Логотип Казан Утлары
Шигърият

ФАШИСТЛАРНЫҢ


Фашистларның канлы бәбәнәге 

Нинди генә комсыз янмасын. 

Нинди генә кара көчләр җыеп, 

Юлбасарлар хыялланмасын, —

 Бирмәбез без Ленин каласын!

Бишеге ул ирек кояшының,

Туган илнең корыч терәге.

Анда безнең бөек юлбашчының

 Ватан өчен янган йөрәге, — 

Бирмәбез без Ленин каласын!

Анда безнең кайнар каннарыбыз

Кояш нуры өчен түгелгән.

Анда безнең титан кулларыбыз

Тау заводлар, йортлар төзегән,—

 

 Бирмәбез без Ленин каласын!

Патшаларны, барон, кадетларны. 

Корниловны аннан кудык без; 

Юденичны — кара бандитларны — 

Һич аяусыз анда кырдык без,—

Бирмәдек без Ленин каласын!

Ул чакта да немец бүреләре

Тырнакларын сузды калага;

 Башкаланың батыр эшчеләре

Лаек җавап бирде аларга, — 

Бирмәдек без Ленин каласын!

Башын җуйган акфиннәр дә монда

 Муйны сынып җиргә капланды;

Каберләре — Карел урманында,

Дотларыннан — соры көл калды, —

 Күрмәделәр Ленин каласын!

Фашистларның кан каплаган күзе

Нинди генә комсыз янмасын;

 Нинди генә кара көчләр җыеп

Юлбасарлар хыялланмасын, —

Бирмәбез без Ленин каласын!

Козгыннарны күккә мендермәгән

 Күк лачыннар безнең анда бар;

Фашист танкын җиргә тигезләгән

Танкчылар безнең анда бар —

 Саклый алар Ленин каласын!

Тубы белән җирне дер селкеткән

Тупчылар да безнең анда бар;

Йөз фашистның йөрәгеннән үткән

 Укчылар да безнең анда бар,— 

Саклый алар Ленин каласын!

Батырлыгы белән дан яңраткан 

Кызыл гаскәр безнең анда бар;

Утны-суны кичеп җиңеп чыккан

 Ленинчылар — сталинчылар —

 Картлар, яшьләр безнең анда бар,—

 Саклый алар Ленин каласын!

Тау бөркете оясында үскән

Давылларны кисеп очып үткән, 

Тимер маршал безнең анда бар;

Батырлыкның утлы чишмәсеннән 

Корыч шлем белән гайрәт эчкән

 Ворошилов безнең анда бар, — 

Ул саклаша Ленин каласын!

Без бөтен ил, бөтен халык бергә

Бер теләктә, бер үк фронтта. 

Ленинград—йөрәк түребездә, 

Уебызда һәрбер минутта,

Саклыйбыз без Ленин каласын!

Өянәкле Гитлер канлы кулын

Кайсы яктан гына сузмасын;

 Кисәрбез без юлбасарның юлын,

Белеп торсын муйны сынасын, — 

Бирмәбез без Ленин каласын!