кояшы астында, татар халкының талант көчләре нинди бай һәм үзле җимешләр өлгертә ала икәнен раслый торган фактлар. Бу фактларны гыйльми нигездә өйрәнү, үсешенә дөрес юнәлеш бирү, уңышларны күрү һәм күрсәтә белү өчен хөкүмәт Гыйльми-тикшеренү институты ачып җибәрде. Тел, әдәбият һәм тарих буенча гыйльми-тикшеренү институты татар халкының культура казанышларын фән калыбына салып өйрәнә башлады. Болар барсы да татар халкының уңышы һәм мактанычы. Без болар белән горурлана алабыз! Татар халкынын культура казанышулары СССР халыкларының дуслык-туганлык ярдәмендә үсә барды. Немец юлбасарларына каршы көрәштә көн саен, адым саен күренеп торган дуслык-туганлык мисалларының таң калырлык үрнәкләре еллар буе бергә зшләү, бергә иҗат итү, бергәләшеп яңа тормыш кору, үзара ярдәмләшеп культура үстерү, әдәбият бер-бер артлы туган зур музыкаль әсәрләре — иҗат көченең һаман алга баруын, һаман тирәнәя баруын күрсәтеп торалар. Патша власте чорында төрле яклап изелеп, кысылып килгән рәссамчылык, опера кебек үк, Советлар власте шартларында гына юлга алынган тармак. Татар хезмәт ияләре бу өлкәдә дә үзләренең талант көчен, фантазия сәләтен киң рәвештә күрсәтә алдылар. Вәлиуллин, Сәйфуллин, Альменов кебек художниклар, Мортазин, Гайнуллин кебек архитекторлар, Ахун кебек скульптор һ. б. лар көннәң-көн яңа полотнолар, яңа краска һәм сызыклар табып, рәсем сәнгате өлкәсендә зур уңышларга ирештеләр, хезмәт ияләренә танылдылар. гать әсәрләре белән алышып тору кебек гүзәл фактлар белән хәзерләнә килде. Татар хезмәт ияләре 25 еллык дәвердә дөнья классиклары, СССР халыклары әдәбиятының иң алдынгы үрнәкләре белән якыннан танышырга, аларны өйрәнергә, үзләштерергә мөмкинлек таптылар. Шекспир, Мольер, Гейне укучылар кебек классиклар арасына килеп халкының даһи кайнар йөрәкле киң масса керделәр, җырчысы шагыйрь бөек язу Пушкин, Лермонтов, пролетариатның чысьг Максим Горький, Грузия халкының бөркете Шота Руставели, дала жырчысы — казах акыны Җамбул, Дагстан ашугы С. Стальский һ. б. — 22 Бөек көн татар халкының сөехеп укыла торган үз язучылары булып киттеләр. Бу бердәмлеккә, дуслык-туганлыкка безне Советлар власте. Ленин-Сталинның бөек милли политикасы алын килде. Чирек гасыр эчендә яулап алынган казанышларыбыз зур һәм чиксез. Бүген, шул уңышларга алып килгән бөек Октябрь көнен бәйрәм иткәндә, безнең барлык игътибар һәм көчебез шул байлыкларны саклап калуга юнәлгән. Миллионнарча эшчеләр һәм колхозчылар дошманны җиңү өчен корал коялар, производство кирәк-яраклары, азык хәзерлиләр. Кызылармеецлар, тиңдәшсез көрәштә немец юлбасарларының көчләрен бетерү, хәлсезләндерү, авызлыклау һәм, ниһаять, аларны тар-мар итү өчен аяусыз рәвештә үлемнең күзенә карап, утка керәләр. Совет интеллигенциясе дә үзенең хезмәте белән җиңү көнен тизләтү өчен тырыша. Барлык көчебез һәм белемебезне немец фашистик ерчкычларга каршы көрәшкә бирик лозунгысы астында меңнәрчә инженерлар, врачлар, агрономнар, фән, сәнгать һәм әдәбият эшчеләре героик эш алып баралар. Совет халкы немец фашистларының котылгысыз үлем көннәрен тизләштетерү өчен барлык көчен, бөтен сәләтен Октябрь байрагы астына туплый. Ватан өчен, юлбашчыбыз иптәш Сталин өчен, хак эш өчен һәркем җаны-тәне белән бирелеп эшли, һәркем җиңү өчен көчен арттыра, һәм Совет халкының бердәм көче җиңеп чыгар! Октябрь казанышларын бездән беркем дә тартып ала алмас! Моннан бер ел элек фашизмның канлы куллары Москвага сузылганда, иптәш Сталиниың тарихи сүзләре бөтен дөньяга яңгырады. Совет халкының бөек юлбашчысы иптәш Сталин ныклы ышаныч белән фашизмның котылгысыз үлеме турында сөйләде. Бөек Октябрьның 25 еллык көнен билгеләп үткәндә без даһи юлбашчыбызның тирән фикерле сүзләрен яңадан ишеттек. Иптәш Сталин, кеше ашаучы Гитлерның һәм аның котырган урдаларының җимереләчәген, безнең җиңәчәгебезне искиткеч яктылыкта күрсәтеп бирде. Иптәш Сталинның 1942 елның 6 ноябренла сөйләгән доклады безнең көчләребезне тагын да куәтләндерде, җиңү ышанычыбызны тагын да көчәйтте, тирәнәйтте. Фашизмны котылгысыз үлем көтә. Җиңү өчен безнең бөтен мөмкинлекләребез бар. Бөек Октябрьның 25 еллык бәйрәмен билгеләп үткәндә без үзебезнең көчләрне тагын та ныграк туплыйбыз, ваемсызлык, дисциплинасызлыкны арабыздан куып чыгарып, сизгерлек, оешканлыкны, сугыш осталыгыбызны көчәйтәбез һәм без җиңәрбез! Безнең моңа ышанычыбыз көчле, чөнки партиябезнең, юлбашчыбыз һәм полководецыбыз бөек Сталинның сыналган данлы җитәкчелеге нык һәм куәтле!