Логотип Казан Утлары
Шигърият

КОММУНАРЛАР МАРШЫ


Атлый коммунарлар,
Атлый коммунарлар!

Атлый коммунарлар,

Миллионнар килә,

 Хаклык даулап чыккан

Легионнар килә.

Алар атлый сынмас

Җиңү маршы белән,

Самолетлар, танклар.

Туплар тавышы белән.

Ерткыч хайванлыкка —

 Фашизмга каршы,

Кешене коткарырга

Кеше килә ярсып.

Изге ачу эзе

Аның маңлаенда,

Ленин, Сталин исеме

 Аның байрагында.

Ул барганда таш-тау

Тетрәп, яңрап кала,

Шомлы ныгытмалар

Сынып, аунап кала.

Приклад белән вата

 Төрмә ишекләрен.

Ул чылбырга тезә

Фашист көчекләрен.

Атлый коммунарлар,

Котлап гөрли дала,

Илләр, телләр аны

Зарыгып көтеп ала.

Алар барган җирдә

Үлем артка чигенә.

Тормыш чәчәкләнә 

Һәм балалар сөенә.

Фашист газларыннан

Куркып күзен йомган

Гөлләр бөреләрен

Ача шунда яңадан.

Аны күреп, кешеләр

 Сагынып кочак ача,

Ә шакаллар, бүреләр

 Куркып чигенә, кача.

Атлый коммунарлар!

 Ул атласа монда,

Ишетәләр аны

 Берлин урамында.

Сулышы киселгәннәр

 Ишетеп тын алалар,

 Гитлер һәм Геринглар 

Куркып уяналар.

Тиздән азатлыгын

 Бәйрәм итәр дөнья,

Туйны башлаучылар 

Без булырбыз шунда,

Азат илләр тавышы

 Тиздән яңгырарлар!..

Атлый коммунарлар!

Атлый коммунарлар!