ЙОЛДЫЗЛАР ЙОЛДЫЗЫ
Бүгенгедәй хәтеремдә: тамакларыбыз тук чагында әнкәм:
— Йолдызым! — дип мине иркәли торган иде.
Мондый иркәләүләрдән әткәм, әнкәмнең күзләре җанлы йолдызлар булып күренәләр иде миңа.
Күзләрнең — йолдызларның өмет утлары белән нурлануларын мин беренче мәртәбә әнә шундый вакытларда сиздем.
Йөрәк майларын ачлыктан суырткан әткәм, әнкәм мине иркәләү сүзләрен күп вакыт оныталар да иде.
Күзләрнең ачулы да, моңлы да, хәсрәтле дә булуларын мин менә, шул чорларда аңладым.
Балакларымны сызганып өлгермәдем — әткәм, әнкәм:
— Зур үстең инде...
— Икмәк табышырга ярдәм ит, — диделәр.
Күзләрнең — йолдызларның тирән җитдилегенә мин менә шул сүзләрдән соң төшендем.
Яшьтәш дусларым белән бергә төннәрдә атлар көттек. Төпсез күкнең сансыз йолдызларына күрсәтә-күрсәтә;
— Әнә минем бәхет йолдызым!
— Ә тегесе—иң матуры, иң зуры, иң яктысы — минеке! — диешә-диешә, бәхет йолдызларын сайладык.
Бәхет йолдызының әйтеп бетергесез ерак булуын мин әнә шундый төннәрдә күрдем.
— Бармы соң ул? Калкырмы икән ул күңел теләгән йолдыз? — дигән сораулар эчендә янганда чын бәхет йолдызы, бөтенебез өчен уртак йолдыз, йолдызлар йолдызы балкып чыкты!
Мәңге сүнмәс, мәңге нурлы ул йолдыз!
һәрвакыт горур нур белән яна ул, кызыл йолдыз!
Чөнки батыр көрәшчеләрнең бетмәс көчләрен, хезмәт ияләренең тойгыларын, саф мәхәббәтнең изге ялкыннарын туплаган ул йолдызлар йолдызы!
Шуңа, күрә яшәү, көрәш, үлем — бөтенесе бәхет йолдызы — йолдызлар йолдызы өчен генә, дусларым!